АМУС
1 Тикуадагы+ сарык үрчетүчеләрнең берсе булган Амусның* Исраилгә кагылышлы сүзләре. Бу сүзләр аңа Яһүд патшасы Узия́+ һәм Йоашның+ улы Исраи́л патшасы Йәрәбә́м+ көннәрендә, җир тетрәүдән+ ике ел алдарак күренештә бирелгән иде. 2 Ул болай диде:
«Йәһвә Сионнан арысландай үкерер,
Иерусалимнан аның көчле тавышы чыгар.
Көтүчеләрнең көтүлекләре кайгырыр,
Һәм Карми́л тавының түбәсе корып бетәр».+
3 «Йәһвә болай дип әйтә:
„Дәмәшекънең өч фетнәсе,* хәтта дүрт фетнәсе аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар Гиладны тимер чана белән ашлык суккандай суккан.+
5 Мин Дәмәше́къ капкаларының бикләрен җимерермен.+
Бикатәбендә яшәүчеләрне
Һәм Бәйтгадәннең идарә итүчесен* юкка чыгарырмын.
Су́рия халкы әсир булып Кирга+ китәр“,— ди Йәһвә“.
6 Йәһвә болай дип әйтә:
„Га́заның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды+ һәм Эдомга тапшырды.
Мин Әкрунны җәзалар өчен кулымны күтәрермен.+
Филистилеләрнең калдыгы һәлак булыр“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
9 Йәһвә болай ди:
„Тирның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды һәм Эдомга тапшырды,
Алар кардәшлек килешүен истә тотмады.+
11 Йәһвә болай дип әйтә:
„Эдомның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки ул кылыч күтәреп, үз туганын эзәрлекләде,+
Аның шәфкать күрсәтәсе килмәде.
Ул ачуыннан аларны ботарлавын дәвам итә,
Һәм аның аларга карата ярсуы ялкынланып тора.+
13 Йәһвә болай ди:
„Амунлыларның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар, үз җирләрен киңәйтер өчен,+ Гиладтагы авырлы хатыннарның карыннарын ярды.
14 Мин Раба́һ стеналарына ут төртермен,+
Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар.
Анда сугыш барган көнне сугышка чакыру тавышы яңгырар,
Һәм давыл көнендә җил котырынып исәр.
15 Аларның патшасы үз мирзалары белән бергә сөргенгә китәр“+,— дип әйтә Йәһвә“.
2 Йәһвә болай ди:
„Моабның өч фетнәсе,* хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки ул Эдо́м патшасының сөякләрен, яндырып, акбурга әйләндерде.
2 Мин Моабка ут җибәрермен,
һәм ул Кериутның+ ныгытылган манараларын йотар.
Моа́б шау-шу, сугыш тавышы
Һәм быргы тавышы арасында һәлак булыр.+
4 Йәһвә болай ди:
„Яһүднең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар Йәһвә канунын* кире какты
Һәм аның күрсәтмәләрен үтәмәде.+
Ата-бабалары ияреп йөргән ялган аларны читкә алып китте.+
6 Йәһвә болай дип әйтә:
„Исраилнең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар тәкъва кешене — көмешкә,
Ярлы кешене бер пар сандалга сата.+
Кеше үзе дә, атасы да бер үк хатын-кыз белән якынлык кылып,
Изге исемемне нәҗесли.
8 Алар рәһен* итеп алынган киемне+ һәр мәзбәх* янында җәеп ята.+
Штраф итеп алынган акчага шәраб сатып алалар да үз илаһлары йортында* эчәләр“.
9 „Ләкин мин алар алдында аморлыларны юк иттем.+
Алар эрбет кебек биек, имән шикелле көчле иделәр.
Мин аларның очларындагы җимешләрен һәм астагы тамырларын юк иттем.+
10 Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым,+
Һәм, сез аморлыларның җирен яулап алсын өчен,
Сезне чүл буйлап 40 ел йөрттем.+
И Исраи́л халкы, әллә бу шулай түгелме?“ — ди Йәһвә.
12 „Ләкин сез нәзирләргә шәраб эчертеп тордыгыз,+
Пәйгамбәрләргә боерып: „Пәйгамбәрлек итмәгез“+,— дидегез.
13 Шуңа күрә, урылган ашлык төялгән арба үз астындагыны изгән кебек,
Мин сезне үз җирегездә изәрмен.
14 Җитезнең качар урыны булмас,+
Батыр үз көчен югалтыр,
Бер сугышчы да үз тормышын саклап кала алмас.
3 «И Исраи́л уллары, Йәһвәнең сезнең турында, үзе Мисыр җиреннән алып чыккан бар халык турында, әйткән сүзен тыңлагыз:
2 „Җир йөзендә халыклар күп булса да, мин сезне генә якыннан беләм.+
Шуңа күрә мин сезне бар гөнаһларыгыз өчен җавапка тартырмын.+
3 Ике кеше очрашырга алдан сөйләшмәсә, юлга бергә чыгармы?
4 Арыслан, берәр хайван тотмаса, үкерерме?
Яшь арыслан, бернәрсә дә тотмаса, үз өненнән ырылдаган тавыш чыгарырмы?
5 Җиргә тозак куелмаса,* кош капкынга эләгерме?
Капкынга бернәрсә дә эләкмәсә, ул җирдән күтәрелерме?
6 Шәһәрдә быргы тавышы яңгыраганда, халык әллә калтыранмыймы?
Шәһәргә берәр бәла төшсә, ул Йәһвәдән түгелме?
8 Арыслан үкерде!+ Кем курыкмас?
Аллаһы Тәгалә Йәһвә әйтте! Кем пәйгамбәрлек итмәс?“+
9 „Ашдодның ныгытылган манараларыннан
Һәм Мисыр җирендәге ныгытылган манаралардан игълан итегез.
Болай диегез: „Сама́рия тауларына каршы чыгып бергә җыелыгыз.+
Андагы чуалышка,
Алдап алучыларга игътибар итегез.+
10 Чөнки ныгытылган манараларына җәбер-золым белән җимерү җыючылар,— дип әйтә Йәһвә,—
Дөрес булганны кыла белми“.
11 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
12 Йәһвә болай ди:
„Көтүче сарыкның ике аягын яки аның колагының кисәген арыслан авызыннан тартып алган кебек,
Сама́риядә зиннәтле ятакларда һәм уңайлы диваннарда* утыручы
Исраиллеләр дә шулай ук тартып алыныр“.+
13 „Тыңлагыз һәм Ягъкуб йортын кисәтегез,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Аллаһы Тәгалә Йәһвә.—
14 Чөнки ул көнне мин Исраилне бар фетнәләре*+ өчен җавапка тартырмын,
Мин Бәйте́л мәзбәхләрен+ дә җавапка тартырмын.
Мәзбәхнең мөгезләрен чабып җиргә ташларлар.+
15 Мин кышкы һәм җәйге өйләрне җимерермен“.
4 «Сез, Сама́рия тавындагы Баша́н сыерлары,+
Мескеннәрне алдап, ярлыларны җәберләп йөрүче хатыннар,+
Бу сүзне тыңлагыз.
Сез үз ирләрегезгә: „Безгә берәр исерткеч эчемлек китерегез!“ — дисез.
2 Аллаһы Тәгалә Йәһвә үз изгелеге белән ант итте:
„Менә сезгә көннәр килә, һәм сезне — итче ыргаклары белән,
Ә сездән калганнарны балыкчы кармаклары белән күтәрерләр.
3 Сез стенадагы тишекләр аша үтәрсез, һәрберегез үз алдындагы тишек аша үтәр.
Сезне Һармунга куып чыгарырлар“,— дип әйтә Йәһвә“.
5 Чүпрә салынган икмәкне рәхмәт бүләге итеп яндырыгыз.+
Ирекле бүләкләрегез турында кычкырып игълан итегез!
Сез бит, и Исраи́л халкы, нәкъ шуны эшләргә яратасыз“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
Ләкин сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
7 „Мин шулай ук сезгә ашлык уру вакытына өч ай калганда яңгыр бирмәдем.+
Бер шәһәргә яңгыр яудырып, икенчесенә яудырмадым.
Кырларның берсе яңгыр күрде,
Ә икенчесе, яңгыр булмаганга, корып бетте.
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
9 „Мин игеннәрегезгә эссе җил һәм күгәрек* җибәрдем.+
Сез үз бакчаларыгыз белән йөзем бакчаларыгыз санын арттырдыгыз,
Ләкин саранча инҗир һәм зәйтүн агачларыгызны кимереп бетерде.+
Моңа да карамастан сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
10 „Мин Мисырга җибәргән үләтләрне сезгә җибәрдем.+
Яшь кешеләрегезне кылыч белән үтердем,+ атларыгызны әсирлеккә алдым.+
Лагерьларыгыздагы мәетләрдән чыккан сасы ис борын тишекләрегезгә кадәр күтәрелде.+
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“,— дип әйтә Йәһвә.
11 „Мин сезне Сәдү́м белән Гамура́ җирләрен җимергәндәй+ җимердем.
Сез уттан тартып чыгарылган кисәүгә охшап калдыгыз.
Шулай да сез миңа кире кайтмадыгыз“+,— дип әйтә Йәһвә.
12 Шуңа күрә, и Исраил, мин сиңа кабат җәза бирергә җыенам.
Мин сиңа моны эшләргә җыенганга,
И Исраил, үз Аллаһыңны каршы алырга әзерлән.
13 Чөнки ул — тауларны булдырган+ һәм җилне барлыкка китергән Аллаһы.+
Ул кешегә үз уй-фикерләрен сөйли,
Таң яктылыгын караңгылыкка әйләндерә+
Һәм җирнең югары урыннары буйлап атлый.+
Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә».
5 «И Исраи́л йорты, сезнең турында әйткән сүземне, кайгылы җырымны тыңлагыз:
2 „Гыйффәтле кыз, Исраил, егылды.
Ул тора алмый.
Ул үз җирендә ялгыз калды.
Аны күтәреп торгызучы юк“.
3 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Исраил йорты белән менә нәрсә булыр: мең кеше белән сугышка чыккан шәһәр — йөз кеше белән,
Ә йөз кеше белән чыкканы ун кеше белән калыр“.+
4 Чөнки Йәһвә Исраил йортына болай ди:
„Мине эзләгез, һәм яшәрсез.+
Гилгәлгә йөрмәгез+ һәм Бәхи́р-шеба́ аша үтмәгез,+
Чөнки Гилгә́л, һичшиксез, сөргенгә китәр,+
Һәм Бәйте́л юкка чыгар.*
6 Аллаһы Йосыф йортына уттай ташланмасын өчен
Һәм сүндерүчесез калган Бәйтелне йотмасын өчен,
Йәһвәне эзләгез, һәм яшәрсез.+
8 Кима́* йолдызлыгын һәм Кәси́л* йолдызлыгын+ Барлыкка Китерүченең,
Дөм караңгылыкны иртәнге яктылыкка әйләндерүченең,
Көнне төндәй караңгы итүченең,+
Диңгездән су җыеп,
Аны җир йөзенә Яудыручының+ исеме Йәһвә.
9 Ул, ныгытылган урыннарны җимереп,
Көчлегә ябырылып, аны юк итәр.
Шуңа күрә сез юнылган ташлардан төзегән йортларыгызда яшәмәссез,+
Үзегез утырткан иң яхшы йөзем бакчаларыннан шәраб эчмәссез.+
Сез тәкъва кешегә ташланасыз,
Ришвәт* аласыз
Һәм шәһәр капкасы янында ярлының хокукларын санга сукмыйсыз.+
Шунда, нәкъ үзегез әйткәнчә,
Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы сезнең белән булыр.+
15 Явызлыкны нәфрәт итегез һәм яхшылыкны яратыгыз.+
Гаделлек шәһәр капкасы янында өстенлек итсен.+
Бәлки, Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы
Йосыф калдыгына илтифат күрсәтер“.+
16 Шуңа күрә Йәһвә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы болай ди:
„Барлык шәһәр мәйданнарында үксеп елау тавышлары ишетелер,
Барлык урамнарда: „И-их!“ — диярләр.
Алар көенер өчен игенчеләр чакырыр,
Үксеп елар өчен кешеләр яллар“.
17 „Һәр йөзем бакчасында иңрәп елау тавышлары ишетелер.+
Чөнки мин, сезне җәзалар өчен, арагыздан үтәрмен“,— дип әйтә Йәһвә.
18 „Йәһвә көнен зарыгып көтүче кешеләргә кайгы!+
Йәһвә көне сезгә нәрсә китерер?+
Яктылык түгел, караңгылык китерер.+
19 Ул мондый хәлгә охшаш булыр: кеше арысланнан кача, ә аюны очрата,
Йортына кереп кулы белән стенага таяна, ә аны елан чага.
20 Йәһвә көне яктылык түгел, ә караңгылык булыр.
Нурлар сибелеп тормас, дөм караңгылык булыр.
21 Мин бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм, аларга җирәнеп карыйм,+
Изге җыелышларыгыздагы корбаннарның хуш исе миңа ошамый.
Сезнең татулык корбаны итеп китерелгән көр хайваннарыгызны хуп күрмәм.+
23 Шау-шулы җырларыгызны җырламагыз.
Кыллы музыка коралларыгызның көйләрен ишетмәсәм иде.+
26 Хәзер сезгә патшагыз Саккуфны һәм Кайманны* — потларыгызны —
Үзегез өчен ясаган илаһ-йолдызны алып китәргә туры килер.
27 Мин сезне сөргенгә җибәрермен, Дәмәшекътән дә ераграк китәрсез“+,— дип әйтә Аллаһы. Аның исеме Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».+
Алар — иң мөһим халыкның атаклы кешеләре,
Аларга Исраи́л йорты йөри.
2 Кәлне́ шәһәрен үтеп чыгыгыз һәм карагыз.
Аннан Бөек Хаматка барыгыз,+
Филистилеләр яшәгән Гефка төшегез.
Әллә алар ике патшалыгыгыздан яхшыракмы?
Әллә аларның җире сезнең җирегездән зурракмы?
3 Сезнең бәла көне турында уйлыйсыгыз килми.+
Сездә җәбер-золым хөкем сөрә.+
4 Сез фил сөягеннән+ ясалган ятакларда җәелеп һәм диваннарда сузылып ятасыз,+
Көтүнең иң яхшы сарык тәкәләрен һәм көр үгезләрне* ашыйсыз.+
Әмма Йосыфка төшкән бәла турында уйлап та бирмисез.+
7 Шуңа күрә сез сөргенгә китүчеләрнең беренчеләре булып барырсыз,+
Һәм сузылып яткан кешеләрнең тыелгысыз эчү мәҗлесләре бетәр.
8 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзе белән ант итте+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,—
Мин Ягъкубның горурлыгына җирәнеп карыйм,+
Ныгытылган манараларын нәфрәт итәм+
Һәм шәһәрне андагы бар нәрсәсе белән бергә дошманга бирермен.+
9 Берәр йортта ун кеше калса, алар да үләр. 10 Аларның туганы килеп, гәүдәләрен чыгарыр һәм бер-бер артлы яндырыр. Ул аларның сөякләрен йорттан чыгарып, йортның эчке бүлмәләрендә калган кешедән: „Анда тагын берәрсе калдымы?“ — дип сорар. Тегесе: „Беркем дә юк!“ — дип җавап кайтарыр. Шунда ул: „Дәшмә! Хәзер Йәһвә исемен телгә алу вакыты түгел“,— дияр“.
11 Чөнки Йәһвә үзе әмер биргәндә,+
Бөек йортлар җимерелеп төшәр
Һәм кечкенә йортлар хәрабәләр өеменә әйләнер.+
12 Атлар кыя өстендә чабамы?
Кем дә булса анда эре терлек белән сукалармы?
14 Шуңа күрә, и Исраил йорты, мин сиңа каршы бер халык алып килермен,+
Һәм алар сезне Лебо́-хаматтан+ алып Араба́ елгасы үзәненә* кадәр җәберләп йөрер“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы».
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа шуны күрсәтте: кышын чәчелгән ашлык шыта башлаганда, ул саранча өере җибәрде. Бу патша печәне чабылганнан соң булды. 2 Саранча бу җирнең үсемлекләрен ашап бетергәч, мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, үз халкыңны, зинһар, кичерче!+ Ягъкуб ничек исән калыр соң? Ул бит көчсез!»+ — дидем.
3 Йәһвә моны эшләү ниятеннән кире кайтты.*+ «Бу хәл булмаячак»,— дип әйтте Йәһвә.
4 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа шуны күрсәтте: Аллаһы Тәгалә Йәһвә үз халкын җәзалар өчен ут җибәрде. Ут гаять тирән суларны һәм җирнең бер өлешен йотты. 5 Шунда мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, зинһар, моны туктатчы!+ Ягъкуб ничек исән калыр соң? Ул бит көчсез!»+ — дидем.
6 Йәһвә моны эшләү ниятеннән кире кайтты.*+ «Бу хәл дә булмаячак»,— дип әйтте Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
7 Ул миңа шуны күрсәтте: асма* кулланып төзелгән стена өстендә Йәһвә басып тора. Аның кулында асма иде. 8 Шунда Йәһвә миннән: «Аму́с, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Мин: «Асма күрәм»,— дидем. Шунда Йәһвә болай дип әйтте: «Мин Исраи́л халкымны асма белән тикшереп торам. Мин аларны бүтән кичермәм.+ 9 Исхакның калкулыклары+ ташландык хәлдә булыр, Исраилнең изге урыннарыннан бернәрсә дә калмас,+ һәм мин Йәрәбәм йортына кылыч белән каршы чыгармын».+
10 Бәйтел рухание Амазия́+ Исраил патшасы Йәрәбәмгә+ мондый хәбәр җибәрде: «Амус сиңа каршы Исраилнең үзендә хәйлә кора.+ Бу җирнең халкы аның сүзләренә инде түзеп тора алмый.+ 11 Чөнки Амус болай ди: „Йәрәбә́м кылычтан үләчәк, Исраил үз җиреннән әсирлеккә, һичшиксез, китәчәк“».+
12 Шунда Амазия Амуска болай диде: «Күренешләр тапшыручы, бар, Яһүд җиренә качып кит, үз икмәгеңне шунда эшләп ал. Анда пәйгамбәрлек итә аласың.+ 13 Бәйтелдә пәйгамбәрлек итәсе булма,+ чөнки бу — патшаның изге урыны+ һәм патшалык йорты».
14 Ә Амус Амазиягә болай диде: «Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәрнең улы да булмадым. Мин көтүче+ һәм сикомор агачлары караучы* идем. 15 Ләкин Йәһвә мине көтү көткән җирдән алды. Йәһвә миңа: „Бар, минем халкым Исраилгә пәйгамбәрлек ит“+,— диде. 16 Хәзер Йәһвәнең сүзен тыңла: „Син: „Исраилгә каршы сүзләр әйтеп пәйгамбәрлек итмә+ һәм Исхак йортына каршы сүзләр әйтеп вәгазьләмә“+,— дисең. 17 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Хатының шәһәрдә фахишә булыр, улларың белән кызларың кылыч белән һәлак ителер, җиреңне үлчәү бавы белән бүләрләр, үзең исә шакшы җирдә үләрсең. Ә Исраил үз җиреннән һичшиксез сөргенгә китәр“».+
8 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа җәйге җимешләр салынган кәрзин күрсәтте. 2 Шунда ул миннән: «Аму́с, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. «Җәйге җимешләр* салынган кәрзин»,— дидем мин аңа. Шунда Йәһвә болай диде: «Исраи́л халкымның ахыры* килде. Мин аларны бүтән кичермәм.+ 3 „Ул көнне гыйбадәтханәдәге җырлар ачы тавышка әйләнер+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Бар җирдә мәетләр ятар.+ Тсс!“
5 Сез болай дисез: „Яңа ай бәйрәме тәмамлансын иде,+ ашлыкны сата башлар идек.
Шимбә+ үтеп китсен иде, ашлыкны сатуга куяр идек.
Шунда ефаны* киметә алыр идек,
Шәкылне* авырайта алыр идек,
Ялган үлчәвебез ярдәмендә алдый алыр идек.+
Калдык-постык ашлыкны сатар идек“.
7 Йәһвә Ягъкубның Горурлыгы белән ант итте:+
„Аларның бар эшләрен беркайчан да онытмам.+
Моның барысы Нил елгасыдай ташып-кимеп,
Мисырның Нил елгасыдай айкалып чайкалмасмы?“+
9 „Ул көнне,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,—
Кояш көн уртасында баер,
Җиргә көпә-көндез караңгылык төшәр. Мин шулай эшләрмен.+
Бар билләргә матәм киеме салырмын, һәр кешенең башын пеләш итәрмен.
Ул көн бердәнбер угылның үлеме аркасында кичергән хәсрәт көненә охшаш булыр,
Һәм аның ахыры бик ачы булыр. Мин шулай эшләрмен“.
11 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Шундый көннәр килә:
Мин җиргә ачлык җибәрермен.
Бу ачлык икмәккә кытлык булганга да, суга сусау булганга да түгел,
Ә Йәһвәнең сүзләренә кытлык булганга булыр.+
12 Алар диңгездән диңгезгә,
Төньяктан көнчыгышка барыр.
Алар Йәһвә сүзен эзләп йөрер, ләкин тапмас.
13 Ул көнне, суга сусап, матур гыйффәтле кызлар да,
Яшь егетләр дә хәлсезләнер.
14 Сама́риянең ялган илаһлары белән ант итүчеләр+ һәм:
„И Дан, тере илаһың белән ант итәм!“+
Һәм „Бәхи́р-шеба́+ юлы белән ант итәм!“ — диючеләр
Егылыр һәм инде тора алмас“».+
9 Мин мәзбәхтән югарырак торучы Йәһвәне күрдем.+ Ул миңа болай диде: «Багананың башына бәр, һәм бусагалар какшар. Аларның башын чабып төшер, һәм мин халыктан калган кешеләрне кылыч белән үтерермен. Качып китүчеләрнең берсе дә чабып кача алмас, берсе дә котылмас.+
Күккә кадәр менсәләр дә,
Аларны аннан өстерәп төшерермен.
Күзләремнән диңгез төбенә төшеп качсалар да,
Еланга аларны чагарга кушармын.
Яхшылык түгел, ә явызлык кичереп торсыннар өчен, аларны күзәтеп торырмын.+
5 Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә җиргә кагыла,
Моның барысы Нил елгасыдай ташыр,
Һәм Мисырның Нил елгасыдай кимер.+
7 Сез, и Исраи́л халкы, минем өчен кушлылар уллары кебек түгелме? — дип әйтә Йәһвә.—
Мин Исраилне — Мисыр җиреннән,+
Филистилеләрне — Криттан+ һәм су́риялеләрне Кирдан+ чыгармадыммы?“
Ләкин Ягъкуб йортын юк иткәндә аның калдыгын калдырырмын+,— дип әйтә Йәһвә.—
9 Менә! Мин боерык бирәм
Һәм бар халыклар арасында+ Исраил йортын
Иләк белән иләгән кешедәй иләрмен:
Кечкенә ташларның берсе дә җиргә төшмәс.
10 Халкымның гөнаһ кылучы бар кешеләре,
„Бәла безгә якын да килмәячәк, безгә кагылмаячак та“,— дип әйтүчеләр кылычтан һәлак булыр“.
11 „Ул көнне мин Давытның ауган куышын* кире торгызырмын,+
Тишекләрне* ямармын,
Аның җимерек урыннарын рәтләрмен.
Мин аны, борынгы заманда торгызган кебек, яңадан торгызырмын.+
12 Шулай итеп алар Эдомнан калганны+
Һәм исемем белән аталган бар халыкларны үзенә алыр“,— ди моны башкаручы Йәһвә.
13 „Шундый көннәр килә,— дип әйтә Йәһвә,—
Уракчы әле урыр, сукалаучы инде килеп җитәр,
Чәчүче әле чәчәр, йөзем изүче инде килеп җитәр.+
14 Мин Исраил халкымның әсирлеккә киткән кешеләрен кире җыярмын,+
Һәм алар, ташландык хәлдә калдырылган шәһәрләрне яңадан торгызып, анда яшәр.+
Алар йөзем бакчалары утыртыр һәм алардан шәраб эчәр,+
Җимеш бакчалары утыртыр һәм аларның җимешләрен ашар“.+
15 „Мин аларны үз җирләрендә утыртырмын,
Һәм аларны үзем биргән җирләреннән бүтән беркайчан да
Йолкып алмаслар“+,— дип әйтә Аллаһың Йәһвә».
Мәгъ. «йөк булу» я «йөк йөртү».
Яки «җинаяте».
Сүзгә-сүз «скипетр тотучысын».
Сүзгә-сүз «скипетр тотучысын».
Яки «җинаяте».
Яки «күрсәтмәсен».
Ягъни залог.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «храмында».
Я, бәлки, «Тозакта җим булмаса».
Яки «Дәмәшекъ диваннарында».
Яки «җинаятьләре».
Я, бәлки, «күп».
Яки «фетнә күтәрегез».
Яки «гөмбә». Сүзлекне к.
Я, бәлки, «ниндидер сихри нәрсә булып китәр».
Яки «ачы нәрсәгә».
Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.
Бәлки, Орион йолдызлыгы.
Яки «җир салымы».
Яки «җинаятьләрегезнең».
Яки «Дәшмәү өчен акча».
Бу илаһларның икесе дә, күрәсең, Сатурнны аңлата. Аңа илаһка табынгандай табынганнар.
Яки «кәпрәйгән».
Яки «бозауларны».
Яки «ачы нәрсәгә».
Сүзгә-сүз «Мөгезләргә ия».
Сүзлекне к.
Яки «моңа үкенде».
Яки «моңа үкенде».
Ягъни авырлык тагылган озын бау; ул вертикаль юнәлешне билгеләү өчен кулланыла.
Яки «инҗир җимешенең кабыгын яручы».
Евр. ка́йиц; чәчү-уру елының ахырын аңлата.
Сүз уйнату: «ахыр» — евр. гакке́ц һәм «җәйге җимешләр» — евр. ка́йиц.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Яки «кайгылы җырга».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «үз төзелешен».
Яки «чатырын; алачыгын».
Яки «Аларның тишекләрен».