Яратылыш
3 Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән бөтен кыргый хайваннар арасында иң сагы* елан+ иде. Ул хатыннан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?»+ — дип сорады. 2 Хатын еланга мондый җавап кайтарды: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз.+ 3 Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында:+ „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде». 4 Елан исә хатынга болай дип әйтте: «Юк, үлмисез.+ 5 Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз».+
6 Шунда хатын, агач җимешләренең күңелгә хуш килүен, карап торышка матур һәм күзне кызыктырып торганын күреп, агачтан җимеш өзеп алды да аны ашый башлады.+ Аннан соң, ире аның белән булганда, аңа да бирде, һәм ул да ашады.+ 7 Шунда икесенең дә күзләре ачылды, һәм алар үзләренең шәрә булуын аңлады. Шуңа күрә алар инҗир яфракларыннан каплагыч тегеп, аны билләренә бәйләп куйдылар.+
8 Ә соңыннан кеше һәм аның хатыны, көннең җиләс вакытында бакчада йөргән Йәһвә Аллаһының тавышын ишеткәч, Йәһвә Аллаһыдан бакчадагы агачлар арасына качты. 9 Йәһвә Аллаһы кешегә кат-кат дәшеп: «Син кайда?» — дип сорады. 10 Ахыр чиктә, кеше болай диде: «Бакчада тавышыңны ишеттем, әмма шәрә булганга курыктым, шуңа качтым да». 11 Шунда Аллаһы: «Шәрә икәнеңне кем әйтте сиңа?+ Мин ашамаска кушкан агач җимешен ашадыңмы әллә?»+ — дип сорады. 12 Кеше болай дип җавап бирде: «Син миңа биргән хатын, ул миңа теге агачның җимешен бирде, һәм мин ашадым». 13 Йәһвә Аллаһы исә хатынга: «Син нәрсә эшләдең?» — диде. Моңа хатын: «Мине елан алдады, һәм мин ашадым»+,— дип җавап бирде.
14 Шунда Йәһвә Аллаһы еланга+ болай диде: «Шулай эшләгәнең өчен син барлык йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар арасында ләгънәтле булачаксың. Гомерең буе корсагың белән шуышып һәм туфрак ашап йөриячәксең. 15 Синең+ белән хатын+ арасына, синең токымың*+ белән аның токымы*+ арасына дошманлык+ салачакмын. Ул синең башыңны ярыр,*+ син исә аның үкчәсен чагарсың».*+
16 Ә хатынга Аллаһы болай диде: «Йөкле чагыңда кичергән газапларың көчәйгәннән-көчәер, син җәфа чигеп бала табарсың, күңелең иреңә тартылыр, һәм ул синең өстеңнән хакимлек итәр».
17 Адәмгә* исә ул болай диде: «Мин сиңа шул агач турында: „Аннан ашама“,— дигән әмер бирдем,+ әмма син хатыныңның сүзен тыңлап, ул агачның җимешен ашадың, шуңа күрә синең аркада җиргә ләгънәт төшә.+ Гомерең буе җирдә җәфа чигеп ризык үстерерсең.+ 18 Җирдә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы үсәр, һәм син кыр үсемлекләре белән туенырсың. 19 Үзең алынган туфракка кире кайтканчы,+ син икмәгеңне маңгай тире түгеп табарсың. Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың».+
20 Шуннан соң Адәм үз хатынына Хаува* дигән исем бирде, чөнки ул һәрбер тере затның анасы булырга тиеш иде.+ 21 Йәһвә Аллаһы, Адәм белән аның хатыны кисеннәр дип, тиредән озын киемнәр ясады.+ 22 Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Менә, кеше безнең кебек булып, яхшылык белән яманлыкны белә башлады.+ Инде ул тормыш агачына+ да кулын сузып, җимешен алып ашамасын һәм мәңге яшәмәсен өчен...» 23 Шулай дип, Йәһвә Аллаһы кешене, үзе яратылган туфракны эшкәртсен өчен,+ Гадә́н+ бакчасыннан куып чыгарды. 24 Шулай итеп Аллаһы кешене куды, ә тормыш агачына алып барган юлны саклар өчен, Гадән бакчасының көнчыгыш ягына керубимнәр*+ куйды һәм әйләнмәле, утлы йөзле кылыч урнаштырды.