Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • es25
  • Июнь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Июнь
  • Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2025
  • Өстәмә исемнәр
  • Якшәмбе, 1 июнь
  • Дүшәмбе, 2 июнь
  • Сишәмбе, 3 июнь
  • Чәршәмбе, 4 июнь
  • Пәнҗешәмбе, 5 июнь
  • Җомга, 6 июнь
  • Шимбә, 7 июнь
  • Якшәмбе, 8 июнь
  • Дүшәмбе, 9 июнь
  • Сишәмбе, 10 июнь
  • Чәршәмбе, 11 июнь
  • Пәнҗешәмбе, 12 июнь
  • Җомга, 13 июнь
  • Шимбә, 14 июнь
  • Якшәмбе, 15 июнь
  • Дүшәмбе, 16 июнь
  • Сишәмбе, 17 июнь
  • Чәршәмбе, 18 июнь
  • Пәнҗешәмбе, 19 июнь
  • Җомга, 20 июнь
  • Шимбә, 21 июнь
  • Якшәмбе, 22 июнь
  • Дүшәмбе, 23 июнь
  • Сишәмбе, 24 июнь
  • Чәршәмбе, 25 июнь
  • Пәнҗешәмбе, 26 июнь
  • Җомга, 27 июнь
  • Шимбә, 28 июнь
  • Якшәмбе, 29 июнь
  • Дүшәмбе, 30 июнь
Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2025
es25

Июнь

Якшәмбе, 1 июнь

Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш (Рәс. 14:22).

Йәһвә үзгәрешләргә җайлашкан беренче гасыр мәсихчеләрен фатихалаган. Алар еш кына эзәрлекләүләргә дучар булган һәм кайчак бу көтелмәгәндә килеп чыккан. Барнаб белән рәсүл Паул Листра өлкәсендә вәгазьләп йөргәндә, алар белән нәрсә булганын карап китик. Башта аларны якты йөз белән каршы алганнар, әмма соңрак каршы килүчеләр «халыкны үз якларына аударган» һәм үзләрен дусларча тоткан теге кешеләрнең кайберләре, Паулга ташлар атып, аны үләргә калдырган (Рәс. 14:19). Әмма Барнаб белән Паул башка җирләрдә вәгазьләүләрен дәвам иткән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Алар «шактый күп шәкерт әзерләгән» һәм аларның сүзләре белән үрнәкләре имандашларын ныгыткан (Рәс. 14:21, 22). Паул белән Барнабның көтелмәгән эзәрлекләүләргә карамастан бирешмәве күпләргә файда китергән. Без дә, Йәһвәнең эшен читкә тайпылмыйча башкарсак, мул фатихалар урырбыз. w23.04 16, 17, абз. 13, 14

Дүшәмбе, 2 июнь

И Йәһвә, догамны тыңла, ярдәм сорап ялваруыма игътибарлы бул. Кайгы-хәсрәтле көнемдә сине чакырырмын, һәм син миңа җавап бирерсең (Зәб. 86:6, 7).

Давыт патша тормышы дәвамында күп дошманнарга юлыккан һәм еш кына Йәһвәгә догада мөрәҗәгать иткән. Ул Йәһвәнең догаларны ишеткәненә һәм җавап биргәненә инанган булган. Безнең дә шундый ук ышанычыбыз була ала. Изге Язмалар , без сынауларда нык булып кала алсын өчен, Йәһвәнең безгә зирәклек һәм көч биргәненә ышандыра. Шулай ук Ул, безгә ярдәм итәр өчен, кардәшләрне һәм хәтта үзенә хезмәт итмәгән кешеләрне куллана ала. Йәһвә һәрчакта да догаларыбызга без теләгәнчә җавап бирмәсә дә, ул аларны җавапсыз калдырмый. Ул безгә нәкъ кирәклесен кирәкле вакытта бирәчәк. Шуңа күрә алга таба да иман белән дога кылыйк. Бер дә шикләнмик, Йәһвә безне кайгыртып торачак, ә яңа дөньяда «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк» (Зәб. 145:16). w23.05 8, абз. 4; 13, абз. 17, 18

Сишәмбе, 3 июнь

Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм? (Зәб. 116:12)

Максатыгызга ирешү нинди фатихалар китерәчәге турында уйланыгыз. Максатыгыз Изге Язмаларны уку я дога кылу белән бәйле булса, моның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ничек ныгытачагы турында уйланыгыз (Зәб. 145:18, 19). Мәсихче сыйфатлар үстерергә теләсәгез, моның кардәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегезне ничек яхшыртачагын күз алдына китерегез (Көл. 3:14). Максатыгызга ирешү нинди фатихалар китерәчәген язып куегыз һәм вакыт-вакыт шул исемлеккә күз салыгыз. Үзегезгә таяныч була алган кешеләр белән вакыт үткәрегез (Гыйб. сүз. 13:20). Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт безнең, максатыбызга ирешер өчен, теләгебез бөтенләй булмаска мөмкин. Андый чакларда нәрсә эшләп була? Теләгебез булмаса да, без тырышлыклар куя алабыз. Әлбәттә, моның өчен тотнаклылык кирәк. Әмма максатыбызга ирешсәк, зур шатлык кичерербез. w23.05 27, абз. 5, 6; 28, абз. 7, 8

Чәршәмбе, 4 июнь

Кеше ни чәчсә, шуны урыр (Гәл. 6:7).

Карарларыбыз өчен җаваплы булганыбызны истә тоту безне хаталарыбызны танырга, аларны төзәтергә һәм кабатламаска дәртләндерер. Шулай эшләсәк, без тормышка алып баручы юлда кала алырбыз. Әгәр акылсыз карарыгызны үзгәртә алмасагыз, чынбарлыкны кабул итегез. Үз-үзегезне аклап, үзегезне я башкаларны гаепләп, үзегезне бетермәгез. Моның урынына хаталарыгызны таныгыз һәм яңа шартларыгызда кулыгыздан килгәнне эшләгез. Сезне гаеп хисе борчыса, басынкылык белән Йәһвәгә дога кылып, хатагызны таныгыз һәм кичерү сорагыз (Зәб. 25:11; 51:3, 4). Берәр кемне рәнҗеткән булсагыз, аңардан гафу үтенегез һәм, кирәк булса, өлкәннәрдән ярдәм эзләгез (Ягък. 5:14, 15). Хатагыздан гыйбрәт алып, шул ук тырмага басмаска тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, Йәһвә сезгә карата шәфкатьле булыр һәм сезгә ярдәм итәр (Зәб. 103:8—13). w23.08 28, абз. 8; 29, абз. 9

Пәнҗешәмбе, 5 июнь

Йәһуәш Йодай рухани аны өйрәткән вакыт дәвамында Йәһвә күзендә дөрес булганны кылды (2 Пат. 12:2).

Йодай Йәһуәш патшага уңай йогынты ясаган. Нәтиҗәдә, яшь патша Аллаһы хуплаганны эшләгән. Әмма Йодай үлгәннән соң, Йәһуәш мөртәт түрәләрне тыңлый башлаган (2 Елъ. 24:4, 17, 18). Бу Йәһвәне бик рәнҗетсә дә, ул «аларны үзенә кайтарыр өчен, алар янына пәйгамбәрләр җибәреп торган», әмма «халык колак салмаган». Алар хәтта Йодай улы Зәкәрияне тыңламаган, ә ул Йәһвәнең пәйгамбәре һәм рухание булудан тыш, Йәһуәшнең икетуганы да булган. Йәһуәш патша хәтта Зәкәрияне үтерткән (2 Елъ. 22:11; 24:19—22). Йәһуәш Йәһвәгә карата курку-хөрмәтен саклап кала алмаган. Аллаһы: «Мине санга сукмаганнарны түбәнсетермен»,— дип әйткән бит (1 Иш. 2:30). Соңрак суриялеләрнең кечкенә гаскәре «гаять зур Яһүд гаскәрен» тар-мар иткән, ә Йәһуәшне «каты яралаган» (2 Елъ. 24:24, 25). Соңрак Йәһуәшнең хезмәтчеләре, Зәкәриянең канын түккәне өчен, аны үтергән. w23.06 18, абз. 16; 19, абз. 17

Җомга, 6 июнь

Сез бит кайчандыр караңгылык идегез, ә хәзер... яктылык (Эфес. 5:8).

Рәсүл Паул Эфестә, берникадәр вакыт яшәп, яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм шәкертләр әзерләгән булган (Рәс. 19:1, 8—10; 20:20, 21). Кардәшләрен бик нык яратканга, ул аларга Йәһвәгә тугры калырга булышырга теләгән. Эфестәге мәсихчеләр кайчандыр ялган дин һәм хорафатлар коллыгында булган. Эфес халкы әхлаксызлыкка баткан һәм аларның оятлары калмаган булган. Әдәпсез сөйләм шәһәрнең театрларында һәм хәтта дини бәйрәмнәрендә гадәти нәрсә булып киткән (Эфес. 5:3). Күпләр «оятларын югалткан» булган. Бу сүзтезмә сүзгә-сүз «авыртуны сизми башлау» дигәнне аңлата (Эфес. 4:17—19). Хакыйкатьне белгәнче, эфеслеләрне вөҗданнары борчымаган. Менә ни өчен Паул «аларның аңнары караңгылыкта кала, алар Аллаһыдан килә торган тормыштан читләшкән» дип язган. Шулай да кайбер эфеслеләр караңгылыкта калмаган. w24.03 20, абз. 2, 4; 21, абз. 5, 6

Шимбә, 7 июнь

Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр [...] Йөрсә дә, хәлсезләнмәс (Ишаг. 40:31).

Хаким булып хезмәт иткәндә, Гидеонга зур тырышлыклар куярга кирәк булган. Мидьянлылар төнлә качып киткәннән соң, ул аларны Йәзриил үзәненнән Үрдүн елгасына кадәр куа барган (Хак. 7:22). Ул Үрдүн буенда тукталып калганмы? Юк. Арысалар да, ул һәм 300 кешесе, елганы кичеп, дошманнарын эзәрлекләвен дәвам иткән. Ахыр чиктә, алар мидьянлыларны куып җиткән һәм тар-мар иткән (Хак. 8:4—12). Гидеон Йәһвәнең үзенә көч бирәчәгенә ышанган һәм аның ышанычы акланган (Хак. 6:14, 34). Гидеон үз кешеләре белән ике Мидьян патшасын җәяүләп куа барган, ә тегеләре исә дөяләрдә качкан (Хак. 8:12, 21). Шулай да Йәһвәнең ярдәме белән исраиллеләр аларны кулга алган һәм сугышта җиңгән. Өлкәннәр дә бүген «беркайчан да армаган һәм талмаган» Йәһвәгә таяна ала. Ул аларга, һичшиксез, кирәк чакта көч бирәчәк (Ишаг. 40:28, 29). w23.06 6, абз. 14; 7, абз. 16

Якшәмбе, 8 июнь

[Йәһвә] сине калдырмас һәм ташламас (Кан. 31:6).

Без нык йөрәкле булсак, һәртөрле сынауларда тугры калырбыз. Шуңа күрә Йәһвәгә таяныйк. Әйдәгез, Йәһвәгә таяну Баракны ничек уңышлы иткәнен карап чыгыйк. Исраиллеләрнең сөңгеләре һәм калканнары булмаса да, Йәһвә аларга яхшы коралланган кәнганлы Сисарның гаскәренә каршы чыгарга кушкан (Хак. 5:8). Дибра пәйгамбәр Баракка, елга үзәненә төшеп, Сисарга һәм аның 900 хәрби арбасына каршы чыгарга кушкан. Елга үзәне хәрби арбалар өчен отышлырак урын булган. Барак моны белсә дә, бу күрсәтмәгә буйсынган. Сугышчылар Табур тавыннан төшкәндә, Йәһвә күктән яңгыр яудырган. Сисарның хәрби арбалары сазлыкка баткан һәм Йәһвәнең ярдәме белән Барак җиңгән (Хак. 4:1—7, 10, 13—16). Без дә, Йәһвәгә һәм ул оешмасы аша биргән җитәкчелеккә буйсынсак, җиңү яуларбыз. w23.07 19, абз. 17, 18

Дүшәмбе, 9 июнь

Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр (Мат. 24:13).

Түземлелек котылу өчен кирәк. Борынгы хезмәтчеләр кебек, без Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәвен түземлелек белән көтәргә тиеш (Евр. 6:11, 12). Изге Язмалар безне игенчедән үрнәк алырга дәртләндерә (Ягък. 5:7, 8). Игенче орлык чәчәр һәм сугарыр өчен тырышып эшли. Әмма ул аның кайчан үсеп чыгачагын төгәл белми. Шуңа күрә ул, уңыш җыячагына өметләнеп, түземлелек белән көтә. Шул ук рәвешчә, без дә «Хуҗабызның кайсы көнне киләсен белмәсәк тә» рухи эшләр белән мәшгуль (Мат. 24:42). Без Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанып, билгеләнгән вакытны сабырлык белән көтәбез. Түземлекне югалтсак, без көтеп арырга һәм әкренләп хакыйкатьтән китәргә мөмкин. Яисә тормышыбызның үз теләкләребезне генә канәгатьләндерү тирәсендә әйләнә башлавы ихтимал. Әмма сабыр булсак, без ахырга кадәр чыдам калырбыз һәм котылырбыз (Мик. 7:7). w23.08 22, абз. 7

Сишәмбе, 10 июнь

Аяк бармаклары яртылаш тимердән, яртылаш балчыктан (Дан. 2:42).

Даниял 2:41—43 тәге пәйгамбәрлекне Даниял һәм Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр белән чагыштырып, без аның нәрсә аңлатканын беләбез. Бу табаннар Англо-Америка бөтендөнья державасын символлаштыра. Бу иң көчле держава турында Даниял: «Бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак»,— дип әйткән. Ни өчен ул уалучан? Чөнки йомшак балчык, ягъни гади халык, бу державага ныклап эш итәргә бирми. Нәбукаднизар патша күргән сын безгә мөһим хакыйкатьләрне ачыклый. Беренчедән, Англо-Америка бөтендөнья державасы зур көчкә ия. Мәсәлән, ул Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында җиңүдә зур роль уйнаган. Әмма шул ук вакыт бу державаның гражданнары аңа бөтен көченә эш итәргә ирек бирми. Икенчедән, башка төрле дәүләтләр бу державаның хакимлеген киметергә тырышса да, ул барыбер бөтендөнья державасы булып калачак. w23.08 11, абз. 12, 13

Чәршәмбе, 11 июнь

Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым, ярдәм сорап, Аллаһыма аваз салдым. Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте (Зәб. 18:6).

Кайвакыт Давыт төрле авырлыклар һәм сынаулар аркасында хәлдән тайган булган (Зәб. 18:4, 5). Әмма Йәһвәнең назлы яратуы һәм кайгыртуы Давытка көч өстәгән. Йәһвә үзенең арыган дустын, образлы итеп әйткәндә, «үләнле көтүлеккә» һәм «күп сулы тыныч урыннарга» алып барган. Нәтиҗәдә, Давытның Йәһвәгә алга таба да шатлык белән хезмәт итәр өчен көче булган (Зәб. 18:28—32; 23:2). Бүген дә без, төрле авырлыклар һәм сынаулар аша үткәндә, «Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында... юкка чыкмыйбыз» (Ирм. елав. 3:22; Көл. 1:11). Шулай ук Давытның дошманнары күп булган, шуңа күрә аның тормышына еш кына куркыныч янаган. Әмма, Йәһвәнең яратуын һәм бар ситуацияләрдә дә үзе белән булганын сизгәнгә, Давыт үзен имин һәм якланган итеп хис иткән. Бу аңа көч өстәгән. Йәһвәнең мәхәббәте Давытның куркуларыннан көчлерәк булган. Шуңа күрә ул болай дип җырлаган: «[Йәһвә] бөтен куркуларымнан арындырды» (Зәб. 34:4). w24.01 30, абз. 15—17

Пәнҗешәмбе, 12 июнь

Гөнаһ кылучылар сине аздырмакчы булса, бирешмә (Гыйб. сүз. 1:10).

Йәһуәшнең акылсыз карарларыннан гыйбрәт ал. Баш рухани Йодай үлеп киткәч, Йәһуәш начар кешеләр белән аралаша башлаган (2 Елъ. 24:17, 18). Ул Йәһвәне яратмаган Яһүд түрәләренең сүзләренә колак салган. Ризалашырсыңдыр, Йәһуәшкә бу кешеләрдән уттан качкандай качарга кирәк булган. Әмма моның урынына ул аларны дуслар итеп күргән. Нәтиҗәдә, ул хәтта үзен төзәтергә теләгән туганы Зәкәрияне үтерткән (2 Елъ. 24:20, 21; Мат. 23:35). Нинди кансыз һәм мәрхәмәтсез булып киткән Йәһуәш! Ул тормышын яхшы башласа да, нәтиҗәдә, мөртәт һәм кеше үтерүче булып киткән. Ахыр чиктә, ул үз хезмәтчеләре кулыннан үлгән (2 Елъ. 24:22—25). Йәһуәш Йәһвәне һәм Аны яраткан кешеләрне тыңлаган булса, аның тормышы гел башкача булыр иде. w23.09 9, абз. 6

Җомга, 13 июнь

Курыкма (Лүк 5:10).

Гайсә Петернең тугры булып кала алуын белгән. Шуңа күрә Петергә «курыкма» дип әйткән. Гайсәнең ышанычы Петергә бик нык тәэсир иткән. Нәтиҗәдә, Петер бертуганы Әндри белән, балык тоту эшләрен калдырып, Мәсихкә ияреп киткән һәм күп фатихалар урган (Марк 1:16—18). Петер, Гайсәгә ияргәнгә, бик күп могҗизалар күргән. Ул Гайсәнең авырганнарны терелткәнен, кешеләрдән җеннәрне чыгарганын һәм хәтта үлгәннәрне тормышка кайтарганын күргән (Мат. 8:14—17; Марк 5:37, 41, 42). Ул шулай ук Гайсәне Патшалыктагы данында күргән һәм бу күренеш Петернең бөтен тормышына эз калдырган (Марк 9:1—8; 2 Пет. 1:16—18). Петер, Гайсәгә иярмәгән булса, андый могҗизаларны беркайчан да күрмәс иде. Ул куркуларына үзен андый фатихалардан мәхрүм итәргә ирек бирмәгәненә бик шат булган. w23.09 21, абз. 4, 5

Шимбә, 14 июнь

Гайсә аңа болай диде: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77 тапкыр (Мат. 18:22).

Беренче хатында рәсүл Петер «нык ярату» дигән охшаш төшенчә кулланган. Андый ярату бер гөнаһны гына түгел, ә «күп гөнаһларны каплый» (1 Пет. 4:8). Күрәсең, бу сүзләрне язганда Петер Гайсәнең еллар элек үзенә биргән бер сабакны исенә төшергәндер. Ул чакта Петер, кардәшен «җиде тапкыр» кичерсә, юмарт булыр дип уйлаган. Әмма, Гайсә аны, шул исәптән безне дә, «җитмеш җиде тапкыр», асылда, бертуктамый кичерергә өндәгән (Мат. 18:21). Әгәр дә сезгә бу киңәшне куллану авыр икән, боекмагыз. Йәһвәнең бар камилсез хезмәтчеләренә кичерү кайчак авыр бирелә. Шулай да, кардәшне кичерер өчен һәм аның белән татулашыр өчен, тырышлыклар кую үтә мөһим. w23.09 29, абз. 12

Якшәмбе, 15 июнь

Йәһвәгә ялвардым, һәм ул җавап бирде (Юныс 2:2).

Зур балыкның карынына эләккәч, Юныс тәүбә иткән, Йәһвәнең үзенең басынкы догасын ишетәчәгенә ышанган һәм Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә инанган. Соңрак коры җиргә эләккәч, ул инде Йәһвәнең йөкләмәсен үтәргә әзер булган (Юныс 2:10—3:4). Берәр сынау вакытында борчылулар аркасында сезгә дога кылу авыр булганы бармы? Я арганлык аркасында өйрәнә алмаганыгыз булдымы? Истә тотыгыз, Йәһвә кебек сезне беркем дә аңлый алмый. Шуңа күрә догагыз гап-гади булса да, Йәһвәнең үзегезгә нәкъ кирәклесен бирәчәгенә бер дә шикләнмәгез (Эфес. 3:20). Физик я эмоциональ халәтегез аркасында сезгә уку һәм өйрәнү авыр булса, Изге Язмаларның һәм басмаларыбызның аудиоларын тыңлап карагыз. Бәлки, сезгә сайтыбыздагы җырларны тыңлау я видеоларны карау булышыр. Йәһвәгә дога кылсагыз һәм, җавап табар өчен, оешма биргән рухи ризык белән туклансагыз, ул сезне, һичшиксез, ныгытачак. w23.10 13, абз. 6; 14, абз. 9

Дүшәмбе, 16 июнь

Изге рух шуны күрсәтә: беренче чатыр торганда, изге урынга юл әле ачык булмаган (Евр. 9:8).

Изге чатыр һәм соңрак Иерусалимда төзелгән гыйбадәтханәләрнең эчке төзелеше бик охшаш булган. Аларның эчендә «Изге урын» һәм «Иң изге дип аталган өлеш» булган. Аларны чаршау аерып торган (Евр. 9:2—5; Чыг. 26:31—33). Изге урын эчендә алтын шәмдәл, фимиам яндыру мәзбәхе һәм багышланган икмәкләр өчен өстәл булган. Изге урынга үз хезмәтләрен башкарыр өчен, «майланган руханилар» гына керә алган (Сан. 3:3, 7, 10). Иң изге урын эчендә алтын килешү сандыгы булган. Ул Йәһвәнең шунда булганын аңлаткан (Чыг. 25:21, 22). Чаршау аша үтеп, Иң изге урынга гөнаһ йолу көнендә баш рухани гына керә алган (Лев. 16:2, 17). Ул шунда үзенең һәм халыкның гөнаһларын йолып алыр өчен хайваннар каны белән кергән. Ахыр чиктә, Йәһвә изге рухы ярдәмендә изге чатыр эчендә булган нәрсәләрнең мәгънәсен ачыклаган (Евр. 9:6, 7). w23.10 27, абз. 12

Сишәмбе, 17 июнь

Бер-берегезне... яратыгыз (Яхъя 15:12).

Аллаһы Сүзендә кат-кат «бер-берегезне яратыгыз» дигән әмер кабатлана (Яхъя 15:12; Рим. 13:8; 1 Тис. 4:9; 1 Пет. 1:22; 1 Яхъя 4:11). Ләкин мәхәббәт ул — эчке сыйфат. Алайса, кешеләр без аларны яратканыбызны ничек билгели алыр? Сүзләребездән һәм эшләребездән. Без кардәшләргә карата яратуыбызны төрле юллар белән күрсәтә алабыз. Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый киңәшләр бар: «бер-берегезгә дөресен сөйләгез» (Зәк. 8:16); «бер-берегез белән тату яшәгез» (Марк 9:50); «бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Рим. 12:10); «бер-берегезне... кабул итегез» (Рим. 15:7); «бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез» (Көл. 3:13); «авырлыкларыгызны күтәрешеп йөрегез» (Гәл. 6:2); «бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» (1 Тис. 4:18); «бер-берегезне... ныгытып торыгыз» (1 Тис. 5:11); «бер-берегез турында дога кылыгыз» (Ягък. 5:16). w23.11 9, абз. 7, 8

Чәршәмбе, 18 июнь

Өметегезгә шатланып яшәгез (Рим. 12:12).

Һәр көн без нык иман кирәк булган карарлар кабул итәбез. Мәсәлән, алар эш, күңел ачу, белем алу, никах, балалар һәм дөньяви эш белән бәйле булырга мөмкин. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Минем карарларым бу дөньяның вакытлыча булганына һәм тиздән аны Аллаһының яңа дөньясы алмаштырачагына инанганымны күрсәтәме? Яисә карарларыма „бер генә яшибез“ дип фикер йөрткән кешеләр тәэсир иткәнме?» (Мат. 6:19, 20; Лүк 12:16—21) Яңа дөньяның тиздән киләчәгенә иманыбызны ныгытсак, без яхшы карарлар кабул итә алырбыз. Без шулай ук көчле иман таләп иткән сынауларга очрыйбыз. Без эзәрлекләүләр кичерергә, каты авырып китәргә я башка сынауларга дучар булырга мөмкин һәм андый сынаулар, әлбәттә, боектыра ала. Башта без сынауларны кичереп чыгарга тәвәккәлдер дә, әмма сынаулар озакка сузылса, чыдам калыр өчен һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәр өчен, нык иман кирәк (1 Пет. 1:6, 7). w23.04 27, абз. 4, 5

Пәнҗешәмбе, 19 июнь

Өзлексез дога кылыгыз (1 Тис. 5:17).

Йәһвә без догаларыбыз буенча эш итәрбез дип көтә. Әйтик, абый-кардәшкә, региональ конгресска барыр өчен, эштән сорарга кирәк. Моның өчен ул Йәһвәдән ярдәм сорый. Йәһвә аның догасына ничек җавап бирер? Ул абый-кардәшкә начальник белән сөйләшер өчен кыюлык бирә ала. Әмма абый-кардәшкә моның өчен үзенә дә тырышлыклар куярга кирәк булыр. Аңа начальник белән берничә тапкыр сөйләшергә туры килер, бәлки. Я ул берәр хезмәттәшенә сменасы белән алмашынырга тәкъдим итәр я түләүсез отпуск көннәре алырга булыр. Йәһвә без аңа үтенечләребезне кат-кат җиткерербез дип көтә. Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, без һәрбер догабызга шунда ук җавап алмаска да мөмкин (Лүк 11:9). Әмма бирешмәгез! Бертуктаусыз һәм эчкерсез итеп дога кылыгыз (Лүк 18:1—7). Шулай эшләп, без Йәһвәгә үтенечебез безнең өчен чыннан да мөһим икәнен һәм Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанганыбызны күрсәтәбез. w23.11 22, абз. 10, 11

Җомга, 20 июнь

Өмет оятка калдырмый (Рим. 5:5).

Йәһвә үз дусты Ибраһимга аның токымы аша җир йөзендәге бар халыклар фатиха алачак дип вәгъдә иткән (Ярат. 15:5; 22:18). Ибраһимның Аллаһыга нык иманы булганга, ул аның вәгъдәсе тормышка ашачагына шикләнмәгән. Әмма Ибраһимга 100 яшь, ә хатынына 90 яшь булганда, аларның һаман да уллары булмаган (Ярат. 21:1—7). Шулай да Изге Язмаларда болай диелгән: «Өмет ярдәмендә Ибраһимның иманы булган. Шулай итеп... ул күп халыкларның атасы булып киткән» (Рим. 4:18). Әйе, Ибраһимның өмете тормышка ашкан. Аның зарыгып көткән улы Исхак туган. Ни өчен Ибраһим өмете тормышка ашачагына һич тә шикләнмәгән? Ибраһимның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганга, ул «[Аллаһының] үз вәгъдәсен үти алачагына инанган» (Рим. 4:21). Йәһвә Ибраһимны иманы нигезендә тәкъва дип санаган (Ягък. 2:23). w23.12 8, абз. 1, 2

Шимбә, 21 июнь

Кечкенә нәрсәдә тугры булган зур нәрсәдә дә тугры булыр, ә кечкенә нәрсәдә тәкъва булмаган зур нәрсәдә дә тәкъва булмас (Лүк 16:10).

Ышанычлы бул. Ышанычлы яшь абый-кардәш бар йөкләмәләрен җентекләп үти. Гайсәнең камил үрнәгенә игътибар итик. Ул беркайчан да үз йөкләмәләренә ваемсыз булмаган һәм аларны аннан-моннан гына үтәмәгән. Киресенчә, ул Йәһвә кушканны, авыр булса да, җиренә җиткереп башкарган. Гайсә кешеләрне, аеруча, үз шәкертләрен яраткан һәм хәтта алар өчен гомерен биргән (Яхъя 13:1). Гайсәдән үрнәк алып, һәр йөкләмәңне тырышып башкар. Аларны ничек үтәргә икәнен белмәсәң, басынкы бул һәм җитлеккән абый-кардәшләрдән ярдәм сора. Беркайчан да иң кимен эшләү белән генә канәгатьләнмә (Рим. 12:11). Моның урынына йөкләмәләреңне «кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә өчен эшләгәндәй чын күңелдән эшлә» (Көл. 3:23). Әлбәттә, син камилсез, шуңа күрә тыйнак бул һәм хаталарыңны таный бел (Гыйб. сүз. 11:2). w23.12 26, абз. 8

Якшәмбе, 22 июнь

Йәһвәгә өметләнгән... кеше фатихалы (Ирм. 17:7).

Суга чумдырылу һәм Йәһвәнең гаиләсенә керү — нинди бәхет ул! Аллаһы белән андый якын мөнәсәбәтләргә ия булу — зур хөрмәт. Без Давытның Йәһвәгә әйткән мондый сүзләре белән риза: «Ишегалларыңда яшәү өчен үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле» (Зәб. 65:4). Йәһвә үзенең ишегалларына теләсә кемне кертми. Ул үзенә якынлашырга теләгән кешеләргә генә якынлаша (Ягък. 4:8). Йәһвәгә багышланып һәм суга чумдырылып, сез Йәһвәнең мондый сүзләренең хаклыгына инанырсыз: «Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен... өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» (Мал. 3:10; Ирм. 17:8) Суга чумдырылу — юлның башы гына. Сез, багышлану антыгыз буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларыгызны куярсыз, хәтта вәсвәсәләргә я иман сынауларына очраганда да (Вәг. 5:4, 5). Гайсәнең шәкертләре буларак, сез мөмкин кадәр төгәлрәк аның эзләреннән барырсыз һәм аның әмерләрен тотарсыз (Мат. 28:19, 20; 1 Пет. 2:21). w24.03 8, абз. 1—3

Дүшәмбе, 23 июнь

Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр (Ярат. 2:24).

Сезгә тормыш иптәшегез белән бергә булу ошамаса нәрсә эшләргә? Нинди адымнар күреп була? Учак турында уйланыйк. Ул бер мизгелдә дөрләп янып китми. Башта аңа йомычкалар салалар, ә аннары гына утын өстиләр. Шулай ук сез дә башта һәр көн бер-берегез белән бераз булса да вакыт үткәрегез. Андый чакларда икегезгә дә ошаган нәрсәләр эшләгез (Ягък. 3:18). Кечкенә адымнар ясап, сез мәхәббәтегезне кабат ялкынландырып җибәрерсез. Никахта хөрмәт бик мөһим. Ул кислородка тиң. Кислород булмаса, учак бик тиз сүнәчәк. Шул ук рәвешчә, хөрмәт булмаса, никахтагы мәхәббәт учагы да тиз сүреләчәк. Ә ир белән хатын бер-берсенә хөрмәт күрсәтсә, аларның мәхәббәтләре ялкынланып торачак. Шулай да сез тормыш иптәшегезне хөрмәт итәсез дип уйларга мөмкин. Ә ул моны сизәме соң? w23.05 22, абз. 9; 24, абз. 14, 15

Сишәмбе, 24 июнь

Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең (Зәб. 94:19).

Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре дә төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән дошманнарның янаулары аркасында, куркуга төшкән булган (Зәб. 18:4; 55:1, 5). Без дә сыйныфташлар, эштәге хезмәттәшләр, туганнарыбыз я хөкүмәт ягыннан басымга дучар була алабыз. Безгә шулай ук берәр җитди авыру аркасында үлем янарга мөмкин. Андый вакытларда без үзебезне ярдәмгә мохтаҗ баладай хис итәбездер. Йәһвә безгә андый вакытларда ничек булыша? Ул безне юата һәм тынычландыра. Шуңа күрә Йәһвәгә дога кылып һәм Изге Язмаларны укып, регуляр рәвештә аның белән вакыт үткәрегез (Зәб. 77:1, 12—14). Андый гадәт үстерсәгез, стресс вакытында беренче адымыгыз Йәһвәгә мөрәҗәгать итү булыр. Йәһвәгә үз куркуларыгызны һәм борчуларыгызны сөйләгез. Аннары Йәһвәнең сезгә Изге Язмалар аша нәрсә әйткәнен һәм сезне ничек юатканын күрергә тырышыгыз (Зәб. 119:28). w24.01 24, абз. 14; 25, абз. 15, 16

Чәршәмбе, 25 июнь

Аллаһы үзе бит сездә эш итә... теләк уята һәм көч бирә (Флп. 2:13).

Рухи максатларга ирешер өчен, көчле теләк бик мөһим. Андый теләк кешене үз максатына омтылырга дәртләндерә. Теләгебез никадәр зуррак булса, максатка ирешүебез дә шулкадәр ихтималлырак булыр. Андый теләкне ничек үстереп була? Көчле теләк сорап, дога кылыгыз. Изге рухы ярдәмендә Йәһвә безгә максатыбызга ирешергә булышыр өчен теләк үстерергә ярдәм итә ала. Кайвакыт без максатны кирәк булганга гына куябыз һәм бу бер дә начар түгел. Әмма чынлыкта аңа омтылырга теләгебез булмаска да мөмкин. Йәһвәнең үзегез хакына нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз (Зәб. 143:5). Рәсүл Паул Йәһвәнең үзенә күрсәткән юмарт игелеге турында уйланган һәм бу аны тырышып хезмәт итәргә дәртләндергән (1 Көр. 15:9, 10; 1 Тим. 1:12—14). Без дә Йәһвәнең үзебез өчен башкарган эшләре турында уйлана алабыз һәм бу безне максатыбызга ирешергә дәртләндерер (Зәб. 116:12). w23.05 27, абз. 3—5

Пәнҗешәмбе, 26 июнь

Йәһвәнең исемен мактагыз (Зәб. 113:1).

Без күктәге Атабызның исемен мактаганда, ул моны хуп күрә (Зәб. 69:30, 31). Бу Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы, камилсез кешеләр кебек, башкаларның мактауларына мохтаҗ булуын аңлатамы? Әлбәттә, юк. Күктәге Атабызның исемен аклаганда, без һәрберебез турында әйтелгән ялганны фаш итәбез. Шайтан бер кеше дә Аллаһы исемен тугрылык белән якламаячак дип әйткән. Аның сүзләре буенча, бер кеше дә саф түгел. Ул кешеләр файда күрсә генә Аллаһыга хезмәт итә дип әйткән (Әюп 1:9—11; 2:4). Әмма Әюп Шайтанның ялганчы булганын раслаган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Һәрберебез Аллаһының исемен аклый һәм, тугрылык белән хезмәт итеп, Йәһвәнең йөрәген сөендерә ала (Гыйб. сүз. 27:11). Чыннан да, бу зур хөрмәт! w24.02 8, абз. 3; 9, абз. 4, 5

Җомга, 27 июнь

Пәйгамбәрләренә иман итегез, һәм уңышлы булырсыз (2 Елъ. 20:20).

Муса һәм Йошуа көннәреннән соң, Йәһвә, үз халкын җитәкләр өчен, хакимнәрне биргән. Патшалар көннәрендә исә Йәһвә, халкына җитәкчелек бирер өчен, пәйгамбәрләрне билгеләгән. Тугры патшалар пәйгамбәрләрнең киңәшләренә колак салган. Мәсәлән, Давыт патша Натан пәйгамбәрнең киңәшен басынкылык белән кабул иткән (2 Иш. 12:7, 13; 1 Елъ. 17:3, 4). Йәһшәфәт патша Яхәзиил пәйгамбәрнең җитәкчелеге буенча эш иткән һәм Яһүд халкын «пәйгамбәрләргә иман итәргә дәртләндергән» (2 Елъ. 20:14, 15). Авыр вакытта Һизәкыя патша Ишагыя пәйгамбәргә мөрәҗәгать иткән (Ишаг. 37:1—6). Патшалар Йәһвәнең җитәкчелеген тыңлаганда, ул аларны фатихалаган һәм халыкны яклаган (2 Елъ. 20:29, 30; 32:22). Йәһвәнең җитәкчелекне пәйгамбәрләр аша биргәне ап-ачык күренгән. w24.02 22, абз. 8

Шимбә, 28 июнь

Алар белән һичнинди уртак эшегез булмасын (Эфес. 5:7).

Шайтан безнең Йәһвәне яратмаган кешеләр белән аралашуыбызны тели. Шулчак бит безгә Йәһвәнең нормалары буенча яшәү авыррак булыр иде. Без кешеләр белән йөзгә-йөз генә аралашып калмыйбыз шул. Безнең көннәрдә социаль челтәрләр киң таралган. Бу дөнья әхлаксыз тәртипне яхшы нәрсә дип күрсәтә. Әмма без андый тәртипнең начар булганын беләбез (Эфес. 4:19, 20). Шулай да үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин бергә эшләгән кешеләр, сыйныфташлар я Йәһвәнең тәкъва нормаларын хөрмәт итмәгән башка кешеләр белән кирәгеннән артык аралашмыйммы? Йәһвәнең нормалары буенча яшәгәнгә мине фанатик дип атый башласалар да, мин Йәһвәгә тугры булып калырмынмы?» 2 Тимутигә 2:20—22 буенча, безгә җыелышта да дусларны игътибар белән сайларга кирәк. Чөнки кайберәүләр безнең рухи үсешебезгә комачауларга мөмкин. w24.03 22, абз. 11; 23, абз. 12

Якшәмбе, 29 июнь

Сез Йәһвәнең назлы хисләрен... күрдегез (Ягък. 5:11).

Йәһвә — күренми торган шәхес. Әмма Изге Язмаларда ул төрле образлар белән сурәтләнә. Дога кылганда, аны ничек итеп күз алдыгызга китерәсез? Изге Язмаларда ул «кояшыбыз һәм калканыбыз», «йотып алучы ут» дип атала (Зәб. 84:11; Евр. 12:29). Ә Йәзәкил күренешендә Йәһвә сапфир ташы сыман тәхеттә утыручы итеп сурәтләнгән. Аңардан алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш яктылык килә, аның балкышы нурлы салават күперенә охшаш (Йәз. 1:26—28). Кайберәүләргә, Йәһвәне күреп булмаганга, аның яратуына ышану авыр. Ә кемдер башкаларның яратуларын сизмичә үскән. Йәһвә безнең хисләребезне бик яхшы аңлый, шуңа күрә үз Сүзе аша безгә үзенең күркәм сыйфатларын ача. Изге Язмаларда «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Әйе, Йәһвә шәхесенең асылы — мәхәббәт. Ул бар нәрсәне яратудан чыгып эшли. Йәһвәнең яратуы шулкадәр көчле, ул аны хәтта үзен яратмаган кешеләргә дә күрсәтә (Мат. 5:44, 45). w24.01 26, абз. 1—3

Дүшәмбе, 30 июнь

Ул аларга болыт баганасыннан сөйләде (Зәб. 99:7).

Йәһвә, исраиллеләрне Мисырдан чыгарыр өчен, Мусаны билгеләгән һәм аларга махсус билге биргән. Көндез аларны болыт баганасы, ә төнлә ут баганасы җитәкләгән (Чыг. 13:21). Муса халык белән бергә шул багана артыннан барган. Шулай итеп, алар Кызыл диңгез буена барып җиткән. Исраиллеләр үзләренең Кызыл диңгез һәм Мисыр гаскәре арасында калганын аңлагач, куркуга төшкән. Йәһвә махсус рәвештә Мусаның халыкны Кызыл диңгез буена алып килүен теләгән (Чыг. 14:2). Аннары Йәһвә гаҗәеп рәвештә үз халкын коткарган (Чыг. 14:26—28). Муса Йәһвәнең 40 ел буе болыт баганасы ярдәмендә халыкны чүл буйлап йөрткәненә шикләнмәгән (Чыг. 33:7, 9, 10). Йәһвә болыт баганасыннан Муса белән сөйләшкән. Ә Муса, үз чиратында, аның күрсәтмәләрен халыкка җиткергән. Исраиллеләр Йәһвәнең үзләрен җитәкләр өчен Мусаны кулланганын ап-ачык күргән. w24.02 21, абз. 4, 5

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу