Лүк
22 Паса́х+ дип аталган Төче икмәк бәйрәме якынлашып килә иде.+ 2 Өлкән руханилар һәм канунчылар Гайсәдән котылу җаен эзли иделәр,+ әмма халыктан гына курка иделәр.+ 3 Шунда Искарио́т дип аталган Яһүднең эченә Шайтан керде. Яһүд 12 шәкертнең берсе иде.+ 4 Ул, барып, өлкән руханилар һәм гыйбадәтханә башлыклары белән Гайсәне алар кулына тапшыру турында сөйләште.+ 5 Алар сөенеп, аңа көмеш тәңкәләр бирергә килеште.+ 6 Ул ризалашты һәм Гайсәне алар кулына халык белмәгәндә тапшыру җаен эзли башлады.
7 Төче икмәк бәйрәме килеп җитте. Ул көнне Пасах бәйрәме корбаны китерелергә тиеш иде.+ 8 Шунда Гайсә, Пете́р белән Яхъяны җибәрде дә аларга: «Барыгыз, безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез»+,— диде. 9 Алар Гайсәдән: «Аны кайда әзерлик?» — дип сорады. 10 Ул аларга болай диде: «Шәһәргә кергәч, сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа ияреп барыгыз һәм ул кергән өйгә керегез.+ 11 Йорт хуҗасына болай диегез: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ 12 Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер. Анда әзерләгез». 13 Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды. Алар Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде.
14 Вакыт җиткәч, Гайсә үз рәсүлләре белән бергә табын янына утырды+ 15 һәм аларга болай диде: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем, 16 чөнки сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгында бар нәрсә үтәлмичә, мин аны инде ашамаячакмын». 17 Ул касәне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, болай диде: «Моны алыгыз да авыз итеп бер-берегезгә бирегез. 18 Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнче, мин шәраб башка эчмәячәкмен».+
19 Аннан соң ул икмәкне алды+ һәм, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аны сындырып аларга бирде дә болай диде: «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата.+ Мине искә алу өчен шулай эшләгез».+ 20 Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алды һәм болай диде: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма+ нигезләнгән яңа килешүне аңлата.+
21 Әмма миңа хыянәт итүче минем белән бер табын янында утыра.+ 22 Адәм Улы, үзе турында алдан ничек әйтелгән булса, шул юл белән бара.+ Шулай да аны сатучыга кайгы!»+ 23 Шунда алар үзара андый явызлыкка кайсыбыз барыр икән дип фикерләшә башлады.+
24 Ләкин алар арасында кайнар бәхәс тә чыкты. Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләште.+ 25 Гайсә исә аларга болай диде: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала.+ 26 Ә сез андый булмагыз.+ Арагызда иң бөеге кече кебек,+ җитәкче хезмәтче кебек булсын.+ 27 Чөнки кем бөегрәк? Табын янында утыручымы яки аңа хезмәт күрсәтүчеме? Табын янында утыручы түгелме? Ә мин сезнең арада хезмәт күрсәтүче кебек.+
28 Әмма мин сынаулар кичергәндә,+ сез минем белән калдыгыз,+ 29 һәм, Атам минем белән Патшалык+ турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим. 30 Моны сез Патшалыгымдагы табынымнан ашап-эчсен дип+ һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итү өчен тәхетләргә утырсын+ дип эшлим.+
31 Шиму́н, Шимун, Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сорады.+ 32 Әмма мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым,+ һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт».+ 33 Шунда Петер аңа: «Хуҗам, мин синең белән төрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен»,— диде.+ 34 Гайсә исә аңа болай дип әйтте: «Петер, сиңа шуны әйтәм: бүген әтәч кычкырганчы, син өч тапкыр мине белмисең дип әйтерсең».+
35 Шуннан соң ул шәкертләреннән: «Мин сезне янчыксыз, капчыксыз, аяк киемсез җибәргән чакта,+ сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы?» — дип сорады. «Юк!»* — диделәр алар. 36 Шунда ул аларга болай диде: «Ә хәзер янчыгы булганы аны да, ризык салынган капчыгын да алсын, һәм кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37 Сезгә шуны әйтәм: „Аны канунсызлар рәтенә керттеләр“+,— дип язылган сүзләр миндә үтәлергә тиеш, чөнки минем хакта язылганнар тормышка аша».+ 38 Шунда алар аңа: «Хуҗабыз, менә монда ике кылыч бар»,— диделәр. «Шул җитәр»,— диде ул.
39 Аннан чыккач, ул, гадәттәгечә, Зәйтүн тавына китте, аның шәкертләре дә аңа иярде.+ 40 Анда барып җиткәч, ул аларга: «Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылыгыз»,— диде,+ 41 һәм үзе алардан таш атымы кадәр читкәрәк китте. Шунда тезләнеп болай дип дога кылды: 42 «Әтием, әгәр теләсәң, миннән бу касәне алчы. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен».+ 43 Шунда аның янына күктән бер фәрештә төште һәм аны ныгытты.+ 44 Ул күңел газаплары кичереп, тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итте,+ һәм аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды. 45 Дога кылганнан соң, ул, торып, шәкертләре янына китте. Килсә, алар кайгыдан талчыгып йоклап утыралар. 46 Шунда ул аларга: «Нигә йоклап утырасыз? Торыгыз һәм, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылыгыз»,— диде.+
47 Ул әле сөйләп торганда, халык төркеме күренде, ә иң алдан 12 шәкертнең берсе — Яһүд килә иде. Ул Гайсәне үбәр өчен аның янына килде.+ 48 Гайсә исә аңардан: «Яһүд, син Адәм Улын үбеп сатасыңмы?» — дип сорады. 49 Гайсә янындагылар, нәрсә буласын аңлап: «Хуҗабыз, аларга кылыч белән сугыйкмы?» — диделәр, 50 һәм аларның берсе, баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.+ 51 Моңа Гайсә: «Туктагыз! Җитәр!» — диде һәм, хезмәтченең колагына кагылып, аны савыктырды. 52 Шунда Гайсә үзен кулга алырга килгән өлкән руханиларга, гыйбадәтханә башлыкларына һәм өлкәннәргә болай диде: «Нәрсә сез кылыч һәм чукмар тотып килдегез? Әллә мин юлбасармы?+ 53 Мин ничәмә көннәр сезнең белән бергә гыйбадәтханәдә булдым,+ һәм сез миңа кул күтәрмәдегез.+ Ләкин хәзер сезнең вакыт һәм караңгылык хакимлеге».+
54 Шунда алар аны кулга алдылар+ һәм баш рухани өенә алып киттеләр. Петер исә ерактарак калып аларга ияреп барды.+ 55 Кешеләр ишегалды уртасында учак ягып бергә утыргач, Петер дә алар янына килеп утырды.+ 56 Ә бер хезмәтче кыз, аның янып торган учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады да: «Бу кеше дә аның белән бергә иде»,— диде. 57 Әмма ул моны инкяр итеп: «Мин аны белмим»,— дип әйтте.+ 58 Бераздан башка берәү, аны күреп: «Син дә аларның берсе»,— диде. Ләкин Петер аңа: «Юк»,— дип әйтте.+ 59 Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын берсе: «Чыннан да, ул да аның белән бергә булган, ул Гәлилә́ядән бит!» — дия-дия үзсүзлеләнә башлады. 60 Әмма Петер: «Мин синең нәрсә сөйләгәнеңне белмим!» — диде. Шунда, ул әле сөйләгәндә, әтәч кычкырды. 61 Һәм Хуҗа, борылып, Петергә карады. Шунда Петер Хуҗаның үзенә: «Бүген әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйткән сүзләрен исенә төшерде.+ 62 Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде.
63 Ә Гайсәне сак астында тотучы кешеләр аңардан мыскыллап көлә башладылар+ һәм аны кыйнадылар.+ 64 Алар, аның йөзен каплап, аңардан: «Соң, пәйгамбәр, әйт: кем сиңа сукты?» — дип сорыйлар иде. 65 Шулай ук аңа башка күп кенә яман сүзләр әйттеләр.
66 Таң атканнан соң аксакаллар җыелышы җыелды, анда өлкән руханилар һәм канунчылар килде.+ Гайсәне Югары киңәшмә залына китергәч, алар аңа болай диделәр: 67 «Мәсих булсаң, әйт моны безгә».+ Әмма ул аларга болай дип әйтте: «Әйтсәм дә, һич тә ышанмас идегез. 68 Сорасам да, җавап бирмәс идегез. 69 Ләкин хәзер Адәм Улы+ кодрәтле Аллаһының уң ягында утырачак».+ 70 Шунда барысы: «Димәк, син Аллаһы Улы?» — дип сорады. «Сез үзегез мине Аллаһы Улы дисез»,— диде аларга Гайсә. 71 Алар: «Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк? Без бит моны аның үз авызыннан ишеттек»,— диде.+