Якшәмбе, 27 июль
Дәртләндерә алыр һәм... төзәтә алыр (Тит. 1:9).
Җитлеккән абый-кардәш булыр өчен, сиңа файдалы күнекмәләр үстерергә кирәк. Бу сиңа җыелыштагы вазифаларны үтәргә, үзеңне я гаиләңне тәэмин итәр өчен эш табарга һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга булышыр. Мәсәлән, яхшы укый-язарга өйрән. Изге Язмаларда бәхетле һәм уңышлы кеше Аллаһы Сүзен һәр көн укый һәм укыганнары турында уйлана дип әйтелә (Зәб. 1:1—3). Изге Язмаларны һәр көн укып, син Йәһвәнең ничек фикер йөрткәнен белерсең. Бу сиңа аек фикер йөртергә һәм укыганнарыңны ничек кулланырга икәнен аңларга булышыр (Гыйб. сүз. 1:3, 4). Кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтүгә мохтаҗ. Яхшы укый-яза белсәң, бу сиңа эчтәлекле, иманны ныгытучы нотыклар һәм комментарийлар әзерләргә ярдәм итәр. Шулай ук син җыелыш очрашулары һәм конгресслар вакытында язулар алып бара алырсың. Бу сиңа иманыңны ныгытырга һәм башкаларны дәртләндерергә булышыр. w23.12 26, абз. 9; 27, абз. 10, 11
Дүшәмбе, 28 июль
Сезнең белән бердәмлектә торучы Аллаһы дөнья белән бердәмлектә торучы Иблистән бөегрәк (1 Яхъя 4:4).
Курку хисе сезне басканда, Йәһвәнең киләчәктә, Шайтанның идарәсе булмаганда, нәрсә башкарачагы турында уйланыгыз. 2014 елгы региональ конгресста бер демонстрация күрсәтелгән булган. Анда ата кеше үз гаиләсенә 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләрне яңа дөнья турында язылгандай укыган: «Яңа дөньяда бик бәхетле вакытлар булачак. Кешеләр башкаларны сөячәк, рухи нәрсәләрне яратачак, тыйнак, басынкы, Аллаһыны мактаучы, ата-анасын тыңлаучы, яхшылыкның кадерен белүче, тугрылыклы, кеше яратучы, килешүчән, яла якмаучы, тотнаклы, рәхимле, яхшылыкны яратучы, хыянәт итмәүче, юл бирүчән, юаш, ләззәтне түгел, ә Аллаһыны яратучы булырлар, аңа бирелеп яшәрләр. Андыйларга якынлаш». Ә сез үз гаиләгез я дусларыгыз белән яңа дөнья турында уйланасызмы? w24.01 6, абз. 13, 14
Сишәмбе, 29 июль
Мин сине хуплыйм (Лүк 3:22).
Йәһвәнең үз халкын хуплавын белү бик сөендерә! Изге Язмаларда: «Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба»,— дип әйтелә (Зәб. 149:4). Әмма вакыт-вакыт кайбер кардәшләрне «Йәһвә шәхсән мине хуплыймы» дигән фикер бик боектыра. Борынгы вакытларда яшәгән Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре дә охшаш хисләр кичергән (1 Иш. 1:6—10; Әюп 29:2, 4; Зәб. 51:11). Изге Язмалардан күренгәнчә, камилсез кешеләр Йәһвәнең хуплавына ия була ала. Моның өчен безгә Гайсәгә иман итәргә һәм суга чумдырылу үтәргә кирәк (Яхъя 3:16). Бу адымнарны ясап, без гөнаһларыбыздан тәүбә иткәнебезне һәм Аллаһының ихтыярын үтәргә вәгъдә иткәнебезне күрсәтәбез (Рәс. 2:38; 3:19). Йәһвә үзе белән дуслык үстерер өчен ясаган бу адымнарыбызны бик кадерли. Багышлануыбыз буенча яшәр өчен кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвә безне хуплаячак һәм үзенең якын дуслары дип санаячак (Зәб. 25:14). w24.03 26, абз. 1, 2