Май
Пәнҗешәмбе, 1 май
Тиздән бөтен җирдә зур ачлык булачак (Рәс. 11:28).
Беренче гасырда мәсихчеләр бер авырлыкка очраган: «бөтен җирдә зур ачлык» башланган. Гаилә башлары, һичшиксез, өйдәгеләрен ничек тәэмин итәчәкләре турында борчылган. Ә хезмәтләрен киңәйтергә теләгән яшьләр турында нәрсә әйтеп була? Алар бу планнарын кичектерергә туры киләчәк дип уйлагандыр. Шартлары нинди генә булмасын, бу мәсихчеләр җайлаша алган, алар хәлләреннән килгәнчә вәгазьләгән һәм Яһүдиядәге имандашлары белән үзләрендә булганын шатлык белән уртаклашкан (Рәс. 11:29, 30). Ярдәм алганнары Йәһвәнең үзләренә булышуын күргән (Мат. 6:31—33). Алар ярдәм кулы сузган имандашларына тагы да якынрак булып киткән. Ә мохтаҗларга акчалата я башкача булышкан кардәшләр бирүдән бәхет татыган (Рәс. 20:35). w23.04 16, абз. 12, 13
Җомга, 2 май
Сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә дә ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык (1 Яхъя 5:15).
Кайвакыт Йәһвә догаларга җавап бирер өчен үзенә гыйбадәт кылмаган кешеләрне куллана ала. Мәсәлән, Никами Артаксеркс патшадан, Иерусалимга кайтып, шәһәрне төзекләндерергә рөхсәт сорагач, Йәһвә патшаны аны җибәрергә дәртләндергән (Ник. 2:3—6). Бүген дә Йәһвә үз хезмәтчеләре булмаган кешеләрне безгә ярдәмгә килергә дәртләндерә ала. Догаларыбызга җавап, гадәттә, гаҗәеп рәвештә бирелми. Әмма без һәрчак, җавап итеп, Аллаһыга тугры булып калыр өчен, нәкъ кирәкле ярдәм алабыз. Шуңа күрә Йәһвәнең догаларыгызга җавап биргәнен күрергә тырышыгыз. Вакыт-вакыт, тукталып, Йәһвәнең догаларыгызга ничек җавап биргәне турында уйланыгыз (Зәб. 66:19, 20). Без Йәһвәгә дога кылып кына түгел, ә җавап нинди генә булмасын, аны кабул итеп тә иманыбызны күрсәтәбез (Евр. 11:6). w23.05 12, абз. 13, 15; 13, абз. 16
Шимбә, 3 май
Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә (Зәб. 40:8).
Без, Йәһвәгә багышланганда, аңа гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын үтәргә ант бирдек. Без бу антны үтәргә тиеш. Багышлануыбыз буенча яшәү бу — күтәрә алмаслык йөк түгел. Йәһвә бит кешеләрне үз ихтыярын үтәсеннәр дип барлыкка китергән (Ачыл. 4:11). Ул безгә рухи ихтыяҗлар биргән һәм безне үз сурәтендә, үзенә охшаш итеп, барлыкка китергән. Шуңа күрә без Аллаһыга якынлаша алабыз һәм аның ихтыярын үтәү безгә зур шатлык китерә. Шулай ук Йәһвәнең ихтыярын үтәгәндә һәм Улының үрнәгенә ияргәндә, безнең «җаннарыбыз яңарып» китә (Мат. 11:28—30). Йәһвәгә карата яратуыгызны ныгытыгыз. Моны Йәһвәнең үзебезгә кылган игелекле эшләре һәм киләчәктә булачак фатихалар турында уйланып эшләп була. Аллаһыга яратуыбыз үсә барган саен, аңа тыңлаучан булу җиңелрәк булыр (1 Яхъя 5:3). Гайсә Аллаһының ихтыярын үтәүдә уңышлы булган, чөнки ул Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган һәм игътибарын әҗеренә туплаган (Евр. 5:7; 12:2). Әйдәгез, без дә, Гайсә кебек, Йәһвәдән догада көч сорыйк һәм мәңгелек тормышка өметебезне күз алдыбызда тотыйк. w23.08 27, абз. 4; 28, абз. 5
Якшәмбе, 4 май
Син, Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерә икәнен аңламыйча, аның зур игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы? (Рим. 2:4)
Халыкта юкка гына «сабыр төбе — сары алтын» дип әйтмиләр. Әйе, без сабыр кешеләрне кадерлибез. Ачуга бирелмичә көтә белгән кешеләрне без хөрмәт итәбез. Хаталарыбызга карата сабыр булган кешеләргә без бик рәхмәтле. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, белгәннәребезне аңлау, кабул итү һәм куллану безгә, бәлки, җиңел булмагандыр, әмма без үзебезне өйрәткән кешегә түземлеге өчен бик рәхмәтле. Ә иң элек, безгә карата сабыр булган Йәһвә Аллаһыга без чиксез рәхмәтле. Сабыр кешеләрне кадерләсәк тә, үзебезгә кайчак сабырлык җитеп бетми шул. Мәсәлән, ашыкканда, безгә бөкедә тыныч калу авырдыр я берәрсе ачуыбызны чыгарганда, ярсып китүебез бар. Шулай ук кайчак безгә Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяны көтү авырдыр. Бар бу очракларда безгә күбрәк сабырлык күрсәтергә кирәк. w23.08 20, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 5 май
Гидеон Исраилнең калган кешеләрен өйләренә кайтарып җибәрде, 300 кешене генә калдырды (Хак. 7:8).
Йәһвә Гидеонга гаскәрен 100 процентка диярлек киметергә кушкан. Гидеон: «Андый үзгәреш кирәкме соң? Без җиңә алмабыз бит!» — дип уйлар урынына, буйсынган. Бүген өлкәннәр Гидеоннан үрнәк алып, оешмадагы үзгәрешләргә җайлаша (Евр. 13:17). Тормышына куркыныч янаса да, курыкса да, Гидеон барыбер Йәһвәгә буйсынган (Хак. 9:17). Йәһвә Гидеонны ныгыткан һәм ул Аллаһының үзенә халыкны якларга булышачагына инде шикләнмәгән. Эшчәнлегебез тыелган илләрдә яшәүче өлкәннәр Гидеон үрнәгенә иярә. Кулга алыну, сорау алу, эш югалту һәм кыйналу куркынычына карамастан, алар җыелышлар үткәрә һәм вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелек ала. Бөек афәт вакытында өлкәннәргә, янаган куркынычка карамастан, җитәкчелеккә буйсыныр өчен, кыюлык кирәк булыр. w23.06 5, абз. 12; 6, абз. 13
Сишәмбе, 6 май
Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәрмен (1 Иш. 2:30).
Йәһвә тугры Йодайның яхшы эшләре Изге Язмаларга язылып куелсын дип кайгырткан һәм без алар турында укып сабак ала алабыз (Рим. 15:4). Ә Йодай үлгәч, аңа зур ихтирам күрсәтелгән булган: «ул Исраилдә Аллаһы һәм аның йорты өчен күп игелек кылганга, аны Давыт Шәһәрендә патшалар янына җирләгәннәр» (2 Елъ. 24:15, 16). Йодай белән булган хәлләр безнең барыбызга Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерергә булыша ала. Өлкәннәр, Йодайдан үрнәк алып, Аллаһы көтүен тырышып яклый ала (Рәс. 20:28). Олы яшьтәгеләр Йодайның үрнәгенә ияреп, Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтә һәм аңа тугрылыкларын саклый ала. Шуңа күрә Аллаһы аларны үз ниятләрен үтәүдә куллана. Яшьләр, ә сез Йәһвәнең Йодай белән ничек эш итүеннән нәрсәгә өйрәнә аласыз? Олы яшьтәге кардәшләргә, аеруча күп еллар тугры хезмәт иткәннәренә, хөрмәт күрсәтегез (Гыйб. сүз. 16:31). Һәм безнең барыбыз «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан» булып, аларга ярдәм итә ала (Евр. 13:17). w23.06 17, абз. 14, 15
Чәршәмбе, 7 май
Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра (Гыйб. сүз. 10:21).
Җыелыш вакытында никадәр еш комментарий бирергә икәнен хәл иткәндә, шуны исәпкә алыгыз: сез еш кулыгызны күтәрсәгез, өйрәнү үткәрүче кардәш әле бер дә комментарий бирмәгән кардәшне сорар урынына сезне сорарга бурычлы итеп хис итәр. Моның аркасында башкаларның комментарий бирү теләгенең кире кайтуы бар (Вәг. 3:7). Куллар күп булганда, бәлки, без, үзебез теләгәнчә, еш комментарий бирә алмабыздыр. Ә кайвакыт бездән бөтенләй сорамаслар. Бу күңелсезләндерергә мөмкин. Әмма өйрәнү үткәрүче кардәшкә үпкәләмик (Вәг. 7:9). Бездән үзебез теләгәнчә еш сорамасалар, нәрсә эшләп була? Әйдәгез, кардәшләрнең комментарийларын игътибар белән тыңлыйк һәм аларны очрашудан соң мактыйк. Сезнең җавапларыгыз гына түгел, ә мактау сүзләрегез дә кардәшләрне бик дәртләндерә. w23.04 23, абз. 14; 24, абз. 15, 16
Пәнҗешәмбе, 8 май
Минем йөрәгем нык (Зәб. 57:7).
Изге Язмаларны өйрәнегез һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Агач тирән тамырлары ярдәмендә нык торган кебек, безнең иманыбыз да Аллаһы Сүзенә тамырланган булса, без нык булырбыз. Агач үскәндә, аның тамырлары тирәнәя. Без дә Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм укыганнарыбыз турында уйланганда, безнең иманыбыз ныгый. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең юлы иң яхшысы икәненә инанабыз (Көл. 2:6, 7). Йәһвәнең күрсәтмәләре, киңәшләре үткәндә яшәгән хезмәтчеләрен ничек яклаганы турында уйланыгыз. Мәсәлән, Йәзәкил бер фәрештәнең гыйбадәтханәнең стенасын ничек үлчәгәнен игътибар белән күзәткән. Бу күренеш Йәзәкилне бик ныгыткан булса кирәк. Без дә шушы күренеш ярдәмендә Йәһвәнең югары нормалары буенча ничек яшәргә икәненә өйрәнәбез (Йәз. 40:1—4; 43:10—12). Без дә, Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне өйрәнсәк һәм алар турында уйлансак, күп файда күрербез. Без Йәһвәгә тулысынча таянсак, нык йөрәккә ия булырбыз (Зәб. 112:7). w23.07 18, абз. 15, 16
Җомга, 9 май
Аңны сакла (Гыйб. сүз. 3:21).
Изге Язмаларда егетләр үрнәк ала алган күп ир-атлар телгә алына. Алар Аллаһыны яраткан һәм, аның халкы турында кайгыртыр өчен, төрле вазифалар үтәгән. Синең туганнарың арасында да, җыелышыңда да җитлеккән абый-кардәшләр юк түгелдер (Евр. 13:7). Шулай ук синең Гайсә Мәсихнең камил үрнәге бар (1 Пет. 2:21). Аларның мисалларын өйрәнгәндә, күркәм сыйфатларына игътибар ит (Евр. 12:1, 2). Аннары алардан үрнәк алырга тырыш. Фикер йөртү сәләтен үстергән кеше, эш итәр алдыннан, төрле мөмкинлекләрне карап чыга. Бу сәләткә ия булыр өчен, тырышлыклар куй. Изге Язмалардагы принципларны өйрән һәм аларның файдасы турында уйлан. Аннары шул принциплар нигезендә Йәһвәне сөендергән карарлар кабул ит (Зәб. 119:9). Бу мөһим сәләтне үстерсәң, мәсихче җитлеккәнлеккә зур адым ясаган булырсың (Гыйб. сүз. 2:11, 12; Евр. 5:14). w23.12 25, абз. 4, 5
Шимбә, 10 май
Өметегез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметегезне якларга һәрвакыт әзер булыгыз, ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез (1 Пет. 3:15).
Ата-аналар, балаларыгызны иманнарын юашлык белән якларга өйрәтегез (Ягък. 3:13). Кайбер ата-аналар гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында андый сөйләшүләрне сәхнәләштерергә булган. Алар балалары белән мәктәптә күтәрелә алган темаларны карап чыга, ничек җавап биреп булганы турында фикер алыша һәм репетиция ясый. Шулай ук балаларын юаш җавап кайтарырга өйрәтә. Сәхнәләштерүләр яшь кардәшләребезгә үз иманнарын ныгытырга булыша һәм ышанычлы дәлилләр китерергә өйрәтә. Сайтыбызда «Яшьләрнең сораулары» дигән интернет мәкаләләр һәм яшүсмерләр өчен йөкләмәләр бар. Бу мәгълүмат яшьләргә ышануларына инанган булырга һәм үз сүзләре белән җавап кайтарырга булыша. Гаиләбез белән бергә шул мәкаләләрне карап чыгу безнең барыбызга ышануларыбызны юашлык белән якларга ярдәм итә. w23.09 17, абз. 10; 18, абз. 15, 16
Якшәмбе, 11 май
Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз (Гәл. 6:9).
Сезнең кайчан да булса рухи максат куеп, аңа ирешә алмаганыгыз булдымы? Булса, сез ялгыз түгел. Мәсәлән, Филип исемле абый-кардәш ешрак дога кылуны һәм догаларның сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйган. Әмма, дога кылыр өчен, аңа вакыт табу авыр булган. Э́рика исемле апа-кардәш вәгазь очрашуына вакытында килүне максат итеп куйган. Ләкин ул барыбер һәрчак диярлек соңга калган. Әйтик, сез берәр рухи максатыгызга берничек тә ирешә алмыйсыз, ди. Алай булса, үзегез турында «мин булдыксыз» дип уйларга ашыкмагыз. Хәтта гади максатларга ирешер өчен дә, еш кына вакыт һәм көч кирәк. Әмма андый максатларыгызның булуы шуны күрсәтә: сез Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне кадерлисез һәм аңа иң яхшысын бирергә телисез. Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны югары бәяли. Әлбәттә, Йәһвә сездән булдыра алмаганны көтми (Зәб. 103:14; Мик. 6:8). Сезнең максатларыгыз ирешә алырлык булырга һәм хәл-шартларыгызга туры килергә тиеш. w23.05 26, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 12 май
Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы торыр? (Рим. 8:31)
Кыю кешеләргә дә курку хисе хас. Әмма алар барыбер дөрес булганны эшли. Даниял кыю егет булган. Ул башка пәйгамбәрләрнең язмаларын өйрәнгән. Мәсәлән, Ирмия пәйгамбәрлегеннән ул яһүдләрнең Бабылдагы әсирлеге тиздән бетәчәген аңлаган (Дан. 9:2). Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрү аның Йәһвәгә карата ышанычын ныгыткан. Ә Йәһвәгә ышанган һәм таянган кешеләр, гадәттә, кыю була. (Римлыларга 8:32, 37—39 белән чагыштыр.) Тагы да мөһимрәге, Даниял күктәге Атасына еш кына дога кылган (Дан. 6:10). Ул Йәһвә алдында үз гөнаһларын таныган һәм аңа үз хисләрен ачкан. Даниял күктәге Атасыннан ярдәм дә сораган (Дан. 9:4, 5, 19). Даниял безнең кебек гади кеше булган. Әйе, ул кыю булып тумаган. Аллаһы Сүзен өйрәнү, дога кылу һәм Йәһвәгә таяну аның кыюлыгын үстергән. w23.08 3, абз. 4; 4, абз. 7
Сишәмбе, 13 май
Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын (Мат. 5:16).
Өстен торучы хакимлеккә буйсынуыбыз үзебезгә дә, башкаларга да файда китерә. Кайсы яктан? Беренчедән, законны үтәгәнгә, без җәзага тартылмыйбыз (Рим. 13:1, 4). Икенчедән, хакимият кешеләре Йәһвә Шаһитләренең яхшы кешеләр булганын күрә. Мәсәлән, күп еллар элек Нигериядә җыелыш очрашуы вакытында Патшалык Залына солдатлар бәреп кергән. Алар анда башкаларны салым түләмәскә котырткан кешеләрне эзләп килгән. Әмма офицер, анда кемнәрнең утырганын белгәч, үз солдатларына: «Киттек моннан, Йәһвә Шаһитләре салым түләмәскә котыртмый»,— дип әйткән. Законнарга буйсынганда, без Йәһвә Шаһитләренең абруен күтәрәбез, ә бу, үз чиратында, киләчәктә кардәшләребезне якларга мөмкин. w23.10 9, абз. 13
Чәршәмбе, 14 май
Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алыр өчен, сезгә чыдамлык кирәк (Евр. 10:36).
Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре бу дөньяның ахырын инде күп еллар көтә. Кеше күзлегеннән Аллаһының вәгъдәсе тоткарлана кебек тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләренең хисләрен аңлый. Ул Хабакукка болай дигән: «Бу күренешнең билгеләнгән вакытта үтәләсе бар. Ул үз ахырына ашыга һәм алдамаячак. Тоткарланса да, көт аны! Ул бит, һичшиксез, үтәләчәк. Соңга калмаячак!» (Хаб. 2:3) Аллаһы бу сүзләрне Хабакук өчен генә әйткәнме? Яисә алар безнең өчен дә әһәмияткә ияме? Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул аларны яңа дөньяны көткән мәсихчеләргә карата кулланган (Евр. 10:37). Әйе, котылуыбыз тоткарлана кебек тоелса да, Аллаһының вәгъдәсе «һичшиксез, үтәләчәк. Соңга калмаячак!» w23.04 30, абз. 16
Пәнҗешәмбе, 15 май
Бөтен исраиллеләр Мусадан... зарлана башлады (Сан. 14:2).
Мусаның Йәһвә исеменнән сөйләгәненә байтак дәлилләр булса да, күпчелек исраиллеләр моны кире каккан (Сан. 14:10, 11). Алар кат-кат Мусаның ролен танырга теләмәгән. Нәтиҗәдә, Йәһвә шул буынга Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән (Сан. 14:30). Шулай да кайбер исраиллеләр Йәһвәнең җитәкчелегенә колак салган. Мәсәлән, Йәһвә болай дигән: «Кәлеб... миңа бөтен йөрәге белән буйсынды» (Сан. 14:24). Аллаһы аны бүләкләгән һәм хәтта Кәнганда үзенә яшәр өчен җир сайларга мөмкинлек биргән (Йош. 14:12—14). Исраиллеләрнең киләсе буыны да Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынуда яхшы үрнәк калдырган. Йошуа Муса урынына Исраил халкы белән җитәкчелек итә башлагач, алар «Йошуаны аның гомеренең бар көннәрендә... тирән хөрмәт иткән» (Йош. 4:14). Нәтиҗәдә, Йәһвә аларны фатихалап, аларга вәгъдә ителгән җирне биргән (Йош. 21:43, 44). w24.02 21, абз. 6, 7
Җомга, 16 май
Аллаһыны яратучы үз кардәшен дә яратырга тиеш (1 Яхъя 4:21).
Табиб, йөрәк тибешен тикшереп, авыруның йөрәге нинди хәлдә икәнен аңлый алган кебек, без дә, башкаларны яратуыбыз никадәр нык икәнен тикшереп, Аллаһыга карата мәхәббәтебез никадәр көчле икәнен аңлый алабыз. Кардәшләргә карата ярату җитеп бетми икән, Аллаһыга карата яратуыбыз да сүрелгән булып чыга. Ә инде кардәшләргә һәрвакыт ярату күрсәтергә тырышабыз икән, димәк, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез дә нык. Кардәшләргә карата мәхәббәтебез сүрелгән икән, бу бездә рухилыгыбыз белән проблема барлыгын ачыклый. Рәсүл Яхъя бу фикерне болай дип белдергән: «Үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Без бу сүзләрдән нәрсәгә өйрәнәбез? «Бер-беребезне яратсак» кына, без Йәһвәне сөендерә алырбыз (1 Яхъя 4:7—9, 11). w23.11 8, абз. 3; 9, абз. 5, 6
Шимбә, 17 май
Әти-әниең куаначак (Гыйб. сүз. 23:25).
Яшь чагында Йәһуәш патша акыллы эш иткән. Йәһуәш атасыз үскәнгә, аны баш рухани Йодай үз улыдай тәрбияләгән һәм Йәһуәш аның киңәшләренә колак салган. Нәтиҗәдә, Йәһуәш, хак гыйбадәтне сайлап, Йәһвәгә хезмәт итәргә булган. Ул хәтта гыйбадәтханәне торгызу эшләрен оештырган (2 Елъ. 24:1, 2, 4, 13, 14). Сине әти-әниең я башка якын кешең Йәһвәне яратырга һәм аның нормалары буенча яшәргә өйрәтсә, моны кыйммәтле бүләк итеп күр (Гыйб. сүз. 2:1, 10—12). Әти-әниең сине төрле ысуллар ярдәмендә өйрәтергә мөмкин. Син, әти-әниеңнең Язмаларга нигезләнгән киңәшен тотканда, аларны шатландырырсың, ә иң мөһиме, Йәһвәне сөендерерсең һәм аның белән дуслыгыңны ныгытырсың (Гыйб. сүз. 22:6; 23:15, 24). Әллә бу, яшь Йәһуәшнең үрнәгенә иярер өчен, җитди сәбәпләр түгелме? w23.09 8, абз. 3, 4; 9, абз. 5
Якшәмбе, 18 май
Мин сезне тыңлармын (Ирм. 29:12).
Йәһвә догаларыбызны тыңларга вәгъдә итә. Аллаһыбыз үз хезмәтчеләрен ярата. Шуңа күрә ул аларның һәр догасын тыңлый (Зәб. 10:17; 37:28). Әмма бу Йәһвә без сораган һәр үтенечебезне үтәр дигәнне аңлатмый. Кайбер догаларыбызга Йәһвә яңа дөньяда гына җавап бирәчәк. Йәһвә үтенечләребез аның нияте белән ничек бәйле икәнен исәпкә ала (Ишаг. 55:8, 9). Йәһвәнең нияте буенча, кешеләр бөтен җирдә аның идарәсе астында шатланып яшәргә тиеш булган. Әмма Шайтан кешеләр, үзләре генә идарә итсәләр, бәхетлерәк булыр дип әйткән (Ярат. 3:1—5). Йәһвә, Шайтанның сүзләре ялган икәнен исбатлар өчен, кешеләргә үзләренә идарә итеп карарга мөмкинлек биргән. Күргәнебезчә, кешеләрнең идарәсе күп авырлыкларга китергән (Вәг. 8:9). Йәһвә бар бу авырлыкларны әлегә хәл итми. w23.11 21, абз. 4, 5
Дүшәмбе, 19 май
Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым (Рим. 4:17).
Йәһвә Ибраһимга ул аны «күп халыкларның атасы итәчәк» һәм аның аша «күп халыклар» фатихаланачак дип вәгъдә иткән. Әмма Ибраһимга хәтта 100 яшь, ә Сарага 90 яшь булганда, аларның әле вәгъдә ителгән уллары булмаган. Кеше күзлегеннән бу мөмкин дә булмаган. Һәм бу Ибраһим өчен чын иман сынавы булган. «Өмет ярдәмендә Ибраһимның иманы булган. ...Ул күп халыкларның атасы булып киткән» (Рим. 4:18, 19). Бу өмет тормышка ашкан. Ибраһимның зарыгып көткән угылы туган (Рим. 4:20—22). Ибраһим үрнәгеннән күренгәнчә, без Аллаһының хуплавын алып, Аның дуслары булып китә алабыз. Паул моның турында болай дигән: «Ләкин „танылган“ дигән сүз [Ибраһим] өчен генә түгел, ә безнең өчен дә, танылачак кешеләр өчен язылган, чөнки без Хуҗабыз Гайсәне үледән Терелтүчегә ышанабыз» (Рим. 4:23, 24). Без дә, Ибраһим кебек, иман үстерергә, аны эшләр белән күрсәтергә һәм өмет үстерергә тиеш. w23.12 7, абз. 16, 17
Сишәмбе, 20 май
Син кайгы-хәсрәтемне күрдең, син ачы газабымны беләсең (Зәб. 31:7).
Сезне берәр авырлык аркасында курку хисе биләп алганда, истә тотыгыз: Йәһвә сезгә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен дә һәм шулай ук нинди хисләр кичергәнегезне дә яхшы белә. Йәһвә һәрвакыт үз хезмәтчеләренә шундый игътибар күрсәткән. Мәсәлән, исраиллеләр Мисырда начар мөгамәләгә дучар булганда, Йәһвә «аларның әрнүләрен» дә күргән (Чыг. 3:7). Сынауларга очраганда, сез Йәһвәнең үзегезгә ничек ярдәм иткәнен күрмәскә мөмкин. Андый чакларда Йәһвәдән аның ярдәмен күрергә булышсын дип сорагыз (2 Пат. 6:15—17). Менә нәрсә турында уйланыгыз: Аллаһы сезне берәр нотык я берәр кардәшнең комментарие аша ныгыткандыр, бәлки. Яисә басма, видеоролик яки бродкастинг җыры аша сезгә көч өстәгәндер. Берәр кардәшнең сезне рухи фикер сөйләп дәртләндергәне булса, бу да Аллаһының ярдәме дип әйтеп була. Без кардәшлекнең һәм рухи ризыкның никадәр кадерле булуы турында онытырга мөмкин. Шулай да бу Йәһвәнең кадерле бүләкләре (Ишаг. 65:13; Марк 10:29, 30). Алар Йәһвәнең безнең турында кайгыртуын раслый һәм аңа ышанып булганын күрсәтә (Ишаг. 49:14—16). w24.01 4, абз. 9; 5, абз. 10
Чәршәмбе, 21 май
Үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир (Рәс. 4:29).
Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә алар «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» вәгазьләячәк дип исләренә төшергән (Рәс. 1:8; Лүк 24:46—48). Тиздән яһүди дин җитәкчеләре Петер белән Яхъяны Югары киңәшмә алдына китергән һәм аларга бүтән вәгазьләмәскә боерган, һәм хәтта аларга янаган (Рәс. 4:18, 21). Петер белән Яхъя болай дигән: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы? Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:19, 20). Петер белән Яхъя азат ителгәч, алар, шәкертләр белән бергәләп, Аллаһының ихтыярын үтәү турында дога кылган. Йәһвә аларның эчкерсез догаларына җавап биргән (Рәс. 4:31). w23.05 5, абз. 11, 12
Пәнҗешәмбе, 22 май
Бу минем сөекле Улым (Мат. 17:5).
Йәһвә үз Улы белән исәпсез вакыт бергә үткәргән. Аларның мөнәсәбәтләре никадәр якын икәнен күз алдына китерә аласызмы? Йәһвә үз Улын яратуында ышандырган. Мәсәлән, бүгенге көндәлек шигырьдә Йәһвә болай дигән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм». Йәһвә коры гына: «Мин аны хуплыйм»,— дип әйтә алыр иде. Ләкин ул Гайсәгә «сөекле Улым» дип наз белән эндәшкән. Әйе, Йәһвә үз Улы белән горурланган. Ул Гайсәнең киләчәктә дә үзенә тыңлаучан булачагына тулысынча ышанган (Эфес. 1:7). Гайсә дә үз Атасының яратуында тамчы да шикләнмәгән һәм бу хакта күп тапкырлар әйткән (Яхъя 3:35; 10:17; 17:24). w24.01 28, абз. 8
Җомга, 23 май
Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк (Гыйб. сүз. 22:1).
Күз алдына китерегез, якын күргән кешегез сезнең турында яманны сөйли. Сез моның чеп-чи ялган икәнен беләсез. Шулай да кайберәүләр моңа ышана. Ә иң куркынычы, алар бу ялганны кабатлый һәм күпләр моңа ышана башлый. Сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Һичшиксез, бу сезне рәнҗетер иде. Бу мисал Йәһвәнең, аның исеменә яла ягылгач, нәрсә хис иткәнен күз алдына китерергә булыша. Рухи угылларының берсе беренче хатынга, Хаувага, ялган сөйләгән һәм ул аңа ышанган. Моның аркасында беренче кешеләр Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән. Нәтиҗәдә, гөнаһ белән үлем аларның бар токымнарына таралган (Ярат. 3:1—6; Рим. 5:12). Дөньяда булган бар проблемалар — үлем, сугышлар, газаплар — Шайтанның ялганыннан башлангыч алган. Йәһвәгә бу яла һәм аның нәтиҗәләрен күрү авырту китергәнме? Һичшиксез! Әмма Йәһвә ачу һәм үпкә хисенә бирелмәгән. Ул барыбер «бәхетле Аллаһы» булып кала (1 Тим. 1:11). w24.02 8, абз. 1, 2
Шимбә, 24 май
Ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм? (Ярат. 39:9)
Без Йосыфтан ничек үрнәк ала алабыз? Без ничек эш итәчәгебезне инде хәзер, вәсвәсәгә дучар булганчы, хәл итә алабыз. Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләргә шунда ук юк дип әйтергә өйрәнегез. Андый нәрсәләр турында хәтта уйларны да кире кагыгыз (Зәб. 97:10; 119:165). Шулай эшләсәгез, сез вәсвәсәләргә каршы тора алырсыз. Мөгаен, сез хакыйкатьне тапканыгызга инангансыздыр һәм бөтен йөрәктән Йәһвәгә хезмәт итәргә телисездер. Әмма шулай да багышланып, суга чумдырылырга әле әзер түгел дип санасагыз, нәрсә эшләргә? Давыт патшадан үрнәк алып, Йәһвәдән болай дип сорагыз: «И Аллаһы, мине сынап, күңелемне бел; тикшереп, борчулы уйларымны бел; кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән, мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар» (Зәб. 139:23, 24). Андый дога сезнең Йәһвәдән ярдәм эзләгәнегезне һәм багышлану белән суга чумдырылуга омтылганыгызны күрсәтәчәк. Йәһвә исә «үзен ихластан эзләүчеләрне» фатихасыз калдырмый (Евр. 11:6). w24.03 6, абз. 13—15
Якшәмбе, 25 май
[Аңа] көн саен... корбан китереп торасы юк (Евр. 7:27).
Баш рухани Аллаһы алдында халык өчен хезмәт иткән. Исраилнең беренче рухание Һарунны Йәһвә изге чатыр кулланыла башлаган көнне билгеләгән булган. Әмма, рәсүл Паул аңлатканча, «руханилар, үлеп, үз хезмәтләрен дәвам итә алмаганга, аларны башкалар алмаштырып рухани хезмәтен дәвам иткән» (Евр. 7:23—26). Камилсез булганга, руханилар үз гөнаһлары өчен корбаннар китерергә тиеш булган. Исраилнең баш руханилары һәм баш рухани Гайсә арасында зур аерма бар. Баш руханиебыз Гайсә Мәсих — «чын чатырның хезмәтчесе. Шул чатырны кеше түгел, ә Йәһвә корган» (Евр. 8:1, 2). Паул аңлатканча, «Гайсә мәңге яши, шул сәбәпле аны башка рухани алмаштырмый». Аның сүзләре буенча, Гайсә «гөнаһ кылучылардан тулысынча аерылып тора». Һәм ул, бүтән баш руханилар сыман, «көн саен үз гөнаһлары өчен... корбан китерергә» тиеш түгел. w23.10 26, абз. 8, 9
Дүшәмбе, 26 май
Элекке күк һәм элекке җир юкка чыктылар (Ачыл. 21:1).
«Элекке күк» Шайтан һәм аның җеннәренең йогынтысы астында булган сәяси хөкүмәтләрне символлаштыра (Мат. 4:8, 9; 1 Яхъя 5:19). Изге Язмаларда «җир» дигән сүз кайбер очракларда җирдә яшәүче кешеләргә карата кулланыла (1 Елъ. 16:31; Зәб. 96:1). Димәк, «элекке җир» дигән сүзләр бүгенге бозык кешелек җәмгыятенә карый. Йәһвә бүгенге «күк» һәм «җирне» төзәтеп тормаячак — ул аларны тулысынча юк итәчәк һәм «яңа күк һәм яңа җир», ягъни тәкъва кешеләр һәм яңа хөкүмәт, белән алмаштырачак. Йәһвә, кешеләрне савыктырып, аларга камиллеккә ирешергә ярдәм итәчәк. Һәрберебез, яшәү дәрте алып, яңа көч сизәчәк. Шулай итеп сәламәтлегебез яңартылачак. Аксаклар, сукырлар, саңгыраулар яңадан йөри, күрә һәм ишетә башлаячаклар. Хәтта үлеләр дә терелтеләчәк. Йәһвә шулай ук җирне дә яңартачак. Ишагыя пәйгамбәр алдан әйткәнчә, җир шарыбыз да гүзәл Гадән бакчасына әйләнәчәк (Ишаг. 25:8; 35:1—7). w23.11 4, абз. 9, 10
Сишәмбе, 27 май
Әзер булыгыз (Мат. 24:44).
«Бөек афәт» һич көтмәгәндә киләчәк (Мат. 24:21). Башка афәтләрдән аермалы буларак, без аның киләчәген белеп торабыз. Якынча 2000 ел элек Гайсә үз шәкертләрен бу көнгә әзер булырга өндәгән. Гайсәнең сүзләренә колак салсак, безгә дә бу авыр вакытларны кичереп чыгарга һәм башкаларга ярдәм итәргә җиңелрәк булыр (Лүк 21:36). Йәһвәнең үзебезне яклаячагына ышанып, шул хәбәрне игълан итәр өчен, безгә чыдамлылык кирәк булачак. Ә кардәшләребез мал-мөлкәтләрен югалтса, без ничек эш итәрбез? (Хаб. 3:17, 18) Аларга ярдәм кулы сузар өчен, безгә кызгану кирәк булыр. Халыклар берләшмәсенең һөҗүме аркасында кардәшләр белән күпмедер вакыт кечкенә бүлмәдә яшәргә туры килсә, без үзебезне ничек тотарбыз? (Йәз. 38:10—12) Шул авыр вакытта безгә көчле мәхәббәт кирәк булыр. Әйе, бу сыйфатлар бөек афәттә безгә бик булышыр. w23.07 2, абз. 2, 3
Чәршәмбе, 28 май
Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз (Эфес. 5:15, 16).
Никахтагылар Әкил белән Прискилләнең мисалына иярә ала. Беренче гасырдагы күп кенә мәсихчеләр бу парны бик яраткан (Рим. 16:3, 4). Алар бергә эшләгәнен, вәгазьләгәнен һәм башкаларга ярдәм иткәнен беләбез (Рәс. 18:2, 3, 24—26). Чынлыкта, Изге Язмаларда, Әкил белән Прискиллә турында әйтелгәндә, алар һәрчак бергә искә алына. Ирле-хатынлы парлар бу гаиләдән ничек үрнәк ала ала? Үзегезнең һәм тормыш иптәшегезнең көндәлек эшләрен карап чыгыгыз. Сез аларның кайберләрен аерым-аерым түгел, ә бергә башкара аласызмы? Мәсәлән, Әкил белән Прискиллә бергә вәгазьләгән. Сез дә регуляр рәвештә шулай эшли аласызмы? Өстәвенә, алар бергә эшләгән. Бәлки, сез төрле җирдә эшлисездер. Әмма өйдәге эшләрне бергә башкарып буламы? (Вәг. 4:9) Шулай эш итсәгез, сез күбрәк аралаша алырсыз һәм бер-берегезгә якынлашырсыз. w23.05 22, абз. 10; 23, абз. 11, 12
Пәнҗешәмбе, 29 май
Курыкканда мин сиңа таянам (Зәб. 56:3).
Вакыт-вакыт һәрберебез нәрсәдәндер курка. Давытка да курку хисе таныш булган. Мәсәлән, Шаул патшадан качканда, Давыт филистилеләрнең Геф шәһәрендә яшеренергә булган. Геф патшасы Ахишка Давытның көчле гаскәри булганы һәм күп филистилеләрне үтергәне турында әйткәннәр. Исраилле хатыннар хәтта аның турында «Давыт дистәләгән меңне җиңгән» дип мактап җырлаган булган. Ахишның моның турында ишеткәнен белгәч, Давыт аңардан «бик нык курыккан» (1 Иш. 21:10—12). Әмма ул үз куркуын җиңә алган. Ничек итеп? 56 нчы мәдхиядә Давытның, Гефта булганда, нинди хисләр кичергәне турында әйтелә. Бу мәдхиядән күренгәнчә, Давыт, үз дошманнарыннан бик курыкса да, бу хисләргә бирелмәгән. Йәһвәгә таяну аңа җан тынычлыгы биргән (Зәб. 56:1—3, 11). Давытның Йәһвәгә ышанычы заяга булмаган. Йәһвә аңа бу хәлдән кызыклы чыгу юлын табарга булышкан: Давыт Ахиш патша алдында үзен тиле кебек тота башлаган. Нәтиҗәдә, патша, Давыттан куркасы юк дигән нәтиҗәгә килеп, аны куып чыгарырга кушкан. Шулай итеп Давыт котылып калган (1 Иш. 21:13—22:1). w24.01 2, абз. 1—3
Җомга, 30 май
Аның белән бергә... чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар җиңәчәк (Ачыл. 17:14).
Бүгенге көндәлек шигырьдә кемнәр искә алына? Күктәге майланган мәсихчеләр. Шуңа күрә бөек афәтнең ахырында соңгы майланган мәсихче күккә алынгач, аларга биреләчәк беренче йөкләмәләрнең берсе сугышта катнашу булачак. Күккә алынгач, алар Мәсих һәм изге фәрештәләр белән бергә Аллаһының дошманнарына каршы сугышачак. Әйдәгез, менә нәрсә турында уйланыйк: кайбер майланган мәсихчеләр инде өлкән яшьтә һәм аларның хәлләре дә әллә ни юк. Әмма күктә яшәр өчен терелтелгәч, алар кодрәтле, үлемсез рухи шәхесләр булып китәчәк һәм гаскәри Патша, Гайсә Мәсих, белән бергә сугышта катнашачак. Армагеддоннан соң алар Гайсәгә кешелекне камиллеккә алып барырга булышачак. Камилсез кешеләр булган чаклары белән чагыштырганда, алар, һичшиксез, җирдәге кадерле кардәшләренә күпкә күбрәк игелек эшли алачак! w24.02 6, абз. 15; 7, абз. 16
Шимбә, 31 май
Рух буенча яшәгез, шунда гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәссез (Гәл. 5:16).
Кайберәүләр багышланырга һәм суга чумдырылырга әллә ни ашыкмый. Алар болайрак фикер йөртә: «Әгәр җитди гөнаһ кылсам һәм мине җыелыштан чыгарсалар, нәрсә эшләрмен?» Сезнең дә андый куркуларыгыз булса, Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнмәгез. Ул сезгә «һәрнәрсәдә [үзен] сөендерер өчен, [үзенә] лаеклы булып яшәргә» булышыр (Көл. 1:10). Йәһвә шулай ук сезгә дөресен эшләргә көч бирер. Моны күп кенә тугры хезмәтчеләрнең мисаллары раслый (1 Көр. 10:13). Мәсихче җыелыштан чагыштырмача әз кешене чыгаралар. Бу Йәһвәнең үз халкына тугры калырга булышканын раслый. Бар камилсез кешеләр дә начар эшләр кылырга һәвәс (Ягък. 1:14). Әмма туган вәсвәсәгә бирелерсезме, юкмы бу инде сезнең сайлавыгыз. Ничек яшәячәгегезне сез үзегез хәл итәсез. Кайберәүләр башка фикердә булса да, сез теләкләрегезне тезгендә тота аласыз. w24.03 5, абз. 11, 12