Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 май 26-31 б.
  • Сез рухи максатларыгызга ирешә аласыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез рухи максатларыгызга ирешә аласыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КӨЧЛЕ ТЕЛӘК БУЛДЫРЫГЫЗ
  • ТЕЛӘК БУЛМАГАНДА
  • УҢЫШСЫЗЛЫКЛАР АРКАСЫНДА БОЕКМАГЫЗ
  • Рухи максатлар куй һәм аларга иреш
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Изге Язмалар өйрәнүен алып баруны үзеңә максат итеп куй
    Безнең изге хезмәтебез 2007
  • Рухи максатларың Аллаһыны данласын
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • 12. Максатлар
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 май 26-31 б.

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез рухи максатларыгызга ирешә аласыз

«Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (ГӘЛ. 6:9).

84 ҖЫР Хезмәтне киңәйтәбез

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Күпләребез нинди авырлыкка очрый?

СЕЗНЕҢ кайчан да булса рухи максат куеп, аңа ирешә алмаганыгыз булдымы?b Булса, сез ялгыз түгел. Мәсәлән, Филип исемле абый-кардәш ешрак дога кылуны һәм догаларның сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйган. Әмма, дога кылыр өчен, аңа вакыт табу авыр булган. Э́рика исемле апа-кардәш вәгазь очрашуына вакытында килүне максат итеп куйган. Ләкин ул барыбер һәрчак диярлек соңга калган. То́маш исемле абый-кардәш Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга теләгән. Ул болай ди: «Миңа Изге Язмаларны уку ошамый иде. Мин өч тапкыр тырышлыклар куеп карадым, әмма һәрчак Левилеләр китабында туктап кала идем».

2. Ни өчен, берәр рухи максатыгызга ирешә алмасагыз, боегасы юк?

2 Әйтик, сез берәр рухи максатыгызга берничек тә ирешә алмыйсыз, ди. Алай булса, үзегез турында «мин булдыксыз» дип уйларга ашыкмагыз. Хәтта гади максатларга ирешер өчен дә, еш кына вакыт һәм көч кирәк. Әмма андый максатларыгызның булуы шуны күрсәтә: сез Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне кадерлисез һәм аңа иң яхшысын бирергә телисез. Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны югары бәяли. Әлбәттә, Йәһвә сездән булдыра алмаганны көтми (Зәб. 103:14; Мик. 6:8). Сезнең максатларыгыз ирешә алырлык булырга һәм хәл-шартларыгызга туры килергә тиеш. Андый максатларга ирешер өчен нәрсә эшләп була? Әйдәгез, кайбер киңәшләрне карап китик.

КӨЧЛЕ ТЕЛӘК БУЛДЫРЫГЫЗ

Бер ир кеше җилкәне киерелгән көймәдә йөзә.

Теләк сорап дога кылыгыз (3, 4 нче абзацны кара.)

3. Ни өчен көчле теләк мөһим?

3 Рухи максатларга ирешер өчен, көчле теләк бик мөһим. Андый теләк кешене үз максатына омтылырга дәртләндерә. Көчле теләкне җил белән чагыштырып була. Җил исеп торса, җилкәнле көймәдә утырган кеше кирәкле урынга барып җитә ала. Ә җил нык иссә, ул тизрәк барып җитәр. Теләгебез дә никадәр зуррак булса, максатка ирешүебез дә шулкадәр ихтималлырак булыр. Сальвадордан булган Давид исемле абый-кардәш болай ди: «Этәргеч көчең булганда, син күбрәк тырышлыклар куясың һәм бернәрсәгә дә максатыңа ирешергә комачауларга ирек бирмисең». Андый теләкне ничек үстереп була?

4. Нәрсә турында дога кылып була? (Филипиялеләргә 2:13) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Көчле теләк сорап, дога кылыгыз. Изге рухы ярдәмендә Йәһвә безгә максатыбызга ирешергә булышыр өчен теләк үстерергә ярдәм итә ала. (Филипиялеләргә 2:13 укы.) Кайвакыт без максатны кирәк булганга гына куябыз һәм бу бер дә начар түгел. Әмма чынлыкта аңа омтылырга теләгебез булмаска да мөмкин. Мәсәлән, Угандадан булган Нори́на исемле апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүне максат итеп куйган. Ләкин ул үзен начар өйрәтүче дип санаганга, аның әллә ни теләге булмаган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Мин Йәһвәдән һәр көн өйрәнүләр үткәрергә теләк бирсен дип сорадым. Әмма сорап кына калмадым, мин өйрәтү осталыгын да яхшыртырга тырыштым. Берничә айдан соң минем теләгем үсә башлады. Шул ук елны мин ике өйрәнү башладым».

5. Көчле теләк үстерер өчен нәрсә турында уйланып була?

5 Йәһвәнең үзегез хакына нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз (Зәб. 143:5). Рәсүл Паул Йәһвәнең үзенә күрсәткән юмарт игелеге турында уйланган һәм бу аны тырышып хезмәт итәргә дәртләндергән (1 Көр. 15:9, 10; 1 Тим. 1:12—14). Без дә Йәһвәнең үзебез өчен башкарган эшләре турында уйлана алабыз һәм бу безне максатыбызга ирешергә дәртләндерер (Зәб. 116:12). Гондурастан булган бер апа-кардәшкә пионер булу максатына ирешергә нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Мин Йәһвәнең үземне никадәр нык яратканы турында уйландым. Ул мине үз гаиләсенә кабул итте. Йәһвә мине кайгырта һәм яклый. Моның турында уйлангач, мин Йәһвәне ныграк ярата башладым һәм минем гомуми пионер булырга теләгем тагы да үсте».

6. Безгә көчле теләк үстерергә тагын нәрсә булышыр?

6 Максатыгызга ирешү нинди фатихалар китерәчәге турында уйланыгыз. Өстәрәк искә алынган Эрикага пунктуаль булырга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Мин, вәгазь очрашуларына соңга калып, бик күпне югалтканмын икән. Иртәрәк килгән булсам, мин кардәшләрем белән күрешеп, алар белән бергә вакыт үткәрә алыр идем. Шулай ук гамәли киңәшләр миңа хезмәтемне яхшыртырга һәм күбрәк шатлык табарга булышыр иде». Эрика игътибарын пунктуаль булуның фатихаларына туплаган һәм бу аңа максатына ирешергә булышкан. Ә сез максатыгызга ирешсәгез, нинди фатихалар урырсыз? Максатыгыз Изге Язмаларны уку я дога кылу белән бәйле булса, моның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ничек ныгытачагы турында уйланыгыз (Зәб. 145:18, 19). Мәсихче сыйфатлар үстерергә теләсәгез, моның кардәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегезне ничек яхшыртачагын күз алдына китерегез (Көл. 3:14). Максатыгызга ирешү нинди фатихалар китерәчәген язып куегыз һәм вакыт-вакыт шул исемлеккә күз салыгыз. Өстәрәк искә алынган Томаш болай ди: «Максатыма ирешер өчен сәбәпләр никадәр күп булса, аңа омтылуым да шулкадәр көчлерәк».

7. Хулио белән аның хатынына куйган максатларына ирешергә нәрсә ярдәм иткән?

7 Үзегезгә таяныч була алган кешеләр белән вакыт үткәрегез (Гыйб. сүз. 13:20). Ху́лио һәм аның хатыны хезмәтләрен киңәйтергә теләгән. Хулио болай ди: «Без максатыбызга ирешергә булыша алган дусларны сайладык. Без алар белән максатыбыз турында еш аралаша идек. Аларның күпләре инде охшаш максатларга ирешкән булган. Шуңа күрә алар безгә гамәли киңәшләр бирде. Өстәвенә, алар безнең уңышларыбызны белешеп торды һәм безне дәртләндерде».

ТЕЛӘК БУЛМАГАНДА

Элегрәк күрсәтелгән ир-ат көймәдә ишкәк ишә.

Максатыгызга омтылыгыз (8 нче абзацны кара.)

8. Теләк булганда гына максатыбызга омтылсак, нәрсә булырга мөмкин? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт безнең, максатыбызга ирешер өчен, теләгебез бөтенләй булмаска мөмкин. Андый чакларда нәрсә эшләп була? Әйдәгез, кабат мисалыбызга кайтыйк. Җил көчле булганда, көймә максатына таба тиз йөзә. Әмма җилнең көче төрле була. Кайбер көннәрне ул гел булмаска мөмкин. Бу көймәдә йөзүче хәрәкәтен дәвам итә алмый дигәнне аңлатамы? Юк, чөнки көймәдә мотор я ишкәкләр була һәм алар ярдәмендә көймәдә йөзүче хәрәкәтен дәвам итә ала. Җилнең көче төрле булган кебек, безнең теләгебез дә төрле булырга мөмкин. Ә кайбер көнне ул бөтенләй дә булмас. Теләгебез булганда гына максатыбызга омтылсак, беркайчан да аңа ирешмәбез. Теләгебез булмаса да, көймәдә йөзүче кебек, без тырышлыклар куя алабыз. Әлбәттә, моның өчен тотнаклылык кирәк. Әмма максатыбызга ирешсәк, зур шатлык кичерербез, ләкин бер сорау туа.

9. Теләгебез булмаса да, максатыбызга омтылырга кирәкме? Аңлатыгыз.

9 Йәһвә безнең үзенә шатланып һәм теләп хезмәт итүебезне көтә (Зәб. 100:2; 2 Көр. 9:7). Әмма теләгебез булмаса, рухи максатка омтылырга кирәкме? Рәсүл Паулның мисалына игътибар итик. Ул: «Тәнемне тәрбиялим һәм аны үземә кол итәм»,— дигән (1 Көр. 9:25—27, иск.). Паул башкача эш итәргә теләсә дә, үзен дөрес булганны эшләргә мәҗбүр иткән. Йәһвә Паулның хезмәтен хуплаганмы? Әлбәттә! Ул аны тырышлыклары өчен мул итеп фатихалаган (2 Тим. 4:7, 8).

10. Теләгебез булмаса да, максатыбызга омтылсак, бу нинди уңай нәтиҗәләргә китерер?

10 Без дә теләгебез әллә ни булмаса да, максатыбызга омтылсак, Йәһвәне сөендерербез. Без ниндидер максатка берәр эшне яратканга түгел, ә Йәһвәне яратканга омтылсак, ул моны хуп күрә. Йәһвә, Паулны фатихалаган кебек, безне дә тырышлыкларыбыз өчен бүләкләячәк (Зәб. 126:5). Фатихаларыбызны күргәндә, теләгебез дә үсәчәк. Польшадан булган Люцина исемле апа-кардәш болай ди: «Кайвакыт, аеруча арыганда, мин хезмәткә барырга теләмим, шулай да барсам, шатлык кичерәм. Бу — Йәһвәнең бүләге». Ә хәзер, әйдәгез, теләгебез булмаса, нәрсә эшләп булганын карап китик.

11. Йәһвә безгә тотнаклылык сыйфатын үстерергә ничек булыша ала?

11 Тотнаклылык сорап, дога кылыгыз. Тотнаклылык сыйфаты безгә хисләребезне һәм эшләребезне контрольдә тотарга булыша. Бу сыйфат начарлыкны эшләмәс өчен генә түгел, ә яхшылыкны эшләр өчен дә кирәк, аеруча бу яхшы эш авыр булса я аны эшләргә әллә ни теләгебез булмаса. Шуны да онытмыйк: тотнаклылык — рух җимешенең өлеше. Шуңа күрә Йәһвәдән бу күркәм сыйфатны үстерергә булышсын дип сорыйк (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23). Өстәрәк искә алынган Давидка дога булышкан. Ул регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрергә теләгән. Давид болай ди: «Мин Йәһвәдән үземә тотнаклылык үстерергә булышсын дип сорадым һәм ул миңа булышты. Хәзер мин шәхси өйрәнүләрне регуляр рәвештә үткәрәм».

12. Вәгазьче 11:4 тәге принцип рухи максатлар белән ничек бәйле?

12 Камил шартлар көтмәгез. Бу дөньяда камил шартлар, мөгаен, беркайчан да булмаячак. Аларны көтсәк, без максатыбызга ирешә алмабыз. (Вәгазьче 11:4 укы.) Дэ́ниел исемле абый-кардәш болай ди: «Камил шартлар булмый, шуңа күрә аларны көтәсе юк. Башларга кирәк». Ә Угандадан булган Пол исемле абый-кардәш шулай эшләр өчен тагын бер сәбәп китерә: «Авырлыкларга карамастан, эшкә керешсәк, Йәһвә безне фатихалар, ә менә керешмәсәк, Йәһвә нәрсәне фатихаласын соң?» (Мал. 3:10)

13. Ни өчен кечкенә максатлардан башлау акыллы?

13 Кечкенәдән башлагыз. Максат артык катлаулы булып күренгәнгә, безнең аңа ирешергә теләгебез сүрелергә мөмкин. Сезнең очракта да шулай булса, ни өчен аны берничә максатка бүлеп карамаска? Сез берәр сыйфат үстерергә теләсәгез, башта аны кечкенә эшләрдә күрсәтеп карагыз. Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга теләсәгез, башта аны әз-әзләп укып карагыз. Мәкалә башында искә алынган Томаш Изге Язмаларны бер ел эчендә укып чыгарга теләгән. Ул болай ди: «Мин сайлаган темп минем өчен артык тиз булып чыкты. Шуңа күрә мин графигымны үзгәртеп, көненә берничә абзац кына укыдым һәм уйландым. Нәтиҗәдә, уку миңа шатлык китерә башлады». Вакыт узу белән Томаш укуга күбрәк вакыт багышлый башлаган. Нәтиҗәдә, ул Изге Язмаларны тулысынча укып чыкканc.

УҢЫШСЫЗЛЫКЛАР АРКАСЫНДА БОЕКМАГЫЗ

14. Нәрсә аркасында максатыбызга ирешү авыр булырга мөмкин?

14 Без тотнаклы һәм көчле теләккә ия булсак та, уңышсызлыкка юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, «очраклы хәлләр» максатыбызга ирешер өчен кирәкле вакытны урлый ала (Вәг. 9:11). Авырлыклар аркасында без боегырга һәм хәлсезләнергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Камилсезлек тә максатыбызга ирешергә бер дә булышмый (Рим. 7:23). Өстәвенә, без кайвакыт алҗыйбыз (Мат. 26:43). Бу авырлыкларны ничек җиңәргә?

15. Ни өчен уңышсызлыкка юлыксак, безгә бирешергә кирәкми? (Зәбур 145:14)

15 Уңышсызлыкка юлыгу — җиңелү түгел әле. Изге Язмаларда без төрле авырлыкларга очрарга мөмкин дип әйтелә. Анда шулай ук без аеруча Йәһвәнең ярдәме белән аларны җиңә алабыз дип тә әйтелә. (Зәбур 145:14 укы.) Мәкалә башында искә алынган Филип исемле абый-кардәш болай ди: «Мин уңышны күпме тапкыр егылганым буенча түгел, ә күпме тапкыр аякка басканым буенча билгелим». Инде искә алынган Давид болай ди: «Мин уңышсызлыкларны киртәләр итеп түгел, ә Йәһвәне никадәр нык яратканымны күрсәтү мөмкинлеге итеп күрәм». Әйе, уңышсызлыкларга карамастан, максатыбызга омтылып, без Йәһвәгә аны сөендерергә теләгәнебезне күрсәтәбез. Йәһвә, безнең тырышлыкларыбызны күреп, бик куана!

16. Уңышсызлыклардан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Уңышсызлыкларны берәр нәрсәгә өйрәнү мөмкинлеге итеп күрегез. Уңышсызлыкка нәрсә китергәне турында уйланыгыз һәм үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин, киләчәктә охшаш хәлгә юлыкмас өчен, нәрсә эшли алам?» (Гыйб. сүз. 27:12) Кайвакыт уңышсызлыклар безнең ирешә алмаслык максат куйганыбызны күрсәтә. Сезнең очракта да шулай булса, максатыгыз үзегез өчен әле дә ирешә алырлыкмы икәне турында уйланыгызd. Йәһвә сезне булдыксыз дип санамаячак, чөнки сәбәп сездә түгел, ә максатыгызның ирешә алмаслык булуында (2 Көр. 8:12).

17. Ни өчен безгә казанышларыбызны онытмаска кирәк?

17 Казанышларыгызны истә тотыгыз. Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне... онытмаячак»,— дип әйтелгән (Евр. 6:10). Безгә дә казанышларыбызны истә тотарга кирәк. Инде ирешкән максатларыгыз турында уйланыгыз: сез Йәһвә белән дуслык үстергәнсездер, кешеләргә аның турында сөйли башлагансыздыр я, бәлки, суга чумдырылу үткәнсездер. Сез элек максатлар куеп аларга ирешкән кебек, хәзер дә максатларыгызга ирешергә тырышыгыз (Флп. 3:16).

Шул ук ир-ат көймәдән дельфиннарны күзәтә, кояш исә батып бара.

Сәяхәттән шатлык табыгыз (18 нче абзацны кара.)

18. Максатыбызга омтылганда, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Көймәдә йөзүче кебек, без дә Йәһвәнең ярдәме белән максатыбызга ирешә алабыз. Шуны онытмагыз: күп кенә көймәдә йөзүчеләр шулай ук сәяхәттән дә шатлык таба. Без дә рухи максатыбызга омтылганда, Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм иткәнен һәм безне ничек фатихалаганын күреп шатланыйк (2 Көр. 4:7). Бирешмәсәк, без тагы да күбрәк фатихалар урырбыз (Гәл. 6:9).

РУХИ МАКСАТЛАРГА ОМТЫЛГАНДА...

  • ничек теләкне көчәйтергә?

  • теләк булмаса, нәрсә эшләргә?

  • уңышсызлыкларга ничек карарга?

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

a Безне еш кына рухи максатлар куярга дәртләндерәләр. Ләкин без инде яхшы максат куйсак, әмма аңа ирешә алмасак нәрсә эшләргә? Әйдәгез, моңа кагылышлы кайбер киңәшләрне карап китик.

b АҢЛАТМА: рухи максатлар Йәһвәгә сыйфатлырак хезмәт итәр өчен һәм аны сөендерер өчен ирешергә теләгән бар нәрсәне үз эченә ала. Мәсәлән, без мәсихче сыйфатлар үстерүне я гыйбадәт кылуыбызның ниндидер өлешен яхшыртуны максат итеп куя алабыз. Моңа Изге Язмаларны уку, шәхси өйрәнү я вәгазь эше керә ала.

c «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапның 10 биттәге, 4 нче абзацын карагыз.

d Күбрәк мәгълүмат табар өчен, «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 июль санында «Үзеңә акыллы караш белән карап, шатлыгыңны сакла» дигән мәкаләне карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу