Маттай
20 Күкләр Патшалыгы иртән иртүк үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга баручы хуҗага охшаш.+ 2 Ул, ялчылар белән көненә бер динарга килешкәч, аларны үз йөзем бакчасына җибәргән. 3 Сәгать өчләр тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән 4 һәм: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз, һәм мин сезгә тиешенчә түләрмен“,— дигән. 5 Алар да киткән. Хуҗа сәгать алтыларда да, сәгать тугызларда да шулай эшләгән. 6 Ниһаять, сәгать унберләр тирәсендә чыгып, хуҗа басып торган башка кешеләрне күргән һәм: „Нигә сез монда көне буе эшсез торасыз?“ — дип сораган. 7 Алар: „Безне беркем дә ялламады“,— дигәннәр. Шунда ул аларга: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз“,— дигән.
8 Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы үз хуҗалыгының җитәкчесенә: „Эшчеләрне чакырып, аларга хезмәт хакын түлә, соңгыларыннан башла да беренчеләре белән тәмамла“+,— дигән. 9 Сәгать унбердә ялланганнары килгәч, аларның һәрберсенә берәр динар акча бирелгән. 10 Шуңа күрә беренче булып ялланганнары үзләренә күбрәк бирелер дип уйлаган, әмма аларга да берәр динар бирелгән. 11 Алгач, алар хуҗадан зарлана башлаган: 12 „Бу соңгылар бары тик бер сәгать кенә эшләде, ә син аларны безгә, эсседә көне буе авыр хезмәт башкаручыларга тиңләдең!“ 13 Әмма ул аларның берсенә мондый җавап биргән: „Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм. Син минем белән бер динарга килештең, шулай бит?+ 14 Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә бу соңгыларга минем сиңа биргән хәтле бирәсем килә. 15 Әллә минем үз милкем белән үзем теләгәнчә эш итәргә хакым юкмы? Ә бәлки, синең күзләрең мин игелекле булганга көнчелдер?“+ 16 Әйе, ахыргылар беренче булыр, ә беренчеләр ахыргы булыр».+
17 Иерусалимга күтәрелгәндә, Гайсә үзенең 12 шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:+ 18 «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп,+ 19 башка халык кешеләренә тапшырачак, тегеләре аңардан мыскыллап көләчәк, аны камчылаячак һәм баганага кадаклап үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+
20 Шунда аның янына үзенең ике улы белән Зебеди́ хатыны+ килде һәм сәҗдә кылып, аңардан нәрсә турындадыр үтенә башлады.+ 21 «Син нәрсә телисең?» — дип сорады Гайсә. «Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»+,— диде хатын. 22 Моңа Гайсә: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчәчәк касәне эчә аласызмы?» — диде.+ Алар аңа: «Алабыз»,— дип әйттеләр. 23 «Әйе, минем касәмне эчәрсез.+ Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар, аларны күктәге Атам кемгә әзерләгән, шуларныкы»,— диде аларга Гайсә.+
24 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең шул ике туганга ачулары кабара башлады.+ 25 Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып алды да болай диде: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота.+ 26 Сезнең арагызда исә алай булмасын.+ Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын,+ 27 һәм беренче булырга теләүче сезгә кол булсын.+ 28 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә+ һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».+
29 Алар Әрихәдән чыкканда, аңа күп халык иярде. 30 Шунда юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкырды.+ 31 Халык аларга дәшмәскә кушты, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» 32 Гайсә туктады да аларны чакырып алып: «Сезгә нәрсә эшлим?» — дип сорады. 33 Алар аңа: «Хуҗабыз, күзләребезне аччы»,— диделәр. 34 Гайсә, аларны кызганып,+ күзләренә кагылды,+ һәм сукырлар шунда ук күрә башлады. Алар аңа ияреп китте.