13 НЧЕ БҮЛЕК
Яхшы һәм начар патшалар
Исраил ике илгә бүленә. Аның белән күп патшалар идарә итә һәм аларның күпчелеге Аллаһыга тугры булмый. Бабыллылар Иерусалимны җимерә
ЙӘҺВӘНЕҢ сүзләре үтәлә: Сөләйман хак гыйбадәт кылуны калдырганга, Исраил икегә бүленә. Сөләйман тәхетенә утырган аның улы Рихәбәм үзен мәрхәмәтсез тота. Шуңа күрә Исраилнең ун кабиләсе аңа каршы күтәрелә, һәм төньяк патшалык Исраил барлыкка килә. Калган ике кабилә — көньяк патшалык Яһүдия — Давытның Иерусалимдагы тәхетенә тугры кала.
Бу ике патшалык күп авырлыклар кичерә, һәм моның төп сәбәбе — Аллаһыга тугры һәм тыңлаучан булмаган патшалар. Төньяк патшалыкка хәтта кыенрак та туры килә, чөнки аның патшалары иң баштан ук ялган илаһларга табына башлый. Ильяс белән Элиша пәйгамбәр куәтле эшләр башкара, хәтта үлеләрне терелтәләр, әмма Исраил барыбер үз явыз юлын ташламый. Һәм Аллаһы Ашшур иленә Исраилне яулап алырга рөхсәт итә.
Йөздән чак кына күбрәк ел үткәч, Яһүдия дә Аллаһы җәзасына дучар була. Аның берничә патшасы гына Аллаһы пәйгамбәрләренең кисәтүенә колак салып, халыкны кире Йәһвәгә таба борырга тырыша. Мәсәлән, Йошия патша. Ул Яһүдияне ялган табынудан чистарта башлый һәм Йәһвә гыйбадәтханәсен төзекләндерә. Анда Муса аша бирелгән Канун табыла. Бу Йошиягә бик нык тәэсир итә, һәм аны үзгәрешләрне зуррак ашкыну белән алып барырга этәрә.
Әмма Йошиядән соң идарә иткән патшалар аңардан үрнәк алмый. Һәм Йәһвә Бабыл иленә Яһүдияне яулап алырга, ә Иерусалим белән гыйбадәтханәне җимерергә рөхсәт итә. Исән калганнарны бабыллылар әсирлеккә алып китә. Аллаһы мондый пәйгамбәрлек әйтә: Яһүдия 70 ел ташландык хәлдә булачак, һәм шуннан соң халык әсирлектән үз туган җиренә кайтачак.
Шул вакыттан башлап, Иерусалимда, вәгъдә ителгән Мәсих, ягъни Коткаручы, килгәнче, Давыт нәселеннән патша булмый. Ә аның нәселеннән булган патшаларның күпчелеге камил булмаган кеше дөрес идарә итә алмый икәнен исбат итә. Нибары Мәсих кенә гадел идарә итә ала. Йәһвә Давыт нәселеннән булган патшаларның соңгысына: «Таҗыңны сал... Ул, законлы хокукы булган зат килгәнче, беркемнеке дә булмаячак һәм мин аны аңа бирәчәкмен»,— дигән (Йәзәкил 21:26, 27).
3 Патшалык, 4 Патшалык китаплары; 2 Елъязма 10—36 нчы бүлекләренә; Иремия 25:8—11 гә нигезләнгән.