Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • br1 13-17 б.
  • Син Йәһвә көненә әзерме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син Йәһвә көненә әзерме?
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Әзер булыгыз»
  • Сиңа үзгәрешләр ясарга кирәкме?
  • Башкалар белән мөнәсәбәтләрең
  • Бу дөньядан аерылып тор
  • Йәһвә көне үткәч
  • Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерләгез
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Йәһвә көненә әзер булыгыз
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • «Йәһвәнең бөек көне якын»
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Йәһвә көненә әзер булыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2007 ел
br1 13-17 б.

Син Йәһвә көненә әзерме?

«Ходайның бөек көне якын, якын һәм бик ашыга» (СОФОНИЯ 1:14).

1—3. а) Йәһвә көне турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? б) Безне нинди «Йәһвә көне» көтә?

ЙӘҺВӘНЕҢ бөек көне — бу бер көн түгел, ә дәвамлы вакыт. Бу Аллаһы явызларны хөкем итә торган көн. Хак Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр бу караңгылык, ярсу, ачу, афәт һәм юк итү көненнән куркып калтырарга тиеш (Ишагыйя 13:9; Амос 5:18—20; Софония 1:15). «И, нинди көн! Чөнки Ходайның көне якын; ул Чиксез кодрәт Иясеннән һәлак итү буларак киләчәк»,— дип әйтелә Йоил пәйгамбәрлегендә (Йоил 1:15). Әмма ул бөек көнне Аллаһы «дөрес күңеллеләрне» коткарачак (Мәдхия 7:11).

2 «Йәһвә көне» дигән сүзләр Аллаһы хөкемнәренең төрле чорлардагы үтәлешенә кулланыла. Мәсәлән, Иерусалим өчен «Йәһвә көне» б. э. к. 607 елда килгән. Аллаһы хөкемен Бабыл гаскәрләре үтәгән (Софония 1:4—7). Ә б. э. 70 елында Аллаһы үз хөкемен римлыларны кулланып, аның Улын кире каккан еврей халкы өстеннән үтәгән (Данил 9:24—27; Яхъя 19:15). Изге Язмаларда тагын бер «Йәһвә көне» турында әйтелә. Ул көнне Аллаһы бар халыкларга каршы сугышачак (Зәкәрия 14:1—3). Үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатында рәсүл Паул бу көннең «Мәсихнең килү» чоры белән бәйле булуын күрсәткән. Бу чор 1914 елда, Гайсә күктә патша булып билгеләнгәч башланган (2 Тессалуникәлеләргә 2:1, 2). Йәһвә көне тиз якынлашып килә. Менә ни өчен Йәһвә Шаһитләренең еллык тексты итеп Софония 1:14 тәге «Йәһвә көне якын» (ЯД) дигән сүзләр сайланган иде.

3 Аллаһының бөек көне якын булганга, безгә бу көнгә әзер булырга кирәк. Син аңа ничек әзерләнә аласың? Әзер булыр өчен, сиңа тагын нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

«Әзер булыгыз»

4. Гайсә үзен нинди авыр сынауга әзерләгән?

4 Бу дөнья төзелешенең ахыры турындагы пәйгамбәрлектә Гайсә Мәсих үз шәкертләренә: «Әзер булыгыз»,— дигән (Маттай 24:44). Бу сүзләрне әйткәндә Гайсә үзе авыр сынауга — үз тормышын йолым итеп бирергә — инде әзер булган (Маттай 20:28). Гайсә үзен бу сынауга ничек әзерләгән? Бу безне нәрсәгә өйрәтә?

5, 6. а) Аллаһыны һәм кешеләрне ярату ничек безгә Йәһвә көненә әзер булырга булыша? б) Якыннарны ярату турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган?

5 Гайсә чын күңелдән Йәһвәне һәм аның тәкъвалык нормаларын яраткан. Гайсә турында Еврейләргә 1:9 да болай дип әйтелә: «Син хаклыкны сөйдең, канунсызлыкны күралмадың. Шуңа күрә Аллаһы, Синең Аллаһың, Сиңа иптәшләреңә караганда зуррак шатлык бүләк итте». Үзенең күктәге Атасын яратканга Гайсә аңа тугры булып калган. Без дә Аллаһыны шулай ук яратсак һәм аның таләпләре буенча яшәсәк, ул безне яклаячак (Мәдхия 30:24). Андый ярату һәм тыңлаучанлык безгә Йәһвәнең бөек көненә әзер булырга булышачак.

6 Гайсә кешеләрне дә бик нык яраткан. Изге Язмаларда ул кешеләрне «күреп кызганды, чөнки алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, хәлсез һәм таралган иделәр» дип әйтелә (Маттай 9:36). Шуңа күрә Гайсә кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Шундый ук ярату безне дә Патшалык турындагы хәбәрне якыннарыбызга вәгазьләргә дәртләндерә. Без Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратканга мәсихче хезмәттә ашкынучан булып калабыз, ә бу Йәһвәнең бөек көненә әзерләнергә булыша (Маттай 22:37—39).

7. Йәһвә көнен шатлык белән көтәргә нәрсә булышачак?

7 Гайсә Йәһвә ихтыярын үтәп шатлык тапкан (Мәдхия 39:9). Без дә Аллаһы ихтыярын шатлык белән башкарсак, изге хезмәтебез безгә рәхәтлек китерәчәк. Кешеләргә, Гайсә кебек, фидакарьлек рухы белән хезмәт итсәк, без чын бәхеткә ия булачакбыз (Рәсүлләр 20:35). Әйе, «Йәһвә шатлыгы — безнең ныгытмабыз» (ЯД). Бу шатлык Аллаһының бөек көненә яхшырак әзерләнергә булышачак (Нихами 8:10).

8. Ни өчен безгә Йәһвәгә дога аша якынлашырга кирәк?

8 Гайсәнең ялварып әйтелгән догалары аңа иман сынауларына әзерләнергә булышкан. Ул, мәсәлән, Яхъя аны суга чумдырганда дога кылган. Рәсүлләрне сайлар алдыннан да ул төне буе дога кылган (Лүк 6:12—16). Изге Язмаларны укыган кешеләргә аның җирдә яшәгән соңгы төнне чын күңелдән әйтелгән догалары да бик нык тәэсир итәдер (Марк 14:32—42; Яхъя 17:1—26). Син дә, Гайсә кебек, һәрвакыт дога кыласыңмы? Дога кылганда ашыкма, изге рухның җитәкчелеген сора, һәм аның җитәкчелеген күрү белән, шуның буенча эш ит. Без махсус чорда яшибез: Аллаһының көне тиз якынлашып килгәнгә безгә күктәге Атабыз белән тыгыз мөнәсәбәтләр кирәк. Шуңа күрә Йәһвәгә дога аша тагы да якынлашыр өчен, бар тырышлыгыңны куй (Ягъкуб 4:8).

9. Ни өчен Йәһвә исемен изгеләндерү шулкадәр мөһим?

9 Гайсәнең Йәһвә исемен изгеләндерер өчен куйган тырышлыклары да аңа булачак сынауларга әзерләнергә булышкан. Ул үз шәкертләрен Аллаһыдан: «Исемең изге дип икърар ителсен»,— дип сорарга өйрәткән (Маттай 6:9). Без чын күңелдән Йәһвә исеменең изгеләндерелүен, ягъни изге дип саналуын, теләсәк, аның исеменә тап төшерә алган бар нәрсәдән качарга тырышачакбыз. Бу безне Йәһвә көненә тагы да яхшырак әзерләячәк.

Сиңа үзгәрешләр ясарга кирәкме?

10. Ни өчен безгә һәрберебезгә үз-үзебезне тикшереп чыгарга кирәк?

10 Йәһвә көне иртәгә килсә, син аңа әзер булырсыңмы? Безнең һәрберебезгә үзен тикшереп чыгарга кирәк: фикер йөртүебездә яки эшләр алып бару рәвешебездә берәр үзгәрешләр ясарга кирәк түгелме? Без бик тиз үтеп бара торган һәм һәр көн үзгәреп тора торган заманда яшибез, шуңа күрә безгә һәр көн рухи яктан уяу булып калырга кирәк (Вәгазьче 9:11, 12; Ягъкуб 4:13—15). Моның өчен безгә, бәлки, кайбер яклардан үзгәрешләр ясарга кирәктер? Әйдәгез, аларны карап чыгыйк.

11. Изге Язмалар уку турында әйткәндә, син үзеңә нинди максат куйдың?

11 Ышанычлы хезмәтче безгә Изге Язмаларны һәр көн укырга дигән мөһим киңәш бирә (Маттай 24:45). Үзеңә шундый максат куя аласың: һәр ел аны Яратылыш китабыннан алып Ачылыш китабына кадәр укып чыгу һәм укылган материал турында уйлану. Көненә якынча дүрт бүлек укысаң, бер елда аның 1 189 бүлеген укып чыгарсың. Исраилнең һәрбер патшасы Йәһвә Канунын «үз тормышының һәр көнендә укырга» тиеш булган. Күрәсең, Ешуа бу боерык буенча эш иткән (Канун 17:14—20; Ешуа 1:7, 8). Шуңа күрә мәсихче көтүчеләргә Изге Язмаларны һәр көн уку бик мөһим. Бу аларга «аек тәгълиматка» башкаларны өйрәтергә булыша (Титуска 2:1).

12. Йәһвә көненең якын булуы безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

12 Йәһвә көне якын, һәм бу һәрберебезне мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә килергә һәм аларда мөмкин кадәр ашкыныбрак катнашырга дәртләндерергә тиеш (Еврейләргә 10:24, 25). Шулай эшләп, без тагы да остарак Патшалык вәгазьчеләре була алачакбыз, һәм бу безгә мәңгелек тормыш өчен сайланганнарны табып, аларга ярдәм итәргә булышачак (Рәсүлләр 13:48). Син җыелыш эшләренә, мәсәлән, олы яшьтәгеләргә ярдәм итеп һәм яшьләрне дәртләндереп, зуррак өлеш кертә аласың. Моның барысы зур шатлык китерергә мөмкин.

Башкалар белән мөнәсәбәтләрең

13. Яңа кеше булып киенгәнеңне белер өчен, үзеңә нинди сораулар биреп була?

13 Йәһвә көне якын булганга «фикерләү рәвешебез... яңарырга тиеш, һәм без Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенер» өчен, тырышлыклар куярга тиешбез. «Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфеслеләргә 4:20—24). Син Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерсәң, кешеләр, бәлки, син Аллаһы рухы буенча эш итәсең һәм аның җимешен үз тормышыңда күрсәтәсең икәнен күрәчәк (Гәләтиялеләргә 5:16, 22—25). Синең гаиләң һәм син үзең «яңа кеше булып киенгәнме»? Нинди эшләр моны күрсәтә? (Көлессәйлеләргә 3:9, 10). Мәсәлән, сине үз имандашларына һәм башка кешеләргә игелек эшли торган кеше итеп беләләрме? (Гәләтиялеләргә 6:10). Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү сиңа, Йәһвә көненә әзер булыр өчен, мәсихче сыйфатлар үстерергә булышачак.

14. Ни өчен үз-үзен кулда тоту сыйфатын үстерүче кеше изге рух турында дога кылырга тиеш?

14 Әйтик, син тиз кызып китүчән кеше һәм үз-үзеңне кулда тотар өчен күбрәк тырышлык куярга кирәк икәнен аңлыйсың. Бу сыйфат — Аллаһының изге рухы җимешенең бер өлеше. Шуңа күрә, Гайсә өйрәткәнчә, изге рух турында дога кыл: «Сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар... Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:9—13).

15. Имандашың белән мөнәсәбәтләрең киеренке булса, нәрсә эшләргә кирәк?

15 Ә берәр имандашың белән мөнәсәбәтләрең киеренке булса, нәрсә эшләргә? Аның белән мөнәсәбәтләрне җайга салыр өчен һәм шулай итеп җыелышта тынычлык һәм бердәмлек саклар өчен, бар тырышлыгыңны куй (Мәдхия 132:1—3). Гайсәнең Маттай 5:23, 24 тә һәм Маттай 18:15—17 дә биргән киңәшләрен куллан. Әгәр кояшка син ачулы вакытта баерга рөхсәт итәсең икән, проблеманы тизрәк чишәргә тырыш. Еш кына кешене кичерергә әзерлек кенә кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфеслеләргә 4:25, 26, 32).

16. Ир белән хатын ничек бер-берсенең хәленә керергә тиеш?

16 Шулай ук ир белән хатынга да бер-беренә карата игелекле һәм бер-берсен кичерергә әзер булырга кирәк. Син тормыш иптәшеңә карата мәхәббәт һәм аның хәленә керә белү кебек сыйфатларны тиешенчә күрсәтә алмасаң, аларны Аллаһы һәм аның Сүзе ярдәмендә үстерергә тырыш. Ә кемгәдер гаилә тормышындагы киеренкелекне киметер өчен һәм хыянәт итүдән качар өчен 1 Көринтлеләргә 7:1—5 тә язылган киңәшне кулланырга кирәк булыр. Бу яктан ир белән хатынга аеруча «игелекле» булырга кирәк.

17. Авыр гөнаһ кылган кешегә нинди адымнар ясарга кирәк?

17 Син авыр гөнаһ кылган булсаң, нәрсә эшләргә? Төзәлер өчен тизрәк кирәкле адымнар ясарга тырыш. Мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзлә. Аларның догалары һәм киңәше рухи яктан сәламәтләнергә булышачак (Ягъкуб 5:13—16). Йәһвәгә чын күңелдән тәүбә итеп дога кыл. Моны эшләмәсәң, сине вөҗданың һәм гаеп хисе җәфалаячак. Мондый хәлгә Давыт эләккән. Әмма ул үз гөнаһын сөйләп биргәч, җиңеллек сизгән! Давыт болай дип язган: «Җинаятьләре кичерелгән, гөнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле. Гөнаһын Ходай кичергән кеше, теле белән юмаламаган кеше бәхетле» (Мәдхия 31:1—5). Гөнаһ кылып, чын күңелдән тәүбә иткән кешеләрне Йәһвә кичерә (Мәдхия 102:8—14; Гыйбрәтле сүзләр 28:13).

Бу дөньядан аерылып тор

18. Дөньяга карашың нинди булырга тиеш?

18 Һичшиксез, син күктәге Атабыз вәгъдә иткән искиткеч яңа дөньяны түземсезлек белән көтәсең. Алайса Аллаһыдан читләшкән бозык дөньяга карашың нинди? «Бу дөньяның мирзасы» Шайтан Гайсә белән идарә итә алмаган (Яхъя 12:31; 14:30). Әлбәттә, бер кеше дә Иблис һәм аның дөньясының хакимлеге астына эләгергә теләми, шуңа күрә рәсүл Яхъя сүзләренә игътибарлы бул: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз». Бу киңәшне тоту акыллы булыр, чөнки «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17).

19. Мәсихче яшьләрне нинди максатларга дәртләндерергә кирәк?

19 Сез балаларыгызга үзләрен «нәҗесләмичә, фани дөньядан сакларга» булышасызмы? (Ягъкуб 1:27). Балыкчы спиннингка балык тоткан кебек, Шайтан да балагызны тотып, тартып чыгарырга тырыша. Мәсәлән, күп оешмаларның һәм клубларның максаты — яшьләргә Шайтанның дөньясында үз урыннарын табарга булышу. Әмма Йәһвә хезмәтчеләре инде бер оешманы үзләре өчен сайладылар, һәм бу оешма бу бозык дөнья төзелешен юк иткәндә исән калачак. Шуңа күрә мәсихче яшьләрне Раббы «эшен бар көчләрен куеп башкарырга» дәртләндерергә кирәк (1 Көринтлеләргә 15:58). Мәсихче ата-аналар балаларына бәхетле, мәгънәле тормыш алып барырга булыша торган максатлар куярга ярдәм итәргә тиеш. Андый тормыш Аллаһыны данлый һәм Йәһвә көненә әзерли.

Йәһвә көне үткәч

20. Ни өчен безгә мәңгелек тормышны истә тотарга кирәк?

20 Мәңгелек тормышны истә тотсак, без Йәһвә көнен тыныч йөрәк белән көтә алырбыз (Яһүд 20, 21). Алда безне Оҗмахта мәңгелек тормыш көтә. Ул вакытта без кабат яшьләрчә көчле булачакбыз, төрле файдалы максатларны тормышка ашырыр өчен вакытыбыз күп булачак, һәм Йәһвә турында тагы да күбрәк белем ала алачакбыз. Безнең көннәрдә кешеләр Йәһвә «юлларының өлешен» генә белә, әмма аның турындагы белемне мәңге алып була (Әюб 26:14). Безне гаҗәеп киләчәк көтә!

21, 22. Терелгән кешеләрдән нәрсә белербез, һәм үзебез аларга нәрсә сөйләрбез?

21 Оҗмахта терелтелгән кешеләр белән сөйләшеп, без үткән вакыйгалар турында тагын да күбрәк белә алырбыз. Мәсәлән, Ханух безгә Йәһвәнең хәбәрен бозык кешеләргә сөйләр өчен, батырлыкны кайдан алганын сөйләп бирер (Яһүд 14, 15). Нух исә, һичшиксез, көймә төзегәнен сөйләп бирер. Ибраһим белән Сара Урдагы уңайлы тормышны калдырып, чатырларда яшәгәннәре һәм кичергән авырлыклары турында сөйләрләр. Эстер дә Һәмән үргән тозакларны җимереп, үз халкын коткарганы турында кызыклы җентеклекләр сөйләп бирер (Эстер 7:1—6). Ә Юныс сиңа өч көн зур балыкның эчендә булганы турында сөйләр. Чумдыручы Яхъя Гайсәне суга чумдырганын һәм үзенең ул вакыттагы хисләрен исенә төшерер (Лүк 3:21, 22; 7:28). Әйе, без күп кызык нәрсәләр турында белербез!

22 Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында син, бәлки, терелгән кешеләргә «Аллаһы турында белем» алырга булышырсың (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6). Инде хәзер без кешеләрнең Йәһвә Аллаһы турында белем алып тормышларын үзгәрткәнен күрәбез, һәм бу безгә шатлык китерә. Әмма киләчәктәге шатлыкны күз алдыңа китер: Йәһвә үткәндә яшәгән кешеләргә белем бирергә тырышлыгыңны фатихалаячак, һәм алар хакыйкатьне рәхмәт белдереп кабул итәчәк!

23. Без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиеш?

23 Йәһвә безгә, үз халкына, бихисап фатихалар бирә (Мәдхия 39:6). Без Аллаһыга аеруча рухи бүләкләр өчен рәхмәтле (Ишагыйя 48:17, 18). Әйдәгез, шартларыбызның төрле булуына карамастан, Йәһвәнең бөек көнен көткәндә изге хезмәтебезне чын күңелдән башкарыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Нәрсә ул «Йәһвә көне»?

• Без Йәһвә көненә ничек әзерләнә алабыз?

• Аллаһының бөек көне якын булганга безгә, бәлки, нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

• Йәһвә көне үткәч, сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз?

[14 нче биттәге иллюстрация]

Гайсә сынауларга әзер булган

[17 нче биттәге иллюстрация]

Терелгәннәргә Йәһвә турында белем алырга булышу — бу зур хөрмәт булачак!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу