Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 август 20-25 б.
  • Син начар теләкләреңә каршы тора аласың

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син начар теләкләреңә каршы тора аласың
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ШАЙТАННЫҢ МӘКЕРЛЕ НИЯТЕ
  • КАМИЛСЕЗЛЕКНЕҢ ТӘЭСИРЕ
  • НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
  • ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕРЕП ТОР
  • Вәсвәсәләргә каршы торыгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Суга чумдырылганнан соң да, Гайсә артыннан барыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 август 20-25 б.

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

121 ҖЫР Без тотнаклы булырга тиеш

Син начар теләкләреңә каршы тора аласың

«Тән нәфесләренә буйсынып яшәмәс өчен, гөнаһка фани тәннәрегездә патша булып идарә итәргә бирмәгез» (РИМ. 6:12).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Начар теләкләр туганда, безгә 1) боекмаска һәм 2) вәсвәсәгә бирелмәскә нәрсә булышыр?

1. Бар камилсез кешеләргә дә нәрсә хас?

СИНЕҢ берәр кайчан Йәһвә хупламаганны эшләргә теләгәнең бармы? Булса, боекма. Изге Язмаларда: «Сез барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә генә дучар буласыз»,— дип әйтелә (1 Көр. 10:13). Димәк, нинди генә начар теләк белән көрәшсәң дә, син ялгыз түгел, башкалар да андый теләкләр белән көрәшә. Йәһвә ярдәме белән син бу көрәштә җиңә аласың.

2. Кайбер мәсихчеләр һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр нинди теләкләр белән көрәшә? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

2 Изге Язмаларда шулай ук болай дип әйтелә: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» (Ягък. 1:14). Әйе, төрле кешеләрнең төрле начар теләкләре туарга мөмкин. Мәсәлән, кайбер мәсихчеләр каршы җенестәге кешегә карата, ә кемдер шул ук җенестәге кешегә карата әхлаксыз уйлары белән көрәшә. Элек порнография караган кардәшнең бу гадәтенә кабат кайтырга көчле теләге туа ала. Үткәндә наркотиклар кулланган я эчкече булган кеше дә охшаш авырлыкка очрый ала. Бу — мәсихчеләр һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр көрәшкән кайбер теләкләр генә. Кайчак һәрберебез дә Паулныкына охшаш хисләр кичерә. Ул болай дип язган: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора» (Рим. 7:21).

Без вәсвәсәгә теләсә кайчан һәм теләсә кайда очрарга мөмкин (2 нче абзацны кара)c


3. Бер үк начар теләк еш туып торса, кеше үзен ничек хис итәргә мөмкин?

3 Начар теләк сине калдырмаса, син үзеңне көчсез итеп хис итәргә һәм вәсвәсәгә каршы тора алмыйсың дип уйларга мөмкин. Шулай ук син өметсезлеккә бирелергә, ягъни Йәһвә сине, начар теләкләрең булганга гына, хөкем итә дип уйларга мөмкин. Бу хис-уйларның берсе дә дөрес түгел! Моны аңлар өчен, 1) бу хисләрнең кайдан барлыкка килгәнен һәм 2) алар белән ничек көрәшеп булганын белик.

ШАЙТАННЫҢ МӘКЕРЛЕ НИЯТЕ

4. а) Шайтан безнең ничек хис итүебезне тели? ә) Вәсвәсәләр белән көрәшкәндә, ни өчен без көчсез түгел?

4 Шайтан безнең вәсвәсәләр алдында көчсез итеп хис итүебезне тели. Гайсә моны белгән, шуңа күрә болай дип дога кылырга өйрәткән: «Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар» (Мат. 6:13). Шайтан, кешеләр вәсвәсәгә очраганда, Йәһвәгә буйсынмаячак дип әйткән (Әюп 2:4, 5). Ни өчен Шайтан шулай уйлый? Чөнки ул үзе, начар теләгенә бирелеп, Йәһвәгә тугры калмаган. Ул без дә шулай эшләрбез дип саный. Шайтан хәтта Аллаһының камил Улы да вәсвәсәгә каршы тора алмас дип уйлаган! (Мат. 4:8, 9) Әмма без начар теләкләр белән көрәшүдә чыннан да көчсезме? Әлбәттә юк! Без дә, Паул кебек, тулы ышаныч белән болай дип әйтә алабыз: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Флп. 4:13).

5. Йәһвәнең безне көчсез дип санамаганы кайдан билгеле?

5 Шайтаннан аермалы буларак, Йәһвә безнең начар теләкләргә каршы тора алуыбызга шикләнми. Без моны кайдан беләбез? Йәһвә бөек афәтне бихисап күп тәкъва кеше кичереп чыгачак дип пәйгамбәрлек иткән. Ул берничә кеше генә түгел, ә бихисап күп кеше «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартачак» һәм яңа дөньяга керәчәк дип әйткән (Ачыл. 7:9, 13, 14). Ә хакыйкать Аллаһысы ялганлый алмый. Әйе, Йәһвә безне вәсвәсәләр алдында көчсез дип санамый.

6, 7. Шайтан безне тагын нәрсәгә ышандырмакчы була?

6 Шайтан безнең көчсез итеп кенә түгел, ә шулай ук өметсез итеп тә хис итүебезне тели. Ул безне, начар теләкләребез булганга гына, Йәһвәгә ярый алмыйбыз дип ышандыра. Әмма Шайтанның үзе турында уйланыйк. Йәһвә аны мәңгелек тормышка лаеклы түгел дип хөкем иткән (Ярат. 3:15; Ачыл. 20:10). Ә безнең мәңге яшәргә өметебез бар, шуңа күрә Шайтан бездән көнләшә һәм безнең дә, үзе кебек, өметсез итеп хис итүебезне тели. Әмма аның ялганына ышанма. Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә безне хөкем итми, ә безгә булышырга тели. «Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9).

7 Ә вәсвәсәләргә очраганда, без үзебезне көчсез я өметсез итеп хис итәбез икән, бу — Шайтан үзенең мәкерле ниятенә ирешкән дигән сүз. Моны онытмасак, Шайтанга каршы торырга тәвәккәл булырбыз (1 Пет. 5:8, 9).

КАМИЛСЕЗЛЕКНЕҢ ТӘЭСИРЕ

8. Тагын нәрсә аркасында без үзебезне көчсез һәм өметсез итеп хис итәргә мөмкин? (Зәбур 51:5) (Аңлатманы да кара.)

8 Вәсвәсәләр алдында көчсез һәм өметсез итеп хис итүебезнең тагын бер сәбәбе бар. Бу — борынгы ата-анабыздан мирас итеп алынган гөнаһлы халәтебезa. (Әюп 14:4; Зәбур 51:5 укы.)

9, 10. а) Гөнаһ Адәм белән Хаувага ничек тәэсир иткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Камилсезлек безгә ничек тәэсир итә?

9 Гөнаһның Адәм белән Хаувага ничек тәэсир иткәне турында уйланыйк. Йәһвәне тыңламаганнан соң, алар яшеренгән һәм үз тәннәрен капларга теләгән. «Изге Язмаларны аңлау» (ингл.) энциклопедиясендә моның турында болай диелә: «Гөнаһ аркасында алар гаеп хисе, борчылу, курку һәм оят сизгән». Бу дүрт хисне йорттагы дүрт бүлмә белән чагыштырып була. Әйтерсең лә Адәм белән Хауваны шул дүрт бүлмәле йортка ябып куйганнар. Алар бер бүлмәдән икенчесенә бара алган, әмма йорттан чыга алмаган. Шул ук рәвешчә алар берничек тә гөнаһлы халәтләреннән арына алмаган.

10 Әлбәттә, безнең хәлебез Адәм белән Хауваныкыннан аерылып тора. Йолым корбаны аларга карата кулланылмый, әмма безне ул гөнаһлардан чистарта һәм безгә саф вөҗдан бирә (1 Көр. 6:11). Шулай да без гөнаһлы булып калабыз. Шуңа күрә кайчак гаеп хисе, борчылу, курку һәм оят сизәбез. Изге Язмаларда кешеләр әле дә гөнаһ коллыгында дип әйтелә. Камилсезлек «хәтта гөнаһлары Адәм җинаятенә охшаш булмаган кешеләр өстеннән» хакимлек итә (Рим. 5:14). Әмма, инде әйтелгәнчә, без көчсез дә, өметсез дә түгел. Шулай да андый тискәре хисләр туса, аларны ничек җиңәргә?

Адәм белән Хаува Гадән бакчасыннан, оятка калып, чыгып бара. Өсләрендә тиредән ясалган озын киемнәр.

Гөнаһ аркасында Адәм белән Хаува гаеп хисе, борчылу, курку һәм оят сизгән (9 нчы абзацны кара)


11. Камилсезлегебез безгә «син көчсез» дип әйткәндә, без моңа ничек карарга тиеш һәм ни өчен? (Римлыларга 6:12)

11 Кайчак безгә начар теләкләргә каршы тора алмыйбыз кебек тоелырга мөмкин. Чынлыкта, бу камилсезлегебез «син көчсез» дип безне ышандырырга тырыша. Әмма безгә аны тыңларга кирәкми, чөнки Изге Язмаларда: «Гөнаһка фани тәннәрегездә патша булып идарә итәргә бирмәгез»,— дип киңәш ителә. (Римлыларга 6:12 укы.) Димәк, начар теләкләргә буйсыныргамы, юкмы икәнен без үзебез сайлыйбыз (Гәл. 5:16). Йәһвә без вәсвәсәләргә каршы тора алабыз дип ышана; юкса, ул бездән моны таләп итмәс иде (Кан. 30:11—14; Рим. 6:6; 1 Тис. 4:3). Әйе, начар теләкләребез белән көрәшүдә без көчсез түгел.

12. Камилсезлегебез безгә «син өметсез» дип әйткәндә, моңа ничек карарга кирәк һәм ни өчен?

12 Камилсезлегебез безгә «син өметсез» дип тә әйтергә мөмкин, имеш Йәһвә безне начар теләкләребез булганга гына гаепли. Әмма безгә аны тыңларга кирәкми, чөнки, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә безнең гөнаһлы булуыбызны аңлый (Зәб. 103:13, 14). Ул безнең турында «бар нәрсәне белә», шул исәптән гөнаһның һәрберебезгә ничек тәэсир иткәнен дә (1 Яхъя 3:19, 20). Начар теләкләребезгә бирелмәсәк, без Йәһвә күзендә саф була алабыз. Без моны кайдан беләбез?

13, 14. Йәһвә, начар теләкләребез булганга күрә генә, безне яраксыз дип саныймы? Аңлатыгыз.

13 Изге Язмалар буенча, начар теләк һәм бу теләк буенча эш итү арасында аерма бар. Теләк үзеннән-үзе туа һәм без моны контрольдә тота алмыйбыз. Ә менә аның буенча эш итәргәме, юкмы икәнен без үзебез хәл итәбез. Борынгы Көринттәге мәсихчеләр мисалына игътибар итик. Аларның кайберләре элек гомосексуалистлар булган. Рәсүл Паул аларга: «Кайберләрегез шундый иде»,— дип язган. Бу аларның бүтән беркайчан да гомосексуаль теләкләре тумаган дигәнне аңлатамы? Юк, тугандыр, чөнки андый омтылышлар еш кына бик тирән тамыр җәя. Әмма үз теләкләрен тезгендә тоткан һәм алар буенча эш итмәгән мәсихчеләрне Йәһвә чиста дип санаган һәм хуплаган (1 Көр. 6:9—11). Синең турында да шуны ук әйтеп була.

14 Начар теләкләр туып торачак, әмма син аларны җиңә аласың. Аларны тамырдан бетереп булмаса да, син, тотнаклылык күрсәтеп, «тән теләгәнне үтәүдән» һәм үз уйларыңның «коткысына бирелүдән» саклана аласың (Эфес. 2:3). Начар теләкләр белән көрәшүдә ничек җиңәргә соң?

НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

15. Җиңүче булырга теләсәк, ни өчен безгә үз-үзебез белән намуслы булырга кирәк?

15 Начар теләкләреңне җиңәргә теләсәң, сиңа үз-үзең белән намуслы булырга һәм йомшак якларыңны танырга кирәк. Сак бул, үзеңне «ялган фикер йөртүләр белән алдама» (Ягък. 1:22). Мәсәлән, кемдер, проблеманы кечерәйтеп: «Башкалар миннән күбрәк эчә»,— дип фикер йөртергә мөмкин. Ә кемдер башка берәүне гаепләп: «Хатыным назлырак булган булса, мин порнография карамас идем»,— дип акланадыр. Әлбәттә, андый фикер йөртү вәсвәсә белән көрәшүдә бер дә булышмый. Шуңа күрә хәтта уйларда да үзеңне акларга тырышма. Үз эшләрең өчен үзең җаваплы бул (Гәл. 6:7).

16. Вәсвәсәгә каршы торырга тәвәккәллегебезне ничек ныгытырга?

16 Өстәвенә, сиңа вәсвәсәгә каршы торырга тәвәккәллегеңне ныгытырга кирәк (1 Көр. 9:26, 27; 1 Тис. 4:4; 1 Пет. 1:15, 16). Шуның турында уйлан: Кайсы теләгең белән көрәшү сиңа аеруча авыр бирелә? Кайчан сиңа аңа каршы тору аеруча авыр була? (Бу син арыган чак я төнлә булырга мөмкин.) Вәсвәсәгә алдан әзерлән: аны алдан күреп ал һәм нәрсә эшләячәгең турында уйлан (Гыйб. сүз. 22:3).

17. Йосыф очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Яратылыш 39:7—9) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

17 Потифарның хатыны Йосыфны аздырырга тырышканда, Йосыф нәрсә эшләгән? Ул аның тәкъдимен шунда ук һәм икеләнмичә кире каккан. (Яратылыш 39:7—9 укы.) Бу нәрсәне күрсәтә? Әле бу очрак туганчы, Йосыф кеше хатыны белән якынлык кылу дөрес булмаганы турында уйланган. Син дә, әле вәсвәсә туганчы, ничек эш итәчәгеңне карар ит. Шулай эшләсәң, вәсвәсә вакытында сиңа карарың буенча эш итү җиңелрәк булыр.

Коллаж: 1. Йосыф Потифар хатыныннан йөгереп китә, тегесе кулында аның киемен тотып кала. 2. Яшүсмер абый-кардәш мәктәптә бер кызның гыйшык уенын кире кага.

Йосыф кебек вәсвәсәне шунда ук кире как! (17 нче абзацны кара)


ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕРЕП ТОР

18. Начар теләкләр белән көрәшүдә җиңәргә тагын нәрсә булышыр? (2 Көринтлеләргә 13:5)

18 Начар теләкләреңне җиңәр өчен, шулай ук үз-үзеңне тикшереп тор. (2 Көринтлеләргә 13:5 укы.) Вакыт-вакыт уйларыңны һәм эшләреңне бәялә һәм, кирәк булса, үзгәрешләр яса. Мәсәлән, хәтта берәр вәсвәсәне кире каксаң да, үзеңнән болай дип сора: «Моны эшләр өчен, миңа күпме вакыт кирәк булды?» Озакка сузганыңны аңласаң, боекма, ә тәвәккәллегеңне ныгытыр өчен, чаралар күр. Үзеңә мондый сораулар биреп була: «Начар уйлар туганда, мин алардан тизрәк арына аламмы? Мин сайлаган күңел ачулар миңа вәсвәсәгә каршы торырга комачауламыймы? Әхлаксыз сурәтләрдән мин күземне шунда ук бораммы? Йәһвәнең нормалары буенча яшәр өчен, миңа тотнаклылык күрсәтергә туры килсә дә, аларның һәрвакыт үземә файда китергәнен аңлыйммы?» (Зәбур 101:3)

19. Кечкенә акылсыз адымнар начар теләкләребез белән көрәшергә ничек комачауларга мөмкин?

19 Үз-үзеңне тикшергәндә, начар эшләреңне аклама. Изге Язмаларда: «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк»,— дип әйтелә (Ирм. 17:9). Ә Гайсә йөрәктән «явыз уйлар» чыга дип әйткән (Мат. 15:19). Мәсәлән, элек порнография караган кардәш вакыт узу белән болай дип уйлый башларга мөмкин: «Җенси дәрт уяткан фотографияләрдә ялангач кешеләр күрсәтелмәсә, аларга карау зыян китерми» я «Дөрес булмаган нәрсәләр турында хыялланып була, мин бит аларны тормышка ашырмыйм». Чынлыкта исә аның мәкерле йөрәге «гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлана» (Рим. 13:14). Моны ничек булдырмаска? Истә тот: кечкенә акылсыз адымнар зур акылсызлыкка — гөнаһка китерергә мөмкин, шуңа күрә алардан сакланb. Шулай ук начар тәртибеңне аклый торган «явыз уйларны» кире как.

20. Киләчәктә начар теләкләребез белән нәрсә булыр һәм хәзер безнең нинди ярдәмебез бар?

20 Бу мәкаләдән белгәнебезчә, Йәһвә безгә вәсвәсәләр белән көрәшер өчен көч бирә. Йолым нигезендә гөнаһларыбыз кичерелә һәм яңа дөньяда мәңге яшәргә өметебез бар. Уйлап кына кара, киләчәктә Йәһвәгә чиста акыл һәм саф йөрәк белән хезмәт итү нинди рәхәт булачак! Ә әлегә начар теләкләребез белән көрәшүдә без көчсез дә, өметсез дә түгел. Йәһвә ярдәме белән без бу көрәштә җиңә алырбыз!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Көчсезлек һәм өметсезлек хисләре белән көрәшергә нәрсә булыша ала?

  • Гөнаһка үз өстебездән «патша булып идарә итәргә» ничек бирмәскә?

  • Үз-үзебезне ничек тикшереп торырга?

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

a АҢЛАТМА: Изге Язмаларда «гөнаһ» дигән сүз еш кына начар эшне, мәсәлән, урлауны, зина кылуны я кеше үтерүне аңлата (Чыг. 20:13—15; 1 Көр. 6:18). Әмма кайбер очракларда ул мирас итеп алынган халәтебез мәгънәсендә кулланыла. Шул мәгънәдә әле бер начарлык та кылмаган бала да гөнаһлы.

b Игътибар итегез, Гыйбрәтле сүзләр 7:7—23 тә сурәтләнгән егет, зур акылсызлык, ягъни әхлаксызлык кылыр алдыннан, кечкенә акылсыз адымнар ясаган.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сулда: Кафеда утырганда, яшь абый-кардәш ике ир-атның бер-берсе белән гыйшык уены уйнаганын күреп ала. Уңда: Бер апа-кардәш тәмәке тартучы ике кешене күрә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу