NASA Photo
УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Җир белән идарә итә алырлык стабиль хөкүмәт бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Бүген бөтен дөнья буйлап сәяси тотрыксызлык күзәтелә. Хәтта стабиль булып күренгән илләрдә дә сәясәтчеләр арасында ызгыш-талашлар куба, сайлауларда бер кандидат икенчесенә караганда чак кына күбрәк тавыш белән җиңә, партияләр бер-берсе белән тарткалаша, әледән-әле чуалышлар булып тора.
Әмма стабиль хөкүмәт бармы? Әйе. Һәм сезнең аның турында, бәлки, ишеткәнегез бардыр. Гайсә пәйгамбәр үзенең үрнәк догасында нәкъ шул хөкүмәт турында әйткән дә.
«Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен“» (Маттай 6:9, 10).
Изге Язмаларда бу Патшалык турында нәрсә әйтелә?
Бу Патшалык — ышанычлы, стабиль хөкүмәт
Аллаһы Патшалыгы күктән идарә итә.
Гайсә бу хөкүмәтне «күкләр Патшалыгы» дип атаган (Маттай 4:17; 5:3, 10, 19, 20). Шуңа күрә ул: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36).
Бу Патшалык кеше хөкүмәтләрен алмаштырачак
Изге Язмаларда әйтелә: «Бу патшалык... барлык шушы патшалыкларны [кеше патшалыкларын] җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44).
Гайсә Мәсих кулындагы бу Патшалык беркайчан да җимерелмәс.
Изге Язмаларда әйтелә: «Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык» (Даниял 7:13, 14).
Бу Патшалык җирдә тынычлык урнаштырачак.
Изге Язмаларда әйтелә: «Һәркем үзенең йөзем вә инҗир бакчасында тыныч кына, беркемнән курыкмыйча көн күрәчәк» (Микай 4:4; Изге Язма, 2015).
Патшалык турында күбрәк белегез
Җирдә яшәгәндә, Гайсә «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән» (Маттай 9:35). Ул шулай ук болай дигән:
«Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).
Бүген Патшалык турындагы яхшы хәбәр 240 артык илдә вәгазьләнә. Без сезне бу хөкүмәт турында һәм аның нинди фатихалар китерәчәге хакында күбрәк белергә чакырабыз.
«Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз.