Маттай
21 Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә, 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».
4 Бу — пәйгамбәр аша әйтелгән мондый сүзләр үтәлсен өчен булды: 5 «Сион кызына әйтегез: „Менә Патшаң сиңа килә. Ул юаш; һәм ишәккә, йөк ташучылар нәселеннән булган ишәк баласына, атланып утырган“».
6 Шәкертләр, барып, барысын да нәкъ Гайсә кушканча эшләделәр. 7 Алар ишәкне һәм ишәк баласын китереп, алар өстенә өс киемнәрен салдылар, һәм Гайсә ишәк баласына атланды. 8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә өс киемнәрен җәйде, ә башкалар агач ботакларын кисеп, юлга таратып сала башлады. 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы зур халык төркемнәре: «Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы! Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!» — дип кычкырып бардылар.
10 Гайсә Иерусалимга килгәч, бөтен шәһәр: «Кем бу?» — диешеп, шау-гөр килә башлады. 11 Ә халык арасыннан: «Бу — Гәлиләядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!» — дип җавап бирә иделәр.
12 Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады. 13 Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез»,— диде. 14 Гыйбадәтханәдә Гайсә янына сукырлар белән аксаклар килде, һәм ул аларны савыктырды.
15 Аның кылган могҗизаларын һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын күргәч, баш руханилар белән канунчыларның ачулары чыкты. 16 «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорадылар алар аңардан. «Әйе,— диде Гайсә.— „Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» 17 Ул, аларны калдырып, шәһәрдән Битаниягә китте һәм төнне шунда үткәрде.
18 Иртән иртүк, шәһәргә кире кайтканда, ул ачыкты 19 һәм юл буендагы инҗир агачын күреп, аның янына килде. Әмма агачта яфрактан башка берни тапмагач, аңа: «Моннан ары синдә җимеш беркайчан да булмасын»,— диде. Һәм инҗир агачы шунда ук корып төште. 20 Моны күреп, шәкертләре гаҗәпләнделәр һәм: «Бу инҗир агачы ничек шулай кинәт корып төште?» — диделәр. 21 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга: „Күтәрелеп диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер. 22 Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз».
23 Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады. 24 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар, 26 ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный». 27 Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим.
28 Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. 29 Тегесе: „Барам, хуҗам“,— дигән, ә үзе бармаган. 30 Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. 31 Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» «Соңгысы»,— дип җавап бирделәр алар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак баралар. 32 Чөнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар. Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер хуҗа йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. 34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр. 36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр. 37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу — мирасчы. Әйдәгез, аны үтерик тә, мирасын үзебезгә алыйк“,— диешкәннәр. 39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да, үтергәннәр. 40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41 «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр алар аңа.
42 Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш — ул иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы? 43 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. 44 Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк, ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».
45 Баш руханилар һәм фарисейлар аның мисалларын ишеткәч, үзләре турында сөйләгәнен аңладылар. 46 Алар аны кулга алу әмәлен эзләп йөрсәләр дә, курка иделәр, чөнки халык аны пәйгамбәр дип саный иде.