Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 ноябрь 22-27 б.
  • «Син кадерле кеше»!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Син кадерле кеше»!
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРНЕҢ АБРУЕН КҮТӘРГӘН
  • ҮЗ-ҮЗЕБЕЗГӘ ЙӘҺВӘ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
  • Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвә сине назлы ярата
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Шәкертләренә 40 көн дәвамында күренгән Гайсәдән өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 ноябрь 22-27 б.

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

«Син кадерле кеше»!

«Син кадерле кеше» (ДАН. 9:23).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Үз-үзләрен түбән бәяләгән кардәшләргә үзләренә Йәһвә карагандай карарага нәрсә булышыр?

1, 2. Йәһвә өчен кадерле булганыбызга ничек инанырга?

ЙӘҺВӘ үз хезмәтчеләрен бик кадерли. Әмма кайберәүләр үзләренә шулай карамый. Бәлки, моның сәбәбе — башкаларның аларны санга сукмавыдыр. Ә сез үзегезне Йәһвәнең яратуына лаексыз дип саныйсызмы? Алай икән, сезгә үз-үзегезгә Йәһвә күзлегеннән карарга нәрсә булышыр?

2 Изге Язмалардагы күп кенә хәбәрләрдән Йәһвәнең кешеләргә ничек караганы күренә. Аларны уку бик файдалы. Мәсәлән, Инҗилдән күренгәнчә, Гайсә кешеләрне ихтирам иткән. Шулай итеп ул Атасының да үз-үзләрен әһәмиятсез дип санаган, басынкы кешеләрне югары бәяләгәнен күрсәткән (Яхъя 5:19; Евр. 1:3). Бу мәкаләдән без мондый сорауларга җавап табарбыз: 1) Гайсә кешеләргә үзләренең кыйммәтле булганын аңларга ничек булышкан? 2) Без үзебезне Йәһвә өчен кадерле булганыбызга ничек инандыра алабыз? (Һәг. 2:7)

ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРНЕҢ АБРУЕН КҮТӘРГӘН

3. Гайсә үзеннән ярдәм эзләгән гәлиләялеләргә нинди мөгамәлә күрсәткән?

3 Гайсә Гәлиләядә вәгазьләгәндә, аны тыңлар һәм савыгыр өчен, күп кеше җыела торган булган. Гайсә аларның «көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган» булганына игътибар иткән. (Мат. 9:36; аңлатмаларны кара.) Дини җитәкчеләр бу кешеләргә түбәнсетеп караган һәм хәтта аларны «ләгънәт ителгән» халык дип атаган. (Яхъя 7:47—49; аңлатманы кара.) Ләкин Гайсә, үзе янына килгән кешеләрне өйрәтер өчен һәм савыктырыр өчен вакыт бүлеп куеп, аларга ихтирам күрсәткән (Мат. 9:35). Шулай ук, күбрәк кешегә ярдәм күрсәтелсен өчен, ул рәсүлләрен дә вәгазьләргә өйрәткән һәм аларга авыруларны савыктырырга вәкаләт биргән (Мат. 10:5—8).

4. Гайсәнең үзен тыңларга теләгән басынкы кешеләр белән мөгамәләсеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

4 Гайсәне тыңларга төрле кешеләр килгән. Аларның кайберләренә җәмгыять түбәнсетеп караган. Әмма Гайсә бу кешеләргә карата да игелекле һәм хөрмәтле булган. Шулай итеп ул аларның үзе өчен дә, Йәһвә өчен дә кадерле булганын күрсәткән. Йәһвәгә хезмәт итсәгез дә, аның үзегезне кадерләгәненә шикләрегез булса, нәрсә эшләргә? Гайсәнең үзен тыңларга теләгән басынкы кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында уйланыгыз. Бу сезгә Йәһвәнең үзегезне никадәр кадерләгәнен күрергә булышыр.

5. Гайсә Гәлиләядә очраткан хатынның хәлен сурәтләп бирегез.

5 Гайсә халык төркемнәрен өйрәтеп кенә калмаган, ә шулай ук аерым кешеләргә дә игътибар биргән. Мәсәлән, Гәлиләядә вәгазьләгәндә, ул 12 ел буе кан китүдән җәфаланган хатынны очраткан (Марк 5:25). Чире аркасында ул нәҗес дип саналган, һәм берәрсе, аңа кагылса, шулай ук нәҗес дип саналыр иде. Моның аркасында бу хатын башкалар белән әллә ни аралаша алмаган. Өстәвенә, ул башка кешеләр белән бергә гыйбадәт кыла һәм бәйрәмнәрдә катнаша алмаган (Лев. 15:19, 25). Һичшиксез, ул физик яктан гына түгел, ә эмоциональ яктан да газапланган (Марк 5:26).

6. Кан китүдән җәфаланган хатын ничек савыккан?

6 Билгеле, бу бичара хатын савыгырга бик теләгән. Әмма Гайсәдән турыдан-туры ярдәм сорарга батырчылык итмәгән. Ни өчен? Бәлки, ул үз хәле аркасында оялгандыр. Я нәҗес була торып халык арасына кергәне өчен Гайсә аны тиргәр дип курыккандыр. Шуңа күрә ул аның өс киеменә генә кагылырга булган. Ул, шулай эшләсә, савыгыр дип ышанган (Марк 5:27, 28). Аның иманы бүләкләнгән — ул савыккан. Гайсә: «Кем киемемә кагылды?» — дип сорагач, тегесе барысын сөйләп биргән. Шунда Гайсә нәрсә эшләгән?

7. Гайсә бу интеккән хатын белән ничек мөгамәлә иткән? (Марк 5:34)

7 Гайсә бу хатын белән йомшак һәм хөрмәт белән сөйләшкән. Ул аның курыкканын һәм калтыранганын күреп алган (Марк 5:33). Шуңа күрә аны тынычландырырга һәм рухландырырга тырышкан. Ул хәтта аңа: «Кызым»,— дип дәшкән. Шулай итеп ул бу хатынга хөрмәт кенә түгел, ә шулай ук игелек белән ярату да күрсәткән. (Марк 5:34 укы.) Өйрәнү өчен Изге Язмаларда бу сүзгә мондый аңлатма китерелә: «Монда гына Гайсәнең турыдан-туры хатынга „кызым“ дип эндәшкәне әйтелә. Ул, күрәсең, четерекле хәл килеп чыкканга һәм ул хатын калтыранганга шулай дигән». Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, бу хатынның нинди җиңеллек сизгәнен күз алдыгызга китерегез! Гайсә аңа шундый юатучы сүзләр әйтмәгән булса, тегесе, сәламәтләнсә дә, мөгаен, үзен гаепле хис итәр иде. Әмма Гайсә аңа Йәһвәнең үзенә ничек караганын күрергә булышкан: Йәһвә өчен ул яраткан кызы булган.

8. Бразилиядә яшәүче апа-кардәш нинди авырлыкларга очраган?

8 Бүгенге көндә дә Аллаһының кайбер хезмәтчеләре авырулары аркасында үзләрен әһәмиятсез итеп хис итә. Бразилиядә яшәүче Марияa исемле пионер апа-кардәш аякларсыз һәм сул кулсыз туган булган. Ул болай дип сөйли: «Мин инвалид булганга, мәктәптә мине һәрвакыт мыскыл иттеләр һәм рәнҗетүче кушаматлар белән атадылар. Хәтта туганнарым да мине кимсетә иде».

9. Мария Йәһвә өчен кадерле булганын ничек аңлаган?

9 Мариягә нәрсә ярдәм иткән? Йәһвә Шаһите булып киткәч, кардәшләре аны мәхәббәткә төргән һәм үз-үзенә Йәһвә карагандай карарга булышкан. Ул болай ди: «Миңа ярдәм иткән кардәшләрнең исемнәрен блокнотыма яза башласам, урын җитмәс! Мин Йәһвәгә гаҗәеп рухи гаиләм өчен шундый рәхмәтле». Кардәшләр Мариягә Йәһвә өчен кадерле булганын аңларга ярдәм иткән.

10. Магдалалы Мәрьямгә нәрсәләр аша үтәргә туры килгән? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

10 Гайсәнең тагын бер хатынга — магдалалы Мәрьямгә ничек булышканын карап чыгыйк. Аның эчендә җиде җен булган! (Лүк 8:2) Шуңа күрә ул үзен сәер тоткандыр һәм кешеләр аңардан читләшкәндер. Моның аркасында ул, күрәсең, үзен ялгыз һәм кирәксез итеп хис иткәндер. Гайсә аңардан җеннәрне куып чыгаргач, ул аның тугры шәкерте булып киткән. Магдалалы Мәрьям Аллаһы өчен кадерле булганын аңласын өчен, Гайсә тагын нәрсә эшләгән?

Коллаж: 1. Гайсә, караңгы тыкрык яныннан үткәндә, җирдә утырган интегеп беткән магдалалы Мәрьямне күрә. 2. Магдалалы Мәрьям Гайсә һәм аның башка шәкертләре белән шатланып бара.

Гайсә магдалалы Мәрьямне Йәһвә өчен кадерле булганына ничек ышандырган? (10, 11 нче абзацны кара)


11. Гайсә магдалалы Мәрьямне Йәһвә өчен кадерле булганына ничек ышандырган? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

11 Гайсә магдалалы Мәрьямне үзенә ияреп йөрергә чакырганb. Нәтиҗәдә, Мәрьям аның өйрәтүләрен тыңлый алган. Соңрак Гайсә үледән терелтелгән көнне аңа күренгән. Шул көнне Мәрьям аның белән беренчеләрдән булып сөйләшкән. Гайсә хәтта аңа терелтелүе турында рәсүлләренә хәбәр итәргә кушкан. Моның барысы Йәһвәнең Мәрьямне чыннан да кадерләгәненә көчле дәлил булган! (Яхъя 20:11—18)

12. Лидиянең балачагы аңа ничек тәэсир иткән?

12 Магдалалы Мәрьям кебек, бүген дә күпләр үзләрен кирәксез итеп хис итә. Испаниядә яшәүче Лидия мисалына игътибар итик. Әнисе, аның белән авырлы булганда, бала төшерү турында уйлаган. Лидия кечкенә булганда, әнисе аны санга сукмаган һәм авыр сүзләр белән рәнҗеткән. Лидия болай ди: «Әнием мине яратмаганга һәм юньсез дип санаганга, мин башкаларның яратуына һәм игътибарына бик мохтаҗ идем. Шул ук вакыт беркем дә мине яратмас дип курка идем».

13. Лидияне Йәһвә өчен кадерле булганына нәрсә ышандырган?

13 Вакыт узу белән Лидия хакыйкатьне белгән. Дога, шәхси өйрәнү, кардәшләрнең игелекле сүзләре һәм эшләре аңа үз-үзенә Йәһвә күзлегеннән карарага булышкан. Ул болай ди: «Ирем еш кына миңа: „Мин сине бик нык яратам“,— дип әйтә. Әледән-әле ул миңа яхшы сыйфатларымны исемә төшерә. Дусларым да шуны ук эшли». Ә сез үзләрен кирәксез итеп хис иткән кардәшләрне беләсезме? Сез аларны Йәһвә өчен кадерле булганнарына ничек ышандыра аласыз?

ҮЗ-ҮЗЕБЕЗГӘ ЙӘҺВӘ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

14. 1 Ишмуил 16:7 дәге сүзләр безгә үз-үзебезгә Йәһвә күзлегеннән карарга ничек булыша? («Ни өчен Йәһвә үз халкын кадерли?» дигән рамканы да кара.)

14 Онытмагыз, Йәһвәнең сезгә карашы дөньяныкыннан аерылып тора. (1 Ишмуил 16:7 укы.) Йәһвә өчен сезнең тышкы кыяфәтегез, җәмгыятьтәге дәрәҗәгез, дөньяви белемегез мөһим түгел (Ишаг. 55:8, 9). Шуңа күрә үз-үзегезгә дөнья күзлегеннән карар урынына, Йәһвә күзлегеннән карарга тырышыгыз. Бу яктан сезгә Изге Язмалардан Ильяс, Нагомия, Һанна кебек кешеләр турында уку булышыр. Алар кайвакыт үзләрен әһәмиятсез итеп хис иткән. Әмма Йәһвә аларны бик яраткан. Сезнең тормышыгызда да Йәһвә үзегезне ярата икәнен дәлилләүче очраклар бардыр. Ник аларны язып бармаска? Өстәвенә, басмаларыбыздан Йәһвәнең безне яратканы турында мәкаләләр укыгызc.

Ни өчен Йәһвә үз халкын кадерли?

Йәһвә кешеләрне, хайваннардан аермалы буларак, үзенә охшаш итеп барлыкка китергән. Шуңа күрә кешеләр, аның турында белем алып, аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә сәләтле (Ярат. 1:27; Зәб. 8:5; 25:14; Ишаг. 41:8). Инде бу да — үз-үзебезне хөрмәт итәр өчен җитди сәбәп. Әмма без Барлыкка Китерүчебезгә якынлашырга булсак, тормышыбызны аңа багышласак һәм аңа буйсынып яшәсәк, без аның өчен бигрәк тә кадерле булып китәбез (Ишаг. 49:15).

15. Ни өчен Йәһвә Даниялны кадерле кеше дип санаган? (Даниял 9:23)

15 Истә тотыгыз, сез Йәһвәгә тугры булганга, ул сезне кадерле дип саный. Бервакыт 90 нан узган Даниял пәйгамбәр бик боеккан һәм «тәмам хәлдән тайган» булган (Дан. 9:20, 21). Йәһвә аның рухын ничек күтәргән? Ул аның янына Җәбраил фәрештәне җибәргән. Тегесе Даниялны «кадерле кеше» дип атаган һәм догалары ишетелде дип ышандырган. (Даниял 9:23 укы.) Ни өчен Йәһвә Даниялны кадерле кеше дип санаган? Ул аны күркәм сыйфатлары, шул исәптән тәкъвалыкны яратуы һәм тугрылыгы өчен кадерләгән (Йәз. 14:14). Йәһвә бу хәбәрне безне юатыр өчен саклап калдырган (Рим. 15:4). Ул сезнең догаларыгызны да тыңлый һәм сезне тәкъва, тугры булганыгыз өчен кадерли (Мик. 6:8, иск.; Евр. 6:10).

16. Сезгә Йәһвәне яратучы Әти итеп күрергә нәрсә булышыр?

16 Йәһвәне яратучы Әти итеп күрегез. Ул хаталарыгызны эзләп тормый, ә сезгә ярдәм итәргә тели (Зәб. 130:3; Мат. 7:11; Лүк 12:6, 7). Моның турында уйлану үзләрен бернигә дә яраксыз итеп хис иткән күп кардәшләргә булышкан. Мәсәлән, Испаниядә яшәүче Элиа́наны алыйк. Ире аны еллар дәвамында сүзләре белән кимсеткәнгә, ул үзен кирәксез итеп хис иткән. «Андый хисләр кичергәндә, мин үземне Йәһвәнең кулындагы кечкенә бала итеп күз алдыма китерәм. Ул мине назлап кайгырта һәм яклый»,— дип әйтә Элиана (Зәб. 28:9). Ә Көньяк Африкада яшәүче Ло́рен үз-үзенә болай ди: «Йәһвә мине үзенә „мәхәббәт баулары ярдәмендә“ җәлеп итте, бар бу еллар дәвамында үзе белән дус булырга булыша һәм хәтта мине башкаларны өйрәтер өчен куллана. Димәк, ул мине файдасыз дип санамый, ә бик нык ярата» (Һош. 11:4).

17. Йәһвәнең хуплавына ия булганыбызга ничек инанырга? (Зәбур 5:12) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Йәһвәнең үзегезне хуплаганына инаныгыз. (Зәбур 5:12 укы.) Давыт Йәһвәнең хуплавын тәкъваларны яклаган «калкан» белән чагыштырган. Үзегез турында начар уйлый башласагыз, Йәһвә сезне хуплый һәм сезгә ярдәм итә икәнен исегезгә төшерегез. Бу сезгә тискәре фикерләрдән арынырга булышыр. Әмма Йәһвәнең хуплавына ия булганыбызга ничек инанырга? Күргәнебезчә, Йәһвә безне моңа үз Сүзе аша ышандыра. Моның өчен ул шулай ук өлкәннәрне, якын дусларыбызны һәм башка кардәшләрне куллана. Башкалар безне дәртләндергәндә, моңа ничек карарга?

Ике апа-кардәш, Патшалык Залыннан чыгып, вәгазьгә бара; берсе икенчесен кочаклап алган.

Йәһвәнең безне хуплаганын белсәк, үзебез турындагы тискәре фикерләрне җиңә алырбыз (17 нче абзацны кара)


18. Ни өчен мактау сүзләрен кабул итәргә кирәк?

18 Үзегезне яхшы белгән һәм яраткан кешеләрдән эчкерсез мактау сүзләрен кире какмагыз. Аларны бит Йәһвә сезне үз хуплавына ышандырыр өчен куллана. Элегрәк искә алынган Элиана болай ди: «Әкрен-әкрен мин башкаларның игелекле сүзләрен кабул итәргә өйрәнә барам. Бу авыр булса да, мин беләм: Йәһвә шулай эшләвемне тели». Өлкәннәр дә Элианага Йәһвәнең хуплавына ия булганына ышанырга булышкан. Хәзер ул пионер булып хезмәт итә һәм Бәйтелгә булыша.

19. Ни өчен Йәһвәнең безне кадерләгәненә бер дә шикләнмәскә була?

19 Гайсә без күктәге Атабыз өчен бик мөһим икәнен күрсәткән (Лүк 12:24). Шуңа күрә Йәһвәнең безне кадерләгәненә бер дә шикләнмик һәм моны беркайчан да онытмыйк. Башкаларга да үзләренә Йәһвә күзлегеннән карарга булышыйк.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Гайсә кешеләргә Аллаһы өчен кадерле булганнарын күрергә ничек булышкан?

  • Гайсә кан китүдән җәфаланган хатынга ничек ярдәм иткән?

  • Үз-үзебезгә Йәһвә күзлегеннән карарга нәрсә булыша ала?

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Магдалалы Мәрьям Гайсә белән йөргән хатыннар арасында булган. Алар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләрендә булганны бүлешеп хезмәт иткән (Мат. 27:55, 56; Лүк 8:1—3).

c Мәсәлән, «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 24 нче бүлеген һәм «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән китапта «Шикләр» дигән темада Изге Язмалардагы мисалларны һәм шигырьләрне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу