МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларга хәзер әзерлән
Ни өчен бу мөһим? Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очраклар һәм хастаханәгә эләгү көтелмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, иң яхшы дәвалау алыр өчен, инде хәзер андый очракларга әзерләнергә кирәк. Шулай эшләп, син тормышыңны һәм Йәһвәнең канга карата канунын хөрмәт иткәнеңне күрсәтәсең (Рс 15:28, 29).
Ничек әзерләнеп була?
Дога кылып, игътибар белән «Волеизъявление и доверенность относительно медицинского вмешательства» (dpа) дигән документны тутырa. Суга чумдырылган вәгазьчеләр бу документны әдәбият өчен җаваплы кардәштән сорый ала. Ә балигъ булмаган балалары өчен алар «Удостоверение личности» (ic) дигән документны сорый ала.
Йөкле апа-кардәшләргә өлкәннәрдән «Информация для беременных» (S-401) дигән бланкны сорарга кирәк. Бу документ аларга йөклелек дәвамында һәм бала тапканда туа алган медицина белән бәйле сораулар буенча яхшы карарлар кабул итәргә булышыр.
Сиңа операция ясарга я хастаханәгә ятарга кирәк булса, моның турында алдан өлкәннәргә хәбәр ит.
Өлкәннәр ничек ярдәм итә ала? Алар сиңа кан турындагы документны («Волеизъявление») тутырырга булыша ала. Әмма өлкәннәр синең өчен дәвалауга кагылышлы карарлар кабул итмәячәк һәм һәрбер кеше үзе сайлау ясарга тиеш сораулар буенча үз карашларын белдермәячәк (Рм 14:12; Гл 6:5). Сиңа дәваланырга кирәк булса һәм кан салуга бәйле сорау туу ихтималлыгы булса, моның турында өлкәннәргә әйт. Алар шунда ук хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетына (КСБ) синең турында хәбәр итәчәк.
КСБ ничек ярдәм итә ала? КСБ да хезмәт иткән кардәшләр безнең кан салуга карашыбызны табиблар белән юристларга ничек аңлатырга икәнен өйрәтелгән. Бу кардәшләр сине давалаган табиб белән кан салмыйча дәвалау турында сөйләшә ала. Кирәк булса, алар безнең белән хезмәттәшлек итә торган табибны табарга булыша ала.
«КАН КУЛЛАНУ МӘСЬӘЛӘСЕНДӘ НИЧЕК АКЫЛЛЫ КАРАР КАБУЛ ИТӘРГӘ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Бу видео сиңа ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракка ничек әзерләнергә булышыр?
a Кан куллану мәсьәләсендә дөрес карар кабул итәргә «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 39 нчы дәресе булышыр.