21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
21 ҖЫР Патшалыкны беренче урынга куеп яшик
«Булачак шәһәрне» көтегез
«Без булачак шәһәрне бик нык көтәбез» (ЕВР. 13:14).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Еврейләргә хатның 13 нче бүлегендә язылган киңәшләр безгә бүген һәм киләчәктә ничек ярдәм итә алганын белик.
1. Гайсә Иерусалим турында нинди пәйгамбәрлек әйткән?
ҮЛЕМЕНӘ берничә көн калганда, Гайсә бер пәйгамбәрлек әйткән булган. Ул Иерусалим «гаскәрләр тарафыннан чолгап алыначак» дип әйткән һәм шәкертләренә, моны күргәч, Яһүдиядән качарга кушкан (Лүк 21:20—22). Гайсәнең сүзләре төгәл үтәлгән: римлылар, килеп, Иерусалимны камап алган.
2. Рәсүл Паул Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәгән мәсихчеләргә нәрсә язган?
2 Бу вакыйгаларга кадәр берничә ел калганда, рәсүл Паул бер хат язган. Без аны бүген Еврейләргә хат буларак беләбез. Бу хаттагы киңәшләр Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәгән мәсихчеләргә Иерусалимның җимерелүенә әзерләнергә булыша алган. Аларга, котылыр өчен, хәтта үз йортларын һәм эшләрен калдырып китәргә кирәк булган. Шуңа күрә Паул Иерусалим шәһәре турында болай дип язган: «Монда безнең даими яши торган шәһәребез юк, без булачак шәһәрне бик нык көтәбез» (Евр. 13:14).
3. «Какшамас нигезле шәһәр» нәрсә ул һәм без аны ни өчен көтәбез?
3 Мәсихчеләрнең Яһүдиядән һәм Иерусалимнан китүләрен күргәндә, кешеләр алардан көлгәндер. Әмма тауларга качу бик акыллы адым булган, чөнки, шулай эшләп, мәсихчеләр үз тормышларын саклап калган. Бездән дә бүген көләләр, без бит үз өметебезне кешеләргә багламыйбыз һәм байлык артыннан кумыйбыз. Ә ни өчен без шулай эш итәбез? Чөнки бу дөньяның ахыры якын булганын беләбез. Без «какшамас нигезле шәһәрне», ягъни «булачак шәһәрне» — Аллаһының Патшалыгын көтәбезa (Евр. 11:10; Мат. 6:33). Бу мәкаләнең һәрбер өстәмә исемендә мондый сораулар каралачак: 1) Паулның киңәшләре беренче гасырда яшәгән мәсихчеләргә «булачак шәһәрне» көтәргә ничек булышкан? 2) Паул аларга киләчәктәге вакыйгаларга әзерләнергә ничек ярдәм иткән? 3) Аның киңәшләре безгә ничек кагыла?
СЕЗНЕ БЕРКАЙЧАН ДА ТАШЛАМАЯЧАК АЛЛАҺЫГА ӨМЕТЛӘНЕГЕЗ
4. Ни өчен Иерусалим мәсихчеләрнең күңелләренә якын булган?
4 Иерусалим мәсихчеләрнең күңелләренә бик якын булган. Нәкъ анда б. э. 33 елында беренче мәсихче җыелыш барлыкка килгән. Җитәкче советның утырышлары да шунда үткән. Күп кенә мәсихчеләрнең Иерусалимда йортлары һәм мал-мөлкәтләре булган. Шулай да, Гайсәнең күрсәтмәсен үтәр өчен, мәсихчеләргә Иерусалимны һәм хәтта Яһүдияне калдырырга кирәк булган (Мат. 24:16).
5. Паул нәрсәне мәсихчеләрнең исенә төшергән?
5 Мәсихчеләрне киләчәктәге вакыйгаларга әзерләр өчен, Паул аларга Йәһвәнең Иерусалимга карашын исләренә төшергән. Йәһвә өчен гыйбадәтханә дә, руханиларның хезмәте дә, корбаннар да инде изге булмаган (Евр. 8:13). Иерусалимда яшәүчеләрнең күпчелеге Мәсихне кире каккан. Иерусалим хак гыйбадәт кылуның үзәге инде булмаган һәм аны юк ителү генә көткән (Лүк 13:34, 35).
6. Ни өчен мәсихчеләр Паулның Еврейләргә 13:5, 6 да язылган киңәшенә мохтаҗ булган?
6 Паул еврейләргә хатын язганда, Иерусалим гөрләп чәчәк аткан. Ул вакытта яшәгән бер Рим язучысы Иерусалимны «Көнчыгыштагы иң атаклы шәһәр» дип атаган. Елына өч тапкыр Иерусалимга төрле төбәкләрдән яһүдләр бәйрәмнәргә агылган. Билгеле, бу шул шәһәргә күп акча китергән. Шундый шәһәрдә яшәп, кайбер мәсихчеләр дә хәлле булган булса кирәк. Бәлки, шул сәбәпле Паул аларга: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез»,— дип язган. Аннары ул Аллаһының мондый дәртләндергеч вәгъдәсен китергән: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам». (Еврейләргә 13:5, 6 укы; Кан. 31:6; Зәб. 118:6.) Мондый ышандыру Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә бик кирәк булган, чөнки тиздән аларга үз йортларын, эшләрен һәм мал-мөлкәтләрен калдырырга туры килгән. Киләчәктә аларны гел икенче төрле тормыш көткән.
7. Ни өчен Йәһвәгә ышанычыбызны инде бүген ныгытырга кирәк?
7 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Ә безне киләчәктә нәрсә көтә? «Бөек афәттә» бу дөньяның юк ителүе (Мат. 24:21). Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без дә әзер һәм уяу булырга тиеш (Лүк 21:34—36). Бөек афәттә безгә, бәлки, мал-мөлкәтебезне калдырырга туры килер. Ул вакытта Йәһвәгә таяну аеруча мөһим булачак. Шуңа күрә инде бүген Аллаһыга өмет багларга өйрәник. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин байлыкка я Аллаһыга таянаммы? Эшләрем һәм максатларым нәрсә күрсәтә?» (1 Тим. 6:17) Әйе, без беренче гасырда булган вакыйгалардан сабак ала алабыз. Шулай да безгә шуны истә тотарга кирәк: киләчәктәге афәт күпкә авыррак булачак.
ҖАВАПЛЫ КАРДӘШЛӘРГӘ ТЫҢЛАУЧАН БУЛЫГЫЗ
8. Гайсә үз шәкертләренә нинди күрсәтмә биргән?
8 Яһүдиядәге кардәшләр Паулның хатын алганнан соң берничә ел үткәч, Рим гаскәре Иерусалимны чолгап алган. Моны күреп, мәсихчеләр Иерусалимның тиздән юк ителәчәген һәм качарга кирәклеген аңлаган (Мат. 24:3; Лүк 21:20, 24). Гайсә: «Яһүдиядәгеләр тауларга качсын»,— дип әйткән булган (Лүк 21:21). Әмма ул өлкәдә таулар күп. Кайсыларына качарга кирәк булган соң?
9. Ни өчен мәсихчеләрнең тауларның кайсысына качарга дигән сораулары туа алган? (Шулай ук картаны да кара.)
9 Мәсихчеләр Самария тауларына, Гәлиләя тауларына, Хәрмун тавына, Ливан тауларына я Үрдүн буендагы тауларга кача алган (картаны кара). Бу таулардагы кайбер шәһәрләр яшәү өчен куркынычсыз булып күренгәндер. Мәсәлән, Га́мла шәһәре биек тауда урнашкан булган, шуңа күрә аңа кадәр барып җитү бик авыр булган. Кайбер яһүдләр бу шәһәрне яшеренү өчен иң яхшы урын дип санаган. Әмма римлылар бу шәһәргә дә һөҗүм иткән. Андагы бәрелешләр нәтиҗәсендә күп яһүдләр вафат булганb.
Мәсихчеләр төрле тауларга кача алган, әмма аларның күпләрендә куркынычсыз булмаган (9 нчы абзацны кара)
10, 11. а) Йәһвә мәсихчеләргә җитәкчелекне, күрәсең, кем аша биргән? (Еврейләргә 13:7, 17) ә) Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә тыңлаучан булу мәсихчеләргә нинди файда китергән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Йәһвә мәсихчеләргә җитәкчелекне җыелыштагы җаваплы кардәшләр аша биргән, күрәсең. Евсе́вий исемле тарихчы болай дип язган: «Аллаһы үз ихтыярын Иерусалимдагы җыелышка билгеләнгән ир-атлар аша ачкан. Алар, сугыш башланганчы, Перея өлкәсендәге Пелла шәһәренә качарга күрсәтмә биргән». Пелла качар өчен чыннан да яхшы урын булган. Ул Иерусалимнан ерак булмаган, шуңа күрә мәсихчеләр анда чагыштырмача җиңел барып җитә алган. Пеллада күбесенчә башка халык кешеләре яшәгән. Алар римлылар белән сугышмаган (картаны кара).
11 Паул: «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз»,— дип киңәш иткән. Тауларга качкан мәсихчеләр нәкъ шулай эш иткән дә. (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Нәтиҗәдә, алар исән калган. Тарих күрсәткәнчә, «какшамас нигезле шәһәрне көткән» кешеләрне Аллаһы беркайчан да калдырмый (Евр. 11:10).
Пелла куркынычсыз да, чагыштырмача якын да булган (10, 11 нче абзацны кара)
12, 13. Йәһвә авыр вакытларда җитәкчелекне ничек бирә?
12 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Авыр вакытларда үз халкына күрсәтмәләр бирер өчен, Йәһвә «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне» куллана. Изге Язмаларда андый очраклар байтак китерелә (Кан. 31:23; Зәб. 77:20). Бүген дә Йәһвә җаваплы кардәшләрне куллануын дәвам итә.
13 Мәсәлән, ковид пандемиясе башлангач, «җитәкчелекне үз өсләренә алган» кардәшләр безгә күрсәтмәләр биреп торды. Өлкәннәр ничек очрашулар үткәрергә һәм ничек вәгазьләргә икәнлеге турында җитәкчелек алды һәм аны кардәшләргә тапшырды. Пандемия башланганнан соң нибары берничә ай үткәч, 500 дән артык телдә региональ конгресс үтте. Кардәшләр аны интернет, телевидение аша карады һәм радиодан тыңлады. Без рухи ризыксыз калмадык. Нәтиҗәдә, без бер үк күрсәтмәләр алдык. Безне нинди генә сынаулар көтмәсен, Йәһвәнең, җаваплы кардәшләрне кулланып, безгә алга таба да күрсәтмәләр биреп торачагына һич шикләнмәскә була. Ләкин, бөек афәтне кичереп чыгар өчен, безгә Йәһвәгә таянудан һәм тыңлаучан булудан тыш, кайбер сыйфатларны да үстерергә кирәк. Бу нинди сыйфатлар?
ТУГАННАРЧА ЯРАТУ ҺӘМ КУНАКЧЫЛЛЫК
14. Еврейләргә 13:1—3 тә әйтелгәнчә, Яһүдиядәге мәсихчеләргә нинди сыйфатлар күрсәтергә кирәк булган?
14 Иерусалим белән Яһүдиядәге мәсихчеләр һәрчак бер-берсенә ярату күрсәткән (Евр. 10:32—34). Ләкин, Иерусалимның җимерелүе якынлашкан саен, аларга бер-берсен тагы да ныграк «туганнарча яратырга» һәм «кунакчыллык күрсәтергә» кирәк булган. (Еврейләргә 13:1—3 укы.) Без дә бөек афәт бусагасында яшибез, шуңа күрә безгә дә бу сыйфатларны үстерү үтә зарур.
15. Ни өчен Яһүдиядән качкан мәсихчеләргә бер-берсенә игелек һәм ярату күрсәтергә кирәк булган?
15 Тарихтан белгәнебезчә, Рим армиясе Иерусалимны чолгап алганнан соң кинәт чигенгән. Бу мәсихчеләргә качарга мөмкинлек биргән. Әлбәттә, алар үзләре белән күп әйбер ала алмаган (Мат. 24:17, 18). Шуңа күрә юлда һәм яңа яшәү урынында алар бер-берсенең ярдәменә мохтаҗ булган. Үзара ярдәмләшеп һәм булганнары белән бүлешеп, алар туганнарча ярату һәм игелек күрсәтә алган (Тит. 3:14).
16. Без ярдәмгә мохтаҗ кардәшләребезгә ничек ярату күрсәтә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Ярату безне ярдәмгә мохтаҗ кардәшләребезне кайгыртырга дәртләндерергә тиеш. Кайбер кардәшләр сугышлар һәм табигать афәтләре аркасында туган якларыннан кача, һәм күп кенә кардәшләребез аларга рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәтә. Сугыш аркасында үз йортын калдырып киткән бер украиналы апа-кардәш болай ди: «Йәһвә кардәшләр аша безгә җитәкчелек биреп һәм ярдәм күрсәтеп торды. Алар безне Украинада, Венгриядә, ә хәзер Германиядә дә җылы кабул иттеләр һәм әле дә кайгырта». Кардәшләргә ярдәм кулы сузып, без Йәһвә белән хезмәттәшлек итәбез дип әйтеп була (Гыйб. сүз. 19:17; 2 Көр. 1:3, 4).
Качак кардәшләребез безнең ярдәмебезгә мохтаҗ (16 нчы абзацны кара)
17. Ни өчен инде бүген туганнарча ярату һәм кунакчыллык сыйфатларын үстерү мөһим?
17 Һичшиксез, киләчәктә без бер-беребезнең ярдәменә тагы да күбрәк мохтаҗ булырбыз (Хаб. 3:16—18). Шуңа күрә Йәһвә инде хәзер безне кардәшләребезне туганнарча яратырга һәм кунакчыл булырга өйрәтә. Бу сыйфатлар безгә бөек афәт вакытында бик кирәк булыр.
КИЛӘЧӘКТӘ НӘРСӘ БУЛАЧАК?
18. Еврей мәсихчеләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?
18 Тауларга качкан мәсихчеләр Иерусалим юк ителгәндә исән калган. Аларга бар нәрсәләрен диярлек калдырырга туры килсә дә, Йәһвә аларны калдырмаган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без киләчәктә нәрсә буласын төгәл белмибез. Ләкин, Гайсә әйткәнчә, тыңлаучанлык күрсәтергә әзер булырга кирәк (Лүк 12:40). Шулай ук Паулның киңәшләрен тотыйк. Алар беренче гасырда файдалы булган кебек, безнең көннәрдә дә файдалы. Йәһвә безне беркайчан да калдырмаска һәм ташламаска вәгъдә итә (Евр. 13:5, 6). Шуңа күрә, әйдәгез, какшамас нигезле шәһәрне, Аллаһы Патшалыгын, алга таба да көтик. Шулай эшләсәк, без ул китерәчәк мәңгелек фатихаларны татырбыз (Мат. 25:34).
157 ҖЫР Мәңгелек тынычлык
a Борынгы вакытларда кайбер шәһәрләр белән патшалар идарә иткән. Шуңа күрә андый шәһәрләрне патшалыклар дип атаганнар (Ярат. 14:2).
b Бу хәл мәсихчеләр Иерусалимнан һәм Яһүдиядән качканнан соң күп тә үтмәстән, б. э. 67 елында булган.