Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау.
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 28 июнь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 3 май атнасыннан алып 28 июнь атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Давытның Әбинир турында кайгырып елавыннан без нинди сабак алабыз? (2 Патш. 3:31—34) [w05 1.8. 30 б., 4 абз.; w06 1.8. 13 б., 9—10 абз.]
2. Иевосфей үтерелгәннән соң күпме вакыт үткәч Давыт Исраилдә патшалык итә башлаган? (2 Патш. 5:1, 2) [w05 1.8. 29 б., 7 абз.]
3. 2 Патшалык 6:8, 9 да безнең өчен нинди сабак бар? [w05 1.8. 30 б., 7 абз.]
4. Давытның Мемфивосфейга эшләгән яхшы эшен ни өчен мәрхәмәт күрсәтү дип атап була һәм безнең өчен нинди сабак? (2 Патш. 9:7) [w02 1.8. 14—15 б., 5 абз.]
5. Давыт патша белән Иттай арасындагы мөнәсәбәтләр безнең өчен кайсы яктан сабак булып тора? (2 Патш. 15:19—22) [w09 15.5 27—28 б.]
6. Сиваның Мемфивосфейны гаепләүләре ялган булганын без Изге Язмаларга нигезләнеп ничек күрсәтә алабыз? (2 Патш. 16:1—4) [w02 1.5. 10 б., 11 абз., иск.]
7. Давыт 80 яшьлек Верзилийны үзе белән патша сараенда яшәргә чакыргач, ни өчен Верзилий үз урынына Кимгамны тәкъдим иткән? (2 Патш. 19:33—37) [w07 1.6. 25 б., 13 абз.]
8. Ни өчен халыкны исәпләп чыгу җитди гөнаһ булган? (2 Патш. 22:36) [w05 1.8. 32 б., 2 абз.]
9. Ни өчен Адония Давытның исән чагында тәхетне алырга тырышкан? (3 Патш. 1:5) [w05 1.9. 25 б., 1 абз.]
10. Ни өчен Йәһвә, Сөләйман акыл белән зирәклек сорагач, аның догасына җавап биргән? (3 Патш. 3:9) [w05 1.9. 26 б., 3 абз.]