Февраль
Шимбә, 1 февраль
Мин сезне тыңлармын (Ирм. 29:12).
Һизәкыя патша, чирләгәндә, Йәһвәдән аны савыктырырга сораган. Йәһвә шулай эшләгән дә (2 Пат. 20:1—6). Ә икенче очракта, рәсүл Паул Йәһвәдән тәнендәге «чәнечкене» алып куярга сораганда, Йәһвә моны эшләмәгән (2 Көр. 12:7—9). Рәсүл Ягъкубны һәм рәсүл Петерне Һируд патша үтерергә теләгән. Ягъкубны үтергәннәр, ә Петер могҗизалы рәвештә коткарылган булган (Рәс. 12:1—11). Без: «Ни өчен Йәһвә Петерне коткарган, ә Ягъкубны юк?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин. Изге Язмаларда бу сорауга җавап юк. Әмма без шуңа шикләнмибез: Йәһвә «һич тә гаделсезлек кылмый» (Кан. 32:4). Кайвакыт Йәһвәнең җавабы без көткәнчә булмаса да, без аның безне яратуына һәм һәрвакыт гаделлек буенча эш итүенә шикләнмибез. Шуңа күрә аның җавабын, ул нинди генә булмасын, кабул итәбез (Әюп 33:13). w23.11 21, абз. 6
Якшәмбе, 2 февраль
Югарыдан килүче зирәклек... буйсынырга әзер (Ягък. 3:17).
Ягъкуб зирәк кешеләр «буйсынырга әзер» дип язган. Бу сүзләрне ничек аңларга? Без Йәһвә хакимлек биргән кешеләргә теләп буйсынабыз. Әлбәттә, алар безне Йәһвәнең әмерләрен бозарга этәрсә, без аларга буйсынмабыз (Рәс. 4:18—20). Әйе, Йәһвәгә, кешеләргә караганда, буйсыну күпкә җиңелрәк. Ул бит һәрвакыт камил җитәкчелек бирә (Зәб. 19:7). Ә менә хакимлеккә ия кешеләр турында алай дип әйтеп булмый. Моңа карамастан, Йәһвә ата-аналарга, хакимият кешеләренә һәм өлкәннәргә күпмедер дәрәҗәдә хакимлек биргән (Гыйб. сүз. 6:20; 1 Тис. 5:12; 1 Пет. 2:13, 14). Аларга буйсынганда, без, асылда, Йәһвәгә буйсынган булабыз. w23.10 6, абз. 2, 3
Дүшәмбе, 3 февраль
Бу сүзләр ышанычлы һәм хак (Ачыл. 21:5).
Иманыбызны ныгытыр өчен мөмкинлекләрнең берсе — Йәһвәнең көче турында уйлану. Ул бит Чиксез Кодрәт Иясе (Әюп 42:2; Марк 10:27; Эфес. 3:20). Йәһвә Ибраһим белән Сарага олы яшьләрендә уллары туачак дип әйткән (Ярат. 17:15—17). Шулай ук ул Ибраһимга аның токымнары Кәнган җирен биләп алачак дип вәгъдә иткән. Әмма Ибраһимның токымнары, исраиллеләр, Мисыр җирендә күп еллар коллар булганда, бу вәгъдә беркайчан да тормышка ашмаячак дип тоела алган. Ләкин вакыт үткәч, исраиллеләр вәгъдә ителгән җирдә яши башлаган. Шулай ук ул гыйффәтле Мәрьямгә Аллаһы Улын тудырачак дигән. Шулай итеп, Йәһвәнең меңнәрчә ел элек Гадән бакчасында бирелгән вәгъдәсе дә үтәлгән (Ярат. 3:15). Йәһвәнең вәгъдәләре һәм аларның үтәлеше турында уйланганда, без Йәһвәнең зур көчкә ия булганын аңлыйбыз. Шулай итеп, без Йәһвәнең яңа дөньяны булдыра алачагына инанабыз (Йош. 23:14; Ишаг. 55:10, 11). w23.04 28, абз. 10—12
Сишәмбе, 4 февраль
И Йәһвә, догама колак сал, ярдәм сорап ялваруымны ишет (Зәб. 143:1).
Давыт патша Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган. Йәһвә җавап итеп, аны коткарган (1 Иш. 19:10, 18—20; 2 Иш. 5:17—25). Без дә андый ышанычка ия була алабыз (Зәб. 145:18). Йәһвә догаларыбызга без көткәнчә җавап бирмәскә дә мөмкин. Рәсүл Паул Аллаһыга өч тапкыр тәнен интектереп торган «чәнечкене» алып куйсын дип ялварган. Йәһвә аның догаларына җавап биргәнме? Әйе, әмма аның җавабы Паул көткән җаваптан аерылып торган. Чәнечкене алып куяр урынына Йәһвә аңа кирәкле көч биргән, шулай итеп Паул тугры хезмәтен дәвам итә алган (2 Көр. 12:7—10). Безнең очракта да җавап без көткәнчә булмаска мөмкин. Әмма Йәһвә безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен төп-төгәл белә. Ул «без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала» (Эфес. 3:20). Шуңа күрә аның җавабы без көткән вакытта я без көткән рәвештә булмаска мөмкин. w23.05 8, абз. 4; 9, абз. 5, 6
Чәршәмбе, 5 февраль
Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак (Яхъя 5:28).
Безгә вакыт-вакыт Изге Язмалардагы терелтү өмете турында уйланырга кирәк. Ни өчен? Без бит иртәгә ни буласын да төгәл белмибез. Без кинәт чирләп китәргә я якыныбызны югалтырга мөмкин (Вәг. 9:11; Ягък. 4:13, 14). Терелтелүгә өмет безгә андый сынауларны кичереп чыгарга булышыр (1 Тис. 4:13). Изге Язмалар күктәге Атабызның безне яратканына һәм яхшы белгәненә ышандыра (Лүк 12:7). Уйлап кына карагыз, Йәһвә безне терелтә алсын өчен, аңа безнең шәхесебезне һәм бар истәлекләребезне белергә кирәк. Йәһвә, безне яратканга, безгә мәңге яшәргә өмет биргән. Без хәтта үлсәк тә, ул безне терелтәчәк! Ни өчен терелтелүгә ышанып була? Чөнки без бу вәгъдәне биргән Шәхеснең аны үтәр өчен теләге һәм көче, ягъни сәләте, барлыгын беләбез. w23.04 8, абз. 2; 9, абз. 3, 4
Пәнҗешәмбе, 6 февраль
[Йосыф белән Мәрьям] һәр ел Иерусалимга Пасах бәйрәменә йөри иде (Лүк 2:41).
Йосыф белән Мәрьям Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бергәләшеп ныгыткан. Алар бөтен гаилә белән гыйбадәт кылуның мөһимлеген аңлаган (Лүк 2:22—24; 4:16). Бүгенге көндәге ир белән хатыннар өчен нинди яхшы үрнәк! Сезнең дә балаларыгыз булса, сезгә җыелышка бару я гаилә белән гыйбадәт кылу өчен вакыт табу җиңел түгелдер. Ә тормыш иптәшегез белән бергә калып өйрәнү һәм дога кылу өчен вакыт табу тагы да авыррактыр. Шулай да истә тотыгыз, бергәләшеп гыйбадәт кылу сезне Йәһвәгә дә, бер-берегезгә дә якынлаштырыр. Шуңа күрә гыйбадәт кылуны тормышыгызда беренче урынга куегыз. Никахыгызда авырлыклар булса, бәлки, сезгә тормыш иптәшегез белән бергә гыйбадәт кылу турындагы фикер әллә ни ошап бетмидер. Алай булса, беренче мәлләрдә кыска темаларны карап чыгыгыз. Шулай эшләү үзара мөнәсәбәтләрегезне дә, бергә рухи эшләр башкару теләгегезне дә ныгытыр. w23.05 22, абз. 7, 8
Җомга, 7 февраль
Абадия исә Йәһвәгә тирән курку-хөрмәт күрсәтеп яшәүче кеше иде (1 Пат. 18:3).
Курку-хөрмәт Абадиягә ничек ярдәм иткән? Мәсәлән, ул намуслы һәм ышанычлы кеше булган, шуңа күрә патша аны үз йорты өстеннән башлык итеп билгеләгән дә. (Никами 7:2 белән чагыштыр.) Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтүе Абадиягә кыюлык өстәгән. Бу сыйфат аңа, һичшиксез, кирәк булган, чөнки ул явыз Ахаб патша заманында яшәгән (1 Пат. 16:30). Җитмәсә, Ахабның Багалга табынган хатыны Изәбел Йәһвәне шулкадәр нәфрәт иткән ки, хәтта төньяк патшалыкта Аңа гыйбадәт кылуны юк итәргә теләгән. Бу явыз хатын хәтта күп кенә Аллаһының пәйгамбәрләрен үтергән (1 Пат. 18:4). Изәбел Аллаһы пәйгамбәрләрен үтерә башлагач, Абадия 100 пәйгамбәрне «мәгарәгә иллешәрләп яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торган» (1 Пат. 18:13, 14). Бу хәл ачыкланса, Абадияне, һичшиксез, үтерерләр иде. Әлбәттә, Абадия безнең кебек кеше булган һәм үләргә теләмәгән, шулай да ул Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен үз гомеренә караганда күбрәк яраткан. w23.06 16, абз. 9, 10
Шимбә, 8 февраль
Мин, Йәһвә... [сине] алып баручы Аллаһы (Ишаг. 48:17).
Йәһвә бүген дә үз халкын җитәкли. Ул моның өчен үз Сүзен һәм җыелыш башы — Гайсәне куллана. Аның шулай ук җирдәге вәкилләрне кулланганына дәлилләр бармы? Әйе. 1870 елдан соң булган вакыйгаларга игътибар итик. Чарлз Тейз Расселл һәм аның иптәшләре 1914 елның Аллаһы Патшалыгын урнаштыруда мөһим ел булачагына төшенгән (Дан. 4:25, 26). Бу нәтиҗәгә килергә аларга Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшерү булышкан. Аларга Йәһвә ярдәм иткәнме? Һичшиксез! 1914 елда булган вакыйгалар Аллаһы Патшалыгының идарә итә башлаганын раслаган. Шул елны Беренче бөтендөнья сугышы башланган. Аннан соң үләтләр, җир тетрәүләр һәм ачлык булган (Лүк 21:10, 11). Йәһвә, һичшиксез, үз халкын җитәкләр өчен, бу эчкерсез ир-атларны кулланган. w24.02 23, абз. 11
Якшәмбе, 9 февраль
Тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара (Зәб. 34:19).
Йәһвәнең халкы буларак, без аның үзебезне яратканын беләбез. Ул, һичшиксез, тормышның безгә шатлык китерүен тели (Рим. 8:35—39). Шулай ук без Изге Язмалардагы принципларны куллансак, аларның үзебезгә файда китергәненә инанган (Ишаг. 48:17, 18). Әмма көтелмәгән авырлыкларга очраганда, нәрсә эшләргә? Мәсәлән, безне гаиләбездәгеләрнең берәрсе күңелсезләндерә, ди. Бәлки, җитди авырганга, без Йәһвәгә теләгәнчә хезмәт итә алмыйбыздыр я табигать афәтеннән зыян күргәнбездер. Яисә иманыбыз аркасында безне эзәрлекләргә мөмкиннәр. Андый сынауларга очраганда, башыбызга төрле уйлар керергә мөмкин. Мәсәлән: «Ни өчен бу минем белән булды? Мин берәр начарлык кылдыммы? Әллә Йәһвә миннән үз фатихасын алдымы?» Сезнең дә андый хисләрегез туган булса, боекмагыз. Йәһвәнең күп кенә тугры хезмәтчеләре дә андый хисләр белән көрәшкән (Зәб. 22:1, 2; Хаб. 1:2, 3). w23.04 14, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 10 февраль
Күрсәтмәләреңне һәрвакыт... үтәүгә күңелемне беркеттем (Зәб. 119:112).
Берәр начарлык кылырга вәсвәсә туганда, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерә алган уйларга һәм эшләргә каршы торабыз. Йәһвә без аңа «чын күңелдән тыңлаучан» булырбыз дип көтә (Рим. 6:17). Без нинди кануннарны үтәргә, ә ниндиләрен үтәмәскә икәнен сайламыйбыз. Әмма безгә бар кануннарның да файдабызга булганын истә тотарга кирәк (Ишаг. 48:17, 18; 1 Көр. 6:9, 10). Иблис, безнең Йәһвә ягында тору тәвәккәллегебезне киметер өчен, безгә физик һәм эмоциональ яктан басым ясый. Ул безне «йотарга», ягъни Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә, тели (1 Пет. 5:8). Йәһвә ягында нык торганнары аркасында беренче гасырдагы мәсихчеләргә янаганнар, аларны кыйнаганнар һәм хәтта үтергәннәр (Рәс. 5:27, 28, 40; 7:54—60). Шайтан бүген дә Аллаһы халкын эзәрлекли. Мәсәлән, Россиядә һәм башка кайбер илләрдә кардәшләрне бик нык эзәрлеклиләр. Гомумән алганда, бар кардәшләребез дә ниндидер мәгънәдә җәберләнә. Туры һөҗүм итүдән тыш, Шайтан шулай ук «мәкерле» эш итә (Эфес. 6:11). w23.07 15, абз. 6—8; 16, абз. 9
Сишәмбе, 11 февраль
Без... ярату күрсәтергә тиеш (Эфес. 4:15).
Изге Язмаларны күбрәк өйрәнгән саен, сезнең Йәһвәгә карата яратуыгыз үсә барачак. Бу ярату сезне алган белемнәрегезне кулланырга дәртләндерәчәк. Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә сез акыллырак карарлар кабул итәсез. Аллаһының хуплавын алырга теләгәнгә, сез фикер йөртүегезне һәм тәртибегезне үзгәртәсез. Балалар үз ата-аналарыннан үрнәк алган кебек, сез дә күктәге Атагызның үрнәгенә иярәсез (Эфес. 5:1, 2). Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Суга чумдырылганнан бирле минем Йәһвәгә карата яратуым ныгыдымы? Фикер йөртү һәм эш итү рәвешем күбрәк Йәһвәнекенә охшый башладымы? Мәсәлән, мин кардәшләремне күбрәк ярата башладыммы?» «Беренче мәхәббәтегезнең» суынып киткәнен абайлап алсагыз, көенмәгез. Беренче гасырдагы мәсихчеләр охшаш хәлгә эләккән, әмма Гайсә аларны кире какмаган. Ул сезне дә кире какмаячак (Ачыл. 2:4, 7). Ул сезнең беренче мәхәббәтегезне ялкынландырып җибәрә алуыгызны белә. w23.07 8, абз. 2, 3
Чәршәмбе, 12 февраль
И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер (Зәб. 86:5).
Рәсүл Петер берничә хата ясаган. Беренчедән, ул, үз-үзенә артык таянып, Гайсәдән бар шәкертләре ваз кичсә дә, үзе беркайчан да ваз кичмәячәк дип әйткән (Марк 14:27—29). Аннары ул, уяу булырга кирәк булганда, берничә тапкыр йоклап киткән (Марк 14:32, 37—41). Соңрак, кешеләр Гайсәне кулга алырга килгәч, Петер аны ташлап киткән (Марк 14:50). Ахыр чиктә, Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән һәм хәтта үз сүзләрен ант белән раслаган (Марк 14:66—71). Шуннан соң ул үзен ничек хис иткән? Петер ачы итеп, елап җибәргән (Марк 14:72). Соңрак аны шелтәләр урынына, Гайсә бу рәсүленә тагы да җаваплырак вазифалар тапшырган (Яхъя 21:15—17). Петер, җитди гөнаһ кылганын белсә дә, үз-үзенә кул селтәмәгән. Ни өчен? Чөнки ул Хуҗасының үзенә ышанганын аңлаган. Без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Йәһвә безне ярата һәм кичерергә әзер. Ул безнең моңа ышануыбызны тели (Рим. 8:38, 39). w24.03 18, абз. 13, 14; 19, абз. 15
Пәнҗешәмбе, 13 февраль
Ул үтергән кешеләр саны бик зур (Гыйб. сүз. 7:26).
Җенси әхлаксызлык оят хисенә, үзеңне кирәксез хис итүгә, никахтан тыш балага узуга һәм никахларның таркалуына китерә. Чыннан да, акылсыз хатынның «йортыннан» һәм ризыкларыннан читтә тору акыллы булыр иде. Рухи үлемнән тыш, күп кенә кешеләр йогышлы чирләр аркасында үлеп китә (Гыйб. сүз. 7:23). Гыйбрәтле сүзләр китабының тугызынчы бүлегенең 18 нче шигырендә юкка гына аның «кунаклары кабер тирәнлекләрендә» дип әйтелмәгән. Ни өчен соң алайса күпләр акылсыз хатынның тәкъдимен кабул итә? (Гыйб. сүз. 9:13—18) Күп кеше бүген порнография тозагына эләгә. Кайберәүләр порнография карауның бер зыяны да юк дип саный. Әмма чынлыкта порнография караган кешеләр аңа бик нык ияләшә һәм үз-үзләренә дә, башкаларга карата да хөрмәт хисен югалта. Әхлаксыз рәсемнәр хәтердә бик озакка уелып кала һәм алардан арыну җиңел түгел. Шулай ук порнография начар теләкләрне сүрелдерми, ә киресенчә, ялкынландырып кына җибәрә (Көл. 3:5; Ягък. 1:14, 15). Әйе, порнография караган күп кенә кешеләр аннары әхлаксызлык ятьмәсенә эләгә. w23.06 23, абз. 10, 11
Җомга, 14 февраль
Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак (Дан. 2:44).
Пәйгамбәрлектә сынның табаннарын «таш» челпәрәмә китерә. Димәк, Англо-Америка бөтендөнья державасын Аллаһы Патшалыгы юк итәчәк (Дан. 2:34, 35, 44, 45). Сез Даниялның балчык катыш тимер табаннар турындагы пәйгамбәрлегенә ышанасызмы? Ышансагыз, бу сезнең тормышыгыздан күренер. Мәсәлән, сез тиздән юк ителәчәк дөньяда байлык һәм милек җыеп тормассыз (Лүк 12:16—21; 1 Яхъя 2:15—17). Сез шулай ук вәгазь эшенә җитди карарсыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Карарларымнан Аллаһы Патшалыгының тиздән бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәгенә ышанганым күренәме?» (Мат. 6:33; 28:18—20) Аллаһы пәйгамбәрлекләрен исәпкә алсак, безнең карарларыбыз акыллы булыр. w23.08 11, абз. 13, 14
Шимбә, 15 февраль
Һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк (Рим. 14:12).
Яшегез, сәламәтлегегез һәм хәл-шартларыгыз аркасындагы чикләрегезне тыйнаклык белән таныгыз. Сәламәтлек белән бәйле авырлыкларыгыз булса, Барзилай кебек, хөрмәтле вазифалардан баш тартырга кыенсынмагыз (2 Иш. 19:35, 36). Муса кебек, башкаларның ярдәмен кабул итегез һәм, бу урынлы булганда, вазифаларыгыз белән бүлешегез (Чыг. 18:21, 22). Андый тыйнаклык күрсәтсәгез, сез тормышка ашмаслык максатлар куймассыз һәм хәлсезләнмәссез. Өстәвенә, башкаларның акылсыз карарлары өчен үзегез җаваплы дип уйламагыз. Без башка кеше урынына карар кабул итә алмыйбыз. Шулай ук башкаларны һәр очракта да аларның начар карарларының нәтиҗәләреннән яклый алмыйбыз. Мәсәлән, улы я кызы хакыйкатьтән китсә, бу әти-әнисенә зур кайгы китерәчәк. Өстәвенә, алар баласының карары өчен үзләрен гаепли башласа, үз өсләренә бик авыр йөк салачак, ә Йәһвә безнең андый йөк күтәреп йөрүебезне бер дә теләми. w23.08 29, абз. 11, 12
Якшәмбе, 16 февраль
[Шимшон] Дәлилә исемле бер хатынга гашыйк булды (Хак. 16:4).
Шимшон безнең кебек камилсез кеше булган һәм кайчак хаталар кылган. Мәсәлән, бер акылсыз карары аяныч нәтиҗәләргә китергән. Күпмедер вакыт хаким булып хезмәт иткәннән соң, «ул Сөрек үзәнендә яшәгән Дәлилә исемле бер хатынга гашыйк булган». Моңа кадәр Шимшон бер филистиле хатынга өйләнергә булган, әмма бу «Йәһвәдән булган». Ә Ул филистилеләргә «каршы эш итәр өчен мөмкинлек эзләгән». Соңрак Шимшон Газа шәһәрендә бер филистиле фахишә йортында тукталган. Йәһвә аңа шул шәһәрнең капкаларын алып китәргә көч биргән. Шулай итеп, шәһәр яклаусыз калган (Хак. 14:1—4; 16:1—3). Дәлилә исә, күрәсең, исраилле булган һәм аның белән мөнәсәбәтләр Шимшонга филистилеләр белән көрәшергә ярдәм итмәгән. Дәлилә зур акча өчен Шимшонны филистилеләргә сатарга ризалашкан. w23.09 5, абз. 12, 13
Дүшәмбе, 17 февраль
Төшенә белү кешенең ачуын баса (Гыйб. сүз. 19:11).
Төшенә белү безгә юаш булырга ярдәм итә ала. Төшенә белгән кеше, ышанулары шик астына алынганда, тыныч кала. Кайбер сораулар айсбергларга тиң, аларның очы гына күренә. Мәсәлән, кешене берәр сорау бирергә яшерен ниятләре я борчулары этәрергә мөмкин. Шуңа күрә, җавап биргәндә, моны исәпкә алырга кирәк (Гыйб. сүз. 16:23). Әйдәгез, Гидеонның ифраимлыларга ничек җавап биргәнен карап чыгыйк. Бервакыт алар аны үзләрен дошманнар белән сугышырга чакырмаганы аркасында гаепләгән. Ни сәбәпле алар шундый ачулы булган? Бу аларның горурлыгына тигәнме? Ничек кенә булмасын, Гидеон, зирәклек күрсәтеп, аларның хисләрен хөрмәт иткән һәм юаш җавап кайтарган. Нәтиҗәдә, «алар тынычланган» (Хак. 8:1—3). w23.09 16, абз. 8, 9
Сишәмбе, 18 февраль
Мин... һәр көн аның сөенече булдым (Гыйб. сүз. 8:30).
Йәһвәнең үз Улы белән иң якын мөнәсәбәтләре булган. Бәхәссез, кешеләрнең Гайсә белән начар мөгамәлә иткәнен, аны кире какканын һәм үтергәнен күргәндә, Йәһвәнең йөрәге бик әрнегән. Баланы югалту әти-әнигә зур авырту китерә. Терелтүгә өметләре нык булса да, бу алар өчен түзә алмаслык кайгы. Бу безгә Йәһвәнең, яраткан Улы газап чигеп үлгәндә, нинди хисләр кичергәнен аңларга булыша (Мат. 3:17). Ни өчен Кичәгә кадәр калган вакытны, йолым турында күбрәк белер өчен, шәхси я гаилә белән өйрәнүгә багышламаска? Кичә үткәреләчәк көнне иртәнге гыйбадәт кылуның махсус чыгарылышын карагыз. Шулай итеп йөрәкләребезне Кичәгә әзерләсәк, без башкаларга да бу көннең мөһимлеген аңларга ярдәм итә алырбыз (Езра 7:10). w24.01 11, абз. 10—12
Чәршәмбе, 19 февраль
[Йәһвә] сезне... көчле итәчәк (1 Пет. 5:10).
Йәһвәдән көч алыр өчен, безгә дога кылырга кирәк. Җавап итеп, ул безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирәчәк (2 Көр. 4:7). Шулай ук без, Аллаһы Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, көч алабыз (Зәб. 86:11). Йәһвәнең Изге Язмаларда безнең өчен язылган хәбәре «кодрәтле» (Евр. 4:12). Йәһвәгә дога кылсак һәм аның Сүзен укысак, без сынауларыбызны кичереп чыгар өчен, шатлыклы булыр өчен һәм авыр йөкләмәләребезне башкарып чыгар өчен, көч алырбыз. Әйдәгез, Йәһвәнең Юныс пәйгамбәрне ничек ныгытканын карап чыгыйк. Йәһвә Юныска катлаулы йөкләмә биргәч, ул качып киткән. Нәтиҗәдә, көчле давыл вакытында ул чак кына гомерен югалтмаган һәм үзе белән корабта булган кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куйган. Аны корабтан диңгезгә ыргытканнар һәм ул беркайчан да булмаган урынга — зур балыкның карынына эләккән. Балык карынында булганда, көч алыр өчен, Юныс нәрсә эшләгән? Ул дога кылган (Юныс 2:1, 2, 7). w23.10 13, абз. 4—6
Пәнҗешәмбе, 20 февраль
Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша (1 Пет. 4:7).
Рәсүл Петернең хатлары беренче гасырдагы мәсихчеләргә язылган булса да, Йәһвә аларны үз Сүзенә керткән. Шуңа күрә алар безгә дә файда китерә ала (Рим. 15:4). Без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанмаган кешеләр арасында яшибез. Каршы килүчеләр, без Йәһвә көнен инде күп еллар дәвамында көткәнгә, бездән мыскыллап көләргә мөмкин. Аларның кайберләре ахыр беркайчан да килмәячәк дип әйтә (2 Пет. 3:3, 4). Вәгазьдә, эштә һәм хәтта өйдә андый сүзләрне ишеткәнебез аркасында иманыбыз какшый ала. Петер ничек моны булдырмаска икәнен аңлаткан. Кайберәүләр ни өчен Йәһвә бу явыз дөньяны һаман да юк итми дип уйлана. Ләкин Петернең сүзләре безгә дөрес караш сакларга булыша. Йәһвәнең вакытка карашы безнекеннән бик нык аерылып тора (2 Пет. 3:8, 9). Аның өчен мең ел бер көн сыман. Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми. Шуңа күрә сабырлык күрсәтә. Әмма билгеләнгән вакыт килеп җиткәч, бу явыз дөнья юк ителәчәк. w23.09 26, абз. 2, 3; 27, абз.4, 5
Җомга, 21 февраль
Безне иманнан беркайчан да читкә алып китмәсен өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк (Евр. 2:1).
Ни өчен рәсүл Паул Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләренә хат язган? Моңа, ким дигәндә, ике сәбәп булган. Беренчедән, ул аларны дәртләндерергә теләгән. Аларның күбесе яһүд динендә тәрбияләнгән. Яһүд дине җитәкчеләре аларны мәсихчеләр булып киткәне аркасында, күрәсең, мыскыллагандыр. Ни өчен? Чөнки мәсихчеләрнең гыйбадәт кылыр өчен зур гыйбадәтханәләре, Аллаһыга корбаннар китерер өчен мәзбәхләре һәм руханилары булмаган. Моның аркасында мәсихчеләр боега һәм иманнарын югалта алган (Евр. 3:12, 14). Аларның кайберләре хәтта кире яһүд диненә кайту турында уйлый башлый алган. Икенчедән, Паул еврей мәсихчеләренә «каты азыкны», ягъни Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне, аңлар өчен тырышлыклар куймаганнары турында әйткән (Евр. 5:11—14). Күрәсең, аларның кайберләре һаман да Муса кануны буенча яшәгән. w23.10 24, абз. 3; 25, абз. 4
Шимбә, 22 февраль
Яшь хатын-кызларны бар сафлык белән апа-сеңелләреңне кебек үгетлә (1 Тим. 5:2).
Кайбер хатын-кызлар кияүгә чыкмаска була (Мат. 19:10—12). Кадерле апа-кардәш, шуны онытма: Йәһвә белән Гайсә, син ялгыз булганга, сине булдыксыз дип санамый. Бөтендөнья буенча ялгыз апа-кардәшләр җыелышларга зур файда китерә. Яратулары һәм башкалар белән эчкерсез кызыксынулары ярдәмендә алар җыелыштагылары өчен рухи апа-сеңелләр һәм аналар булып китә (Марк 10:29, 30). Кайберләре тулы вакытлы хезмәтне башлый. Апа-кардәшләр бөтендөнья вәгазь эшенә шактый өлеш кертә (Зәб. 68:11). Син тулы вакытлы хезмәтче булуны максат итеп куя аласыңмы? Мәсәлән, пионер, төзү проектларында ирекле эшче я бәйтелче булу хәлеңнән киләме? Максатың турында дога кыл. Шулай ук бу хезмәт төрендә катнашкан кардәшләр белән киңәшләшеп ал. Һәм максатыңа ирешер өчен, нәрсә эшләп булганын билгелә. Аннары тормышка ашырлык план төзе. Максатыңа ирешкәч, синең алдыңда Йәһвәгә хезмәт итүдә күп ишекләр ачылыр. w23.12 22, абз. 16, 17
Якшәмбе, 23 февраль
Иң элек... яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш (Марк 13:10).
Бөек афәт якын булганга, без бүген вәгазь эше аеруча мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Шулай да матди авырлыклар һәм эзәрлекләүләр аркасында безгә хезмәтне беренче урынга кую авыр булырга мөмкин. Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә безгә нәрсә булышыр? Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең безнең ягыбызда торганын истә тоту. Ул безне яклый икән, безгә бер нәрсәдән дә куркасы юк (Һәг. 2:4). Йәһвә безнең шәкертләр әзерләү эшендә катнашуыбызны тели. Бу эш бит кешеләрнең тормышларын коткара. Һәггәй исраиллеләрне гыйбадәтханәне төзүгә яңадан тотынырга дәртләндергән. Алар шулай эшләсә, Йәһвә аларга фатиха бирергә вәгъдә иткән (Һәг. 2:18, 19). Без дә Аллаһы эшен тормышыбызда иң мөһиме дип санасак, ул безне үз фатихасыннан аермас. w23.11 16, абз. 8; 17, абз. 11
Дүшәмбе, 24 февраль
Барысы да гөнаһ кылган (Рим. 3:23).
Паул Римлыларга язган хатында бар кешеләр дә гөнаһлы дип әйткән. Алай булгач, ничек инде кешеләр, тәкъва, гаепсез булып танылып, Аллаһының хуплавын ала ала ди? Бу сорауга җавапны табар өчен, безгә Паулның Ибраһим турында нәрсә әйткәнен карап китәргә кирәк. Ибраһим Кәнган җирендә яшәгәндә, Йәһвә аны тәкъва кеше дип атаган. Ни өчен? Бәлки, ул Муса канунын камил рәвештә үтәгән булгандыр? Әлбәттә, юк (Рим. 4:13). Муса кануны бит Исраил халкына 400 елдан артык вакыт үткәннән соң гына бирелгән булган. Алайса, нәрсә нигезендә Аллаһы Ибраһимны тәкъва дип санаган? Юмарт игелеге буенча, Йәһвә Ибраһимны иманы нигезендә тәкъва дип тапкан (Рим. 4:2—4). w23.12 3, абз. 4, 5
Сишәмбе, 25 февраль
Бар, күңелең теләгәнчә эшлә (1 Елъ. 17:2).
Натан пәйгамбәр Давытка әлеге сүзләрне әйткәннән соң, «шул ук төнне» Йәһвә аңа Давыт гыйбадәтханәне төземәячәк дип әйткән (1 Елъ. 17:3, 4, 11, 12). Давыт бу хәбәрне ничек кабул иткән? Давыт, улы Сөләйман гыйбадәтханәне төзи алсын өчен, акча һәм материаллар җыя башлаган (1 Елъ. 29:1—5). Давытка ул гыйбадәтханәне төземәячәк дип әйткәч, Йәһвә аның белән килешү төзегән. Аллаһы Давыт токымнарының берсе мәңге идарә итәчәк дип вәгъдә иткән (2 Иш. 7:16). Яңа дөньяда, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында, Давыт Патшалык идарәчесенең үз токымыннан булганын белергә, һичшиксез, шат булыр. Безнең өчен сабак нинди? Йәһвә өчен башкарырга теләгән һәр нәрсәне тормышка ашыра алмасак та, Аллаһы без һич уйламаганча безне фатихалый ала. w23.04 15, абз. 8; 16, абз. 9, 10
Чәршәмбе, 26 февраль
Йәһвә үз халкын калдырмас (Зәб. 94:14).
Сезне Изге Язмалардагы кайбер өзекләр аеруча юатырга мөмкин. Мәсәлән, андый дәртләндергеч сүзләрне Әюп китабыннан, Зәбур, Гыйбрәтле сүзләрдән һәм Гайсәнең Маттай китабында, 6 нчы бүлектә язылган сүзләреннән таба аласыз. Йәһвәгә дога кылып һәм аның Сүзен укып, сез Йәһвәнең юатуын сизәрсез. Тормышыгызның караңгы чорларында Йәһвә, һичшиксез, сезнең белән булачак һәм сезне ялгыз калдырмаячак (Зәб. 23:4). Йәһвә сезне якларга, тугры калыр өчен тотрыклы итәргә, юатырга һәм сезгә таяныч булырга вәгъдә итә. Ишагыя 26:3 тә Йәһвә турында болай диелә: «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең, чөнки алар сиңа өметләнә». Шуңа күрә һәрвакыт Йәһвәгә таяныгыз һәм аның ярдәмен кабул итегез. Шулай итеп сез авыр вакытларда нык һәм какшамас булып калырсыз! w24.01 25, абз. 16, 17
Пәнҗешәмбе, 27 февраль
Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас (Ишаг. 54:17).
Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр безнең көннәрдә үтәлә. Киләсе юатучы сүзләрне дә безнең вакытка кулланып була: «Бөтен улларыңны Йәһвә өйрәтер, улларыңның тынычлыгы мул булыр. Син тәкъвалыкта ныгырсың... Бернәрсәдән курыкмассың һәм котың алынмас, чөнки болар сиңа якын килмәс» (Ишаг. 54:13, 14). Хәтта «бу дөнья төзелешенең илаһы» Шайтан да Аллаһы халкы алып барган белем бирү эшен туктата алмаячак (2 Көр. 4:4). Саф гыйбадәт торгызылган һәм беркайчан да нәҗесләнмәячәк. Ул мәңге булачак. Безгә каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас! w24.02 4, абз. 10
Җомга, 28 февраль
Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел (Мат. 10:37).
Мәсихчеләр буларак, без багышлану антыбызга бик җитди карыйбыз. Бу безнең гаилә белән бәйле карарларыбызга тәэсир итә. Гаиләдәгеләрне кайгыртыр өчен, без бар тырышлыкларны куябыз, әмма беркайчан да аларның теләкләрен Йәһвәнең таләпләреннән өстен куймабыз (Мат. 10:35, 36; 1 Тим. 5:8). Кайвакыт Йәһвәгә ошаган карарларыбыз гаиләбезгә я туганнарыбызга ошап бетмәскә мөмкин. Әмма гаиләне Йәһвә барлыкка китергән һәм ул гаилә тормышының безгә бәхет китерүен тели (Эфес. 3:14, 15). Без чыннан да бәхетле булырга теләсәк, безгә Йәһвә киңәш иткәнчә эш итәргә кирәк. Әйдәгез, туганнарыбызны кайгыртыйк һәм аларга ярату һәм хөрмәт күрсәтик. Йәһвәнең безнең фидакарь тырышлыкларыбызны кадерләгәнен беркайчан да онытмыйк (Рим. 12:10). w24.02 17, абз. 11; 18, абз. 13