Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 май 8-13 б.
  • Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ҖАВАП БЕЗ КӨТКӘННӘН АЕРЫЛЫП ТОРЫРГА МӨМКИН
  • ЙӘҺВӘ ДОГАЛАРЫБЫЗГА НИЧЕК ҖАВАП БИРӘ?
  • ЙӘҺВӘНЕҢ ҖАВАБЫН КҮРЕР ҺӘМ КАБУЛ ИТӘР ӨЧЕН, ИМАН КИРӘК
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Кереш сүз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Йәһвә догаларыма җавап бирерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 май 8-13 б.

21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?

«Сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә... ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык» (1 ЯХЪЯ 5:15).

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

БУ МӘКАЛӘДӘa

1, 2. Догаларыбыз турында әйткәндә, нинди шикләр туарга мөмкин?

СЕЗНЕҢ берәр кайчан Йәһвә догаларыгызга җавап бирәме дип шикләнгәнегез булдымы? Булса, борчылмагыз. Күп кенә кардәшләрнең, аеруча алар авырлыклар кичергәндә, шундый ук соравы туа. Сынаулар вакытында безгә дә Йәһвәнең догаларыбызга ничек җавап биргәнен күрергә авыр булырга мөмкин.

2 Ни өчен Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәненә бер дә шикләнмәскә була (1 Яхъя 5:15). Ни өчен кайчак Йәһвә догаларыбызга җавап бирми кебек тоелырга мөмкин? Йәһвә бүген догаларга ничек җавап бирә? Бу мәкаләдә без шушы сорауларны карап китәрбез.

ҖАВАП БЕЗ КӨТКӘННӘН АЕРЫЛЫП ТОРЫРГА МӨМКИН

3. Ни өчен Йәһвә безнең дога кылуыбызны тели?

3 Изге Язмаларда язылганча, Йәһвә безне бик ярата һәм кадерли (Һәг. 2:7; 1 Яхъя 4:10). Менә ни өчен ул без, аңардан ярдәм сорап, дога кылырбыз дип көтә (1 Пет. 5:6, 7). Ул безгә авырлыкларыбызны уңышлы кичереп чыгарга һәм үзе белән якын мөнәсәбәтләр сакларга булышырга тели.

Арфа тоткан Давыт үзенә таба очкан сөңгедән читкә тайпыла.

Йәһвә Давытның догаларына җавап биреп, аны дошманнарыннан коткарган (4 нче абзацны кара.)

4. Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәнен без кайдан беләбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Изге Язмаларда еш кына Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәне турында языла. Сез берәр очракны исегезгә төшерә аласызмы? Давыт патшаның мисалына игътибар итик. Тормышы дәвамында аның күп кенә дәһшәтле дошманнары булган һәм ул еш кына Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган. Бер очракта ул болай дип ялварган: «И Йәһвә, догама колак сал, ярдәм сорап ялваруымны ишет. Тугрылыгың һәм тәкъвалыгың буенча миңа җавап бир» (Зәб. 143:1). Йәһвә җавап итеп, аны коткарган (1 Иш. 19:10, 18—20; 2 Иш. 5:17—25). Давыт тулы ышаныч белән: «Йәһвә үзен чакыручыларның барысына... якын»,— дип әйтә алган. Без дә андый ышанычка ия була алабыз (Зәб. 145:18).

Рәсүл Паул Йәһвәгә ялвара.

Йәһвә Паулның догаларына җавап итеп, аңа чыдам булып калыр өчен көч биргән (4 нче абзацны кара.)

5. Йәһвә үткәндә үз хезмәтчеләренең догаларына һәр чакта да алар көткәнчә җавап биргәнме? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Йәһвә догаларыбызга без көткәнчә җавап бирмәскә дә мөмкин. Рәсүл Паул очрагында нәкъ шулай булган да. Ул Аллаһыга өч тапкыр тәнен интектереп торган «чәнечкене» алып куйсын дип ялварган. Йәһвә аның догаларына җавап биргәнме? Әйе, әмма аның җавабы Паул көткән җаваптан аерылып торган. Чәнечкене алып куяр урынына Йәһвә аңа кирәкле көч биргән, шулай итеп Паул тугры хезмәтен дәвам итә алган (2 Көр. 12:7—10).

6. Ни өчен кайчак Йәһвә догаларыбызга җавап бирми кебек тоелырга мөмкин?

6 Безнең очракта да җавап без көткәнчә булмаска мөмкин. Әмма Йәһвә безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен төп-төгәл белә. Ул «без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала» (Эфес. 3:20). Шуңа күрә аның җавабы без көткән вакытта я без көткән рәвештә булмаска мөмкин.

7. Ни өчен догаларыбызның эчтәлеген үзгәртергә кирәк булырга мөмкин? Мисал китерегез.

7 Йәһвәнең ихтыярын яхшырак аңлагач, безгә догаларыбызның эчтәлеген үзгәртергә кирәк булырга мөмкин. Мартин Пётцингер мисалына игътибар итик. Өйләнгәч, күп тә үтмәстән Пётцингер кардәш нацистлар концлагерена эләккән. Башта ул Йәһвәдән үзенә лагерьдан чыгарга булышсын дип сораган. Шулай итеп, ул хатыны турында кайгырта һәм вәгазь эшендә катнаша алыр иде. Әмма ике атнадан соң ул Йәһвәнең үзен азат итмәячәген аңлаган. Шуңа күрә ул болай дип дога кыла башлаган: «Йәһвә, син минем нәрсә эшләвемне телисең? Зинһар, миңа күрсәтче». Аннары ул аның белән лагерьда утырган кардәшләрнең нәрсәгә мохтаҗ булганнары турында уйланган. Аларның күбесе хатыннары һәм балалары турында борчылган. Шунда Пётцингер кардәш болай дип дога кылган: «Йәһвә, яңа билгеләнүем өчен рәхмәт сиңа. Кардәшләремне ныгытырга һәм аларны дәртләндерергә булышчы». Киләсе 9 ел ул лагерьларда нәкъ шулай эшләгән дә!

8. Дога кылганда, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

8 Безгә Йәһвәнең нияте барлыгын һәм аны билгеләнгән вакытта үтәячәген истә тотарга кирәк. Бу ният газаплар китергән авырлыкларны тулысынча һәм мәңгегә юк итүне үз эченә ала. Мәсәлән, ул табигать афәтләрен, чирләрне һәм үлемне бетерергә тели. Йәһвә бу ниятен Патшалык ярдәмендә башкарачак (Дан. 2:44; Ачыл. 21:3, 4). Әмма әлегә ул Шайтанга дөнья белән идарә итәргә юл куяb (Яхъя 12:31; Ачыл. 12:9). Йәһвә кешелек проблемаларын хәзер хәл итсә, Шайтан дөнья белән яхшы идарә итә дип тоелыр иде. Безгә Йәһвәнең үз ниятен үтәвен көтәргә туры килсә дә, бу ул безне ярдәмсез калдырган дигәнне аңлатмый. Әйдәгез, Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ ДОГАЛАРЫБЫЗГА НИЧЕК ҖАВАП БИРӘ?

9. Йәһвә безгә карарлар кабул итәргә ничек булыша ала? Мисал китерегез.

9 Ул безгә зирәклек бирә. Без акыллы карарлар кабул итә алсын өчен, Йәһвә безгә зирәклек бирергә вәгъдә итә. Тормышыбызга нык тәэсир иткән карарлар кабул итәргә кирәк булганда, андый зирәклек безгә аеруча кирәк. Мәсәлән, безгә никахка керергәме, юкмы дигән карар кабул итәргә кирәктер (Ягък. 1:5). Кияүгә чыкмаган Марияc исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул шатланып гомуми пионер булып хезмәт иткән һәм вакыт узу белән бер абый-кардәш белән танышкан. Ул болай дип сөйли: «Дуслыгыбыз ныгыган саен, хисләребез дә үсә барды. Миңа карар кабул итәргә кирәк иде. Бу мәсьәлә буенча мин Йәһвәгә күп дога кылдым. Миңа Йәһвәнең җитәкчелеге кирәк иде. Әмма аның үзем өчен карар кабул итмәячәген дә аңлый идем». Мария Йәһвәнең җавап биргәнен күргән. Ничек итеп? Шәхси өйрәнү үткәргәндә, ул үзенә ярдәм итүче мәкаләләрне таба алган. Шулай ук ул Йәһвә Шаһите булган әнисенең зирәк киңәшләренә колак салган. Алар Марияга үз хисләрен тикшерергә булышкан. Нәтиҗәдә, бу апа-кардәшебез акыллы карар кабул итә алган.

Бер абый-кардәш качаклар лагеренда Изге Язмаларны укып утыра.

Йәһвә безгә чыдам булып калыр өчен ничек көч бирә? (10 нчы абзацны кара.)

10. Филипиялеләргә 4:13 тә язылганча, Йәһвә үз хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен нәрсә эшли? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Ул, безгә чыдам булып калыр өчен, көч бирә. Паулга ярдәм иткән кебек, Йәһвә безгә дә сынауларны кичереп чыгар өчен көч бирер. (Филипиялеләргә 4:13 укы.) Йәһвәнең Бенджамин исемле абый-кардәшкә авырлыкларын җиңәргә ничек булышканын карап чыгыйк. Яшьлегенең шактый өлешен Бенджамин үз гаиләсе белән бергә Африкадагы качаклар лагерьларында үткәргән. Ул болай дип сөйли: «Мин гел Йәһвәгә дога кылып, аңардан ул хуплаганны эшләргә көч бирсен дип сорадым. Йәһвә догаларыма җавап итеп, күңел тынычлыгы, алга таба вәгазьләр өчен кыюлык һәм иманда нык калыр өчен басмалар бирде». Ул болай дип дәвам итә: «Кардәшләрнең биографияләрен һәм Йәһвәнең аларга чыдам булып калырга ничек булышканы турында уку тугры калырга тәвәккәллегемне ныгытты».

Йәһвә сезгә кардәшләр аша ничек ярдәм итте? (11, 12 нче абзацны кара.)d

11, 12. Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә кардәшләребезне ничек куллана ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Ул кардәшләребезне куллана. Үлеме алдындагы төнне Гайсә тырышып дога кылган. Ул Йәһвәне хурлауда гаепләүләр үзен читләтеп үтсен дип ялварган. Бу үтенечен канәгатьләндерер урынына Йәһвә, Гайсәне ныгытыр өчен, бер фәрештәне җибәргән (Лүк 22:42, 43). Йәһвә шулай ук безгә ярдәм итәр өчен кардәшләрне куллана ала. Берәрсе безгә шалтыратырга я килеп китәргә мөмкин. Безнең барыбыз да кардәшләребезгә «яхшы сүзләр» әйтер өчен мөмкинлекләр эзли ала (Гыйб. сүз. 12:25).

12 Ми́риам исемле апа-кардәшнең мисалын карап китик. Ирен югалтканнан соң, берничә атна үткәч, өендә берүзе булганда, Мириамны кайгылы хисләр биләп алган. Ул бертуктамый елаган һәм берәр кем белән сөйләшеп алырга теләгән. Ул болай дип сөйли: «Минем беркемгә дә шалтыратырлык көчем булмады. Шуңа күрә мин Йәһвәгә елый-елый дога кылдым, шул минутта телефоным шалтырады. Бу өлкән булып хезмәт иткән якын дустым иде». Шул өлкән үз хатыны белән Мириамны юаткан. Мириам Йәһвәнең аны шалтыратырга дәртләндергәненә бер дә шикләнми.

Бер табиб ирле-хатынлы парга бастырылган мәгълүмат күрсәтә.

Йәһвә башкаларны безгә ярдәм итәргә ничек дәртләндерә ала? (13, 14 нче абзацны кара.)

13. Йәһвә, догаларыбызга җавап бирер өчен, үзенә гыйбадәт кылмаган кешеләрне ничек куллана ала? Мисал китерегез.

13 Ул үзенә гыйбадәт кылмаган кешеләрне куллана ала (Гыйб. сүз. 21:1). Мәсәлән, Никами Артаксеркс патшадан, Иерусалимга кайтып, шәһәрне төзекләндерергә рөхсәт сорагач, Йәһвә патшаны аны җибәрергә дәртләндергән (Ник. 2:3—6). Бүген дә Йәһвә үз хезмәтчеләре булмаган кешеләрне безгә ярдәмгә килергә дәртләндерә ала.

14. Ни өчен Су Цин очрагы игътибарга лаек? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Су Цин исемле апа-кардәш Йәһвәнең үзенә табиб аша ярдәм иткәнен сизгән. Аның улы берничә психик авырудан интеккән. Күпмедер вакыт үткәч, улы биеклектән егылып төшкән һәм апа-кардәшебезгә ире белән, аны карар өчен, эшләреннән китәргә туры килгән. Нәтиҗәдә, аларның матди авырлыклары туган. Су Цин кардәш үзен чыдар хәле калмагандай хис иткән. Ул Йәһвәгә үз күңелен бушаткан һәм аңардан ярдәм сораган. Тиздән бер табиб аларга булышырга булган. Нәтиҗәдә, алар хөкүмәттән ярдәм алган һәм кулай бәяле яшәү урыны тапкан. Су Цин болай ди: «Без Йәһвәнең кулын күрдек, әйе, ул чыннан да „Догаларны Тыңлаучы“» (Зәб. 65:2).

ЙӘҺВӘНЕҢ ҖАВАБЫН КҮРЕР ҺӘМ КАБУЛ ИТӘР ӨЧЕН, ИМАН КИРӘК

15. Бер апа-кардәшкә догаларына җавап бирелгәнен аңларга нәрсә булышкан?

15 Догаларыбызга җавап, гадәттә, гаҗәеп рәвештә бирелми. Әмма без һәрчак, җавап итеп, Аллаһыга тугры булып калыр өчен, нәкъ кирәкле ярдәм алабыз. Шуңа күрә Йәһвәнең догаларыгызга җавап биргәнен күрергә тырышыгыз. Йо́ко исемле апа-кардәшкә догалары җавапсыз кала кебек тоелган. Ул Йәһвәдән ни сораганын язып бара башлаган. Вакыт үткәч, ул үз язуларын карап чыккан һәм Йәһвәнең күпчелек догаларына җавап биргәнен аңлаган. Кайбер үтенечләрен ул хәтта оныткан булган. Вакыт-вакыт безгә, тукталып, Йәһвәнең догаларыбызга ничек җавап биргәне турында уйланырга кирәк (Зәб. 66:19, 20).

16. Дога турында әйткәндә, без иманыбызны ничек күрсәтә алабыз? (Еврейләргә 11:6)

16 Без Йәһвәгә дога кылып кына түгел, ә җавап нинди генә булмасын, аны кабул итеп тә иманыбызны күрсәтәбез. (Еврейләргә 11:6 укы.) Майк һәм аның хатыны Кри́сси мисалына күз салыйк. Алар Бәйтелдә хезмәт итәргә теләгән. Майк болай ди: «Без күп тапкыр анкета тутырдык һәм Йәһвәгә максатыбыз турында кат-кат дога кылдык. Шулай да безне чакырмадылар». Бу кардәшләребез Йәһвәнең үзләрен хезмәттә ничек кулланырга икәнен яхшырак белгәненә ышанычларын югалтмаган. Алар алга таба да хәлләреннән килгәнне эшләп, ихтыяҗ зуррак булган җирдә гомуми пионерлар булып хезмәт иткән һәм теократик төзелешләрдә катнашкан. Бүген алар район хезмәтендә катнаша. Майк болай ди: «Йәһвә һәрчакта да без теләгәнчә җавап бирмәде. Шулай да ул догаларыбызны җавапсыз калдырмады һәм җаваплары без көткәннән яхшырак иде».

17, 18. Зәбур 86:6, 7 дә язылганча, без нәрсәгә шикләнмибез?

17 Зәбур 86:6, 7 укы. Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәнең догаларны ишеткәненә һәм җавап биргәненә инанган булган. Безнең дә шундый ук ышанычыбыз була ала. Бу мәкаләдә китерелгән мисаллар Йәһвәнең, без сынауларда нык булып кала алсын өчен, безгә зирәклек һәм көч биргәненә ышандыра. Шулай ук ул, безгә ярдәм итәр өчен, кардәшләрне һәм хәтта үзенә хезмәт итмәгән кешеләрне куллана ала.

18 Йәһвә һәрчакта да догаларыбызга без теләгәнчә җавап бирмәсә дә, ул аларны җавапсыз калдырмый. Ул безгә нәкъ кирәклесен кирәкле вакытта бирәчәк. Шуңа күрә алга таба да иман белән дога кылыйк. Бер дә шикләнмик, Йәһвә безне кайгыртып торачак, ә яңа дөньяда «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк» (Зәб. 145:16).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвә догаларыбызга без көткәнчә җавап бирмәскә мөмкин?

  • Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә ала?

  • Догаларыбызга җавапны күрергә тырышканда, ничек иманыбызны күрсәтергә?

46 ҖЫР Рәхмәт сиңа, Йәһвә

a Догаларыбыз Йәһвәнең ихтыярына туры килсә, ул безгә җавап бирәчәк. Аның безгә сынаулар вакытында тугры калырга ярдәм итәчәгенә ышанып була. Әйдәгез, Йәһвәнең догаларыбызга ничек җавап биргәнен карап чыгыйк.

b Йәһвәнең Шайтанга ни сәбәпле дөнья белән идарә итәргә юл куйганы турында белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2017 ел, июнь чыгарылышында «Күзләрегез мөһим сорауга төбәлгән булсын» дигән мәкаләне карагыз.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Әни кеше кызы белән башка илгә качаклар буларак килгән. Имандашлары аларны җылы каршы ала һәм гамәли ярдәм күрсәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу