Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 3:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Гайсә мондый җавап бирде: «Сиңа хак сүз әйтәм: кеше судан+ һәм рухтан+ тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас.

  • Яхъя 3:5
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 5 Гайсә мондый җавап бирде: «Сиңа хак сүз әйтәм: кеше судан һәм рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 3:5

      «Рухи сорауларга җавап», 107 мәкалә

      «Гайсә — юл», 44 б.

      «Иң бөек кеше», 17 бүл.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3:5

      судан һәм рухтан тумаса: Никәдим, күрәсең, Чумдыручы Яхъя үткәргән суга чумдырылу турында белгән (Мк 1:4—8; Лк 3:16; Ях 1:31—34). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акылга ятышлы: Гайсә су турында әйткәч, Никәдим аның чумдырылу өчен кулланылган су турында әйткәнен аңлаган. Никәдим Еврей Язмаларында «Аллаһы рухы», ягъни Аллаһының эш итүче көче, төшенчәсенең ничек кулланылганын да белгән (Яр 41:38; Чг 31:3; Сн 11:17; Хк 3:10; 1Иш 10:6; Иш 63:11). Шунлыктан Гайсә «рух» сүзен куллангач, Никәдим моның изге рух икәнен аңлаган. Гайсәнең үз очрагы аның Никәдимгә әйткән фикерен сурәтли. Гайсә суга чумдырылгач, аңа изге рух иңгән. Шулай итеп ул «судан һәм рухтан туган» (Мт 3:16, 17; Лк 3:21, 22). Ул вакытта Аллаһы Гайсәне үзенең Улы дип игълан иткән; шулай итеп ул, күрәсең, Гайсәне, күккә кайтырга өмете булган рухи угыл буларак, тудырганын күрсәткән. Гайсәнең «судан туган» шәкерте булып китәр өчен, кеше элекке тормыш рәвешен калдырып, үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә һәм суга чумдырылырга тиеш. Ә «судан һәм рухтан» туучы кешеләрне Аллаһы үз уллары булыр өчен тудыра; аларның күкләрдә рухи тормыш белән яшәргә һәм Аллаһы Патшалыгында идарә итәргә өметләре бар (Лк 22:30; Рм 8:14—17, 23; Тит 3:5; Ев 6:4, 5).

      рухтан: Яки «эш итүче көчтән». Пне́ума дигән грек сүзе монда Аллаһының эш итүче көчен аңлата. (Сүзлекне кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу