Лүк
11 Бер көнне Гайсә дога кыла иде. Ул догасын тәмамлагач, шәкертләренең берсе аңа: «Хуҗам, Яхъя үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче»,— диде.
2 Ул аларга болай дип әйтте: «Дога кылганда, болай диегез: „Атабыз, исемең изге ителсен.+ Синең Патшалыгың килсен.+ 3 Безгә икмәгебезне көндәлек ихтыяҗларыбызга карап һәр көн бир.+ 4 Безнең гөнаһларыбызны кичер,+ чөнки без дә үзебезгә бурычлы һәркемне кичерәбез.+ Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш“».+
5 Аннары ул аларга болай диде: «Әйтик, сезнең дустыгыз бар, ди. Һәм сез төн уртасында аның янына барып, аңа болай дисез: „Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле, 6 чөнки әле генә сәяхәт итүче бер дустым килде, ә минем аңа бирерлек бернәрсәм дә юк“. 7 Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, ишекләр инде бикле, балаларым да минем белән ятакта. Мин торып, сиңа бернәрсә дә бирә алмыйм“,— дияр. 8 Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына торып, икмәк бирмәсә дә, тегесе үз дигәнендә нык торганга,+ урыныннан күтәрелеп аңа бар кирәклесен бирер. 9 Шулай итеп, сезгә шуны әйтәм: бертуктаусыз сорагыз+ — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар.+ 10 Чөнки һәр сораучы ала,+ һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар. 11 Арагыздагы кайсы ата балык сораучы улына елан бирер?+ 12 Я йомырка сораса, кайсы ата чаян бирер? 13 Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!»+
14 Соңрак Гайсә бер кешедән җенне куып чыгарды. Бу җен кешене телсез иткән иде.+ Җен чыккач, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.+ 15 Ләкин аларның кайберләре: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибу́л ярдәме белән куып чыгара»,— диде.+ 16 Ә башкалары, аны вәсвәсәләр өчен, күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен үтенде.+ 17 Гайсә, аларның уйларын белеп,+ болай диде: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр гаилә таркалыр. 18 Нәкъ шулай ук Шайтан да үз-үзенә каршы сугыша икән, аның патшалыгы тар-мар ителәчәк. Сез бит, мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам, дисез. 19 Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара? Шуңа күрә шәкертләрегез сезне хөкем итәчәк. 20 Ә инде мин җеннәрне Аллаһы кодрәте+ белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз.*+ 21 Көчле һәм яхшы коралланган кеше үз йортын саклап торганда, аның милке иминлектә кала. 22 Ә инде аңардан көчлерәк берәү, аңа һөҗүм итеп, аны җиңсә, аның таянычын — бар коралын тартып алыр һәм аңардан талап алганнарны бүләр. 23 Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката.+
24 Җен, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмагач: „Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле“,— ди.+ 25 Кайткач, ул аны себерелгән һәм бизәлгән хәлдә таба. 26 Шуннан соң ул бара да үзеннән явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шул йортка кереп, анда яши башлый. Бу хәл шул кеше өчен элеккесенә караганда начаррак була».+
27 Гайсә моны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын аңа: «Сине күтәреп йөргән карын һәм сине имезгән имчәкләр бәхетле!»+ — дип кычкырды. 28 Ул исә: «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!»+ — дип җавап бирде.
29 Гайсә, үзе янына күп халык җыела башлагач, болай диде: «Бу явыз буын билге* эзләп йөри, әмма аңа Юны́с пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс.+ 30 Юныс+ нинәвәлеләр өчен билге булган кебек, Адәм Улы да бу буын өчен билге булыр. 31 Хөкем көнендә көньяк патшабикәсе,+ бу буын кешеләре белән бергә терелеп, аларны гаепләр, чөнки ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән килгән булган. Әмма монда Сөләйманнан бөегрәге бар.+ 32 Хөкем көнендә Нинәвә́ халкы бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки Нинәвә халкы Юныс вәгазен ишетеп тәүбә иткән.+ Әмма монда Юныстан бөегрәге бар. 33 Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны яшерен урынга яки савыт астына куймыйлар. Киресенчә, өйгә керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, аны югарырак урынга утырталар.+ 34 Тәннең яктырткычы — синең күзләрең. Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты* булыр,+ ләкин көнчел булса, бөтен тәнең караңгы булыр.+ 35 Шуңа күрә сак бул, эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. 36 Ә инде бөтен тәнең якты һәм аның бер өлеше дә караңгы түгел икән, бар тәнең үзеңә яктылык биргән яктырткычтай балкып торачак».
37 Гайсә сөйләп бетергәч, бер фарисей аны кунакка чакырды. Һәм ул аның өенә кереп, табын янына утырды. 38 Фарисей исә, аның ашар алдыннан кулларын юмаганын күреп, гаҗәпләнеп калды.+ 39 Әмма Гайсә аңа болай диде: «Сез, фарисейлар, касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык* һәм явызлык белән тулы.+ 40 Акылсызлар! Тышкы якны булдырган Аллаһы эчке якны да булдырган түгелме соң? 41 Әмма сез күңелегездә булганны хәер итеп бирегез. Шул чакта сезнең калган бар нәрсәгез дә* чиста булыр.+ 42 Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле* яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә гаделлеккә* һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде.+ 43 Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез синагогаларда иң алгы урыннарны һәм базар мәйданнарында үзегезне сәламләүне яратасыз!+ 44 Кайгы сезгә, чөнки сез күзгә ташланмый торган каберләр төсле,+ кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөри!»
45 Моны ишеткәч, Канунны яхшы белүче кешеләрнең берсе аңа: «Остаз, бу сүзләрең белән син безне дә рәнҗетәсең»,— диде. 46 Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Канунны яхшы белүчеләр, сезгә дә кайгы, чөнки сез кешеләр өстенә күтәреп булмаслык йөкләр саласыз, ә үзегез ул йөкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз!+
47 Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. Ә аларны сезнең ата-бабаларыгыз үтергән булган!+ 48 Сез ата-бабаларыгызның кылган эшләрен беләбез дисез, шулай да бу эшләр белән килешәсез, чөнки алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр,+ ә сез бу пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. 49 Шуңа күрә Аллаһының зирәклеге болай дигән: „Мин аларга пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр җибәрәчәкмен, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр.+ 50 Шунлыктан бу буын кешеләре барлык пәйгамбәрләрнең дөнья яратылганнан бирле түгелгән каны өчен җавапка тартылачак,+ 51 Һабил+ каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр — барысы өчен җавапка тартылачак“.+ Әйе, сезгә шуны әйтәм: бу буын кешеләре җавапка тартылачак.
52 Кайгы сезгә, Канунны яхшы белүчеләр, чөнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз. Үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачаулыйсыз!»+
53 Гайсә аннан чыккач, канунчылар һәм фарисейлар аны бик нык кысрыклап, аңа тагы да күбрәк сораулар яудыра башлады, 54 шулай итеп алар Гайсәгә бәйләнерлек берәр сүз тапмакчы иде.+