Лүк
3 Кайса́р* Тибе́рий хакимлегенең 15 нче елында, Яһүдиядә По́нти Пила́т+ идарә иткәндә, Һиру́д+ — Гәлилә́я өлкәсенең, аның абыйсы Фили́п — Итури́я һәм Трахони́т өлкәләренең, ә Лиса́ниас Авили́ния өлкәсенең башлыгы булганда, 2 Каяфә́с+ һәм өлкән рухани Һанна́с көннәрендә Аллаһы чүлдә+ Зәкәрия́+ улы Яхъяга+ хәбәр җиткерде.
3 Шуннан соң Яхъя Үрдү́н тирәсендәге бөтен җирләрне үтеп, кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде.+ 4 Моның турында Ишагыя́ пәйгамбәр китабында болай дип язылган: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез.+ 5 Бөтен чокырлар тутырылсын, бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен, бормалы юллар турайтылсын һәм сикәлтәле юллар шомарсын. 6 Барлык кешеләр* Аллаһыдан килгән коткаруны күрер“».+
7 Халык Яхъя янына суга чумдырылыр өчен килгәндә, ул аларга болай дия иде: «Агулы елан токымы, кем сезгә Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип әйтте?+ 8 Тәүбә итүне күрсәтүче җимешләр китерегез. „Безнең атабыз — Ибраһим“,— дип, үз-үзегезне юатмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 9 Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар».+
10 Халык аңардан: «Алайса, безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорады. 11 Яхъя аларга болай дип җавап бирде: «Кешенең ике киеме* булса, киемсез кеше белән бүлешсен, ризыгы булган кеше дә шулай эшләсен».+ 12 Хәтта салым җыючылар да суга чумдырылырга дип килде+ һәм Яхъядан: «Остаз, безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорады. 13 Ул аларга: «Билгеләнгән салымнан күбрәк таләп итмәгез»*+,— диде. 14 Гаскәриләр дә аңардан: «Ә безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорагач, ул аларга: «Беркемнең дә әйберен көчләп алмагыз,* беркемгә дә ялган гаеп ташламагыз,+ булган хезмәт хакына канәгать булыгыз»,— диде.
15 Халык Мәсихнең килүен көтә иде, һәм барысы Яхъя хакында күңелләреннән генә: «Ул Мәсих түгел микән?»+ — дип уйлана иде. 16 Яхъя аларга болай дип җавап бирде: «Мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән көчлерәк берәү килә. Мин аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел.+ Ул сезне изге рухка һәм утка чумдырыр.+ 17 Үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр өчен һәм бодайны амбарына җыяр өчен, ул кулында җилгәргечен тота. Ә кибәкне ул сүнмәс утта яндырыр».
18 Яхъя халыкка тагын күп үгет-нәсыйхәт бирде һәм кешеләргә яхшы хәбәрне игълан итеп йөрде. 19 Әмма ул өлкә башлыгы Һирудны үз абыйсының хатынын — Һирудияне үзенә алганы өчен һәм кылган бөтен явыз эшләре өчен шелтәләде. 20 Шуңа күрә Һируд тагын бер явыз эш кылды: Яхъяны төрмәгә утыртты.+
21 Бөтен кешеләр суга чумдырылганда, Гайсә дә суга чумдырылды.+ Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды,+ 22 аңа күгәрчен рәвешендә изге рух төште, һәм күкләрдән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»,— дигән тавыш килде.+
23 Үз хезмәтен башлаганда, Гайсәгә+ 30 яшьләр тирәсе иде.+ Кешеләр исәпләгәнчә, ул
Йосыф+ улы иде.
Йосыф Һелинең улы,
24 Һели́ Маттатның,
Матта́т Ле́винең,
Ле́ви Мәлкинең,
Мәлки́ Яннайның,
Янна́й Йосыфның улы иде,
25 Йосыф Маттафисның,
Маттафи́с Амусның,
Аму́с Наһумның,
Наһу́м Һеслинең,
Һесли́ Наггайның улы иде,
26 Нагга́й Маатның,
Маа́т Маттафисның,
Маттафи́с Симәиннең,
Симәи́н Йосыхның,
Йосы́х Яданың улы иде,
27 Яда́ Яһананның,
Яһана́н Рисаның,
Риса́ Зәрубабылның,+
Зәрубабы́л Шилтиилның,+
Шилтии́л Ниринең улы иде,
28 Нири́ Мәлкинең,
Мәлки́ Аддиның,
Адди́ Көсәмнең,
Көсә́м Илмәдәмнең,
Илмәдә́м Ернең улы иде,
29 Ер Гайсәнең,
Гайсә Илгазәрнең,
Илгазә́р Йоримның,
Йори́м Маттатның,
Матта́т Ле́винең улы иде,
30 Ле́ви Шимунның,
Шиму́н Яһүднең,
Яһүд Йосыфның,
Йосыф Йонамның,
Йона́м Ильякимның улы иде,
31 Ильяки́м Милиасның,
Милиа́с Миннанның,
Минна́н Маттафның,
Матта́ф Натанның,+
Ната́н Давытның+ улы иде,
Иша́й Обидның,+
Оби́д Богазның,+
Бога́з Салмунның,+
Салму́н Наһшунның+ улы иде,
Аминада́б Арниның,
Арни́ Хисрунның,+
Хисру́н Фәреснең,+
Фәре́с Яһүднең+ улы иде,
Ягъкуб Исхакның,+
Исхак Ибраһимның,+
Ибраһим Тирахның,+
Тира́х Наһурның+ улы иде,
Сәру́к Рагауның,+
Рага́у Пәлекнең,+
Пәле́к Ибернең,+
Ибе́р Шеланың+ улы иде,
36 Шела́ Кыйнанның,
Кыйна́н Әрпәкшәднең,+
Әрпәкшә́д Шемнең,+
Шем Нухның,+
Нух Ләмәкнең+ улы иде,
Мәтушәли́х Идриснең,+
Идри́с Яриднең,+
Яри́д Маһаләлилнең,+
Маһаләли́л Кыйнанның+ улы иде,
Ину́ш Шетнең,+
Шет Адәмнең,+
Адәм Аллаһының улы иде.