Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 август 8-13 б.
  • Йәһвә барысының да тәүбәгә килүен тели

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә барысының да тәүбәгә килүен тели
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ ҮЗ ХАЛКЫН ТӘҮБӘГӘ КИЛЕРГӘ ЧАКЫРА
  • ЙӘҺВӘ ГӨНАҺ КЫЛГАН КЕШЕЛӘРГӘ ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ БУЛЫША
  • ГАЙСӘ МӘСИХ ТӘҮБӘ ИТҮ ТУРЫНДА НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТКӘН?
  • Гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә ярату белән шәфкатьлелек ничек күрсәтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәнең үзеңне кичергәненә шикләнмә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Җыелыштан читләштерелгәннәргә ярдәм
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 август 8-13 б.

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы

Йәһвә барысының да тәүбәгә килүен тели

«Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 ПЕТ. 3:9).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без тәүбә итүнең нәрсә икәнен, ни өчен тәүбә итәргә кирәклеген һәм Йәһвә төрле кешеләргә тәүбә итәргә ничек булышканын белербез.

1. Кеше тәүбә итүен ничек күрсәтә?

ҖИРДӘ бер камил кеше дә юк, шуңа күрә барыбыз да гөнаһ кыла. Берәр хата кылсак, тәүбә итү бик мөһим. Изге Язмалардан күренгәнчә, тәүбә иткән кеше үз гөнаһына үкенә, аны кылмый башлый һәм аны бүтән кабатламаска тәвәккәл була. (Сүзлектә «Тәүбә итү» дигән мәкаләне кара.)

2. Ни өчен барыбыз да тәүбә итү нәрсә икәнен яхшы аңларга тиеш? (Никами 8:9—11)

2 Җирдәге һәрбер кеше тәүбә итүнең нәрсә икәнен яхшы аңларга тиеш. Ни өчен? Чөнки без Адәм белән Хауваның токымнары һәм алардан гөнаһ белән үлемне мирас итеп алдык (Рим. 3:23; 5:12). Хәтта нык иманлы кешеләргә, мәсәлән рәсүл Паулга, начар теләкләре белән көрәшергә туры килгән (Рим. 7:21—24). Гөнаһлы булсак та, бу без һәрвакыт боегып йөрергә тиеш дигәнне аңлатамы? Юк, Йәһвә бит шәфкатьле һәм безнең бәхетле булуыбызны тели. Әйдәгез, Никами көннәрен исебезгә төшерик. (Никами 8:9—11 укы.) Ул вакыттагы яһүдләр җитди хаталар кылса да, Йәһвә аларның кайгырып йөрүләрен түгел, ә үзенә шатлык белән хезмәт итүләрен теләгән. Чын тәүбә итү бәхет китерә. Менә ни өчен Йәһвә безне тәүбә итүнең мөһимлегенә өйрәтә дә. Тәүбә итсәк, шәфкатьле күктәге Атабызның гөнаһларыбызны кичерүенә шикләнмәскә була.

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Әйдәгез, бу мәкаләдә тәүбә итү турында күбрәк белик. Башта без Йәһвәнең исраиллеләрне тәүбә итү турында нәрсәгә өйрәткәнен белербез. Аннан соң Йәһвәнең, гөнаһлы кешеләрне тәүбә итәргә дәртләндерер өчен, нәрсә эшләгәненә игътибар итәрбез. Ә ахырда без Гайсә Мәсихнең үз шәкертләрен тәүбә итү турында нәрсәгә өйрәткәнен карап чыгарбыз.

ЙӘҺВӘ ҮЗ ХАЛКЫН ТӘҮБӘГӘ КИЛЕРГӘ ЧАКЫРА

4. Тәүбә итү турында әйткәндә, Йәһвә исраиллеләрне нәрсәгә ышандырган?

4 Йәһвә, Исраил халкын оештырганда, алар белән килешү төзегән. Алар бу килешүне бозмасалар, ул аларны якларга һәм фатихаларга вәгъдә иткән. Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Мин бүген сиңа биргән бу әмер синең өчен бик авыр да, ирешмәслек тә түгел» (Кан. 30:11, 16). Ә инде алар тыңламаучан булып китсәләр, мәсәлән башка илаһларга табына башласалар, Аллаһы алардан үз фатихасын алган булыр иде һәм алар газап чигәр иде. Әмма хәтта андый чакта да алар кабат Йәһвәнең хуплавына ия була алган. Моның өчен аларга, «Йәһвәгә кайтып», ул боерганның барысын үтәп яшәргә кирәк булган (Кан. 30:1—3, 17—20). Башка сүзләр белән әйткәндә, алар тәүбә итәргә тиеш булган. Шулай эшләсәләр, Йәһвә аларны кабул итәр иде һәм кабат фатихалап торыр иде.

5. Йәһвә үз халкына кул селтәмәгәнен ничек күрсәткән? (2 Патшалар 17:13, 14)

5 Йәһвәнең халкы кат-кат аңа каршы чыккан. Алар потларга табынган һәм башка җирәнгеч эшләр кылган. Моның аркасында алар үзләре газап чиккән. Ләкин Йәһвә үз халкыннан читкә борылмаган. Ул, аларны тәүбә итәргә һәм үзенә кире кайтырга дәртләндерер өчен, әледән-әле үз пәйгамбәрләрен җибәреп торган. (2 Патшалар 17:13, 14 укы.)

6. Йәһвә үз пәйгамбәрләре аша халкын тәүбә итәргә ничек дәртләндергән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Үз хезмәтчеләрен кисәтер һәм төзәтер өчен, Йәһвә еш кына пәйгамбәрләрен җибәргән. Мәсәлән, Ирмия пәйгамбәр аша ул болай дигән: «И хыянәтче Исраил, миңа кайт... Мин сиңа ачу белән карамам, чөнки мин тугры... Мин мәңге үпкә саклап тормам. Тик гаебеңне таны, син бит үз Аллаһың Йәһвәгә каршы күтәрелдең» (Ирм. 3:12, 13). Ә Йәил пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип чакырган: «Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз» (Йәил 2:12, 13). Ишагыя пәйгамбәр аша Аллаһы мондый сүзләр әйткән: «Үзегезне чистартыгыз, минем алдымнан яман эшләрегезне алып куегыз, начарлык эшләүдән туктагыз» (Ишаг. 1:16—19). Ә Йәзәкил пәйгамбәр аша Аллаһы болай дигән: «Әллә явыз кешенең үлеме миңа шатлык китерәме?.. Юк, ул үз юлларын ташласа һәм яшәсә, шул миңа шатлык китерер! [...] Беркемнең дә үлеме миңа шатлык китерми... Шуңа күрә җинаятьчел юлларыгызны калдырыгыз һәм яшәгез» (Йәз. 18:23, 32). Бу шигырьләрдән күренгәнчә, кешеләрнең тәүбә итүләре Йәһвәне бик сөендерә, чөнки ул аларның яшәүләрен, хәтта мәңге яшәүләрен тели. Ә кайчан Йәһвә гөнаһ кылган кешене тәүбә итәргә күндерә башлый? Ул үз эшләрен калдыргач кынамы?

Йәһвә үз халкын төзәтер өчен җибәргән пәйгамбәрләр: 1. Йәил: якынча б. э. к. 820 ел. 2. Һошия: б. э. к. 745 елдан соң. 3. Ишагыя: б. э. к. 732 елдан соң. 4. Йәзәкил: якынча б. э. к. 591 ел. 5. Ирмия: б. э. к. 580 ел.

Үз халкын тәүбә итәргә дәртләндерер өчен, Йәһвә алар янына пәйгамбәрләрен җибәргән (6, 7 нче абзацларны кара.)


7. Йәһвә Һошия пәйгамбәр белән аның хатыны мисалында үз халкын нәрсәгә өйрәткән?

7 Һошия пәйгамбәр белән аның хатыны Гомәрия очрагын исебезгә төшерик. Гомәрия үз иренә хыянәт иткән һәм башка ир-атлар белән зина кыла башлаган. Аның хәле өметсез булганмы? Юк, кеше йөрәген белгән Йәһвә Аллаһыбыз Һошия пәйгамбәргә болай дигән: «Бар да башка бер ирнең сөяркәсен — зина кылып йөрүче хатыныңны кабат ярат. Йәһвә дә Исраил халкын, алар башка илаһлар артыннан йөрсә дә... ярата» (Һош. 3:1; Гыйб. сүз. 16:2). Игътибар итегез: Йәһвә Һошиягә Гомәрияне үзенә кайтарып кичерергә кушканда, ул һаман да җитди гөнаһ кылып йөргәнa. Шул ук рәвешчә, исраиллеләр җитди гөнаһлар кылып яшәсә дә, Йәһвә аларны яратудан туктамаган һәм аларга тәүбә итәргә һәм үзгәрергә ярдәм иткән. Бу очрактан күренгәнчә, кеше йөрәген тикшергән Аллаһыбыз Йәһвә, кеше хәтта үз юлын калдырмаган булса да, аңа үзенә кайтырга булыша (Гыйб. сүз. 17:3). Әйдәгез, башка мисалларга да игътибар итик.

ЙӘҺВӘ ГӨНАҺ КЫЛГАН КЕШЕЛӘРГӘ ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ БУЛЫША

8. Йәһвә, Кабилгә тәүбә итәргә булышыр өчен, нәрсә эшләгән? (Яратылыш 4:3—7) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Кабил Адәм белән Хауваның беренче улы булган, һәм ул алардан камилсезлекне мирас итеп алган. Өстәвенә, ул үзе дә явызлык кылган. Изге Язмаларда «аның эшләре явыз» булган дип әйтелә (1 Яхъя 3:12). Бәлки, шул сәбәпле Йәһвә «Кабилне хупламаган һәм аның корбанын кабул итмәгән». Үзгәрер урынына «Кабилнең ачуы чыккан, һәм аның йөзе караңгыланган». Йәһвә нәрсә эшләгән? Ул Кабил белән сөйләшеп алган. (Яратылыш 4:3—7 укы.) Ул моны игелек белән эшләгән: аны гөнаһтан кисәткән һәм, ул үзгәрсә, фатихаларга вәгъдә иткән. Кызганычка каршы, Кабил колак салмаган һәм тәүбә итмәгән. Бу очрактан соң Йәһвә гөнаһлы кешеләргә кул селтәгәнме? Һич тә юк. Ул алга таба да аларны төзәтергә тырышкан.

Кабил күсәк тотып Һабилне үтерергә бара. Йәһвә аңа күктән дәшә. Кабил борылып күккә таба карый.

Йәһвә, игелек күрсәтеп, Кабил белән сөйләшеп алган: аны гөнаһтан кисәткән һәм, ул үзгәрсә, аны фатихаларга вәгъдә иткән (8 нче абзацны кара.)


9. Йәһвә Давытка тәүбә итәргә ничек ярдәм иткән?

9 Йәһвә Давыт патшаны бик яраткан. Ул аны хәтта «күңелемә хуш килгән кеше» дип атаган (Рәс. 13:22). Ләкин Давыт җитди гөнаһлар кылган: зина кылган һәм бер кешене үтерткән. Давытның гөнаһлары шулкадәр җитди булган ки, хәтта Муса кануны буенча ул үлемгә лаек булган (Лев. 20:10; Сан. 35:31). Ләкин Йәһвә аңа тәүбәгә килергә булышканb. Моның өчен ул Давыт янына Натан пәйгамбәрне җибәргән. Давытның ул вакытта әле тәүбәгә килүе күренмәгән булса да, Натан, аңа йөрәгенә үтеп керерлек мисал сөйләп, аны тәүбә итәргә дәртләндергән (2 Иш. 12:1—14). Ихлас күңелдән тәүбә итеп, Давыт мәдхия язган (Зәб. 51 һәм башлангыч сүз). Шушы җырда аның хисләре чагылган, һәм бу мәдхия күп кенә башка кешеләргә үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә ярдәм иткән. Йәһвә үзенең яраткан хезмәтчесе Давытка тәүбәгә килергә ярдәм иткәненә әллә без шат түгелме?

10. Йәһвәнең сабырлыгы һәм кичерүе турында уйланганда, сез нинди хисләр кичерәсез?

10 Йәһвә гөнаһны нәфрәт итә һәм аны акламый (Зәб. 5:4, 5). Шулай да ул гөнаһлы булуыбызны яхшы аңлый һәм, безне яратканга, безгә гөнаһ белән көрәшергә ярдәм итә. Ул хәтта гөнаһка баткан кешеләргә дә тәүбәгә килергә һәм үзе белән дуслыкны кире кайтарырга булыша. Моны белү шундый юата! Йәһвәнең сабырлыгы һәм кичерүе турында уйлану безне аңа тугры калырга дәртләндерә, ә гөнаһ кылган кешеләргә бу мөмкин кадәр тизрәк тәүбә итәргә көч бирә. Ә хәзер, әйдәгез, Гайсә Мәсихнең тәүбә итү турында нәрсәгә өйрәткәненә игътибар итик.

ГАЙСӘ МӘСИХ ТӘҮБӘ ИТҮ ТУРЫНДА НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТКӘН?

11, 12. Гайсә үз Атасының шәфкатьле булуын ничек күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Б. э. беренче гасырында Мәсихнең килү вакыты җиткән. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә үз халкын Чумдыручы Яхъя һәм Гайсә Мәсих аша тәүбә итүнең мөһимлегенә өйрәткән (Мат. 3:1, 2; 4:17).

12 Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә кешеләрне үз Әтисенең мәрхәмәтле булуына өйрәткән. Моны аңлатыр өчен, ул аларга читкә киткән угыл турындагы хикәяне сөйләгән. Яшь кеше йортын калдырып киткән һәм күп гөнаһлар кылган. Ләкин ул «акылына килгән» һәм өенә кайтырга булган. Әтисе аны ничек кабул иткән? Бу яшь егет «әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән». Бу яшь егет әтисе йортында бары тик хезмәтче генә булырга риза булган. Ләкин әтисе аны кадерле улы итеп кабул иткән. Ул болай дигән: «Бу улым... югалган иде һәм табылды» (Лүк 15:11—32). Күктә яшәгәндә, Гайсә Йәһвәнең тәүбә иткән кешеләргә шәфкатьле булуын күп тапкыр үз күзләре белән күргән. Менә ни өчен ул Йәһвәне мәрхәмәтле, шәфкатьле Ата итеп сурәтләгән.

Гайсә мисалындагы читкә киткән угыл әтисе алдында тез чүгә, ә әтисе аны кочакларга тора.

Читкә киткән угыл турындагы мисалда әти, өенә кайткан улын кочаклар өчен, аның янына йөгерә (11, 12 абзацны кара.)


13, 14. Тәүбә итү турында әйткәндә, рәсүл Петер нәрсәгә өйрәнгән һәм башкаларны да нәрсәгә өйрәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Рәсүл Петер Гайсә Мәсихтән тәүбә итү һәм кичерү турында күп нәрсәгә өйрәнгән. Петер еш кына хаталар кылган һәм Гайсәнең кичерүенә мохтаҗ булган. Гайсә аны теләп кичергән. Мәсәлән, Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкәннән соң, гаеп хисе аның җилкәсендә авыр йөк булып яткан (Мат. 26:34, 35, 69—75). Гайсә терелтелгәннән соң аның белән, күрәсең икәүдән-икәү, очрашкан (Лүк 24:33, 34; 1 Көр. 15:3—5). Ул тәүбә иткән рәсүлен кичерүенә ышандырган һәм шулай итеп аның рухын күтәргән. (Марк 16:7 һәм «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да шушы шигырьгә китерелгән «һәм Петергә» дигән сүзләргә аңлатманы кара.)

14 Мондый тәҗрибә ярдәмендә Петер башкаларны да тәүбә итү һәм кичерү турында өйрәтә алган. Мәсәлән, Илленче көн бәйрәменнән соң яһүдләргә сөйләгән нотыгында ул алар Мәсихне үтергән дип әйткән. Шулай да ул ярату белән аларга болай дигән: «Шуңа күрә тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Моны Йәһвә үзе гөнаһларыгызны юып төшерсен өчен, сезгә яңарту заманнарын китерсен өчен [эшләгез]» (Рәс. 3:14, 15, 17, 19). Бу сүзләр белән Петер тәүбә итү кешене Йәһвәгә таба борылырга, ягъни фикер йөртү һәм эш итү рәвешен үзгәртергә һәм Йәһвәне сөендереп яшәргә, дәртләндергәнен аңлаткан. Ул шулай ук Йәһвә аларның гөнаһларын юып төшерер дип ышандырган. Еллар узгач, Петер мәсихчеләргә хат язган. Ул: «Йәһвә... сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели»,— дип әйткән (2 Пет. 3:9). Әйе, хәтта җитди гөнаһлар кылган мәсихчеләр өчен дә өмет бар. Бу барыбызны да бик юата!

1. Рәсүл Петер каты елый. 2. Терелтелгән Гайсә аны юата.

Гайсә тәүбә иткән рәсүлен кичерүенә ышандырган һәм шулай итеп аның рухын күтәргән (13, 14 абзацны кара.)


15, 16. а) Рәсүл Паул кичерүнең мөһимлегенә ничек өйрәнгән? (1 Тимутигә 1:12—15) ә) Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

15 Тарс шәһәреннән булган Паул очрагын исебезгә төшерик. Ул мәсихчеләрне каты эзәрлекләгән. Күп кенә кардәшләр аны өметсез кеше дип уйлаган һәм ул тәүбә итә алмый дип санагандыр. Ләкин терелтелгән Гайсә шулай уйламаган. Ул һәм аның Атасы Шаулда яхшы сыйфатлар күргән. Гайсә аның турында: «Мин бу кешене... үз коралым итеп сайладым»,— дип әйткән (Рәс. 9:15). Ул хәтта, Шаулны тәүбәгә китерер өчен, могҗиза кылган (Рәс. 7:58—8:3; 9:1—9, 17—20). Мәсихче булып киткәч, Шаул үзенә күрсәтелгән шәфкать һәм игелек өчен еш кына рәхмәтләрен белдергән. (1 Тимутигә 1:12—15 укы.) Ул шулай ук болай дип әйткән: «Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерә» (Рим. 2:4).

16 Рәсүл Паул, Көринттә бер мәсихченең җитди гөнаһ кылганын ишеткәч, бу сорауны ничек хәл иткән? Без моның турында киләсе мәкаләдән белербез. Моны карап чыгу бик файдалы булыр, чөнки бу очрак безгә Йәһвәнең гөнаһ кылган кешеләрне ярату белән төзәткәнен һәм шәфкать белән кичергәнен күрсәтә. Бу безгә дә, аның кебек, мәрхәмәтле булырга ярдәм итәр.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвә исраиллеләрне тәүбә итүнең мөһимлегенә ничек өйрәткән?

  • Йәһвә гөнаһ кылган кешеләрне тәүбәгә ничек китерә?

  • Гайсә Мәсих үз шәкертләрен тәүбә итү турында нәрсәгә өйрәткән?

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

a Бу үзенә күрә бер очрак булган. Бүген Йәһвә үзенең хезмәтчеләреннән хыянәт иткән тормыш иптәшләре белән алга таба да яшәүләрен таләп итми. Үзенең Улы Гайсә Мәсих аша ул хыянәткә очраган кешенең аерылышырга хокукы барлыгын күрсәткән (Мат. 5:32; 9:19).

b «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 ноябрь санында «Йәһвәнең кичерергә әзер булуы сиңа нинди файда китерә?» дигән мәкаләнең 3—10 нчы абзацын карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу