Изге Язмаларда атом-төш сугышы куркынычы турында нәрсә әйтелә?
Сер түгел, кайбер державалар атом-төш коралларына ия, һәм бу коралларның саны арта гына бара. Моның аркасында күпләр атом-төш сугышы башлануыннан бик курка. Массакүләм юк итү коралын хәтта бер урында куллану да җиңел генә глобаль сугышка һәм планетабызның юк ителүенә китерергә мөмкин, дип борчыла алар. «Бюллетень ученых-атомщиков» дигән басмада әйтелгәнчә, «атом-төш сугышы теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин».
Атом-төш сугышы чыннан да башланырмы? Башланса, җир шары исән калырмы? Бу сораулар безне дә борчыса, борчылуларыбызны ничек җиңәргә? Изге Язмаларда бу хакта нәрсә әйтелә?
Бу мәкаләдә
Изге Язмаларда Армагеддон атом-төш сугышы нәтиҗәсендә булыр дип әйтеләме?
Изге Язмаларның Ачылыш китабында атом-төш сугышы турында әйтеләме?
Изге Язмаларда атом-төш сугышы пәйгамбәрлек ителгәнме?
Изге Язмаларда атом-төш сугышы дигән төшенчә очрамый. Шулай да анда шундый сугышка китерә алган вакыйгалар һәм кешеләрнең начар сыйфатлары алдан пәйгамбәрлек ителгән булган.
Түбәндәге шигырьләрне дөньядагы вакыйгалар белән чагыштырыгыз.
Изге Язмалардагы шигырь. Гайсәнең шәкертләре: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»,— дип сораганнар. У аларга: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер»,— дип җавап биргән (Маттай 24:3, 7).
Дөньядагы вакыйгалар. Илләр, шул исәптән атом-төш кораллары булган илләр, төрле хәрби конфликтларда катнаша.
«Соңгы елларда дөнья тагын да мәрхәмәтсезрәк булып китте: җир шарының төрле почмакларында көчле сугышлар бара» (The Armed Conflict Location & Event Data Project).
Изге Язмалардагы шигырь. «Ахыргы вакытта көньяк патша аның белән [төньяк патша белән] тартышачак» (Даниял 11:40).
Дөньядагы вакыйгалар. Бер-берсе белән көндәшлек иткән державалар һәм аларның союздашлары дөньядагы беренчелек өчен көрәшә. Атом-төш кораллары булган илләр бер-берсе белән турыдан-туры сугышмаса да, алар «кылычларын кайрый»: үз арсеналларын камилләштерә һәм арттыра.
«Илләр бер-берсе белән көрәшә. Еш кына алар турыдан-туры конфронтациягә керми, ә башка ил „кулы“ белән сугыш алып бара. Соңгы ун ел эчендә бу тенденция аеруча ачык күренә» (The Uppsala Conflict Data Program).
Изге Язмалардагы шигырь. «Белеп тор, соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр... килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез... булырлар» (2 Тимутигә 3:1—3).
Дөньядагы вакыйгалар. Ил башлыклары, үзара уртак фикергә килә алмаганда, конфликтны тыныч юл белән чишми, ә бер-берсенә яный һәм көч куллана. Шулай итеп алар киеренкелекне көчәйтә генә. Әлбәттә, моның аркасында атом-төш сугышы башлануының ихтималлыгы да арта.
«Кешеләр бер-берсе белән килешергә өйрәнмәсәләр, сугышлар тагын да һәлакәтлерәк булыр» (Ян һәм Саран Харман, Бөтендөнья экономик форумы).
Аллаһы атом-төш коралларын куллануга юл куярмы?
Изге Язмаларда моңа турыдан-туры җавап бирелми. Әмма анда соңгы көннәрдә «куркыныч күренешләр», ягъни курку уята торган вакыйгалар, булыр дип әйтелә (Лүк 21:11). Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кулланылган атом-төш бомбаларын моңа мисал итеп китереп була. Изге Язмаларда Аллаһының ни өчен сугышларга юл куйганы аңлатыла. Күбрәк белер өчен, «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән роликны карагыз.
Җиребез юк ителерме?
Юк. Кешеләр атом-төш коралларын кабат кулланса да, Аллаһы җирнең юк ителүенә юл куймас. Изге Язмаларда кешелек тә, җир дә мәңге булачак дип әйтелә.
Кайбер кешеләр мондый куркыныч картинаны күз алдына китерә: атом-төш сугышыннан соң аз кеше генә исән кала һәм аларга кырыс шартларда яшәргә туры килә. Ләкин Изге Язмалар безнең алдыбызда башка картинаны сурәтли. Анда әйтелгәнчә, сугышлар җиргә китергән бар зыянны Аллаһы юк итәчәк һәм җир оҗмах булачак.
Аллаһы безнең җирдә мәңге шатланып яшәвебезне тели
Җир үзеннән-үзе яңара һәм торгызыла алса да, нәкъ Аллаһының көче ярдәмендә ул оҗмахка әйләнер. Җир мәңгегә кешеләрнең гаҗәеп яшәү урыны булачак (Зәбур 37:11, 29; Ачылыш 21:5).
Бу хакта борчылуларны ничек җиңәргә?
Кайбер кешеләр атом-төш сугышы була ала дип бик нык борчыла. Җиргә нинди зур зыян китереләчәген күзаллап, алар зур стресс кичерә. Әмма Изге Язмаларда язылган Аллаһының вәгъдәләре һәм киңәшләре андый кешеләргә үз борчылуларын контрольда тотарга булыша ала.
Изге Язмалар якты киләчәккә өмет бирә. Бу өмет «тормышыбыз өчен якорь сыман». Башка сүзләр белән әйткәндә, аның турында уйлансак, борчылулар кимер (Еврейләргә 6:19, искәрмә). Гайсә Мәсих: «Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек»,— дигән (Маттай 6:34). Бу сүзләрдән күренгәнчә, иртәгесе көн турында борчылып яшәүдән мәгънә юк.
Кайберәүләр атом-төш сугышы турында үз карашларын белдерә, прогнозлар ясый һәм шушы тема турында бәхәсләр алып бара. Үзебезне бу мәгълүмат «агымыннан» якласак, эмоциональ һәм психик сәламәтлегебезне саклый алырбыз, ә бу бик мөһим. Әлбәттә, без чынбарлыкка күзебезне йомарга тиеш түгел. Шулай да бездән тормаган һәм, бәлки, беркайчан да булмаячак вакыйгалар турында уйлап яшәү акыллы булмас иде.
Начар хәбәрләрдән «отпуск» алыгыз һәм игътибарыгызны уңай нәрсәләргә туплагыз.
Изге Язмалар киләчәккә якты өмет бирә
Аллаһының вәгъдәләре турында күбрәк белем алу сезгә өмет, шатлык һәм җан тынычлыгы бирер.
Изге Язмаларда Армагеддон атом-төш сугышы нәтиҗәсендә булыр дип әйтеләме?
Атом-төш сугышы коточкыч катастрофага китерә ала, шуңа күрә кайберәүләр Армагеддон шундый сугыш булыр дип саный.
Ләкин Изге Язмаларда «Армагеддон» дигән төшенчә башка нәрсәне — «җир патшалары» һәм Аллаһы арасындагы сугышны аңлатаa (Ачылыш 16:14, 16). Атом-төш коралы кешеләрне рәттән кырып юк итә. Ә Армагеддонда исә Аллаһы явыз кешеләрне генә юк итәчәк. Явызлар булмагач, җирдә тынычлык һәм куркынычсыз шартлар булачак (Зәбур 37:9, 10; Ишагыя 32:17, 18; Маттай 6:10).
Изге Язмалар буенча, сугышлар бетәчәкме?
Йәһвәb Аллаһы, үз көчен кулланып, сугышларны туктатачак һәм халыкларның сугыш коралларын юк итәчәк. Аллаһының Патшалыгы, ягъни күктәге Хөкүмәте, җир белән идарә итәчәк (Даниял 2:44).
Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында халыклар тыныч-тату яшәр. Җир өстеннән бер генә Патшалык идарә иткәнгә, җирдә сугышлар инде булмас. Кешеләр сугышырга хәтта өйрәнмәс тә! (Микай 4:1—3) Кешеләрнең «һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас» (Микай 4:4).
a «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.
b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.