Безнең сайтыбыз ярдәмендә вәгазьлә. «Рухи сорауларга җавап»
Безнең сайтыбыздагы «Изге Язмалар тәгълиматлары» дигән вкладканың «Рухи сорауларга җавап» дигән исемле бүлекчәсе бар. Шушы бүлекчәдәге популяр сораулар белән танышып чыксак, без кешеләрне үз сорауларына җавапны Изге Язмалардан эзләргә этәрербез һәм сайтыбызга сылтый белербез. Шушы бүлекчәдәге сораулар ярдәмендә кеше белән сөйләшүне башлап җибәреп була. Башта без күпчелекне кызыксындыра алган сорауны сайлыйбыз, аннары кешенең фикерен сорыйбыз, ә шуннан соң, сайтыбыздагы мәгълүматны кулланып, аңа Изге Язмаларда язылганнарны укып бирәбез. Азакта аңа шушы мәгълүматны сайттан тапканыбызны әйтәбез яисә сайтны ачып күрсәтәбез. Башка мөмкинлек — кешегә җавапны сайтка кереп уку. Мәсәлән, бер район күзәтчесенең хатыны: «Күп кешеләрне „Аллаһы газапларыбызда гаеплеме?“ дигән сорау борчый. Сезнең бу сорауга җавапны нибары 64 секунд эчендә аласыгыз килмиме?» — дип сорый. Аннан соң ул сайтыбыздан йөкләнгән аудиоязманы үзенең электрон җайланмасыннан уйната. Иң азакта ул Изге Язмаларны өйрәнү өчен төп басманың бу тема карала торган бүлегенә игътибар итә.