Гайсә турындагы хакыйкатьне ашкынып сөйлибез
Гайсә турындагы хакыйкатьне башкаларга ничек сөйләргә икәнен белсәк, без ашкыныбрак вәгазьләрбез. Чын иманның нигезе — почмак ташы, ә бу Гайсә Мәсих (Эфес. 2:20). Ансыз безнең киләчәккә өметебез булмас иде (Рәс. 4:12). Шуңа күрә һәрберебезгә Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен аңларга кирәк. Күпләр ялган тәгълиматларга ышанып адаша. Кызганычка каршы, алар Гайсәгә иман итүчеләргә вәгъдә ителгән Аллаһы Сүзендәге фатихаларны күрми калырга мөмкин. Хакыйкатьне ашкынып вәгазьләвебез безне эчкерсез кешеләргә Мәсих, аның Аллаһы белән мөнәсәбәтләре һәм Аллаһы ниятендәге роле турында төгәл белем бирергә этәрер. Кичә алдыннан һәм аннан соң сез Гайсә турында хакыйкатьне ашкынып сөйләрсезме?