Лүк
7 Халыкка әйтәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпернаумга килде. 2 Анда бер йөзбашының кадерле хезмәтчесе каты авырып үлем түшәгендә ята иде.+ 3 Йөзбашы, Гайсә турында ишеткәч, яһүдләрнең өлкәннәрен, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән Гайсә янына җибәрде. 4 Алар Гайсә янына килделәр һәм үтенә-үтенә болай диделәр: «Аңа ярдәм итче, ул моңа лаек, 5 чөнки ул халкыбызны ярата һәм безгә синагога салып бирде». 6 Шунда Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә якынлашканда, йөзбашы, дусларын җибәреп, Гайсәгә мондый сүзләр әйтергә кушты: «Әфәнде, мәшәкатьләнмә. Мин сине үз йортымда кабул итәргә лаеклы түгелмен.+ 7 Шуңа күрә үземне синең яныңа килергә дә лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр. 8 Мин бит үзем дә башкаларга буйсынып яшим, һәм үземә буйсынган гаскәриләрем дә бар. Аларның берсенә: „Бар“,— дисәм, бара; икенчесенә: „Кил“,— дисәм, килә; хезмәтчемә: „Моны эшлә“,— дисәм, ул эшли». 9 Бу сүзләрне ишеткәч, Гайсә таң калды һәм, үзенә ияреп баручы халыкка борылып: «Сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә андый нык иманны күргәнем булмады»,— диде.+ 10 Ә җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, теге хезмәтченең сәламәт булуын күрделәр.+
11 Күп тә үтми, Гайсә Наи́н шәһәренә китте. Аңа шәкертләре һәм күп халык иярде. 12 Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер тол хатынның бердәнбер улының+ мәетен күтәреп чыга иделәр. Хатын белән бергә шәһәрдән күп кешеләр чыгып килә иде. 13 Хуҗа, ул хатынны күргәч, аны бик кызганды.+ «Елама»,— диде ул аңа,+ 14 аннары, якынлашып, носилкага кагылды. Носилканы күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!»* — диде.+ 15 Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Аннары Гайсә аны анасына тапшырды.+ 16 Шунда бар кешене курку басты, һәм алар Аллаһыны данлап: «Безнең арадан бөек пәйгамбәр чыкты»+ һәм «Аллаһы үз халкына игътибар итте»+,— диделәр. 17 Аның турында бу хәбәр бөтен Яһүдиягә һәм тирә-якларга таралды.
18 Яхъяның шәкертләре дә үз остазларына боларның барысын сөйләп бирде.+ 19 Шунда Яхъя үзенең ике шәкертен чакырды да аларны: «Килергә тиешле Зат синме,+ әллә башка берәүне көтикме?» — дип сорар өчен, Хуҗабыз янына җибәрде. 20 Гайсә янына килгәч, алар болай диделәр: «Чумдыручы Яхъя синнән: „Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?“ — дип сорарга җибәрде». 21 Гайсә ул вакытта күпләрне чирләрдән,+ каты авырулардан савыктырды, җеннәрне куып чыгарды һәм күп сукырларга күрү сәләтен кайтарды. 22 Шунда ул бу ике шәкерткә болай диде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: сукырлар күрә башлый,+ аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә,+ үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр.+ 23 Миннән шикләнмәүче* бәхетле».+
24 Яхъяның хәбәрчеләре китеп баргач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдән тирбәлгән камышнымы?+ 25 Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме?+ Бай кием кигән кешеләр һәм муллыкта яшәүчеләр патша сарайларында утыра бит. 26 Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул башка бар пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк.+ 27 „Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк“,— дип язылган сүзләр аның турында.+ 28 Сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк һичкем юк, әмма Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк».+ 29 (Бу сүзләрне ишеткәч, бөтен халык һәм салым җыючылар Аллаһының гадел булуын таныдылар, чөнки Яхъя тарафыннан чумдырылган иделәр.+ 30 Ә фарисейлар һәм Канунны яхшы белүче кешеләр Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын* санга сукмадылар,+ чөнки Яхъя тарафыннан чумдырылмаган иделәр.)
31 «Шулай итеп, бу буын кешеләрен кем белән чагыштырыйм соң, алар кемгә охшаш?+ 32 Алар базар мәйданында бер-берсенә: „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез еламадыгыз“,— дип кычкырып утыручы балаларга охшаш. 33 Менә Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми,+ ә сез: „Ул җенле“,— дисез. 34 Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә, ә сез: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты!“ — дисез.+ 35 Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+
36 Бер фарисей Гайсәне кунакка чакырды. Һәм ул аның өенә кереп, табын янына утырды.+ 37 Ә шул шәһәрдә гөнаһ кылучы буларак танылган бер хатын-кыз, Гайсәнең фарисей өендә табын алдында утырганын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып килде+ 38 һәм Гайсәнең артында елап торды. Ул күз яшьләре белән аның аякларын чылатып, аларны үзенең чәчләре белән сөртә башлады. Хатын-кыз аның аякларын назлап үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. 39 Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатын-кызның кем һәм нинди икәнлеген белер иде. Ул хатын гөнаһ кылучы бит»,— дип уйлап куйды.+ 40 Гайсә аңа: «Шиму́н, сиңа әйтәсе сүзем бар»,— диде. «Әйт, Остаз»,— диде фарисей.
41 «Ике кешенең әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары булган: берсенең бурычы 500 динар, ә икенчесенең — 50 динар. 42 Ләкин, аларның түләргә акчалары булмаганлыктан, ул икесен дә чын күңелдән бәхилләгән. Аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?» 43 «Бурычы күбрәк булганыдыр, дип уйлыйм»,— диде Шимун. Гайсә аңа: «Син дөрес уйлыйсың»,— диде. 44 Шунда ул теге хатынга таба борылды һәм Шимунга болай дип әйтте: «Бу хатынны күрәсеңме? Мин синең өеңә килдем, ә син аякларымны юарга су бирмәдең. Бу хатын исә аякларымны күз яшьләре белән чылатып,+ чәчләре белән сөртте. 45 Син мине үпмәдең, ә ул, мин монда килгәннән бирле, аякларымны назлап үбә дә үбә. 46 Син башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады. 47 Шуңа күрә, мин сиңа әйтәм, аның гөнаһлары күп* булса да, алар кичерелде,+ шунлыктан аның мәхәббәте зур.+ Ә аз гөнаһлары кичерелгән кеше аз ярата». 48 Шунда Гайсә хатынга: «Синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.+ 49 Ә табын янында утыручылар: «Кем соң ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә!» — дип үзара әйтә башлады.+ 50 Гайсә исә хатынга: «Иманың сине коткарды,+ исән-имин йөр»,— диде.