-
Яхъя 3:8Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
8 Җил кайда теләсә, шунда исә, син аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең. Рухтан туган һәркем дә шулай ук».
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Җил... Рухтан: Гадәттә «рух» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе пне́ума бу шигырьдә ике мәртәбә очрый. Беренче очракта ул «җил» дип бирелгән, һәм Мәсихче Грек Язмаларында ул монда гына шулай итеп тәрҗемә ителгән. Ә аңа туры килгән еврей сүзе ру́ах «җил» дип якынча 100 мәртәбә бирелгән (Яр 8:1; Чг 10:13; 1Пат 18:45; Әп 21:18; Зк 2:6, иск.; сүзлектән «Рух» кара.) Бу ике төшенчә дә гадәттә күзгә күренмәгән һәм эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәгә карый. Гайсә бу сүзне тирән рухи хакыйкатькә өйрәтер өчен куллана. Бу шигырьнең азагында пне́ума сүзе рухтан туган һәркем дигән сүзтезмәдә кулланыла; башкача әйткәндә, Аллаһының изге рухы, ягъни эш итүче көче, тарафыннан тудырылган һәркем. (Ях 3:5 кә аңлатманы кара.) Гайсә Никәдимгә «рухтан тууны» җилнең исүе белән чагыштырып була дип әйтә. Никәдим җил исүенең нәтиҗәсен ишетә, сизә һәм күрә алган, ләкин аның чыганагын я кайда барып җитәчәген аңлый алмаган. Шул ук рәвешчә, рухи аңлавы булмаган кешеләргә Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә ничек кешене яңадан тудыра алганына төшенү авыр булган; алар андый кешенең булачак данлыклы киләчәген дә аңлый алмаган.
-