Марк
8 Шул көннәрдә кабат күп кеше җыелды һәм аларның ашарларына юк иде. Шунда Гайсә шәкертләрен чакырып, болай диде: 2 «Кешеләрне кызганам,+ чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк.+ 3 Аларны ач килеш* өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит». 4 Ләкин шәкертләре: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип җавап бирде. 5 Ул алардан: «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады. Алар: «Җиде»,— диделәр.+ 6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башлады.+ 7 Аларның шулай ук берничә кечкенә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты. 8 Барысы да туенгач, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+ 9 Анда исә 4 000 гә якын ир-ат бар иде. Шуннан соң Гайсә аларны кайтарып җибәрде.
10 Ә үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырды да Далмануфа́ җирләренә килде.+ 11 Анда аның янына фарисейлар җыелды һәм, аны сынар өчен, күктән билге* сорап, аның белән бәхәсләшә башлады.+ 12 Шунда ул авыр сулап куйды да: «Ни өчен бу буын билге эзли?+ Сезгә хак сүз әйтәм: бу буынга бернинди билге бирелмәс»+,— диде. 13 Шуннан соң ул аларны калдырып, кабат көймәгә утырды да аръякка таба китте.
14 Ә аның шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде, һәм көймәдә бер икмәктән башка бернинди ризык та юк иде.+ 15 Гайсә аларны кисәтеп: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һиру́д ачыткысыннан сакланыгыз»,— дип турыдан-туры әйтте.+ 16 Шунда шәкертләр бер-берсен икмәк алмауда гаепли башлады. 17 Моны ишетеп, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмауда гаеплисез? Әле дә аңламыйсызмыни, әле дә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез әле дә аңларлык хәлдә түгелмени? 18 „Күзләрегез булып та, күрмисезме? Колакларыгыз булып та, ишетмисезме?“ 19 Мин биш икмәкне+ 5 000 ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» Алар: «Унике»+,— дип җавап бирделәр. 20 «Ә җиде икмәкне 4 000 ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?» Алар: «Җиде»+,— диделәр. 21 Шунда Гайсә аларга: «Сез һаман да моның мәгънәсен аңламыйсызмыни?» — диде.
22 Алар Битсәи́дәгә барып җиткәч, кешеләр аның янына бер сукырны китерде һәм аңа кагылып алуын үтенде.+ 23 Гайсә сукырны кулыннан алып авылдан чыгарды. Ул аның күзләренә төкерде дә,+ өстенә кулларын куеп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорады. 24 Теге кеше тирә-якка карап:* «Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агачларга охшаш»,— диде. 25 Гайсә аның күзләренә кабат кулларын куйды. Шунда теге кеше сәламәтләнде һәм барысын да ачык күрә башлады. 26 Гайсә аңа: «Авылга гына кермә»,— диде дә өенә кайтарып җибәрде.
27 Шуннан соң Гайсә һәм аның шәкертләре Филипи́я Кайса́риясе тирәсендәге авылларга китте. Юлда барганда, ул үз шәкертләренә: «Кешеләр мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип, аларга сораулар бирә башлады.+ 28 Алар аңа: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — пәйгамбәрләрнең берсе дип саный»,— диделәр. 29 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. «Син — Мәсих»,— дип җавап бирде Пете́р.+ 30 Әмма Гайсә аларга үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.+ 31 Шуннан соң ул аларны, Адәм Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр,+ һәм ул өч көннән соң терелеп торачак, дип өйрәтә башлады.+ 32 Ул бу хакта турыдан-туры сөйләде. Әмма Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды.+ 33 Гайсә борылып шәкертләренә карады да, Петерне шелтәләп: «Кит янымнан, Шайтан! Чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— диде.+
34 Шунда ул, үзе янына халыкны һәм шәкертләрен чакырып, болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+ 35 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр.+ 36 Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+ 37 Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+ 38 Берәрсе бу зиначы һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Адәм Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәч,+ шул кешедән оялачак».+