Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • es25
  • Апрель

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Апрель
  • Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2025
  • Өстәмә исемнәр
  • Сишәмбе, 1 апрель
  • Чәршәмбе, 2 апрель
  • Пәнҗешәмбе, 3 апрель
  • Җомга, 4 апрель
  • Шимбә, 5 апрель
  • Якшәмбе, 6 апрель
  • Дүшәмбе, 7 апрель
  • Сишәмбе, 8 апрель
  • Чәршәмбе, 9 апрель
  • Пәнҗешәмбе, 10 апрель
  • Җомга, 11 апрель
  • ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕН ҮТКӘРҮ КӨНЕ
    Кояш баегач
    Шимбә, 12 апрель
  • Якшәмбе, 13 апрель
  • Дүшәмбе, 14 апрель
  • Сишәмбе, 15 апрель
  • Чәршәмбе, 16 апрель
  • Пәнҗешәмбе, 17 апрель
  • Җомга, 18 апрель
  • Шимбә, 19 апрель
  • Якшәмбе, 20 апрель
  • Дүшәмбе, 21 апрель
  • Сишәмбе, 22 апрель
  • Чәршәмбе, 23 апрель
  • Пәнҗешәмбе, 24 апрель
  • Җомга, 25 апрель
  • Шимбә, 26 апрель
  • Якшәмбе, 27 апрель
  • Дүшәмбе, 28 апрель
  • Сишәмбе, 29 апрель
  • Чәршәмбе, 30 апрель
Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2025
es25

Апрель

Сишәмбе, 1 апрель

Нишләдең син минем белән? [...] Ник мине алдадың? (Ярат. 29:25)

Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре көтмәгәндә авырлыкларга очраган. Ягъкуб мисалын карап чыгыйк. Атасы аңа Йәһвәгә иман иткән туганы Лабанның кызын хатынлыкка алырга кушкан һәм Йәһвә аны мул итеп фатихалаячак дип ышандырган (Ярат. 28:1—4). Ягъкуб атасының сүзен үтәгән: ул, Кәнган җирен калдырып, Лабан янына киткән. Лабанның ике кызы булган — Лия белән Рәхилә. Ягъкуб Лабанның кече кызы Рәхиләгә гашыйк булган һәм аңа өйләнер өчен җиде ел хезмәт итәргә ризалашкан (Ярат. 29:18). Әмма барысы да ул теләгәнчә булмаган шул. Лабан, алдап, аңа кияүгә үзенең олы кызы Лияне биргән. Аннары ул аңа бер атнадан соң Рәхиләгә дә өйләнергә рөхсәт иткән. Әмма моның өчен Ягъкуб тагын җиде ел хезмәт итәргә тиеш булган (Ярат. 29:26, 27). Лабан шулай ук Ягъкубны эш мәсьәләсендә дә алдаган. Шулай итеп, Лабан Ягъкубны 20 ел буе эшкә җиккән (Ярат. 31:41, 42). w23.04 15, абз. 5

Чәршәмбе, 2 апрель

Аңа күңелләрегезне бушатыгыз (Зәб. 62:8).

Безгә юаныч һәм җитәкчелек кирәк булганда, кемгә мөрәҗәгать итеп була? Җавап билгеле: без Йәһвә Аллаһыга дога кыла алабыз. Йәһвә безнең үзенә еш, хәтта «өзлексез дога кылуыбызны» тели (1 Тис. 5:17). Без, бер дә кыенсынмыйча дога кылып, Йәһвәдән тормышыбызның һәр өлкәсендә җитәкчелек сорый алабыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Күпме генә дога кылсак та, юмарт Йәһвә Аллаһы безне һәрвакыт тыңларга әзер. Гайсә Йәһвәнең догаларны кадерләгәнен бик яхшы белгән. Күктә булганда, Гайсә Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәнен күргән. Мәсәлән, Йәһвә Һаннаның, Давытның, Ильясның һәм башка күп кенә хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәндә, Гайсә үз Атасы янында булган (1 Иш. 1:10, 11, 20; 1 Пат. 19:4—6; Зәб. 32:5). Шуңа күрә Гайсәнең үз шәкертләрен еш һәм тулы ышаныч белән дога кылырга өйрәткәне безне бер дә гаҗәпләндерми! (Мат. 7:7—11) w23.05 2, абз. 1, 3

Пәнҗешәмбе, 3 апрель

Кешеләрдән курку — тозак ул, ә Йәһвәгә таянучылар яклау табар (Гыйб. сүз. 29:25).

Баш рухани Йодай, Йәһвәне тирән хөрмәт иткән. Бу Изәбел кызы Аталия Яһүд патшалыгында тәхетне үз кулына төшергәч ачык күренгән. Аталия аяусыз булган һәм, хакимлекне шулкадәр яраткан, хәтта патша нәселен — үз оныкларын кырып бетерергә булган (2 Елъ. 22:10, 11). Әмма бу балаларның берсе — Йәһуәш исән калган, чөнки Йәһашәбәт үз ире Йодай белән бу баланы яшергән һәм аның турында кайгырткан. Шулай итеп, алар Давыттан килгән патша нәселен саклап калган. Йодай Йәһвәгә тугры булган һәм Аталия алдында калтырап тормаган. Йәһуәшкә җиде яшь тулгач, Йодай кабат Йәһвәгә тугры булуын күрсәткән. Ул бер план корган. Аның нияте тормышка ашса, Давытның законлы варисы — Йәһуәш — патша булып китәр иде. Ә ашмаса, Йодай, мөгаен, тормышын югалтыр иде. Бәхеткә каршы, Йәһвәнең фатихасы белән аның нияте тормышка ашкан. w23.06 17, абз. 12, 13

Җомга, 4 апрель

Син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенерсең (Дан. 4:25).

Нәбукаднизар патша, бу сүзләрне фетнә дип күреп, Даниялны үтертергә куша алган. Әмма моңа карамастан, Даниял, куркуга бирелмичә, Йәһвәнең хәбәрен кыюлык белән тапшырган. Даниялга гомере буе кыю булырга нәрсә ярдәм иткән? Бала чагында Даниял әти-әнисенең яхшы үрнәген күзәткән (Кан. 6:6—9). Даниял, ун әмердән тыш, Канунның нечкәлекләрен дә аңлаган. Мәсәлән, нинди ризыкны ашарга ярый, ә кайсысыннан тыелырга кирәк икәне аңа билгеле булган (Лев. 11:4—8; Дан. 1:8, 11—13). Шулай ук Даниял исраиллеләрнең тарихы белән яхшы таныш булган һәм тыңламаучанлык нинди ачы нәтиҗәләргә китергәнен белгән (Дан. 9:10, 11). Өстәвенә Даниял шәхси тәҗрибәсеннән шуңа инанган: нәрсә генә булмасын, Йәһвә һәм куәтле фәрештәләр үзенә ярдәм итәчәк (Дан. 2:19—24; 10:12, 18, 19). w23.08 3, абз. 5, 6

Шимбә, 5 апрель

Тыйнакларга зирәклек хас (Гыйб. сүз. 11:2).

Рабига үткен акыллы, кыю һәм тәвәккәл хатын булган. Шулай ук ул кайчан һәм ничек итеп эш итәргә икәнен белгән (Ярат. 24:58; 27:5—17). Шул ук вакыт ул башкаларны хөрмәт иткән һәм буйсынучан булган (Ярат. 24:17, 18, 65). Син дә, Рабига кебек, Йәһвә урнаштырган тәртипкә буйсынсаң, гаиләңә дә, җыелышка да яхшы йогынты ясарсың. Бар җитлеккән мәсихчеләргә дә хас тагын бер сыйфат — тыйнаклык. Бу сыйфат турында әйткәндә, Әсфирәне искә алмыйча булмый. Тыйнаклык аны үз-үзенә таянып эш итүдән саклаган. Ул бөтен гомере дәвамында икетуган абыйсы Мардәкәйнең киңәшләренә колак салган (Әсф. 2:10, 20, 22). Син дә башкалардан киңәш эзләсәң һәм шул киңәшләрне тотсаң, тыйнак булуыңны күрсәтерсең (Тит. 2:3—5). Әсфирәнең тыйнак булуы тагын бер өлкәдә чагылган. Ул «төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы» булса да, үзенә игътибар җәлеп итәргә тырышмаган (Әсф. 2:7, 15). w23.12 19, абз. 6, 7; 20, абз. 8

Якшәмбе, 6 апрель

Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә (1 Яхъя 3:20).

Гаеп хисен тою — табигый нәрсә, әмма Йәһвә безнең артык гаеп хисенә бирелүебезне теләми. Без гөнаһыбызны танысак, тәүбә итсәк һәм аны кабатламас өчен адымнар ясасак, Йәһвәнең безне кичергәненә шикләнмәскә була (Рәс. 3:19). Бу адымнарны ясаган булсак, Йәһвә безнең гаеп хисеннән интегеп йөрүебезне теләми. Ул бу хиснең күпме зыян китерә алганын бик яхшы белә (Зәб. 31:10). Кайгыга батып йөрсәк, без бирешеп ярыш юлыннан төшеп калырга мөмкин (2 Көр. 2:7). Сезне артык гаеп хисе интектерсә, игътибарыгызны Йәһвәнең «кешеләрне ихлас күңелдән кичергәненә» туплагыз (Зәб. 130:4). Тәүбә иткән кешене кичергәндә, Йәһвә болай дип вәгъдә итә: «Мин... гөнаһларын инде исемә төшермәм» (Ирм. 31:34). Димәк, Йәһвә сезне үткәндәге гөнаһларыгыз өчен гаепләмәячәк. Хаталарыгыз Йәһвәгә хезмәт итүне чикләсә, үз-үзегезне битәрләмәгез. Йәһвә сезнең хаталарыгыз турында инде уйламый, сезгә дә шулай эшләргә кирәк. w23.08 30, абз. 14; 31, абз. 15

Дүшәмбе, 7 апрель

Нык, какшамас булыгыз (1 Көр. 15:58).

COVID-19 пандемиясе вакытында ышанычлы булмаган чыганакларга колак салган кешеләр күп борчылуларга дучар булды, ә оешмабыздан килгән җитәкчелекне тыңлаган Йәһвә Шаһитләре андый авырлыклардан азат булды (Мат. 24:45). Без «нәрсә мөһимрәк» икәнен күздән ычкындырмаска тиеш (Флп. 1:9, 10). Игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләр булмаса, без файдалырак нәрсәләргә вакытыбызны һәм көчебезне күбрәк сарыф итә алыр идек. Хәтта табигый нәрсәләр дә, мәсәлән ашау, эчү, ял һәм эш, тормышыбызда беренче урында торса, игътибарыбызны мөһимрәк нәрсәләрдән урлаячак (Лүк 21:34, 35). Өстәвенә, безгә һәркөн протестлар һәм сәяси бәхәсләр турында яңалыклар агылып тора. Бу чын тозак булып китәргә мөмкин, чөнки без теге я бу якка авыша алабыз. Шайтан безнең дөрес булганны эшләргә тәвәккәллегебезне киметергә тырыша. w23.07 16, абз. 12; 17, абз. 13

Сишәмбе, 8 апрель

Мине искә алу өчен шулай эшләгез (Лүк 22:19).

Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе Йәһвәнең халкы өчен елның иң мөһим көне. Бу — Гайсә үз шәкертләренә үткәрергә кушкан бердәнбер бәйрәм (Лүк 22:19, 20). Ни өчен бу көн безнең өчен шатлыклы вакыйга? Әйдәгез, берничә сәбәпне карап чыгыйк. Искә алу кичәсе безгә йолымны кадерләргә ярдәм итә. Шулай ук бу көн безгә Гайсәнең корбаны өчен ничек рәхмәт белдерә алганыбызны исебезгә төшерә (2 Көр. 5:14, 15). Өстәвенә, анда килеп, без «бер-беребезне дәртләндерә» алабыз (Рим. 1:12). Анда без актив булмаган кардәшләр белән дә күрешә алабыз. Җылы каршылау аларны ваемсыз калдырмый, һәм кайберәүләре хәтта Йәһвәгә кайтырга була. Шулай ук Кичәгә күп кенә кунаклар да килә. Кичәдә күргәннәре һәм ишеткәннәре аларга нык тәэсир итә, һәм алар Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Искә алу кичәсе бөтендөнья кардәшлегебезне берләштерә. Әйе, Искә алу кичәсе безнең өчен бик мөһим вакыйга! w24.01 8, абз. 1—3

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (9 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 19:29—44

Чәршәмбе, 9 апрель

Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде (Яхъя 3:16).

Йәһвәне йолым корбанын бирергә зур мәхәббәт дәртләндергән. Ул үзенең кадерле Улының безнең хакка газапланып үлүенә юл куйган. Галәмдә бүтән беркемнең дә андый яратуны күрсәткәне булмаган! Йәһвәнең һәм Гайсәнең безнең хакка нинди зур бәя түләгәне турында күбрәк уйланган саен, без аларның һәрберебезне никадәр нык яратканын яхшырак аңлыйбыз (Гәл. 2:20). Йәһвә безгә карата җылы хисләрен үз эчендә тотмый, ә аларны ачык итеп белдерә (Ирм. 31:3). Нәкъ ярату хисе Йәһвәне безне үзенә җәлеп итәргә дәртләндерә. (Канун 7:7, 8 белән чагыштыр.) Моны белү шәхсән синдә нинди хисләр уята? Әйе, беркем дә һәм бернәрсә дә безне Йәһвә мәхәббәтеннән аера алмый (Рим. 8:38, 39). w24.01 28, абз. 10, 11

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (10 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 19:45—48; Маттай 21:18, 19; 21:12, 13

Пәнҗешәмбе, 10 апрель

Барлыкка китерелгәннәргә... мондый өмет бирелгән булган: алар... азатлык алачак (Рим. 8:20, 21).

Майланган мәсихчеләр күктә яшәү өметләрен бик кадерли. Аларның берсе, Фредерик Френц кардәш, үз хис-кичерешләре турында болай дип әйткән: «Өметебез, һичшиксез, тормышка ашачак һәм 144000 нең һәрберсе Аллаһы вәгъдә иткәнне алачак. Без өметебез никадәр яхшы булачагын хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз». 1991 елда Френц кардәш зур инанганлык белән болай дигән: «Өметем минем өчен кыйммәтен югалтмады. Әҗеремне күбрәк көткән саен, ул минем өчен тагы да кадерлерәк булып китте». Күктә яшәргә өметләнәбезме, җирдәме, безнең өметебез искиткеч һәм ул безгә зур шатлык китерә. Без үз өметебезне ныгыта алабыз. w23.12 9, абз. 6; 10, абз. 7, 8

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (11 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 20:1—47

Җомга, 11 апрель

Үгез каны белән кәҗә каны гөнаһларны юк итә алмый (Евр. 10:4).

Изге чатырның ишегалдында бакыр мәзбәх торган. Аңарда Йәһвәгә хайваннарны корбан итеп китергәннәр (Чыг. 27:1, 2; 40:29). Әмма шул корбаннар кешеләрне гөнаһларыннан тулысынча азат итә алмаган (Евр. 10:1—3). Изге чатырда даими рәвештә китерелгән корбаннар кешелекне тулысынча йолып алачак корбанга ишарә ясаган. Йәһвә Гайсәне җиргә, үз тормышын кешелек хакына корбан итеп китерсен өчен, җибәргән (Мат. 20:28). Суга чумдырылгач, Гайсә үзен Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен багышлаган (Яхъя 6:38; Гәл. 1:4). Гайсә үз тормышын «бер тапкыр һәм гомергә», үзенә иман итүче кешеләрнең гөнаһлары тулысынча кичерелсен өчен, корбан иткән (Евр. 10:5—7, 10). w23.10 26, абз. 10; 27, абз. 11

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (12 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 22:1—6; Марк 14:1, 2, 10, 11

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕН ҮТКӘРҮ КӨНЕ
Кояш баегач
Шимбә, 12 апрель

Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш (Рим. 6:23).

Без үзебезне беркайчан да гөнаһ һәм үлем коллыгыннан йолып ала алмас идек (Зәб. 49:7, 8). Шуңа күрә Йәһвә безнең өчен үз Улын биргән. Бу Йәһвә өчен дә, Гайсә өчен дә бер дә җиңел булмаган. Моның турында күбрәк уйлаган саен, безнең рәхмәт хисебез үсә. Гөнаһ кылгач, Адәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан һәм үзенең бар токымнарын да бу бүләктән мәхрүм иткән. Адәм югалтканны кайтарыр өчен, Гайсә үзенең камил тормышын йолым итеп түләгән. Җирдә яшәгәндә, Гайсә «гөнаһ кылмаган, авызыннан ялган сүз чыкмаган» (1 Пет. 2:22). Шуңа күрә Гайсәнең камил тормышы Адәм югалткан камил тормышына тиң булган (1 Көр. 15:45; 1 Тим. 2:6). w24.01 10, абз. 5, 6

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (13 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 22:7—13; Марк 14:12—16 (14 нисан, кояш баеганнан соң булган вакыйгалар) Лүк 22:14—65

Якшәмбе, 13 апрель

Изге урынга керде. Анда ул кәҗә һәм яшь үгез каны белән түгел, ә бер тапкыр гына үз каны белән кереп, безне мәңгегә коткарды (Евр. 9:12).

Терелтелгәч, Гайсә рухи гыйбадәтханәнең Иң изге урынына кергән. Ахыр чиктә, шунда бар майланган мәсихчеләр җыелачак. Йолым корбанына нигезләнгән һәм Гайсә Мәсих баш рухани булып хезмәт иткән рухи гыйбадәтханәнең өстенлеге ап-ачык. Исраилдә баш рухани кеше кулы белән төзелгән Иң изге урынга корбан ителгән хайваннар каны белән кергән. Ә Гайсә, Йәһвә алдына килеп басар өчен, «күкнең үзенә» — изге урыннарның иң изгесенә кергән. Шунда ул «үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен» биргән камил кеше тәненең бәясен Аллаһыга тапшырган (Евр. 9:24—26). Без күктә я җирдә яшәргә өметләнәбезме, безнең барыбыз да рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәгә табына ала. w23.10 28, абз. 13, 14

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (14 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 22:66—71

Дүшәмбе, 14 апрель

Әйдәгез... юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән барыйк (Евр. 4:16).

Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүе һәм безнең шәфкатьле баш руханиебыз булганы турында уйланыгыз. Аның ярдәмендә без Аллаһының «юмарт игелек тәхетенә» якынлаша алабыз, ягъни без Йәһвәгә дога кылганда, ул безгә карата шәфкатьле булыр һәм, «ярдәм кирәк булганда», безгә булышыр дип өметләнә алабыз (Евр. 4:14, 15). Йәһвә белән Гайсәнең безгә элек һәм хәзер күпме игелек эшләгәне турында уйланмыйча, бер көнебез дә үтмәсен. Аларның мәхәббәтләре безнең йөрәгебезгә үтеп керсен, ашкынып хезмәт итәргә һәм гыйбадәт кылырга дәртләндерсен (2 Көр. 5:14, 15). Йәһвәгә һәм аның Улына рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек бу — кешеләргә Йәһвә Шаһите һәм Гайсәнең шәкерте булып китәргә булышу (Мат. 28:19, 20). Рәсүл Паул нәкъ шулай эшләгән дә. Ул Йәһвәнең «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын теләгәнен» бик яхшы белгән (1 Тим. 2:3, 4). w23.10 22, абз. 13; 23, абз. 14

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (15 нисан, көндез булган вакыйгалар) Маттай 27:62—66

Сишәмбе, 15 апрель

Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак (Ачыл. 21:4).

Еш кына без җирдә булачак оҗмах тормышы турындагы бу юатучы сүзләрне вәгазьдә укып күрсәтәбез. Ничек итеп без үзебезне һәм башкаларны Ачылыш 21:3, 4 тәге сүзләрнең һичшиксез тормышка ашачагына ышандыра алабыз? Йәһвә бу юатучы вәгъдәләрне әйтеп кенә калмаган, ә аларга ышаныр өчен төпле сәбәпләрне дә китергән. Йәһвәнең оҗмах турындагы вәгъдәсенә ышандыручы сәбәпләрне без Ачылыш 21:5, 6 дан табабыз. Анда болай дип әйтелгән: «Шунда тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде һәм: „Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак“,— дип өстәде. Шуннан соң ул миңа болай диде: „Алар тормышка ашты! Мин — Альфа һәм Омега, баш һәм ахыр“». w23.11 2, абз. 3; 3, абз. 4, 5

Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку (16 нисан, көндез булган вакыйгалар) Лүк 24:1—12

Чәршәмбе, 16 апрель

Яшь ир-атларны да төпле булырга дәртләндереп тор (Тит. 2:6).

Яшь абый-кардәшләрнең төпле фикер йөртүләре тышкы кыяфәтләреннән күренә. Мода чыгаручылар еш кына Йәһвәне санга сукмый һәм әхлаксыз тормыш алып бара. Бозык фикер йөртүләре тәнгә сыланып торучы я ир-атны хатын кыз итеп күрсәтүче кием стильләреннән күренә. Кием сайлаганда, җитлеккәнлеккә омтылучы яшь абый-кардәш Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәчәк һәм җыелыштагы җитлеккән кардәшләрнең үрнәкләренә иярәчәк. Ул үзенә мондый сораулар бирә ала: «Кием сайлавым төпле булуымны һәм башкаларны хөрмәт итүемне күрсәтәме? Киенү рәвешемнән минем Аллаһы хезмәтчесе булуым күренәме?» (1 Көр. 10:31—33) Төпле фикер йөрткән яшь абый-кардәшләр башка кардәшләрнең генә түгел, ә шулай ук күктәге Аталарының да хөрмәтен яулап ала. w23.12 26, абз. 7

Пәнҗешәмбе, 17 апрель

Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем... көрәшкән булырлар иде (Яхъя 18:36).

Үткәндә «көньяк патша» Аллаһы халкына турыдан-туры һөҗүм иткән (Дан. 11:40). Мәсәлән, XX гасырның беренче яртысында күп кенә Йәһвә Шаһитләре нейтралитет саклаганнары өчен төрмәгә утыртылган, ә кайбер яшь кардәшләребезне шул ук сәбәп аркасында мәктәптән куганнар. Соңгы елларда «көньяк патша» Аллаһы халкына турыдан-туры һөҗүм итми, әмма аларның Патшалыкка тугрылыклары һаман да сынала. Ничек итеп? Сәяси сайлаулар үткәндә, мәсихченең теге я бу партияне, я кандидатны сайлау вәсвәсәсе туарга мөмкин. Билгеле, кардәшебез сайлауга бармастыр да. Әмма үз күңелендә һәм уйларында ул теге я бу якка авышмасмы? Нейтралитетны эшләрдә генә түгел, ә күңелебездә дә саклау үтә мөһим (Яхъя 15:18, 19). w23.08 12, абз. 17

Җомга, 18 апрель

Йөгебезне һәр көн күтәреп йөртүче Йәһвә макталсын (Зәб. 68:19).

Тормышка алып баручы йөгерештә калыр өчен, без «бүләкне алырлык итеп йөгерергә» тиеш (1 Көр. 9:24). Гайсә: «Артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын»,— дип кисәткән (Лүк 21:34). Бу һәм башка шигырьләр безгә үзгәртәсе якларны күрергә булыша ала. Шулай итеп без йөгерешебезне дәвам итә алырбыз. Без Йәһвә ярдәме белән тормышка алып баручы йөгерештә җиңә алабыз (Ишаг. 40:29—31). Шуңа күрә тизлегебезне киметмик! Бүләкне алыр өчен, бар көчен куеп «йөгергән» рәсүл Паулдан үрнәк алыйк (Флп. 3:13, 14). Безнең өчен беркем дә йөгерә алмаячак. Әмма Йәһвәнең ярдәме белән без уңышлы булырбыз. Аның булышлыгы белән без йөртәсе йөкләрне йөртә, ә кирәкмәгән йөкләрдән арына алырбыз. Аллаһының ярдәме белән без, финишка җитеп, бүләгебезне алырбыз! w23.08 31, абз. 16, 17

Шимбә, 19 апрель

Әти-әниеңне хөрмәт ит (Чыг. 20:12).

Гайсәгә 12 яшь булганда, әти-әнисе аны Иерусалимда онытып калдырган (Лүк 2:46—52). Бар балалары да үзләре беләнме икәнен тикшерү аларның җаваплылыгы булган. Әмма Гайсәне тапкач, Мәрьям аны шелтәләгән. Гайсә бу гаделсез дип әйтер урынына әти-әнисенә кыска һәм хөрмәт тулы җавап кайтарган. Йосыф белән Мәрьям «аның әйткән сүзләрен аңламаганнар», шулай да Гайсә «аларга буйсынып яшәгән». Яшь кардәшебез, ата-анаң кайвакыт хаталар кылганда һәм сине дөрес аңламаганда, сиңа аларга тыңлаучан булу авырдыр. Сиңа нәрсә булышыр? Йәһвәнең хисләре турында уйлан. Изге Язмаларда ата-анаңны тыңласаң, «бу Хуҗабызны сөендерә» дип әйтелгән (Көл. 3:20). Йәһвә ата-анаңның кайвакыт сине тулысынча аңламаганын һәм аларның кагыйдәләре сиңа гаделсез булып тоелганын белә. Әмма моңа карамастан, әти-әниеңә тыңлаучан булсаң, Йәһвәнең йөрәген сөендерерсең. w23.10 7, абз. 5, 6

Якшәмбе, 20 апрель

Акыллы булсыннар, бар кешеләр белән үзләрен юаш тотсыннар (Тит. 3:2).

Сыйныфташыбыз Йәһвә Шаһитләре гомосексуализмга карашларын үзгәртергә тиеш дип әйтергә мөмкин. Аны без бар кешеләрнең сайлау иреген хөрмәт итәбез дип ышандырыйк (1 Пет. 2:17). Шуннан соң, бәлки, аңа Изге Язмалардагы нормаларның файдалы булуын күрсәтеп булыр. Берәрсе безгә катгый рәвештә каршы төшсә, аның нәрсәгә ышанганын беләбез дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмыйк. Мәсәлән, сыйныфташыбыз Аллаһыга ышануыбыздан көләргә мөмкин. Без ул эволюциягә ышана һәм бу теория турында күпне белә дип уйлыйбыздыр. Әмма чынлыкта ул ишеткәннәрен генә кабатларга мөмкин. Без сайтыбыздагы иҗади эшләр турындагы мәгълүматка игътибар итә алабыз. Ул соңрак, мөгаен, анда караган я укыган нәрсәләр турында сөйләшергә теләр. Әйе, хөрмәт белән җавап кайтарсак, бу аны үз карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин. w23.09 17, абз. 12, 13

Дүшәмбе, 21 апрель

И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер, үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең (Зәб. 86:5).

Әгәр без хата кылган булсак, әмма үзгәрергә тырышсак һәм Йәһвәгә таянсак, ул, һичшиксез, безне хезмәттә кулланачак һәм фатихалаячак (Гыйб. сүз. 28:13). Шимшон камил булмаган, шулай да хәтта җитди хата кылганнан соң да, Йәһвәгә хезмәт итүдә бирешмәгән. Йәһвә дә аңардан баш тартмаган. Аллаһы кабат Шимшонга җиңү биргән. Йәһвә аны Еврейләргә 11 нче бүлектә китерелгән тугры кешеләр исемлегенә керткән. Димәк, ул әле дә аны нык иманлы кеше дип күрә. Шундый яратучан күктәге Атабызга хезмәт итү нинди бәхет, ул бит, без көчсезләнгәндә, безгә ярдәмгә ашыга! Шуңа күрә, әйдәгез, Шимшон кебек, Йәһвәгә болай дип ялварыйк: «Мине исеңә төшерче һәм... мине ныгытчы» (Хак. 16:28). w23.09 7, абз. 18, 19

Сишәмбе, 22 апрель

Моны Йәһвә көненең килү чорын... һәрвакыт хәтерегездә саклап эшләгез (2 Пет. 3:12).

Йәһвә көне якынлашканга, без кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә телибез. Әмма кайбер шартларда безгә шаһитлек бирү авырдыр. Сәбәбе кыска вакытка кешеләрдән куркуга бирелү була ала. Петер белән дә андый хәл булган. Гайсә үлеме алдындагы төнне, Петер кат-кат үзен аның шәкерте түгел дип һәм аны белми дип әйткән (Мат. 26:69—75). Әмма соңрак ул болай дигән: «Кешеләр курыккан нәрсәләрдән курыкмагыз һәм борчылмагыз» (1 Пет. 3:14). Петернең сүзләре безне кешеләрдән куркуны җиңә алганыбызга ышандыра. Кешеләрдән куркуны җиңәргә нәрсә булыша ала? Петер болай дигән: «Үз күңелләрегездә Мәсихне Хуҗа һәм изге дип таныгыз» (1 Пет. 3:15). Бу Хуҗабыз һәм Патшабыз Гайсә Мәсихнең хәзерге дәрәҗәсе һәм көче турында уйлануны үз эченә ала. w23.09 27, 28, абз. 6—8

Чәршәмбе, 23 апрель

Арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек... хәтта искә дә алынмасын (Эфес. 5:3).

Безгә, «караңгылыкның файдасыз эшләрендә» катнашмас өчен, тырышлыклар куярга кирәк (Эфес. 5:11). Кеше нәҗес, әхлаксыз нәрсәләрне караса, тыңласа һәм алар турында сөйләшсә, ул начар эшләргә җиңелрәк бирелергә мөмкин (Ярат. 3:6; Ягък. 1:14, 15). Шайтан дөньясы безнең Йәһвә әхлаксыз һәм нәҗес дип санаган нәрсәләрнең бернинди дә начарлыгы юк дип санавыбызны тели (2 Пет. 2:19). Кешеләр яхшылык белән яманлыкны аера алмасын өчен, аларның акылларын томалау Иблиснең борынгы ысулы булып тора (Ишаг. 5:20; 2 Көр. 4:4). Шуңа күрә фильмнарның, телетапшыруларның һәм веб-сайтларның Йәһвәнең гадел нормаларына каршы килгән карашларны таратуына гаҗәпләнәсе юк. Шайтан ялганны кулланып, нәҗес эшләр һәм әхлаксыз тормыш рәвеше яраклы дип уйлавыбызны тели (Эфес. 5:6). w24.03 22, абз. 8—10

Пәнҗешәмбе, 24 апрель

Алар күктәгеләрнең символик образы һәм күләгәсе булып торган изге хезмәтне башкара (Евр. 8:5).

Исраиллеләр, күчеп йөргәндә, изге чатырны үзләре белән йөрткән. Алар аны якынча 500 ел кулланган. Аннары Иерусалимда гыйбадәтханә төзелгән булган (Чыг. 25:8, 9; Сан. 9:22). Изге чатыр ярдәмендә исраиллеләр Аллаһыга корбаннар китергән һәм гыйбадәт кылган (Чыг. 29:43—46). Әмма бу чатыр өстенрәк нәрсәгә күрсәткән. Ул күктәгеләрнең күләгәсе булган һәм Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсен аңлаткан. Рәсүл Паул «шул чатыр безнең өчен мисал булып тора» дигән (Евр. 9:9). Ул Еврейләргә хатын язганда, рухи гыйбадәтханә инде булган. Ул б. э. 29 елында барлыкка килгән. Шул елны Гайсә суга чумдырылган һәм рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәнең «баш рухание» булып хезмәт итә башлаган (Евр. 4:14; Рәс. 10:37, 38). w23.10 26, абз. 6, 7

Җомга, 25 апрель

Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын (Флп. 4:5).

Мәсихчегә, рухи яктан сынмас өчен, «бөгелүчән», ягъни акыллы һәм юл бирүчән, булырга кирәк. Моның ярдәмендә ул үзгәргән хәл-шартларына тизрәк җайлашыр һәм башкаларның карашларына һәм карарларына хөрмәт белән карар. Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без акыллы булырга телибез. Безгә шулай ук басынкы һәм шәфкатьле булырга кирәк. Нык һәм какшамас булганга, Йәһвә турында Изге Язмаларда: «Ул — Кыя»,— дип әйтелгән (Кан. 32:4). Әмма шул ук вакыт ул юл бирүчән дә. Дөнья шартлары үзгәреп торса да, Аллаһыбыз үз ихтыярын үтәр өчен җайлаша. Йәһвә кешеләрне үз сурәтендә барлыкка китергән. Шуңа күрә без үзгәрә барган шартларга җайлашырга сәләтле. Нинди генә авырлыкларга очрасак та, Йәһвә биргән принциплар ярдәмендә без акыллы карарлар кабул итә алабыз. Йәһвәнең үрнәгеннән һәм аның принципларыннан без Йәһвәнең кыя кебек какшамас булуын һәм шул ук вакыт юл бирүчән булуын күрәбез. w23.07 20, абз. 1—3

Шимбә, 26 апрель

Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең (Зәб. 94:19).

Изге Язмаларда Йәһвә кайгыртучан ана белән чагыштырыла (Ишаг. 66:12, 13). Ана кеше үз сабыен бик нык ярата. Без дә авырлыклар кичергәндә, Йәһвә безнең яныбызда һәм безне юата. Без хәтта хата кылсак та, ул безне яратудан туктамый (Зәб. 103:8). Борынгы Исраил халкы Йәһвәне кат-кат күңелсезләндергән, әмма ул үзенең тәүбә иткән халкын тугры яраткан. Ул болай дигән: «Син минем өчен кыйммәтле булып киттең, мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым» (Ишаг. 43:4, 5). Йәһвә үзгәрмәгән. Җитди гөнаһ кылып тәүбә итсәк, Йәһвә безне дә «ихластан кичерәчәк» һәм үз яратуыннан мәхрүм итмәячәк (Ишаг. 55:7). «Йәһвә үзе... сезгә яңарту заманнарын китерәчәк», ягъни сезне тулысынча кичерәчәк (Рәс. 3:19). w24.01 27, абз. 4, 5

Якшәмбе, 27 апрель

Аллаһым Йәһвә миңа ярдәм итеп торды (Езра 7:28).

Йәһвә безгә дә ярдәм итәргә әзер. Әйтик, безгә, конгресска барыр өчен, начальниктан берничә көнлек отпуск сорарга я, бөтен җыелыш очрашуларына йөрер өчен, графигыбызны үзгәртергә кирәк, ди. Әгәр Йәһвәгә дога кылып, начальник белән сөйләшсәк, Аллаһының кулын күрә алырбыз. Йәһвәнең җавабы безне хәтта гаҗәпләндерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, аңа карата ышанычыбыз тагы да ныграк булачак. Езра басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сораган. Езра өстендә зур җаваплылык яткан, һәм кайвакыт ул бик борчылган. Андый чакларда ул Йәһвәгә дога кылган (Езра 8:21—23; 9:3—5). Езраның карашы башкаларны аңа ярдәм итәргә һәм аңардан үрнәк алырга дәртләндергән (Езра 10:1—4). Әйдәгез, без дә, матди ихтыяҗларыбыз я гаиләбезнең иминлеге турында борчылулар туганда, Йәһвәдән догада ярдәм сорыйк. w23.11 17, абз. 15; 18, абз. 16, 17

Дүшәмбе, 28 апрель

Ибрам Йәһвәгә иман итте, һәм Ул аны тәкъва дип таныды (Ярат. 15:6).

Йәһвәнең хуплавын алган Ибраһим туган илен калдырган, чатырларда яшәгән һәм үз улын корбанга китерергә әзер булган. Әмма Йәһвә без дә нәкъ шуны ук эшләрбез дип көтми. Без иманыбызны башка эшләр белән күрсәтә алабыз. Мәсәлән, җыелышка беренче тапкыр килгән кешеләрне һәм кардәшләребезне җылы сәламли алабыз, мохтаҗ кардәшләргә булыша алабыз һәм гаиләбез турында кайгырта алабыз. Бар бу эшләрне Йәһвә хуп күрә һәм фатихалаячак (Рим. 15:7; 1 Тим. 5:4, 8; 1 Яхъя 3:18). Шулай ук вәгазь эшендә ашкынып катнашып без үз иманыбызны күрсәтәбез (1 Тим. 4:16). Без барыбыз да Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанганыбызны һәм аның җитәкчелеге һәрчак яхшыга барганына иманыбызны эшләребез белән күрсәтә алабыз. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне үз дуслары һәм тәкъва дип санар. w23.12 2, абз. 3; 6, абз. 15

Сишәмбе, 29 апрель

Кардәшләр, сабыйларча фикер йөртмәгез... фикер йөртүегез җитлеккән кешенекедәй булсын (1 Көр. 14:20).

Рәсүл Паул Көринттәге мәсихчеләргә бүгенге көндәлек шигырьдәге сүзләрне язган. Бар мәсихче ир-атларга бу киңәшне тоту мөһим. Уңышлы булыр өчен, аларга Аллаһының кануннарына буйсынырга һәм Изге Язмалардагы принципларны тормышларының бар өлкәләрендә куллана белергә кирәк (Лүк 2:52). Ни өчен яшь абый-кардәшләр җитлеккәнлеккә омтылырга тиеш? Мәсихче ир-атлар гаиләдә һәм җыелышта мөһим роль уйный. Яшь абый-кардәш, син, һичшиксез, киләчәктәге вазифаларың турында уйланасыңдыр. Бәлки, син пионер, хезмәттәш ярдәмче, ә аннары өлкән булырга телисеңдер. Синең гаилә кору һәм әти булу турында уйларың бардыр (Эфес. 6:4; 1 Тим. 3:1). Бу максатларга ирешеп, уңышлы булыр өчен, сиңа җитлеккән мәсихче булырга омтылырга кирәк. w23.12 24, абз. 1, 2

Чәршәмбе, 30 апрель

Гидеон... турында сөйләп торырга вакытым җитмәс (Евр. 11:32).

Мәсихче өлкәннәргә Йәһвәнең кыйммәтле сарыкларын көтү йөкләмәсе тапшырылган. Бу тугры ир-атлар кардәшләренә хезмәт итү хөрмәтен бик кадерли. Шуңа күрә алар көтүне чын күңелдән көтәргә тырыша (Ирм. 23:4; 1 Пет. 5:2, 3). Җыелышта андый абый-кардәшләрнең булуына без бик шатбыз! Өлкәннәр хаким булып хезмәт иткән Гидеоннан күп нәрсәгә өйрәнә ала (Евр. 6:12). Ул Аллаһы халкын яклаган һәм кайгырткан (Хак. 2:16; 1 Елъ. 17:6). Гидеон кебек, өлкәннәр дә Аллаһы халкын бүгенге бик авыр вакытларда кайгырта (Рәс. 20:28; 2 Тим. 3:1). Без Гидеоннан тыйнак, басынкы һәм тыңлаучан булырга өйрәнә алабыз. Өстәвенә, йөкләмәләрен үтәгәндә, аның чыдамлыгы да сыналган. Гидеонның мисалын карап чыгу безнең барыбызга да өлкәннәргә башкарган хезмәтләре өчен тагы да рәхмәтлерәк булырга булышыр. Без бу тырыш ир-атларга терәк була алабыз (Евр. 13:17). w23.06 2, абз. 1, 3

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу