Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 май 26-31 б.
  • Йәһвә исеме безнең өчен мөһим

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә исеме безнең өчен мөһим
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АЛЛАҺЫНЫҢ «ИСЕМЕН ЙӨРТҮЧЕ ХАЛЫК»
  • «СЕЗ МИНЕМ ШАҺИТЛӘРЕМ»
  • ЙӘҺВӘ ИСЕМЕН КАДЕРЛӘГӘНЕБЕЗНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?
  • Йәһвә исеме Гайсә өчен мөһим
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Йәһвәнең исемен мактагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен... сайлагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 май 26-31 б.

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

Йәһвә исеме безнең өчен мөһим

«„Сез минем шаһитләрем“,— ди Йәһвә» (ИШАГ. 43:10).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә исемен изгеләндерүдә һәм аклауда нинди роль уйнаганыбызны белик.

1, 2. Йәһвә исеме Гайсә өчен мөһим булганы нәрсәдән күренә?

ЙӘҺВӘ исеме Гайсә өчен бик мөһим. Ул Атасының исемен изгеләндерүдә төп роль уйный. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә, Йәһвәнең исемен аклар өчен һәм аның гадел Хаким булуын раслар өчен, хәтта үләргә дә әзер булган (Марк 14:36; Евр. 10:7—9). Ә Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, ул, Йәһвәне данларга теләгәнгә, бар хакимлеген кире аңа кайтарачак (1 Көр. 15:26—28). Гайсәнең бар эшләре Атасын никадәр нык яратканын күрсәтә.

2 Гайсә җиргә Атасының исеменнән килгән (Яхъя 5:43; 12:13). Нәкъ аның исеменнән ул кешеләрне өйрәткән һәм савыктырган (Яхъя 10:25). Гайсә шулай ук шәкертләренә Атасының исемен ачкан (Яхъя 17:6, 26). Ә Аллаһыга ул: «Аларны... исемең хакына саклап тор»,— дип әйткән (Яхъя 17:11). Күргәнебезчә, Аллаһының исеме Гайсә өчен зур әһәмияткә ия булган. Алай булгач, Йәһвәнең исемен белмәгән һәм кулланмаган кешеләр Гайсәнең шәкертләре була аламы соң?

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Гайсәнең эзләре буенча барганга, безнең өчен дә Аллаһының исеме бик мөһим (1 Пет. 2:21). Бу мәкаләдән без Йәһвәнең ни өчен «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» вәгазьләгән кешеләрне үз исеме белән атаганын белербез (Мат. 24:14). Без шулай ук Аллаһының исемен кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз.

АЛЛАҺЫНЫҢ «ИСЕМЕН ЙӨРТҮЧЕ ХАЛЫК»

4. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән? ә) Бу йөкләмә белән бәйле нинди сорау туа?

4 Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Шулай итеп, яһүдләр генә түгел, ә бөтен халык кешеләре дә Гайсәнең шәкертләре булып китә алган (Мат. 28:19, 20). Әмма игътибар итегез: Гайсә «минем шаһитләрем булачаксыз» дип әйткән. Шуңа күрә сорау туа: шәкертләр Гайсә турында гына вәгазьләргә тиеш булганмы яисә аларга Йәһвәне дә белергә һәм аның турында да вәгазьләргә кирәк булганмы? Рәсүлләр 15 нче бүлектә язылганнар бу сорауга җавап бирә.

5. Бар халык кешеләре дә Йәһвәнең исемен белергә тиеш булганмы һәм рәсүлләр белән өлкәннәр моны ничек аңлаган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Б. э. 49 елында Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр башка халык кешеләре белән бәйле бер мөһим сорауны карап чыгар өчен җыелган булган. Утырыш азагында Гайсәнең энесе Ягъкуб болай дигән: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун җентекләп сөйләп бирде». Аннары ул Амус пәйгамбәрлегеннән мондый сүзләрне китергән: «Мин моны калган кешеләр һәм минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре — барысы бергә Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләрмен, дип әйтә Йәһвә» (Рәс. 15:14—18). Димәк, башка халыклардан булган шәкертләр дә Йәһвәнең исемен белергә һәм аның белән аталырга тиеш булган. Аллаһы исемен йөрткәнгә, кешеләр аларны шул исем буенча таный алган.

Ягъкуб Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәргә мөрәҗәгать итә. Ике өлкән кулъязмалар тотып утыра.

Беренче гасырдагы җитәкче совет мәсихчеләрнең Аллаһы исеме белән аталырга тиеш булганын аңлаган (5 нче абзацны кара)


6, 7. а) Гайсә җиргә ни өчен килгән? ә) Гайсәнең җиргә килүенең иң мөһим сәбәбе нинди?

6 Гайсәнең исеме «Йәһвә — Коткаручы» дигәнне аңлата. Чыннан да, нәкъ Гайсә аша Йәһвә безне коткара. Гайсә җиргә килгән һәм тормышын йолым итеп биргән (Мат. 20:28). Йолым нигезендә кешеләрнең котылуы һәм мәңге яшәве мөмкин (Яхъя 3:16).

7 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Адәм белән Хаува Аллаһыга каршы фетнә күтәргән һәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан (Ярат. 3:6, 24). Менә ни өчен Гайсәгә кешелекне коткарырга кирәк булган да. Ләкин Гайсәнең җиргә килүенең җитдирәк сәбәбе дә бар: ул Йәһвәнең исемен изгеләндерергә тиеш булган. Гадәндә бит Шайтан Аллаһының исеменә тап төшергән (Ярат. 3:4, 5). Аллаһының исемен изгеләндерү мәсьәләсе кешеләрнең котылуыннан күпкә мөһимрәк. Бу сораулар үзара тыгыз бәйле. Йәһвәнең вәкиле булганга һәм аның исемен йөрткәнгә, Гайсә Аллаһының исемен изгеләндерүдә төп роль уйный.

Йәһвәнең исемен белмәгән һәм кулланмаган кешеләр Гайсәнең шәкертләре була аламы соң?

8. Гайсәнең бар шәкертләренә нәрсәне танырга кирәк?

8 Гайсәгә иман иткән яһүдләргә дә, башка халык кешеләренә дә үзләренә котылуны Гайсәнең Атасы — Йәһвә Аллаһы биргәнен танырга кирәк булган (Яхъя 17:3). Гайсә кебек, алар да Йәһвә исемен йөртергә һәм аны изгеләндерергә тиеш булган. Моңа аларның котылулары бәйле булган (Рәс. 2:21, 22). Шуңа күрә бар мәсихчеләргә Гайсә һәм Йәһвә турында белем алу мөһим. Бу шулкадәр әһәмиятле, Гайсә хәтта Яхъя 17 нче бүлектә язылган догасын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).

«СЕЗ МИНЕМ ШАҺИТЛӘРЕМ»

9. Без Йәһвәнең исеменә нинди караш сакларга тиеш?

9 Күргәнебезчә, Гайсәнең шәкертләре булырга телибез икән, Йәһвәнең исемен изгеләндерергә кирәк (Мат. 6:9, 10). Аллаһының исеме безнең өчен иң мөһим исем булырга тиеш. Аның исемен кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

10. Ишагыя 42—44 нче бүлекләрдә нинди образлы суд сурәтләнә? (Ишагыя 43:9; 44:7—9) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Ишагыя 42—44 нче бүлекләрдә образлы суд сурәтләнә. Бу судта кем хак Аллаһы дигән сорау карала. Йәһвә халыкларга үз илаһларының барлыгын расларга куша. Ләкин бу илаһларны якларга беркем дә чыкмый. (Ишагыя 43:9; 44:7—9.)

Кардәшләр җир буйлап Йәһвәнең исемен данлаганда, фәрештәләр җир өстеннән очып йөри. 1. Ир белән хатын күчмә стенд белән вәгазьли. 2. Яшь апа-кардәш сыйныфташына jw.org визит карточкасын бирә. 3. Абый-кардәш җәмәгать транспортында бер ир-атка вәгазьли. 4. Маска кигән ОМОН сугышчылары абый-кардәшне кул богаулары кидереп алып китеп бара. 5. Хастаханәдә яткан апа-кардәш табибка кан куллануга карашын аңлата.

Без образлы судта төрлечә катнаша алабыз (10, 11 нче абзацны кара)


11. Ишагыя 43:10—12 дә язылганча, Йәһвә үз халкына нәрсә дип әйтә?

11 Ишагыя 43:10—12 укы. Йәһвә үз халкына: «Сез минем шаһитләрем... ә мин Аллаһы»,— дип әйтә. «Әллә миннән башка Аллаһы бармы?» — дигән сорау биргәннән соң, ул аларны үзе турында шаһитлек бирергә чакыра (Ишаг. 44:8). Әйе, барыбызга хөрмәтле вазифа ышанып тапшырылган: без эшләребез һәм сүзләребез белән Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы булуын расларга тиеш. Аның исеме башка бар исемнәрдән бөегрәк. Тормыш рәвешебез белән без Йәһвәне яратканыбызны һәм аңа тугры булганыбызны күрсәтәбез. Хәтта Шайтан безгә көчле басым ясаса да, без Йәһвә ягында калабыз. Шулай итеп без Аллаһының исемен изгеләндерәбез.

12. Ишагыя 40:3, 5 тәге пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

12 Ишагыя шулай ук болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез!“» (Ишаг. 40:3) Бу сүзләр Гайсә алдыннан юлны әзерләгән Чумдыручы Яхъяда үтәлгән. Гайсә Йәһвә тарафыннан җибәрелгән булган һәм аның исеменнән сөйләгән. Шул сәбәпле пәйгамбәрлектә Яхъя «Йәһвә өчен» юлны әзерләгән диелә (Мат. 3:3; Марк 1:2—4; Лүк 3:3—6). Шул ук пәйгамбәрлектә: «Йәһвәнең даны ачылыр»,— дип тә әйтелә (Ишаг. 40:5). Бу сүзләр Гайсәдә үтәлгән. Ул Йәһвәнең шәхесен шулкадәр яхшы чагылдырган ки, әйтерсең лә Йәһвә үзе җиргә килгән булган (Яхъя 12:45).

13. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

13 Гайсә кебек, без дә Йәһвә турында шаһитлек бирәбез һәм аның исемен изгеләндерәбез. Без Аллаһының исеме белән аталабыз һәм башкаларга аның гаҗәеп эшләре турында сөйлибез. Ләкин шуны да танырга кирәк: Гайсә турында сөйләмичә, Йәһвәнең шаһите булу мөмкин түгел. Ул бит Аллаһының исемен изгеләндерүдә иң зур рольне уйнаган (Рәс. 1:8). Гайсә — Йәһвәнең иң әһәмиятле шаһите (Ачыл. 1:5). Шаһитләр булудан тыш, без Аллаһының исемен кадерләгәнебезне тагын ничек күрсәтә алабыз?

ЙӘҺВӘ ИСЕМЕН КАДЕРЛӘГӘНЕБЕЗНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

14. Аллаһының исеме бездә нинди хисләр уята? (Зәбур 105:3)

14 Без Йәһвәнең исеме турында горурлык белән сөйлибез. (Зәбур 105:3 укы.) Мәдхия җырлаучы Аллаһы исеме белән мактанырга дәртләндерә. Йәһвә «исеме белән мактану» — Йәһвәнең Аллаһыбыз булуы белән горурлану ул. Без «Йәһвә белән мактанганда», ул сөенә (Ирм. 9:23, 24; 1 Көр. 1:31; 2 Көр. 10:17). Аның исемен данлау һәм абруен яклау — безнең өчен зур хөрмәт. Әйдәгез, хезмәттәшләребезгә, сыйныфташларга, күршеләргә һәм башка кешеләргә Йәһвә Шаһитләре булуыбызны әйтергә беркайчан да оялып тормыйк! Шайтан Йәһвә турында сөйләвебезне теләми, ул авызыбызны томаларга тырыша (Ирм. 11:21; Ачыл. 12:17). Ул һәм аның иярченнәре Аллаһы исеменең җуелуын тели (Ирм. 23:26, 27). Әмма, Йәһвәне яратканга, без һәрчак аның турында сөйлибез (Зәб. 5:11; 89:16).

15. Йәһвәнең исемен ялварып чакыру нәрсәне аңлата?

15 Без Йәһвә исемен ялварып чакырабыз (Йәил 2:32; Рим. 10:13, 14). Йәһвәнең исемен белү һәм куллану бик мөһим. Шулай да аның исемен ялварып чакыру үз эченә күбрәкне ала. Без Аллаһыны шәхес буларак белергә, аңа таянырга һәм аңардан ярдәм белән җитәкчелек сорарга да тиеш (Зәб. 20:7; 99:6; Зәб. 116:4; 145:18). Шулай ук кешеләргә Аллаһының исемен һәм сыйфатларын игълан иткәндә, аларны тәүбә итеп Аллаһының хуплавын табарга дәртләндергәндә дә, без Аллаһы исемен ялварып чакырабыз дип әйтеп була (Ишаг. 12:4; Рәс. 2:21, 38).

16. Без Шайтанның ялганчы булуын ничек исбатлый алабыз?

16 Без Йәһвә исеме хакына газап чигәргә әзер (Ягък. 5:10, 11). Әюп көннәрендә Шайтан Йәһвәнең хезмәтчеләре турында болай дигән: «Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк» (Әюп 2:4). Шайтан, асылда, кешеләр Йәһвәгә җиңел булганда гына хезмәт итәчәк, ә авырлыклар туса, аны ташлап китәчәк дип әйткән. Әюп бу сүзләрнең хак булмаганын раслаган. Безнең дә андый мөмкинлек бар. Авырлыклар вакытында Йәһвәгә тугры калып, без Шайтанның ялганчы булуын раслыйбыз. Әйдәгез, Шайтан безгә нинди генә уклар атмасын, Йәһвәне калдырмаска тәвәккәл булыйк. Йәһвә исә безне үз исеме хакына саклап торачак (Яхъя 17:11).

17. 1 Петер 2:12 буенча, без Йәһвәгә ничек дан китерә алабыз?

17 Без Йәһвәнең исемен данларга тырышабыз (Гыйб. сүз. 30:9; Ирм. 7:8—11). Йәһвәнең хезмәтчеләре булганга һәм аның исемен йөрткәнгә, без аның исеменә я дан китерергә, я тап төшерергә мөмкин. (1 Петер 2:12 укы.) Әйе, без камилсез, шулай да, әйдәгез, сөйләмебез һәм тәртибебез белән Йәһвәне данлар өчен, кулыбыздан килгәнне эшлик.

18. Йәһвә исеме безнең өчен мөһим булганын без тагын ничек күрсәтә алабыз? (Шулай ук искәрмәне кара.)

18 Иң элек без үзебезнең репутация турында түгел, ә Йәһвәнең абруе турында уйлыйбыз (Зәб. 138:2). Без Йәһвәнең ихтыярын үтәп яшәгәнгә, кешеләр безне яратмаска һәм хурларга мөмкинa. Гайсәне дә хурлаганнар. Аны хәтта җинаятьче дип игълан иткәннәр һәм җәфалану баганасына кадаклап куйганнар. Ул бу хурлыклы үлемгә әзер булган, чөнки, иң беренче чиратта, Йәһвәнең исемен данларга теләгән. Аның өчен кешеләрнең карашы түгел, ә Аллаһының ихтыярын үтәү иң мөһиме булган (Мат. 26:39; Евр. 12:2—4).

19. Сез Йәһвәнең исемен никадәр нык кадерлисез?

19 Без Йәһвәгә хезмәт итүебез белән горурланабыз, аның Шаһитләре булу — безнең өчен зур хөрмәт! Кешеләр безгә өстән караса да, без аның исемен данлаудан туктамабыз. Безнең өчен Йәһвәнең репутациясе үзебезнекенә караганда күпкә мөһимрәк. Шуңа күрә, Шайтан безгә ничек кенә аяк чалмасын, без Йәһвәнең исемен алга таба да акларга тәвәккәл. Шулай итеп без Гайсәдән үрнәк алырбыз һәм Йәһвәнең исеме безнең өчен иң мөһим исем булганын расларбыз.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни сәбәпле мәсихчеләр өчен Йәһвәнең исеме мөһим?

  • Без нинди образлы судта шаһитлек бирәбез?

  • Йәһвә исемен кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә?

10 ҖЫР Данлыклы Йәһвәне мактыйк!

a Әюп, балаларын һәм бар мал-мөлкәтен югалткач, «гөнаһ кылмаган һәм Аллаһыны бернинди явызлыкта да гаепләмәгән» (Әюп 1:22; 2:10). Әмма соңрак хәтта бу тәкъва кеше дә, өч дусты аны тәнкыйтьләгәч, «дуамалларча сөйләшә» башлаган. Аның өчен үзен аклау Йәһвәнең исемен изгеләндерүгә караганда мөһимрәк булып киткән (Әюп 6:3; 13:4, 5; 32:2; 34:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу