Маттай
3 Шул көннәрдә Чумдыручы Яхъя+ Яһүдия́ чүленә килеп, вәгазьли+ башлады 2 һәм: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— диде. 3 Аның турында Ишагыя́+ пәйгамбәр+ аша болай дип әйтелгән иде: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+ 4 Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде,+ ә ризыгы саранча+ белән кыр балы иде.+ 5 Шул көннәрдә кешеләр Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдү́н тирәләреннән аның янына килеп,+ 6 үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында суга чумдырып алды.+
7 Суга чумдырылу урыны янына күп фарисейларның+ һәм саддукейларның+ килүен күреп, ул аларга болай диде: «Агулы елан токымы,+ кем сезгә Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип әйтте?+ 8 Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз.* 9 „Безнең атабыз — Ибраһим“+,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 10 Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар.+ 11 Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам;+ ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә,+ һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел.+ Ул сезне изге рухка+ һәм утка чумдырыр.+ 12 Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр».+
13 Шунда Гәлиләядән Үрдүн елгасына, Яхъя аны суга чумдырсын өчен, Гайсә килде.+ 14 Яхъя исә, аны туктатырга тырышып: «Син мине суга чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» — диде. 15 Гайсә аңа: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип җавап бирде. Һәм Яхъя аны тоткарлап тормады. 16 Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды,+ һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде.+ 17 Шунда күкләрдән:+ «Бу минем яраткан Улым,+ мин аны хуплыйм»,— дигән тавыш килде.+