УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Авырлыклар шатлыгыгызны урламасын. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Дөнья хәле бик нык үзгәреп тора. Иртәгә нәрсә буласын бер кеше дә әйтә алмый. Әмма шатлыгыбыз авырлыклар аркасында кимемәсен. Шул авырлыкларга дөрес караш белән карарга өйрәнеп, шатлыгыбызны саклыйк. Изге Язмаларда болай диелә: «Шат күңелле [кеше] көн дә бәйрәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Тормышыбыз бәхетлерәк булсын өчен, нәрсә эшләргә? Изге Язмалардан берничә киңәшне карап чыгыйк.
Борчылулар белән көрәшегез
Изге Язмаларда әйтелә: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).
Аллаһы Сүзендәге киңәшләр сезгә борчылуларны җиңеп чыгарга булыша ала. Мондый мәкаләне укыгыз: «Изге Язмаларның карашы. Борчылу».
Чын дуслар табыгыз
Изге Язмаларда әйтелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Аллаһы Сүзендәге киңәшләр сезгә чын дуслар табарга һәм ялгызлыкны җиңәргә булышачак. Мондый мәкаләне укыгыз: «Ялгызлыкны дуслык белән җиң. Изге Язмалардан киңәшләр».
Аллаһыны һәм кешеләрне яратыгыз
Изге Язмаларда әйтелә: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат. ... Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»a (Маттай 22:37—39).
Аллаһыга карата яратуыгыз үссен өчен, аның белән сөйләшергә, ягъни аңа дога кылырга, кирәк. Мондый мәкаләне укыгыз: «Аллаһы догаларыбызны ишетәме?»
Без алтын кагыйдә буенча эш итеп, кешеләргә ярату күрсәтәбез. Мондый мәкаләне укыгыз: «Алтын кагыйдә нәрсә ул?»
Бу авыр заманнарда бәхетле булыр өчен, Изге Язмаларда башка киңәшләр дә бар. Алар белән танышыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнү курсын бушлай үтегез.
a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).