Израиль: Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен планшет кулланалар
БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ
Азия һәм Якын Көнчыгыш
ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 49
ХАЛЫК САНЫ 4 409 131 383
ВӘГӘЗЬЧЕЛӘР 718 716
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 766 364
Йөз ел хакына йөз сәгать
Азиядәге бер илдә атаклы булган бер актриса һәм фотомодель Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул белгәннәрен шунда ук куллана башлаган һәм сихерчелек турындагы әдәбият белән Буддизм потларыннан арынган.
Бу актрисаның бер якын дусты аңа болай дип киңәш биргән:
— Нигә сиңа, өйрәнүеңне өч елга калдырып, бар вакытыңны карьерага багышламаска? Аннары яңадан өйрәнә башларсың.
— Мин Йәһвәне 24 ел буе эзләдем. Ни өчен тагын өч ел көтәргә? — дип җавап кайтарган актриса.
Бу актриса бер атнаны Теократик хезмәт мәктәбендә беренче чыгыш ясарга тиеш булган. Нәкъ шул атнаны аңа фильмнар төшерүче компания мөрәҗәгать иткән. Бу компания аңа табышлы дүрт еллык контракт тәкъдим иткән, ләкин аңа теләсә нинди рольләргә ризалашырга туры килер иде. Ул бу тәкъдимне кире каккан. 2014 елның май аенда ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән. Шул елның август аенда ул 100 сәгать вәгазьләргә булган. Ни өчен дигән сорауга ул мондый җавап кайтарган: «Мин, 100 сәгать вәгазьләп, Гайсәнең 100 ел идарә итүен бәйрәм итәргә телим!» Ул үз максатына ирешә алган. 2015 елның гыйнвар аенда ул суга чумдырылу үткән һәм хәзер ярдәмче пионер булып хезмәт итә.
Төрмәдә үткәрелгән төн
Шри-Ланкада дүрт апа-кардәш, автобуска утырып, билгеләнмәгән территориягә вәгазьләргә барган. Бу территориядә башлыча буддистлар яши. Вәгазьнең икенче көнендә бер монах белән таксист апа-кардәшләргә бәйләнә башлаган. Нәтиҗәдә, якынча 30 ярсулы кеше аларны урап алган. Полиция, килеп, апа-кардәшләребез бернинди эштә гаепле булмасалар да, аларны участокка алып киткән һәм бер төнгә төрмәгә ябып куйган. Аларга куркыныч җинаятьчеләр белән бергә утырырга һәм алардан үзләренә карата начар, мыскыллаучы сүзләр ишетергә туры килгән. Шулай да апа-кардәшләр төрмәдә утыру форсатыннан шаһитлек биргән. Бер апа-кардәш болай дип әйтә: «Мине кеше үтерүчеләр белән утырттылар, моңа карамастан аларга хакыйкать турында сөйли алдым. Алар ни өчен мин төрмәдә утырам дип бик гаҗәпләнде һәм дини карашларым турында күп сораулар бирде. Бер ир-ат хәтта: „Ни өчен син шундый бәхетле?“— дип сорады».
Шри-Ланка: дүрт апа-кардәш билгеләнмәгән территориягә автобус белән йөри
Шри-Ланкадагы Югары судка кешенең төп хокукларын бозу буенча шикаять бирелгән булган, чөнки полицейскийлар кардәшләрне бернәрсәдә дә гаепләмичә кулга алганнар. Бу эш әле дә карала.
Постельгә калган хатын кызга ярдәм күрсәтү
Япония: Кадзуми җылы, дәртләндерүче хатлар яза
Япониядә пионер булып хезмәт иткән Митико исемле апа-кардәшебез хастаханәдә бер олы яшьтәге хатын-кыз белән ишарә телендә өйрәнү үткәргән булган. Митико хастаханә эшчеләреннән башка авырган кешеләр белән сөйләшеп буламы дип сораган. Шунда Митико кардәш Кадзуми исемле кешене очраткан. Кадзуми сөйләшә алмый, әмма ишетә. Ул 23 яшендә, авариягә эләгеп, постельгә калган һәм хәзер ризыкны да, суны да йота алмый. Ул күп сораулар биргән һәм шунда ук Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан.
Митико сораулар биргәндә, Кадзуми үз җавапларын я абзацларда төртеп күрсәткән, я кәгазьгә язып куйган. Кадзуми үзенә телефон сатып алгач, Митико һәр иртә аның белән көндәлек шигырьне карап чыккан. Кадзуми физик яктан көчсезләнә барган булса да, ул, рухи яктан үсеп, Йәһвә Шаһите булу теләген белдергән. 13 ел буе өйрәнгәннән соң, 61 яшендә Кадзуми ахыр чиктә чумдырылмаган вәгазьче булып киткән.
Кадзуми постельдән тора алмаганга, кардәшләр аңа бар җыелыш һәм конгресс программаларын тыңлатыр өчен чаралар күрә. Җыелыштагы апа-кардәшләр Кадзуминың әзерләгән комментарийларын җыелыш очрашуларында укый.
Кадзуми җыелышка килгән һәр өйрәнүчегә җылы, дәртләндерүче хат яза. Ул хастаханәдә эшләүчеләргә һәм үзенә килгән кешеләргә шаһитлек бирә. Кадзуми аларга: «Изге Язмаларны өйрәнсәгез, сез бәхетле булырсыз»,— дип әйтә.
Монах хакыйкатне кабул итә
Көньяк-көнчыгыш Азиянең бер илендә бер апа-кардәш хастәханәгә күз табибына барган. Анда ул бер монахны очраткан. Апа-кардәш аңардан: «Сез сәламәт булып матур җирдә мәңге яшәргә теләр идегезме?» — дип сораган. Аларның яхшы сөйләшүләре булган, һәм апа-кардәшебез аңа «Аллаһыны тыңла» дигән брошюраны калдырган. Бу монах аңа үз телефон номерын биргән, һәм кардәшебез бу номерны җыелыштагы бер абый-кардәшкә тапшырган. Соңрак бу абый-кардәш, шул монахка шалтыратып, аны махсус нотыкка чакырган. Аңа очрашу, аеруча Патшалык җырларын җырлау бик тә ошаган. Аңа шулай ук кардәшләрнең үзен җылы каршы алганнары нык тәэсир калдырган.
Бу монах Йәһвә Шаһитләренең дини университетлары бармы я алар семинарларын үткәрәләрме дип сораган. Абый-кардәш аңа, без һәрбер кеше белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез, дип аңлаткан һәм өйрәнергә тәкъдим иткән. Киләсе атнаны ук бу кеше «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның беренче бүлеген кардәш белән өйрәнгән. Ул өйрәнүен дәвам иткән, очрашуларга килә башлаган һәм җыелыш белән мәкаләне өйрәнгәндә комментарийлар биргән.
Ул район конгрессына килгәч, филиал вәкиле аны Бәйтелгә экскурсиягә чакырган. Инде киләсе атнаны бу монах, Бәйтелгә барып җитәр өчен, юлда 10 сәгать үткәргән. Анда аны җылы каршы алганнар. 2015 елның февраль аенда ул үз чиркәвеннән киткән һәм хәзер, Изге Язмалар өйрәнүен дәвам итеп, җыелыш очрашуларында катнаша.
Югалган булган, әмма кабат табылган
Пионерлар булып хезмәт иткән бер парны күптән түгел генә Һиндстанның төньяк-көнчыгыш ягына җибәргәннәр. Анда кешеләр яхшы хәбәрне күп еллар буе ишетмәгән. Пионерлар күп кенә кызыксынган кешеләрне очраткан һәм җыелыш очрашуларын үткәрер өчен туры килә торган берәр урын табарга теләгән. Бер көнне, өйрәнүгә барганда, алар төзелә торган бер бина күргән һәм бу бина җыелыш үткәрер өчен туры килер дип уйлап куйган. Бераз алгарак китеп баргач, алар, борылып, кире килергә булган. Бина янында алар олы яшьтәге бер хатынны очраткан һәм аңа үзләренең Йәһвә Шаһитләре булулары турында әйткән. Аның йөзе балкый башлаган. «Мин дә Йәһвә Шаһите»,— дип әйткән ул һәм өенә керергә чакырган. Ул аларга 1970—1980 нче елгы басмаларны күрсәткән. 30 ел элек ул анда яшәгән пионерлар белән өйрәнгән һәм, иренең каршы килгәненә карамастан, кайбер җыелыш очрашуларына килеп йөргән. Ул хакыйкатьне тапканына инанган, ләкин соңрак, пионерлар ул яшәгән яклардан киткәч, оешма белән элемтәне югалткан. Аның балалары төрле чиркәү әгъзалары булып киткән, әмма ул үзе бернинди чиркәүгә дә йөрмәгән.
Һиндстан: кызыксынучы хатын-кыз 1970—1980 нче елгы басмаларны күрсәтә
Күптән түгел генә бу хатынның балалары, ул католик динен кабул итсен дип, аңа басым ясый башлаган. Шулчакта алар, әниләре үлгәч, аны католик гореф-гадәтләре буенча күмә алырлар иде. Аның сеңлесе хәтта аны үзе белән чиркәүгә барырга өндәгән, әмма барыр юлларында алар бөкегә эләккән һәм кире өйләренә кайтып киткән. Аның сеңлесе, киләсе көнне кабат барырбыз, дип әйткән, ләкин ул үзе чирләп киткән. Нәкъ ул көнне пионерлар шул кызыксынган хатын-кыз белән очрашканнар да! Хәзер ул яңадан Изге Язмаларны өйрәнә, җыелыш очрашуларына килә һәм үз балалары белән оныкларын да өйрәнергә дәртләндерә.