-
Лүк 3:21Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
21 Бөтен кешеләр суга чумдырылганда, Гайсә дә суга чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды,
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ул дога кылган вакытта: Үзенең Яхшы хәбәрендә Лүк дога кылуга аерым игътибар бирә. Гайсәнең күп кенә догаларын Лүк кенә искә ала. Мәсәлән, монда ул Гайсәнең суга чумдырылган вакытта дога кылганы турында әйтә. Гайсә шул очракта үз догасында әйткән кайбер мөһим нәрсәләрне соңрак, күрәсең, Паул язган булган (Ев 10:5—9). Гайсәнең дога кылуын Лүк кенә искә алган башка очраклар: Лк 5:16; 6:12; 9:18, 28; 11:1; 23:46.
күкләр: Мт 3:16 га аңлатманы кара.
күкләр ачылды: Аллаһы, күрәсең, Гайсәгә күктәге нәрсәләрне аңларга мөмкинлек биргән. Һәм шул исәптән Гайсә үзенең күктәге, җиргә килгәнчегә кадәрге тормышын исенә төшергәндер. Гайсәнең суга чумдырылганнан соң әйткән сүзләреннән, аеруча аның б. э. 33 елындагы Пасах бәйрәме үткәрелгән төнне чын күңелдән әйтелгән догасыннан күренгәнчә, ул шуннан бирле үзенең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында инде белгән. Ул дога шулай ук аның Атасыннан ишеткәннәрен, Атасы кылган нәрсәләрне һәм үзенең күктә ия булган данын исенә төшергәнен күрсәтә (Ях 6:46; 7:28, 29; 8:26, 28, 38; 14:2; 17:5). Бу хатирәләр Гайсә күңелендә ул суга чумдырылып, майланган вакытта яңаргандыр.
-