Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 октябрь 6-11 б.
  • Йәһвә — «чиксез шатлык» чыганагы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә — «чиксез шатлык» чыганагы
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЧЫН БӘХЕТ ҺӘМ ШАТЛЫК ЧЫГАНАГЫ
  • БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ ШАТЛЫГЫГЫЗНЫ УРЛАРГА ИРЕК БИРМӘГЕЗ
  • Шатлык — Аллаһыдан бирелгән бүләк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Юмарт булу чын бәхет китерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 октябрь 6-11 б.

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

Йәһвә — «чиксез шатлык» чыганагы

«Чиксез шатлыгым Аллаһысы янына килермен» (ЗӘБ. 43:4).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без шатлыгыбызны нәрсә урлаганын һәм аны ничек кайтарып булганын белербез.

1, 2. а) Күпләр бүген нинди хисләр кичерә? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

БУ ДӨНЬЯ бәхет артыннан куып яши, әмма аны тәки куып җитә алмый. Күпләр күңелләрендә бушлык сизә һәм боегып яши. Йәһвә хезмәтчеләрен дә бу читләтеп узып китми, чөнки, «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә, без төрле авырлыкларга очрыйбыз, һәм бу безне борчуга сала (2 Тим. 3:1).

2 Бу мәкаләдә без шатлыгыбызны нәрсә урлый алганын һәм аны ничек кайтарып булганын белербез. Әмма башта, әйдәгез, чын бәхет һәм шатлык чыганагын билгелик.

ЧЫН БӘХЕТ ҺӘМ ШАТЛЫК ЧЫГАНАГЫ

3. Йәһвәнең иҗади эшләреннән без аның турында нәрсә беләбез? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

3 Йәһвә — бәхетле Аллаһы. Ул безнең дә бәхетле, шатлыклы булуыбызны тели. Шуңа күрә ул безгә шатлык китергән төрле нәрсәләрне булдырган, мәсәлән: төрле төсләргә бизәлгән гүзәл планетабызны, кызык хайваннарны һәм тәмле-тәмле ризыкларны. Әйе, Аллаһы чыннан да безне ярата һәм безнең шатлыклы булуыбызны тели.

Коллаж: Кызык хайваннар. 1. Фил баласы суда уйный. 2. Пингвин балалары, канатларын тырпайтып, як-якка авыша-авыша кардан бара. 3. Кәҗә бәтиләре болында чабыша. 4. Дельфиннар сикерешә.

Baby elephant: Image © Romi Gamit/Shutterstock; penguin chicks: Vladimir Seliverstov/500px via Getty Images; baby goats: Rita Kochmarjova/stock.adobe.com; two dolphins: georgeclerk/E+ via Getty Images

Уйнарга яраткан хайваннар Йәһвәнең шатлыклы булуын күрсәтә (3 нче абзацны кара)


4. а) Йәһвә, дөньядагы кайгы-хәсрәтләрне күреп торса да, шатлыгын ничек саклый? ә) Йәһвә безгә нинди бүләк биргән? (Зәбур 16:11)

4 Йәһвә, дөньядагы бар кайгы-хәсрәтләрне күреп торса да, «бәхетле Аллаһы» булып кала (1 Тим. 1:11). Аңа шатлыгын югалтмаска нәрсә булыша? Ул газапларның вакытлыча гына булганын белә һәм алар бетәчәк көнне инде билгеләп куйган. Бу вакытны сабырлык белән көткән арада ул, авырлыкларыбызны күреп, безгә ярдәм кулы суза. Ул моны ничек эшли? Мәсәлән, Йәһвә безгә шатлык бүләк итеп биргән. (Зәбур 16:11 укы.) Беренче итеп бу бүләкне ул үзенең Улына — Гайсәгә биргән булган.

5, 6. Ни өчен Гайсә бәхетле?

5 Йәһвә барлыкка китергән затлар арасында Гайсә иң бәхетлесе. Ни өчен? Ике сәбәпкә игътибар итик. Беренчедән, ул «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» һәм Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра (Көл. 1:15; 1 Тим. 6:15). Икенчедән, Гайсә бәхетле Атасы белән бик күп вакыт үткәргән.

6 Гайсә һәрчак Атасының йөкләмәләрен үтәүдән шатлык таба (Гыйб. сүз. 8:30, 31; Яхъя 8:29). Менә ни өчен Атасы аны хуплый (Мат. 3:17). Бу да Гайсәгә зур шатлык китерә.

7. Чын шатлыкка ничек ия булырга?

7 Без дә Йәһвәгә — бәхет чыганагына якынлашып чын шатлык таба алабыз. Йәһвә турында күбрәк белем алырга һәм аңардан үрнәк алырга тырышсак, без бәхетлерәк булып китәрбез. Шулай ук Аллаһының ихтыярын үтәү һәм аның хуплавын сизү безне шатлыклырак итәa (Зәб. 33:12). Әмма вакытлыча я хәтта озакка шатлыкны югалтсак, бу Аллаһы безне хупламый дигәнне аңлатамы? Юк. Без камилсез кешеләр, шуңа күрә кайчак боегабыз һәм күңел әрнүен сизәбез. Андый чакларда Йәһвә безне бик яхшы аңлый (Зәб. 103:14). Әйдәгез, хәзер шатлыгыбызны нәрсә урлый алганын һәм аны ничек кайтарып булганын карап чыгыйк.

Шатлыкны Йәһвәдән эзләгез

Йәһвәдән изге рухын сорагыз. Шатлык — изге рух җимешенең өлеше булганга күрә, безгә аны Йәһвәдән эзләргә кирәк (Гәл. 5:22). Изге рух ярдәмендә без хәтта сынауларда да сабыр булып һәм шатлык кичереп нык кала алырбыз (Көл. 1:11).

Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куегыз. Аллаһы сүзен һәм басмаларыбызны регуляр рәвештә өйрәнегез. Һәр мөмкинлекне кулланып, «зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне» сөйләгез (Лүк 2:10). Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куючылар — иң бәхетле кешеләр (Зәб. 65:4).

Йәһвәгә һәрчакта да тыңлаучан булыгыз. Йәһвәнең кануннары безнең файдабызга бара. Аңа буйсыну безнең ирегебезне чикләми, ә, киресенчә, безне бәхетле итә (Лүк 11:28).

БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ ШАТЛЫГЫГЫЗНЫ УРЛАРГА ИРЕК БИРМӘГЕЗ

8. Тормыш авырлыклары безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

8 Беренче карак: тормыш авырлыклары. Сез, бәлки, эзәрлекләүләр кичерәсездер, табигать афәтләреннән, ярлылыктан, чирләрдән яки картлыктан интегәсездер. Андый авырлыклар шатлыгыбызны җиңел генә урларга мөмкин, аеруча без хәлебезне яхшырта алмасак. Изге Язмаларда болай диелә: «Йөрәк әрнүе рухны сындыра» (Гыйб. сүз. 15:13). Ба́бис исемле өлкән дүрт ел эчендә абыйсын һәм әти-әнисен югалткан. Ул болай дип сөйли: «Абыем һәм әти-әнием үлгәнче, миңа күп нәрсә башкарырга кирәк иде һәм мин алар белән әллә ни аралаша алмадым. Мин үземне ярдәмчесез һәм ялгыз хис иттем». Чыннан да, тормыш авырлыклары безне физик һәм эмоциональ яктан бик алҗытырга мөмкин.

9. Шатлыгыбызны ничек кайтарырга? (Ирмия 29:4—7, 10)

9 Шатлыгыбызны ничек кайтарырга? Безгә аек караш сакларга һәм рәхмәтле булырга кирәк. Бу дөнья, тормышың журналдагы рәсемдә кебек идеаль булса гына, бәхетле булырсың дигән фикерне тага. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, яһүдләр Бабылга сөрелгәч, Йәһвә аларны яңа шартларында уңай нәрсәләр табып, шатланып яшәргә дәртләндергән. (Ирмия 29:4—7, 10 укы.) Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Үзгәргән хәл-шартларыгызны кабул итегез һәм тормышыгыздагы яхшы нәрсәләр өчен рәхмәтле булыгыз. Истә тотыгыз: Йәһвә сезгә ярдәм итеп торачак (Зәб. 63:7; 146:5). Э́ффи исемле апа-кардәш, фаҗигага очрап, параличланган булган. Ул болай дип сөйли: «Миңа Йәһвә, гаиләм һәм җыелыш бик күп булышты. Шуңа күрә, бирешсәм, бу рәхмәтсез булуга тиң булыр иде. Мин Йәһвәгә дә, дусларыма да рәхмәтле булуымны күрсәтергә телим».

10. Авырлыкларга очрасак та, ни өчен без шатлыклы булып кала алабыз?

10 Тормышыбыз ал да гөл булмаса да яки үзебез я туганнарыбыз белән берәр начар хәл булса да, без шатлыклы булып кала алабызb (Зәб. 126:5). Ни өчен? Чөнки шатлык хәл-шартларга бәйле түгел. Мари исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Авырлыкларга очраганда, без шатлык сизә алабыз, чөнки Йәһвәнең вәгъдәләрен исебездә тотабыз. Әлбәттә, бу без беркайчан да еламабыз я ачы хисләребезне белдермәбез дигәнне аңлатмый. Әмма Атабыз безгә бәхетле булырга ярдәм итәр». Истә тотыгыз: сынауларыбыз нинди генә авыр булмасын, алар вакытлыча гына. Аларны яр буендагы эзләр белән чагыштырып була. Дулкын килә дә аларны агызып китә. Шулай ук авырлыкларның да тиздән эзе дә калмаячак.

11. Паулның очрагы сезне нәрсәгә ышандыра?

11 Авырлыкларыгыз аркасында Йәһвәнең хуплавын югалттыгыз дип уйларга ашыкмагыз. Моның урынына бик авыр сынауларга очраган Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында уйланыгыз. Рәсүл Паул мисалын алыйк. Гайсә аны «башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына» хакыйкатьне җиткерер өчен сайлаган булган (Рәс. 9:15). Нинди хөрмәт бу! Шулай да Паулның тормышы бал да май булмаган шул (2 Көр. 11:23—27). Паулның бетмәс бәлаләре ул Йәһвәнең хуплавын югалткан дигәнне аңлатканмы? Әлбәттә юк! Аның бар сынауларда чыдам калуы Йәһвәнең фатихасына ия булганын күрсәткән (Рим. 5:3—5). Ә хәзер үзегез турында уйлап карагыз. Бар сынауларыгызга карамастан, сез тугрылык саклыйсыз. Шуңа күрә бер дә шикләнмәгез: сез дә Йәһвәнең хуплавына ия.

12. Акланмаган өметләр шатлыгыбызны ничек урларга мөмкин?

12 Икенче карак: акланмаган өметләр (Гыйб. сүз. 13:12). Йәһвәне яратканга һәм аңа рәхмәтле булганга, без хезмәттә күбрәкне эшләргә телибез. Әмма кайчак без тормышка ашмаслык максатлар куябыз һәм моның аркасында боегабыз (Гыйб. сүз. 17:22). Хо́лли исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Мин Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга, чит илдә хезмәт итәргә я Ра́мапо проектында катнашырга теләдем. Әмма шартларым үзгәрде, шуңа күрә бу максатларыма инде ирешә алмадым. Минем өметем өзелде. Теләгән нәрсәләргә ирешә алмау шундый күңелсезләндерә!» Бу хисләр күпләргә таныш.

13. Шартларыбыз чикле булса, нинди ирешерлек максатлар куеп була?

13 Шатлыгыбызны ничек кайтарырга? Йәһвә таләпчән Аллаһы түгел. Ул бездән күпне көтми һәм безне хезмәттә башкарган эшләребез нигезендә бәяләми. Йәһвә безнең тыйнак һәм тугры булуыбызны тели (Мик. 6:8; 1 Көр. 4:2). Аның өчен эшләребез түгел, ә нинди кеше булуыбыз мөһимрәк. Йәһвә бездән күпне көтми икән, ни өчен без көтәргә тиеш соң?c Шуңа күрә, шартларыгыз чикле булса, ирешерлек максатлар куегыз. Сез яшьләр я олы яшьтәгеләр өчен терәк була аласызмы? Шалтыратып я электрон хәбәр җибәреп берәрсен дәртләндерү хәлегездән киләме? Андый максатларга ирешергә тырышсагыз, Йәһвә, һичшиксез, сезне фатихалаячак. Истә тотыгыз: яңа дөньяда Йәһвәгә хезмәт итәр өчен сезнең чиксез мөмкинлекләрегез булыр. Өстәрәк искә алынган Холли болай дип йомгаклый: «Мин үземә болай дим: „Минем алдымда мәңгелек. Йәһвәнең ярдәме белән мин үз максатларыма ирешермен әле“».

14. Шатлыгыбызны тагын нәрсә урлый ала?

14 Өченче карак: тормыштан ләззәт табып яшәргә омтылу. Социаль челтәрләрдә кайберәүләр хоббиларын, сатып алган әйберләрен һәм сәяхәт иткәннәрен күрсәтә. Шундый фикер туа: имеш, бәхет шуннан гыйбарәт. Әлбәттә, андый нәрсәләрдән рәхәтлек табу начар түгел. Йәһвә бит безне шундый итеп барлыкка китергән. Шулай да күпләр шатлык китерергә тиешле нәрсәләрнең чынлыкта шатлыкны урлаганына игътибар иткән. Ева исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Тормышың күңел ачулар тирәсендә генә әйләнсә, беркайчан канәгатьләнә алмаячаксың. Андый тормыш буш һәм бәхетсез булачак».

15. Сөләйман патша тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Сөләйман патша үз теләкләрен канәгатьләндереп яшәгән: тәмле ашаган, матур музыка тыңлаган һәм акчага сатып алып булган нәрсәләрнең рәхәтен күргән. Әмма ул канәгатьлек сизмәгән. Ул болай дигән: «Күзләр карап, колак ишетеп туя алмый» (Вәг. 1:8; 2:1—11). Дөньяның шатлык китерә алган нәрсәләргә карашы ялган акчага охшаш. Алар ярдәмендә бәхетне сатып алып булмый шул.

16. Ни өчен башкаларга берәр нәрсә эшләү шатлыгыбызны кайтарырга булыша? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

16 Шатлыгыбызны ничек кайтарырга? «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйткән Гайсә (Рәс. 20:35). Але́кос исемле өлкән болай ди: «Мин башкалар өчен хәлемнән килгәнне, хәтта бу кечкенә нәрсә булса да, эшләргә тырышам. Шулай итеп мин игътибарымны үземә түгел, ә башкаларга туплыйм. Бу миңа шатлык китерә». Ә сез башкалар өчен нәрсә эшли аласыз? Боеккан кардәшне күрсәгез, аны ныгытыгыз. Аның авырлыкларын чишә алмасагыз да, аны игътибар белән тыңлагыз һәм Йәһвәгә таянырга дәртләндерегез (Зәб. 55:22; 68:19). Шулай ук Йәһвәнең аны калдырмаганына ышандырыгыз (Зәб. 37:28; Ишаг. 59:1). Сез аңа гамәли ярдәм дә күрсәтә аласыз, мәсәлән ашарга пешерергә я бергә йөреп алырга тәкъдим итә аласыз. Шулай ук аны вәгазьгә дә чакырып була. Бу, һичшиксез, аның рухын күтәрер. Йәһвәгә үзегезне кулланырга мөмкинлек бирегез. Игътибарыгызны күбрәк башкаларга тупласагыз, чын шатлык кичерерсез (Гыйб. сүз. 11:25).

Коллаж: 1. Апа-кардәш кафеда берүзе телефонына карап утыра. Янында ул сатып алган әйберләр тутырылган пакетлар. 2. Ул олы яшьтәге апа-кардәш янына килеп, аңа шатланып чәчәкләр бүләк итә.

Үз теләкләрегезне канәгатьләндерү турында гына уйламагыз, ә башкаларны да шатландырырга тырышыгыз (16 нчы абзацны кара)d


17. Шатлыгыбыз Йәһвә белән ничек бәйле? (Зәбур 43:4)

17 Күктәге Атабызга якынлашуыбызны дәвам итсәк кенә, без чын мәгънәдә бәхетле булырбыз. Изге Язмаларда бит Йәһвә турында ул «чиксез шатлык» чыганагы дип әйтелә. (Зәбур 43:4 укы.) Шуңа күрә безгә бернәрсәдән дә куркасы юк, чөнки андый Дустыбыз белән беркем, бернәрсә дә шатлыгыбызны урлый алмаячак (Зәб. 144:15).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвә белән Гайсә бәхетле?

  • Шатлыгыбызны нәрсә урларга мөмкин?

  • Шатлыгыбызны ничек кайтарып була?

155 ҖЫР Мәңгелек шатлык

a «Шатлыкны Йәһвәдән эзләгез» дигән рамканы карагыз.

b Мәсәлән, jw.org сайтында 2023 елдагы «Җитәкче советның 5 нче отчеты» нда Деннис белән Ирина Кристенсен биргән интервьюны карагыз.

c Күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 июль санында «Үзеңә акыллы караш белән карап шатлыгыңны сакла» дигән мәкаләне карагыз.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәш үзенә күп әйберләр сатып алган, әмма дәртләндерүгә мохтаҗ олы яшьтәге апа-кардәшкә чәчәкләр сатып алу аңа күбрәк шатлык китерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу