Март
Шимбә, 1 март
Өмет оятка калдырмый (Рим. 5:5).
Яңа дөнья әлегә юк, әмма инде булган нәрсәләргә игътибар итик. Мәсәлән, йолдызларга, агачларга, хайваннарга һәм кешеләргә. Кайчандыр боларның барысы булмаган иде, әмма хәзер алар бар. Ни өчен? Чөнки аларны Йәһвә барлыкка китергән (Ярат. 1:1, 26, 27). Аллаһы шулай ук яңа дөньяны барлыкка китерергә тели һәм ул бу ниятен тормышка ашырачак. Яңа дөньяда кешеләр, камил сәламәтлеккә ия булып, мәңге яшәячәк. Аллаһы билгеләгән вакытта яңа дөнья, без яшәгән Галәм кебек, реаль булып китәчәк (Ишаг. 65:17; Ачыл. 21:3, 4). Ә әлегә һәр мөмкинлектән файдаланып, иманыгызны ныгытыгыз, йолым өчен рәхмәтле булыгыз, Йәһвәнең көче турында уйланыгыз һәм рухи эшләр белән кайнагыз. Шулай эшләп, сез «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар» арасында була алырсыз (Евр. 6:11, 12). w23.04 31, абз. 18, 19
Якшәмбе, 2 март
Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени? (Яхъя 11:40)
Гайсә, күккә карап, барысы алдында дога кыла. Ул булачак могҗиза өчен, бар данның үзенә түгел, ә Йәһвәгә бирелүен тели. Аннары Гайсә: «Лазар, чык!» — дип кычкыра (Яхъя 11:43). Барысының шатлыгына Лазар төрбәдән чыга. Гайсә, кеше күзлегеннән мөмкин булмаганны эшли! Бу очрак безнең терелтүгә иманыбызны ныгыта. Ничек итеп? Гайсәнең Мартага «Бертуганың үледән тереләчәк» дигән сүзләрен исебезгә төшерик (Яхъя 11:23). Йәһвәнең кебек, Гайсәнең дә бу вәгъдәне үтәр өчен теләге дә, көче дә бар. Гайсәнең күз яшьләреннән исә, аның үлемне һәм үлем китергән кайгыны юк итәргә көчле теләге барлыгы күренә. Лазарны терелтеп, Гайсә кабат үлемнән өстен булганын күрсәткән. Шулай ук Гайсәнең Мартага әйткән бүгенге шигырьдәге сүзләре турында уйланыйк. Әйе, Аллаһының үлгәннәрне терелтәчәгенә ышаныр өчен җитди сәбәпләр бар. w23.04 11, 12, абз. 15, 16
Дүшәмбе, 3 март
Йәһвә үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын (Зәб. 145:18).
Йәһвәнең ихтыярын яхшырак аңлагач, безгә догаларыбызның эчтәлеген үзгәртергә кирәк булырга мөмкин. Безгә Йәһвәнең нияте барлыгын һәм аны билгеләнгән вакытта үтәячәген истә тотарга кирәк. Бу ният газаплар китергән авырлыкларны тулысынча һәм мәңгегә юк итүне үз эченә ала. Мәсәлән, ул табигать афәтләрен, чирләрне һәм үлемне бетерергә тели. Йәһвә бу ниятен Патшалык ярдәмендә башкарачак (Дан. 2:44; Ачыл. 21:3, 4). Әмма әлегә ул Шайтанга дөнья белән идарә итәргә юл куя (Яхъя 12:31; Ачыл. 12:9). Йәһвә кешелек проблемаларын хәзер хәл итсә, Шайтан дөнья белән яхшы идарә итә дип тоелыр иде. Безгә Йәһвәнең үз ниятен үтәвен көтәргә туры килсә дә, бу ул безне ярдәмсез калдырган дигәнне аңлатмый. Йәһвә безгә ярдәм итәчәк. w23.05 8, абз. 4; 9, 10, абз. 7, 8
Сишәмбе, 4 март
Сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез (Көл. 4:6).
Без кешеләргә Кичәгә килергә ничек ярдәм итә алабыз? Башта аларны чакырырга кирәк, әлбәттә. Без моны вәгазьдә чакыру кәгазьләрен таратып эшли алабыз. Моннан тыш, без чакырасы кешеләрнең исемлеген төзи алабыз. Алар арасында туганнарыбыз, хезмәттәшләребез, сыйныфташларыбыз һәм башка танышларыбыз булырга мөмкин. Чакыру кәгазьләре бетсә дә, без аларга электрон чакыруны җибәрә алабыз. Нәтиҗәдә, Кичәгә килгән кешеләрнең саны безне гаҗәпләндерергә мөмкин! (Вәг. 11:6) Без чакырган кешенең, аеруча ул очрашуларыбызда беркайчан да булмаган булса, төрле сораулары туарга мөмкин. Без, моны исәпкә алып, аңа җавап бирер өчен алдан әзерләнә алабыз. Кызыксынган кешенең Кичәгә килеп киткәннән соң да өстәмә сораулары туарга мөмкин. Әйе, без, «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешегә ярдәм итәр өчен, Кичәгә кадәр, Кичә вакытында һәм аннан соң да көчебездән килгәнне эшләргә тәвәккәл (Рәс. 13:48). w24.01 12, абз. 13, 15; 13, абз. 16
Чәршәмбе, 5 март
Сез бит — кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томан (Ягък. 4:14).
Терелтү очраклары турында укыгыз һәм уйланыгыз. Изге Язмаларда җирдә яшәр өчен терелтелгән сигез кеше турында әйтелә. Ни өчен бу очракларны тирәнрәк тикшереп карамаска? Шул очраклардан сабаклар табарга тырышыгыз. Мәсәлән, Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә теләге һәм көче барлыгы турында уйланып карагыз. Иң әһәмиятле терелтү очрагы — Гайсәнең терелтелүе турында уйланыгыз. Терелтелгән Гайсәне йөзләгән кеше күргән һәм бу терелтелүгә ышаныр өчен көчле нигез булып тора (1 Көр. 15:3—6, 20—22). Терелтү өмете биргән Йәһвә Аллаһыга без бик рәхмәтле! Без Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмибез. Аның бит моны эшләргә теләге дә, көче дә бар. Әйдәгез, терелтүгә иманыбызны ныгытып торыйк. Шулай эшләсәк, без асылда һәрберебезгә «Бертуганың үледән тереләчәк» дип әйткән Аллаһыга тагы да якынлашырбыз (Яхъя 11:23). w23.04 8, абз. 2; 12, абз. 17; 13, абз. 20
Пәнҗешәмбе, 6 март
Ул... Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели! (Мик. 6:8)
Тыйнаклык һәм басынкылык охшаш сыйфатлар. Тыйнак кеше үзе турында артыгын уйламый һәм үз чикләрен таный. Басынкы кеше башкаларны хөрмәт итә һәм аларны үзеннән өстен күрә (Флп. 2:3). Гадәттә, тыйнак кеше басынкы да була. Гидеон тыйнак һәм басынкы кеше булган. Бервакыт Йәһвәнең фәрештәсе Гидеонга ул Исраил халкын көчле мидьянлылардан коткарырга тиеш дип әйткәч, тегесе болай дип җавап биргән: «Минем гаиләм Манашшеда иң кечкенәсе, ә мин үзем атам йортында иң әһәмиятсезе бит» (Хак. 6:15). Ул үзен бу йөкләмә өчен яраксыз дип санаган. Әмма Йәһвә аны яхшырак белгән. Йәһвәнең ярдәме белән Гидеон бу йөкләмәне уңышлы башкарып чыккан. Өлкәннәр бар эшләрендә тыйнак һәм басынкы булырга тырыша (Рәс. 20:18, 19). Алар үз сәләтләре һәм казанышлары турында артыгын уйламый. Ләкин хаталары аркасында да үз-үзләрен кимереп йөрми. w23.06 3, абз. 4, 5
Җомга, 7 март
Ул синең башыңны ярыр (Ярат. 3:15).
Ким дигәндә, 1000 елдан соң Гайсә, Шайтанның башын ярып, бу пәйгамбәрлекне тулысынча үтәячәк (Ачыл. 20:7—10). Әйдәгез, моңа хәтле булачак Изге Язмалардагы хәлиткеч вакыйгаларга күз салыйк. Башта халыклар «Тынычлык һәм иминлек!» дип игълан итәчәк (1 Тис. 5:2, 3). «Көтмәгәндә», шул халыклар бар ялган диннәрне юк итәчәк, шулай итеп, бөек афәт башланачак (Ачыл. 17:16). Шуннан соң Гайсә, кешеләрне сарыклар белән кәҗәләргә аерып, аларны хөкем итәчәк (Мат. 25:31—33, 46). Әмма Шайтан да кул кушырып утырмаячак. Нәфрәтләнеп, ул, Магог җиреннән Гог дип аталган халыклар берләшмәсен җыеп, аны Аллаһы халкына һөҗүм итәргә котыртачак (Йәз. 38:2, 10, 11). Бөек афәтнең бер мәлендә майланган мәсихчеләрнең калдыгы, Армагеддон сугышында катнашыр өчен, Гайсә янына күккә җыелачак. Нәтиҗәдә, Армагеддон сугышы белән бөек афәт тәмамланачак (Мат. 24:31; Ачыл. 16:14, 16). Аннан соң Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе башланачак (Ачыл. 20:6). w23.10 20, 21, абз. 9, 10
Шимбә, 8 март
Синең хезмәтчең яшь чактан ук Йәһвәдән куркып яши (1 Пат. 18:12).
Бүген Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре эшчәнлегебез тыелган илләрдә яши. Хөкүмәтләрне хөрмәт итсә дә, алар Абадия кебек «Аллаһыныкын Аллаһыга бирә», ягъни аңа җан-тән белән бирелеп хезмәт итә (Мат. 22:21). Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткәнгә, алар кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсына (Рәс. 5:29). Бу кадерле кардәшләр алга таба да яхшы хәбәрне игълан итә һәм яшерен рәвештә очрашулар үткәрә (Мат. 10:16, 28). Алар кардәшләрендә рухи ризыкның булуы турында кайгырта. Африканың бер илендә яшәүче Анри исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Илендә күпмедер вакыт тыю булганда, ул кардәшләргә рухи ризыкны җиткерергә теләген белдергән. Ул болай дип яза: «Мин оялчан кеше, әмма Йәһвә... миңа кирәкле кыюлык өстәп торды». Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерсәгез, сез дә Анри кебек кыю була алырсыз. w23.06 16, абз. 9, 11
Якшәмбе, 9 март
Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ... кергән (Рим. 5:12).
Адәм белән Хаува, Аллаһыга каршы фетнә күтәргәннән соң, Йәһвәнең җирдә камил һәм тыңлаучан кешеләр яшәячәк дигән нияте тормышка ашмас микәнни? Шайтан, Йәһвәнең ниятләрен җимердем дип һәм аның бу хәлдән чыгу юллары күп түгел дип уйлагандыр, бәлки. Шайтанның уйлавынча, шул юлларның берсе, Адәм белән Хауваны юк итеп, алар урынына икенче камил кеше парын барлыкка китерү булгандыр. Әмма әгәр Йәһвә шулай эшләсә, Шайтанга Аллаһыны ялганчы дип гаепләргә урын калыр иде. Ни өчен? Чөнки, Яратылыш 1:28 буенча, Йәһвә нәкъ Адәм белән Хауваның токымнары җирне тутырачак дип әйткән. Шайтан тагын нәрсә дип фаразлагандыр? Йәһвә Адәм белән Хаувага балалар тудырырга рөхсәт итәр, әмма алар беркайчан да камил була алмаячаклар дип уйлагандыр Шайтан (Вәг. 7:20; Рим. 3:23). Ул чакта Иблис Йәһвәне башлаган эшен тәмамларга сәләтле түгел дип гаепләр иде. Ни өчен? Чөнки бу очракта Йәһвәнең җирне камил тыңлаучан кешеләр белән тутыру нияте үтәлмәс иде. w23.11 6, абз. 15, 16
Дүшәмбе, 10 март
Язылганнар буенча гына эш итегез (1 Көр. 4:6).
Йәһвә безгә үз Сүзе һәм оешмасы аша ап-ачык күрсәтмәләр бирә, шуңа күрә аларга нәрсәдер өстәр өчен сәбәпләр юк (Гыйб. сүз. 3:5—7). Менә ни өчен без Изге Язмаларда язылганнар буенча эш итәбез һәм, шәхси сорауларга килгәндә, кагыйдәләр урнаштырмыйбыз. Шайтан кешеләрне алдар өчен һәм алар бер үк нәрсәгә төрле карашта булсын өчен, «дөньяның төп карашларын» һәм «буш алдауны» куллана (Көл. 2:8). Беренче гасырда Шайтан кеше зирәклегенә нигезләнгән фәлсәфәләрне, яһүдләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән өйрәтүләрен һәм мәсихчеләр Муса канунын тотарга тиеш дигән өйрәтүләрне кулланган. Бу чеп-чи ялган булган, чөнки боларның барысы кешеләрне зирәклек чыганагы Йәһвәдән читләштергән. Бүген Шайтан, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм социаль челтәрләрне кулланып, сәясәтчеләр һәм хөкүмәтләр турында төрле ялган мәгълүмат тарата. w23.07 16, абз. 11, 12
Сишәмбе, 11 март
Эшләрең нинди бөек синең, и Йәһвә! Уйларың нинди тирән! (Зәб. 92:5)
Бөек акыл иясе Йәһвә Шайтанның барлык планнарын җимергән. Беренчедән, ул Адәм белән Хаувага балалар тудырырга рөхсәт иткән. Шулай итеп Йәһвәнең нәкъ Адәмнең токымнары җирне тутырачак дигән нияте үтәлгән һәм Шайтанның ялганчы икәне ачыкланган. Икенчедән, Йәһвә «токым» килүе турында кайгырткан. Бу токым, Адәм белән Хауваның тыңлаучан токымнарын коткарыр өчен, үзен йолым итеп биргән. Шулай итеп Шайтан Йәһвәне башлаган эшен тәмамлый алмауда да гаепли алмас иде (Ярат. 3:15; 22:18). Йәһвәне бу корбанга барырга риясыз ярату дәртләндергән. Ә Шайтан үз-үзен генә яратучы булганга, аңа мондый сыйфат хас түгел, шуңа күрә ул мондый чишелешне бөтенләй көтмәгән (Мат. 20:28; Яхъя 3:16). Ә йолым ярдәмендә нәрсә булачак? Меңъеллык азагында Адәм белән Хауваның камил, тыңлаучан токымнары җирдәге оҗмахта яшәячәк. w23.11 6, абз. 17
Чәршәмбе, 12 март
Аллаһы хөкем итәчәк (Евр. 13:4).
Без, Йәһвә канунын тотып, тормышны һәм канны изге дип саныйбыз. Ни өчен? Чөнки кан тормышны символлаштыра, ә тормыш бит — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге (Лев. 17:14). Йәһвә, кешеләргә хайван итен ашарга рөхсәт иткәндә, аны каны белән ашамагыз дигән (Ярат. 9:4). Исраиллеләргә Муса канунын биргәндә, Йәһвә бу әмерне тагын бер тапкыр әйткән (Лев. 17:10). Йәһвә шулай ук беренче гасырдагы җитәкче советны бар мәсихчеләргә «каннан... тыелыгыз» дигән күрсәтмәне бирергә дәртләндергән (Рәс. 15:28, 29). Дәвалау ысуллары турында әйткәндә, без бу күрсәтмәне тәвәкәллек белән үтибез. Шулай ук без Йәһвәнең югары әхлакый нормалары буенча яшибез. Образлы телне кулланып, рәсүл Паул тән әгъзаларын «үтерергә», ягъни начар теләкләрдән арынырга, дәртләндергән. Без әхлаксызлыкка китерә алган нәрсәләрне караудан я шундый эшләрне эшләүдән качабыз (Көл. 3:5; Әюп 31:1). w23.07 15, абз. 5, 6
Пәнҗешәмбе, 13 март
Ахыр чиктә ул аңа үзенең бөтен йөрәген ачты (Хак. 16:17).
Шимшон Дәлиләне бик нык яратканга, аның нәрсә эшләргә җыенганын, күрәсең, аңламаган. Дәлилә аның көче кайдан килгәнен сорый-сорый, аны интектереп, йончытып бетергән һәм ахыр чиктә Шимшон бирешкән. Кызганычка каршы, акылсыз карары аркасында Шимшон вакытлыча көчен һәм Йәһвәнең хуплавын югалткан (Хак. 16:16—20). Йәһвәгә түгел, ә Дәлиләгә таянганга, Шимшон ачы нәтиҗәләр татыган. Филистилеләр аны кулга алган һәм күзләрен чыгарган. Алар, аны Газага илтеп, төрмәгә утырткан. Шунда ул, кол кебек, ашлык тарткан. Берникадәр вакыттан соң филистилеләр үз илаһы Дагонга корбаннар китерер өчен бәйрәмгә җыелган, чөнки, алар уйлаганча, нәкъ Дагон Шимшонны кулларына тапшырган. Шимшонны мыскыллар өчен, алар аны, төрмәдән китерергә кушкан (Хак. 16:21—25). w23.09 5, 6, абз. 13, 14
Җомга, 14 март
Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз (Рим. 12:17).
Бергә эшләгән кеше я сыйныфташыбыз мәсихче нормаларыбызны шик астына куйганда, ышануларыбызны ничек якларга? Андый очракларда аларның карашларын исәпкә алыйк (1 Петер 3:15). Кешенең соравына һөҗүмгә кебек түгел, ә аны нәрсә борчыганын белү мөмкинлегенә кебек карагыз. Сорауның сәбәбе нинди генә булмасын, йомшак һәм игелекле итеп җавап бирү яхшы булыр иде. Җавабыбыз кешене үз карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин. Бергә эшләгән кеше, мәсәлән, бездән ни өчен туган көннәрне бәйрәм итмәгәнебезне сораса, шуның турында уйланыгыз: ул Йәһвә Шаһитләренә күңел ачарга гел дә ярамый дип уйлыймы? Без аны, башкаларны кайгыртканы өчен, мактый алабыз. Шуннан соң аның белән, бәлки, Изге Язмаларның туган көннәргә карашы турында дусларча сөйләшеп булыр. w23.09 17, абз. 10, 11
Шимбә, 15 март
Сак булыгыз: бу явыз кешеләр сезне үз ялгыш юлларына ияртеп читкә алып китмәсен һәм ныклыгыгызны какшатмасын (2 Пет. 3:17).
Бу явыз дөньяның юк ителүен көткән арада бөтен халык кешеләренә шаһитлек бирик. Рәсүл Петер безне Йәһвә көнен «һәрвакыт хәтеребездә сакларга» дәртләндерә (2 Пет. 3:11, 12). Моны ничек эшләргә? Әйдәгез, һәр көн яңа дөньяның фатихалары турында уйланыйк. Күз алдына китерегез, сез саф һава сулыйсыз, файдалы ризык ашыйсыз, терелтелгән якыннарыгызны каршы аласыз һәм гасырлар элек яшәгән кешеләргә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен аңлатасыз. Андый уйланулар сезгә Йәһвә көнен көтәргә һәм соңгы көннәрдә яшәгәнегезгә инанган булырга булышыр. Киләчәгебез «турында алдан белгәнгә», ахырның якын булуына ышанмаган кешеләр безне «читкә алып китмәс». w23.09 27, абз. 5, 6
Якшәмбе, 16 март
Ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез, чөнки бу Аллаһы карашы буенча дөрес (Эфес. 6:1).
Кызганычка каршы, бүген күп кенә яшьләр «ата-анасын тыңламый» (2 Тим. 3:1, 2). Ни сәбәпле? Кайбер ата-аналар үзләре эшләмәгәнне балаларына эшләргә куша, ә балалары моны гаделсез дип саный. Башкалары ата-аналарының киңәшләре искергән, гамәли түгел һәм артык катгый дип саный. Яшьләр, сез дә охшаш хисләр кичерәсезме? Күпләргә Йәһвәнең бүгенге көндәлек шигырьдә китерелгән сүзләренә күндәм булу җиңел түгел (Эфес. 6:1). Алай булса, сиңа нәрсә булышыр? Гайсәнең мисалы турында уйланыйк (1 Пет. 2:21—24). Ул камил булса да, аны камилсез әти-әнисе тәрбияләгән. Кайвакыт хаталар кылсалар да һәм аны аңламасалар да, Гайсә үз әти-әнисен хөрмәт иткән (Чыг. 20:12). w23.10 7, абз. 4, 5
Дүшәмбе, 17 март
Элеккеге әмер, зәгыйфь һәм файдасыз булганга күрә, үз көчен югалта (Евр. 7:18).
Рәсүл Паул канунның гөнаһларны тулысынча капламаганын аңлаткан. Шуңа күрә канун «үз көчен югалткан» булган. Аннары Паул үз хатында тирән хакыйкатьләрне ачыклаган. Ул имандашларына «яхшырак өмет» турында исләренә төшергән. Гайсәнең корбанына нигезләнгән шул өмет аларга «Аллаһыга якынлашырга» булышкан (Евр. 7:19). Паул еврей кардәшләренә мәсихче диненең элекке гыйбадәт кылуларыннан күпкә өстенрәк булганын аңлаткан. Яһүдләрнең гыйбадәт кылуы «киләчәкнең күләгәсе, ә чынбарлык — Мәсихтә» булган (Көл. 2:17). Берәр кешенең күләгәсе аның нинди булганы турында күпмедер дәрәҗәдә генә мәгълүмат бирә. Шул ук рәвешчә, борынгы яһүдләрнең табыну рәвеше өстенрәк гыйбадәт кылуның, ягъни рухи гыйбадәтханәнең, күләгәсе генә булган. Бу гыйбадәтханәне Йәһвә, гөнаһларыбыз кичерелсен һәм без аңа яраклы итеп гыйбадәт кыла алсын өчен, урнаштырган. Шуңа күрә безгә бу гыйбадәт кылу тәртибен яхшылап аңларга кирәк. w23.10 25, абз. 4, 5
Сишәмбе, 18 март
Ахыргы вакытта көньяк патша аның белән тартышачак. Төньяк патша... аңа каршы җил-давыл кебек күтәреләчәк (Дан. 11:40).
Даниял китабының 11 нче бүлегендә ике патша, ягъни сәяси көчләр, турында сүз бара. Алар бер-берсе белән бөтен дөнья өстеннән хакимлек өчен көрәшә. Бу пәйгамбәрлекне Изге Язмалардагы башка пәйгамбәрләр белән чагыштырып, без «төньяк патшаның» — Россия һәм аның союздашлары, ә «көньяк патшаның» Англо-Америка бөтендөнья державасы булганын аңлыйбыз. «Төньяк патша» идарә иткән җирдә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре эзәрлекләүләр кичерә. Кайбер Йәһвә Шаһитләрен иманнары өчен кыйныйлар һәм төрмәгә утырталар. Әмма алар куркуга бирешми. Аларның иманнары ныгый гына. Алар бит «төньяк патша» турындагы пәйгамбәрлекнең үтәлешен үз күзләре белән күрә (Дан. 11:41). Пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлүен һәм кардәшләрнең тугры булып калуын күрү безнең дә иманыбызны ныгыта һәм саф булып калырга көч өсти. w23.08 11, абз. 15, 16
Чәршәмбе, 19 март
Сезгә тигән һәркем минем күз карасына тия (Зәк. 2:8).
Йәһвә үз халкын җәберләгән кешеләрне аның күз карасына тия дип әйткән. Ә күз бик сизгер. Асылда, Йәһвә безгә: «Сезгә зыян китергән миңа зыян китерә»,— дип әйтә. Безне яратканга, Йәһвә хисләребезгә игътибар итә һәм безне яклый. Без тулы ышаныч белән болай дип дога кыла алабыз: «Күзең карасыдай сакла мине» (Зәб. 17:8). Йәһвә безне ярата һәм моңа тулысынча ышануыбызны тели. Шулай да үткәндәге авырлыклар я хәзерге сынаулар аркасында безнең шикләребез туарга мөмкин. Йәһвә Гайсәгә, майланганнарга һәм барыбызга да үз мәхәббәтен белдерә. Моны белү Йәһвәнең яратуына ышанычыбызны ныгыта. w24.01 27, абз. 6, 7
Пәнҗешәмбе, 20 март
Аллаһыбыз безгә булышып торды. Ул безне дошман кулыннан... коткарып торды (Езра 8:31).
Езра Йәһвәнең үз халкын элек ничек коткарганын күргән. Б. э. к. 484 елда Ахашверош патша Фарсы империясе буйлап бар яһүдләрне юк итәргә боерган. Езра ул вакытта Бабылда яшәгән, күрәсең (Әсф. 3:7, 13—15). Езраның һәм башка яһүдләрнең тормышларына куркыныч янаган. Патшаның боерыгы турында ишеткәч, барлык өлкәләрдә яһүдләр ураза тоткан, кайгырып елаган һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылган (Әсф. 4:3). Ләкин, бәхеткә каршы, хәл бөтенләй үзгәреп куйган: яһүдләрне нәфрәт итүчеләр үзләре һәлак булган (Әсф. 9:1, 2). Бар бу вакыйгалар Езраны киләчәктәге сынауларга әзерләгән. Ул үз тәҗрибәсеннән шуңа инанган: Йәһвә үз халкын якларга сәләтле. w23.11 17, абз. 12, 13
Җомга, 21 март
Кылган эшләренә карамыйча Аллаһы тарафыннан тәкъва дип танылган кешене Давыт та бәхетле дип атый (Рим. 4:6).
Рәсүл Паул Римлыларга хатының 3, 4 нче бүлекләрендә нинди эшләрне күздә тоткан? Ул башлыча Синай тавында бирелгән «канун эшләренә» игътибар иткән (Рим. 3:20, 21, 28). Күрәсең, Паул көннәрендә кайбер яһүд мәсихчеләре һаман да Муса канунын тотып яшәгән. Шул мәсихчеләргә булышыр өчен, Паул Ибраһим мисалын китергән. Ул, бу мисалны кулланып, Аллаһы кешене тәкъва дип санасын өчен «канун эшләре» түгел, ә иман мөһим икәнен күрсәткән. Нинди дәртләндергеч фикер! Без Аллаһыга һәм Мәсихкә иман итсәк, Йәһвәнең хуплавын ала алачагыбызга өметләнә алабыз. Шул ук вакыт Ягъкуб хатының 2 нче бүлегендәге эшләр Паул искә алган «канун эшләре» түгел. Ягъкуб мәсихче, тормышы дәвамында башкарган төрле эшләр турында әйткән (Ягък. 2:24). Ә андый эшләр мәсихченең Аллаһыга иманы бармы, юкмы икәнен күрсәтә. w23.12 3, абз. 8; 4, 5, абз. 10, 11
Шимбә, 22 март
Ир... хатынның башы (Эфес. 5:23).
Билгеле, тормыш иптәшен бик җентекләп сайларга кирәк. Шуны истә тот: ирең синең башың булачак (Рим. 7:2; Эфес. 5:33). Үзеңә мондый сораулар биреп кара: «Ул җитлеккән мәсихчеме? Ул рухи нәрсәләрне беренче урынга куямы? Ул акыллы карарлар кабул итәме? Ул хаталарын таныймы? Ул хатын-кызларга хөрмәт белән карыймы? Ул минем рухи, физик һәм эмоциональ ихтыяҗларым турында кайгырта алырмы?» Әлбәттә, яхшы ирне табар өчен, сиңа үзеңә дә яхшы хатын булырга кирәк. Изге Язмаларда хатын үз иренең «тулыландыручы ярдәмчесе» дип атала (Ярат. 2:18). Йәһвәне яратканга, ул үз иренең абруен күтәрергә тырыша (Гыйб. сүз. 31:11, 12; 1 Тим. 3:11). Син бу рольгә инде хәзер ничек әзерләнә аласың? Йәһвәгә карата яратуыңны ныгыт. Шулай ук гаиләдәгеләреңә һәм җыелыштагыларга ярдәм итәргә тырыш. w23.12 22, 23, абз. 18, 19
Якшәмбе, 23 март
Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә... Аллаһыдан сорасын (Ягък. 1:5).
Без акыллы карарлар кабул итә алсын өчен, Йәһвә безгә зирәклек бирергә вәгъдә итә. Тормышыбызга нык тәэсир иткән карарлар кабул итәргә кирәк булганда, андый зирәклек безгә аеруча кирәк. Шулай ук Йәһвә, безгә чыдам булып калыр өчен, көч бирә. Паулга ярдәм иткән кебек, Йәһвә безгә дә сынауларны кичереп чыгар өчен көч бирер (Флп. 4:13). Моның өчен ул, мәсәлән, кардәшләребезне куллана. Үлеме алдындагы төнне Гайсә тырышып дога кылган. Ул Йәһвәне хурлауда гаепләүләр үзен читләтеп үтсен дип ялварган. Бу үтенечен канәгатьләндерер урынына Йәһвә, Гайсәне ныгытыр өчен, бер фәрештәне җибәргән (Лүк 22:42, 43). Йәһвә шулай ук безгә ярдәм итәр өчен кардәшләрне куллана ала. Берәрсе безгә шалтыратырга я килеп китәргә мөмкин. Безнең барыбыз да кардәшләребезгә «яхшы сүзләр» әйтер өчен мөмкинлекләр эзли ала (Гыйб. сүз. 12:25). w23.05 10, 11, абз. 9—11
Дүшәмбе, 24 март
Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз (1 Тис. 5:11).
Кичәгә килүче актив булмаган кардәшләр үзләрен ничек кабул итәрләр дип борчылырга мөмкин. Шуңа күрә аларга уңайсыз хәлгә калдыра алган сорауларны бирмәгез һәм сүзләрегез белән рәнҗетмәгез. Бу кардәшләр, җыелышка йөрүдән туктаса да, безнең имандашларыбыз һәм Йәһвәнең кадерле сарыклары булып кала. Һәм без алар белән яңадан бергә гыйбадәт кылырга шатбыз (Зәб. 119:176; Рәс. 20:35). Без Гайсәгә аның үлемен искә алырга әмер биргәне өчен бик рәхмәтлебез. Кичәгә килеп, без Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтләребезне белдерәбез, һәм аларга карата яратуыбыз үсә. Безнең кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез ныгый. Шулай ук без башкаларга йолым турында һәм йолым китерәчәк фатихалар турында белергә ярдәм итәбез. Әйе, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу үзебезгә дә, башкаларга да күп файда китерә (Ишаг. 48:17, 18). Шуңа күрә, әйдәгез, йолымның иң мөһим көненә әзер булыйк! w24.01 14, абз. 18, 19
Сишәмбе, 25 март
Мин, Йәһвә... [сине] алып баручы Аллаһы (Ишаг. 48:17).
Йәһвә безне ничек җитәкли? Башлыча үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша. Әмма ул шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» ярдәмендә безгә акыллы карарлар кабул итәргә булышучы рухи ризык биреп тора (Мат. 24:45). Өстәвенә, Йәһвә башка тәҗрибәле ир кешеләрне — район күзәтчеләрен һәм җыелыш өлкәннәрен куллана. Алар безне дәртләндерә һәм авырлыкларны кичереп чыгарга булышучы җитәкчелек бирә. Без бу авыр соңгы көннәрдә бирелгән ышанычлы җитәкчелек өчен бик рәхмәтле. Ул безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга һәм тормыш юлыннан бүген дә, киләчәктә дә барырга булышачак. Шулай да кайвакыт безгә Йәһвәнең җитәкчелегенә, аеруча ул камилсез кешеләр аша бирелсә, буйсыну авыр була ала. Андый вакытларда безгә Йәһвәнең үз халкын җитәкләгәненә һәм бу җитәкчелекнең һәрвакыт файдабызга барганына ышанычыбызны аеруча ныгытырга кирәк. w24.02 20, абз. 2, 3
Чәршәмбе, 26 март
Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик (1 Яхъя 3:18).
Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнеп, без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне ныгыта алабыз. Аллаһы Сүзен укыганда, һәр өзекнең Йәһвә турында нәрсә ачыклаганын күрергә тырышыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Укыганнарым Йәһвәнең мине яратканын ничек күрсәтә? Бу өзек мине Йәһвәне яратырга ничек дәртләндерә?» Йәһвәгә регуляр рәвештә күңел түрендәгесен сөйләү дә аңа карата мәхәббәтебезне ныгыта (Зәб. 25:4, 5). Йәһвә, үз чиратында, догаларыбызга җавап бирәчәк (1 Яхъя 3:21, 22). Рәсүл Паулның мисалына игътибар итик. Ул Тимути исемле бер яшь егет белән танышкан. Тимути Йәһвәне дә, кешеләрне дә яраткан. Берничә ел үткәч, Паул филипиялеләргә: «Аңа [Тимутигә] хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк»,— дип язган (Флп. 2:20). Паул Тимутине имандашларын эчкерсез яратканы өчен мактаган. Һичшиксез, җыелыштагы кардәшләр Тимутинең килеп китүләрен зарыгып көткән (1 Көр. 4:17). w23.07 9, абз. 7—10
Пәнҗешәмбе, 27 март
Мин сине... беркайчан да ташламам (Евр. 13:5).
Исраиллеләр вәгъдә ителгән җиргә әле кергәнче, Муса үлгән булган. Бу тугры җитәкче булмагач, әллә Йәһвә үз халкына ярдәм итми башлаганмы? Әлбәттә, юк. Халык тугрылык саклаганда, Йәһвә аларны кайгырткан. Муса үлгәнче, Йәһвә аңа халык өстеннән җитәкчелекне Йошуага тапшырырга кушкан. Муса Йошуаны дистәләгән еллар дәвамында өйрәткән (Чыг. 33:11; Кан. 34:9). Өстәвенә, җитәкчелекне үз өсләренә алган башка сәләтле ир-атлар да булган. Мәсәлән, меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары (Кан. 1:15). Аллаһы халкы кайгыртусыз калмаган. Охшаш хәл Ильяс көннәрендә дә булган. Ул дистәләгән еллар дәвамында Исраилдә хак гыйбадәтне җитәкләгән. Әмма бер көнне Йәһвә аңа башка йөкләмә биргән һәм аны Яһүд җиренең көньягына күчергән (2 Пат. 2:1; 2 Елъ. 21:12). Ун кабиләле патшалыкта яшәгән тугры кешеләр җитәкчелексез калганмы? Юк. Ильяс еллар дәвамында Илишаны өйрәткән. Йәһвә үз ниятен үтәвен дәвам иткән һәм үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгырткан. w24.02 5, абз. 12
Җомга, 28 март
Яктылык балалары булып яшәгез (Эфес. 5:8).
Эфестәге мәсихчеләр хакыйкать яктылыгын кабул иткән (Зәб. 119:105). Бу эфеслеләр ялган дин белән бәйле эшләрне һәм әхлаксыз тәртипне калдырган. Алар Аллаһыдан «үрнәк ала» башлаган һәм, бар көчләрен куеп, Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм аны сөендерергә тырышкан (Эфес. 5:1). Без дә хакыйкатьне белгәнче, әхлакый һәм дини караңгылыкта идек. Кайберләребез ялган дин бәйрәмнәрен үткәргән, кемдер әхлаксыз тормыш алып барган. Әмма Йәһвәнең яхшылык белән яманлыкка карашын белгәч, без үзгәрешләр ясадык һәм, нәтиҗәдә, күп фатихалар урдык (Ишаг. 48:17). Шулай да караңгылыкка кире кайту куркынычы бар. Шул сәбәпле безгә караңгылыктан читләшергә һәм «яктылык балалары булып яшәргә» кирәк. w24.03 21, абз. 6, 7
Шимбә, 29 март
Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик (Флп. 3:16).
Бәлки, сез үзегезгә багышланырга һәм суга чумдырылырга иртә әле дип уйлыйсыздыр. Бәлки, сезгә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килер өчен үзгәрешләр ясарга я иманыгызны ныгытыр өчен күбрәк вакыт кирәктер (Көл. 2:6, 7). Бар өйрәнүчеләр дә рухи яктан бер тизлектә үсми. Һәм бар яшьләр дә багышлануга һәм суга чумдырылуга бер үк яшьтә әзер булмый. Яхшыртасы якларыгызны билгеләргә тырышыгыз һәм үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз (Гәл. 6:4, 5). Сез әлегә багышланырга һәм суга чумдырылырга әзер булмаганыгызны аңласагыз, бу максатыгызны күздән ычкындырмагыз. Йәһвәдән ул сезгә кирәкле үзгәрешләр ясарга булышсын дип дога кылыгыз (Флп. 2:13). Бер дә шикләнмәгез, ул сезнең догагызны ишетер һәм җавап бирер (1 Яхъя 5:14). w24.03 5, абз. 9, 10
Якшәмбе, 30 март
Ирләр... хатыннарыгызны яхшы аңларга тырышып бергә гомер итегез (1 Пет. 3:7).
Бер очракта Сара бик күңелсезләнгән һәм хисләрен Ибраһимга ачып салган, хәтта аны гаепләгән. Ибраһим Сараның буйсынучан һәм ярдәмчел хатын булганын белгән. Ибраһим аны тыңлаган һәм хәлне җайга салырга тырышкан (Ярат. 16:5, 6). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Ирләр, сезнең гаиләдә карарлар кабул итү хакимлеге бар (1 Көр. 11:3). Шулай да, карар кабул итәр алдыннан, аеруча ул хатыныгызга кагылса, аны игътибар белән тыңласагыз һәм киңәшләшеп алсагыз яхшы булыр иде (1 Көр. 13:4, 5). Башка очракта Ибраһим көтелмәгән кунакларны кабул итәргә булган. Ул Сарага эшләрен калдырып, күп икмәк пешерергә кушкан (Ярат. 18:6). Сара шунда ук Ибраһимның сүзен үтәгән. Хатыннар, Сарадан үрнәк алып, ирләрегезнең карарлары гамәлгә ашсын өчен, аларга булышыгыз. Шулай итеп, сез никахыгызны ныгытырсыз (1 Пет. 3:5, 6). w23.05 24, 25, абз. 16, 17
Дүшәмбе, 31 март
Югарыдан килүче зирәклек... буйсынырга әзер (Ягък. 3:17).
Гидеон хаким булып билгеләнгәч, аңа тыңлаучанлык һәм кыюлык күрсәтергә кирәк булган. Аңа куркыныч йөкләмә — атасының Багалга багышланган мәзбәхен җимерергә кушылган булган (Хак. 6:25, 26). Соңрак Гидеон, Мидьян белән сугышыр өчен, гаскәр җыйган. Әмма Йәһвә аңа ике тапкыр гаскәрен киметергә кушкан (Хак. 7:2—7). Ахыр чиктә, Аллаһы аңа дошманнарга төн уртасында һөҗүм итәргә боерган (Хак. 7:9—11). Өлкәннәр «буйсынырга әзер» булырга тиеш. Буйсынучан өлкән Изге Язмаларда язылганнарны һәм Аллаһы оешмасы биргән күрсәтмәләрне теләп үти. Шулай итеп, ул башкаларга яхшы үрнәк күрсәтә. Шулай да аның тыңлаучанлыгы сыналырга мөмкин. Мәсәлән, аңа берәр җитәкчелеккә буйсыну авырдыр. Кайбер очракларда ул берәр күрсәтмә акыллымы дип шикләнә ала яисә аңа азатлыгын куркыныч астына куйган йөкләмә бирелергә мөмкин. Андый чакларда өлкәннәргә Гидеонның мисалы ничек булыша ала? Җитәкчелекне игътибар белән тыңлагыз һәм кулланыгыз. w23.06 4, 5, абз. 9—11