Индианаполистагы конгресс (Индиана штаты, 1925 ел)
1925. Йөз ел элек
«МӘСИХЧЕЛӘР бу елны зарыгып көтте»,— дип әйтелгән 1925 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 гыйнвар чыгарылышында. Әмма мәкаләдә болай дип дәвам ителгән: «Безгә бу елда нәрсә булачагы турында чиктән тыш борчыласы юк. Югыйсә, безгә Йәһвә кушкан эшкә игътибарыбызны туплау авыр булыр һәм без аны үтәүдән туктарга мөмкин». Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 1925 елда нинди вакыйгаларны көткән? Өметләре акланмаса да, аларга вәгазь эшендә актив булып калырга нәрсә ярдәм иткән?
ЧЫНГА АШМАГАН ӨМЕТЛӘР
Күп кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 1925 елда җирдә оҗмах торгызылачак дип ышанган. Соңрак Җитәкче советта хезмәт иткән Альберт Шрёдер моның турында болай дип әйткән: «Без бу елда майланганнарның калдыгы күккә күтәреләчәк, ә Ибраһим, Давыт кебек тугры хезмәтчеләр, җирдә мирзалар булыр өчен, үледән терелтеләчәк дип ышана идек». Бу тормышка ашмагач, кайбер кардәшләрнең өметләре өзелгән (Гыйб. сүз. 13:12).
Өметләре чынга ашмаса да, күпчелек Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вәгазь эшен дәвам иткән. Алар Йәһвә турында шаһитлек бирү — иң мөһим эш икәнен аңлый башлаган. Аларның радионы, мөмкин кадәр күбрәк кешегә вәгазьләр өчен, ничек кулланганы турында белик.
ӨСТӘМӘ РАДИОСТАНЦИЯЛӘР ТӨЗЕЛӘ
1924 елда WBBR радиостанциясе эшли башлаган. Бу радионы күп кеше тыңлаган, шуңа күрә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тагын бер радиостанцияне Чикаго янында (Иллинойс штаты) төзегән һәм аны WORD дип атаган. Бу радиостанцияне төзүдә катнашкан радиоинженер Ралф Леффле́р болай дип исенә төшергән: «Ерак җирләрдә кышкы салкын кичләрне бик күп кеше WORD радиостанциясен тыңлады». Радиостанция төзелгәннән соң күп тә үтмәстән, анда эшләгән кардәшләр 5 000 километрдан артык ераклыкта урнашкан Па́йлот-Сте́йшен шәһәреннән (Аляска штаты) хат алган. Хатта бер гаилә үзләренә Аллаһы һәм Изге Язмалар турында белергә булышкан искиткеч программа өчен рәхмәтләрен белдергән.
Сулда: WORD станциясенең радиовышкалары (Батавия, Иллинойс штаты)
Уңда: Ралф Леффлер радиостанциядә эшли
1925 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 декабрь (ингл.) чыгарылышында нәрсә ярдәмендә радиостанция шулкадәр ерак җирләргә тапшыра ала икәнлеге аңлатылган булган: «Аның егәрлеге 5 000 ватт булганга, ул Кушма Штатларда иң көчле радиостанцияләрнең берсе. Кешеләр аны Атлантик океан ярында да, Тын океан ярында да, Кубада да, Алясканың иң төньягында да тыңлый ала. Күпләр аның ярдәмендә хакыйкатьне беренче тапкыр ишеткән һәм күбрәк белергә теләгән».
Джордж Нейш
Изге Язмаларны Тикшерүчеләр шулай ук Канадада яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен радионы кулланырга теләгән. 1924 елда алар Саскатун шәһәрендә (Саскачеван провинциясе) CHUC исемле радиостанцияне төзегән. Бу Канададагы беренче дини радиостанцияләрнең берсе булган. 1925 елда кардәшләр радиостанция өчен зуррак бина кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә оешмабыз, Саскатундагы иске театр бинасын сатып алып, аны ремонтлаган һәм радиотапшыру студияләрен шунда күчергән.
Саскачеванның кечкенә шәһәрләрендә һәм авылларында яшәгән күп кенә кеше беренче тапкыр яхшы хәбәрне радиодан ишеткән. Мәсәлән, ерак урнашкан шәһәрдә яшәгән миссис Грэм, радиотапшыруыбызны тыңлагач, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны сорап хат язган. Джордж Нейш абый-кардәш болай дип исенә төшергән: «Ул үз хатында: „Безне өйрәтегез!“ — дип шулкадәр үтенеп сорады ки, без аңа „Изге Язмаларны тикшерүләр“ китабының бар томнарын да җибәрергә булдык». Соңрак миссис Грэм инде үзе яхшы хәбәрне тагы да ераграк җирләрдә тараткан.
МӨҺИМ ХАКЫЙКАТЬНЕ АҢЛЫЙ БАШЛЫЙБЫЗ
1925 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 март чыгарылышында «Халыкның тууы» дип исемләнгән мәкалә чыккан. Ни өчен бу мәкалә шулкадәр мөһим булган? Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Шайтанның оешмасы бар икәнен белгән. Бу оешма җеннәрдән, шулай ук коммерция, дини һәм сәяси системалардан тора. Әмма бу мәкаләдә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Йәһвәнең дә оешмасы бар икәнен аңлаткан (Мат. 24:45). Йәһвә оешмасы Шайтан дөньясыннан аерым тора һәм аңа каршы килә. Өстәвенә, ышанычлы хезмәтче 1914 елда Аллаһы Патшалыгының барлыкка килгәнен һәм шул ук елны «күктә сугыш башланганын» әйткән. Шул сугыш нәтиҗәсендә, Шайтан һәм аның җеннәре җиргә ыргытылган булган (Ачыл. 12:7—9).
Кайберәүләргә бу яңа аңлауны кабул итү авыр булган. Шуңа күрә мәкаләдә болай диелгән: «Кемгәдер бу мәкаләдә әйтелгәннәр белән ризалашу авыр булса, без сезгә, сабырлык күрсәтеп һәм Йәһвәгә таянып, аңа алга таба да тугры хезмәт итәргә киңәш итәбез».
Әмма Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең күбесе бу мәкаләне яхшы кабул иткән. Том Эйр исемле китап таратучы (элек шулай пионерларны атаганнар) үз хисләрен болай дип белдергән: «Ачылыш китабының 12 нче бүлегенең аңлатылуы безне таң калдырды. Патшалыкның күктә инде урнаштырылганы турында белгәч, безнең бу яхшы хәбәрне һәр кешегә сөйлисебез килде. Без, Йәһвәнең киләчәктә тагы да бөегрәк эшләрне башкарачагына инанып, ашкыныбрак вәгазьли башладык».
«СЕЗ МИНЕМ ШАҺИТЛӘРЕМ»
Бүген Йәһвә Шаһитләре Ишагыя 43:10 да язылган сүзләрне яхшы белә: «Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,— әйе, син минем сайланган хезмәтчем». Ләкин 1925 елга кадәр бу шигырь басмаларыбызда сирәк каралган. 1925 елда исә Ишагыя 43:10, 12 «Күзәтү манарасы»ның 11 чыгарылышларында каралган!
1925 елның августы ахырында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Индианаполис шәһәрендә (Индиана штаты) конгресска җыелган. Конгрессның программкасында Джозеф Рутерфорд кардәшнең мондый сүзләре язылган булган: «Без бу конгресста, тагы да ашкыныбрак вәгазьләр өчен һәм Аллаһы турында шаһитлек бирер өчен, көч алырбыз». Сигез көнлек конгресс дәвамында кардәшләрне, һәр мөмкинлекне кулланып, Йәһвә турында шаһитлек бирергә дәртләндергәннәр.
29 август, шимбә көнне Рутерфорд кардәш «Эш итәргә чакыру» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Бу нотыкта ул, вәгазь эшенең мөһимлеген ассызыклап, болай дигән: «Йәһвә үз халкына: „Сез минем шаһитләрем... ә мин Аллаһы“,— дип әйтә. Аннары ул туры итеп: „Халыклар өчен билге күтәреп куегыз“,— дип куша. Бу билгене күтәрергә, ягъни Йәһвә турында шаһитлек бирергә, Аллаһы халкы гына булдыра ала, чөнки Йәһвә аларга үз рухын бирә һәм аларны үз шаһитләре дип атый» (Ишаг. 43:12; 62:10).
«Өмет хәбәре» буклеты
Рутерфордның нотыгыннан соң конгресста булган бар кардәшләр бертавыштан «Өмет хәбәре» дигән резолюцияне кабул иткән. Анда Аллаһы Патшалыгы гына «фатихалар, тынычлык, иминлек, сәламәтлек, тормыш, азатлык һәм мәңгелек бәхет» китерә ала дип әйтелгән булган. Соңрак бу резолюция, берничә телгә тәрҗемә ителеп, буклет рәвешендә чыккан һәм аның якынча 40 миллион данәсе таратылган булган.
Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемне берничә елдан соң гына алган. Әмма инде 1925 елда алар Йәһвә турында шаһитлек бирергә никадәр мөһим икәнен аңлый башлаган.
КЫЗЫКСЫНГАН КЕШЕЛӘРГӘ КАБАТ КИЛЕП КИТҮ
Бөтен дөнья буенча Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең саны үсә барган. Шуңа күрә оешма аларны, кешеләргә басмаларны калдырудан тыш, кызыксынган кешеләр янына кабат килеп китәргә дәртләндерә башлаган. «Өмет хәбәре» дигән буклетны тарату буенча кампания үткәннән соң, «Бюллетень»дәa мондый җитәкчелек бирелгән булган: «„Өмет хәбәре“ дигән буклетны алган кешеләр янына кабат килеп китегез».
1925 елгы «Бюллетень»нең гыйнвар чыгарылышында Пла́но шәһәреннән (Техас штаты) бер Изге Язмаларны Тикшерүченең сүзләре китерелгән: «Кызык, без инде йөргән территориягә кабат килгәндә, еш кына кешеләр безне хәтта яхшырак тыңлый. Бер шәһәрне соңгы ун ел эчендә без биш тапкыр йөреп чыктык... Ә күптән түгел Хе́ндрикс апа-кардәш һәм әнием кабат анда барды һәм шактый күп китаплар таратты».
Панамадан булган бер китап таратучы менә нәрсә язган: «Күп кенә кеше беренче тапкыр минем белән сөйләшергә теләмәде. Әмма алар янына икенче я хәтта өченче тапкыр килгәч, аларның карашлары үзгәрде. Быел мин, вәгазьләгәндә, күпчелек вакытны элек сөйләшкән кешеләр янына килеп китүләргә багышлыйм. Андый сөйләшүләрнең кайберләре җимешләр китерде».
КИЛӘЧӘККӘ МАКСАТЛАР
Рутерфорд кардәш китап таратучылар өчен еллык хатында 1925 елның нәтиҗәләре һәм киләсе елга максатлар турында язган: «Быел без боеккан кешеләрне юатып йөрдек. Бу безгә зур шатлык китерде. [...] Киләсе елны безнең Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында шаһитлек бирер өчен күп мөмкинлекләр булыр. Шулай итеп без үзебезнең Аллаһы хезмәтчеләре булганын күрсәтә алырбыз. [...] Әйдәгез, алга таба да бергәләп каты тавыш белән Аллаһыбызны һәм Патшабызны данлыйк».
1925 елның ахырында кардәшләр Бруклиндагы Бәйтелне киңәйтергә карар иткән. Төзү эшләре 1926 елда башланган. Бу оешмабыз моңа кадәр башкарган иң зур төзелеш проекты булган.
Адамс-стриттагы төзү эшләре (Бруклин, Нью-Йорк, 1926 ел)
a Хәзер «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәре дип атала.