Давытның мәдхиясе.
א [әлиф]
37 Яман кешеләр аркасында күңелсезләнмә,
Явызлык кылучылардан көнләшмә.+
2 Алар, чирәм кебек, тиз корыр,+
Яшел үлән төсле шиңеп бетәр.
ב [бәт]
3 Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл,+
Җирдә яшә һәм тугрылык белән эш ит.+
4 Йәһвәдә чиксез шатлык тап,
Һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр.
ג [гимел]
5 Юлыңны Йәһвәгә тапшыр.+
Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр.+
6 Ул тәкъвалыгыңны — таң яктысы күк,
Гаделлегеңне төшке кояш күк яктыртыр.
ד [дәлит]
7 Йәһвә алдында шым бул,+
Аны өметләнеп көт.
Үз ниятләрен үтәүдә уңышлы булган
Кешене күреп, күңелсезләнмә.+
ה [хе]
8 Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр,+
Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә.
9 Чөнки явыз кешеләр юк ителәчәк,+
Ә Йәһвәгә өметләнүчеләр җирне мирас итеп алачак.+
ו [вав]
10 Тагын бераздан явызлар инде юк булачак,+
Торган урыннарына карарсың,
Ә алар анда булмас.+
11 Ә юашлар җирне мирас итеп алачак+
Һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак.+
ז [зәйин]
12 Явыз бәндә тәкъвага каршы мәкер ятьмәләре үрә,+
Ул аңа тешләрен шыкырдата.
13 Ә Йәһвә аңардан көләчәк,
Чөнки аның һәлак ителү көне киләчәген белә.+
ח [хет]
14 Җәберләнгәннәрне һәм ярлыларны аяктан егар өчен,
Юлларында намуслы булганнарны һәлак итәр өчен,
Явызлар кылычларын тартып чыгара һәм җәяләрен бөгә.
15 Ләкин кылычлары үз йөрәкләренә кадалыр,+
Җәяләре сындырылыр.
ט [тет]
16 Бер тәкъваның кечкенә генә мөлкәте
Күп явызларның байлыгыннан күпкә артыграк.+
17 Чөнки явызларның кулы сындырылыр,
Ә тәкъваларга Йәһвә булышыр.
י [йод]
18 Йәһвә саф кешеләрнең нәрсә кичергәннәрен белә,
Аларның мирасы мәңгегә калачак.+
19 Бәла вакытында алар оятка калмас,
Ачлык вакытында аларда муллык булыр.
כ [каф]
20 Ә явызлар юк ителәчәк,+
Йәһвәнең дошманнары яшел көтүлекләр кебек юкка чыгачак,
Алар төтен шикелле юк булачак.
ל [ләмид]
21 Явыз кеше әҗәткә ала һәм кайтармый,
Ә тәкъва кеше юмартлык белән бирә.+
22 Аллаһы үз фатихасын биргән кешеләр җирне мирас итеп алачак,
Ә Аллаһы ләгънәт иткән кешеләр юк ителәчәк.+
מ [мем]
23 Йәһвәгә кешенең юлы хуш килгәндә,+
Ул аның адымнарын юнәлтә.+
24 Ул, егылса да, йөзтүбән егылмас,+
Чөнки Йәһвә аны кулыннан тотып тора.+
נ [нун]
25 Мин яшь идем һәм менә картайдым,
Ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да,+
Аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем.+
26 Ул һәрчак теләп бурычка бирә,+
Һәм аның балаларын фатихалар көтә.
ס [сәмих]
27 Явызлыктан читтә торып, яхшылык кыл,+
Шулчак син җирдә мәңге яшәрсең.
28 Чөнки Йәһвә гаделлекне ярата
Һәм үзенә тугры булганнарны калдырмый.+
ע [әйин]
Ул аларны һәрвакыт саклар,+
Ә явызларның токымнары юк ителер.+
29 Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак+
Һәм анда мәңге яшәячәк.+
פ [пе]
30 Тәкъва кешенең авызы зирәклек сүзләре сөйли,
Теле гаделлек турында белдерә.+
31 Аллаһысының кануны аның йөрәгендә.+
Йөргәндә, аяклары сөртенмәс.+
צ [тсаде]
32 Явыз бәндә тәкъваны сагалый,
Аны үтерү әмәлен эзли.
33 Ләкин Йәһвә аны явызның кулына бирмәс,+
Ул хөкем ителгәндә, аны гаепле дип тапмас.+
ק [коф]
34 Йәһвәгә өметлән һәм аның юлыннан йөр,
Ул сине югары күтәрер, һәм син җирне мирас итеп алырсың.
Явызлар юк ителгән чакта,+ син моны күрерсең.+
ר [реш]
35 Мин рәхимсез, яман кешене күрдем,
Ул үз туфрагында гөрләп, җәелеп үскән агач шикелле иде.+
36 Ләкин ул кинәт юкка чыкты, ул юк булды,+
Мин аны эзләдем, әмма таба алмадым.+
ש [шин]
37 Саф кешегә күз сал,
Намуслы кешене+ күздән югалтма.
Чөнки андый кешенең киләчәге тыныч-имин булачак.+
38 Ә бөтен җинаятьчеләр исә юк ителәчәк,
Явыз кешеләрнең киләчәге булмаячак.+
ת [тау]
39 Тәкъваларның котылуы Йәһвәдән килә,+
Кайгы-хәсрәт вакытында ул аларның ныгытмасы.+
40 Йәһвә аларга ярдәм итәчәк һәм аларны коткарачак.+
Ул аларны явызлардан коткарып, саклап калачак,
Чөнки алар аңарда сыеныч таба.+