Маттай
23 Шунда Гайсә халыкка һәм үз шәкертләренә болай диде: 2 «Канунчылар һәм фарисейлар Муса урынына утырдылар. 3 Шуңа күрә алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми.+ 4 Алар авыр йөкләрне бәйләп, кеше җилкәсенә сала,+ ә үзләренең шул йөкләрне бармаклары белән дә кыймылдатасы килми.+ 5 Нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр,+ Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр,+ шулай ук киемнәренең чукларын озынайталар.+ 6 Алар кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны, синагогаларда алгы урыннарны,+ 7 базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен һәм кешеләрнең үзләрен Равви́ дип атауларын яраталар. 8 Ә сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз+ бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. 9 Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз+ бар. 10 Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар.+ 11 Ә арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын.+ 12 Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр,+ ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер.+
13 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез.+ 14 ——
15 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез бер кешене прозелит итәр өчен, диңгез кичәсез һәм төрле җирләр аша үтәсез. Ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны Гәһәннәгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк лаеклы итәсез.
16 Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр!+ Сез: „Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“+,— дисез. 17 Ахмаклар һәм сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: алтынмы я алтынны изге итүче гыйбадәтханәме? 18 Сез шулай ук: „Корбан китерү урыны+ белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“,— дисез. 19 Сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: бүләкме я бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? 20 Шуңа күрә корбан китерү урыны белән ант итүче шул урын белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант итә; 21 гыйбадәтханә белән ант итүче аның белән дә, анда Яшәүче белән дә ант итә;+ 22 һәм күк белән ант итүче Аллаһы тәхете белән дә, анда Утыручы белән дә ант итә.+
23 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә Канундагы мөһимрәк* нәрсәләрне — гаделлекне,+ шәфкатьлекне+ һәм тугрылыкны* кире каккансыз. Уннан бер өлешне дә бирергә һәм соңгыларын да кире какмаска кирәк иде.+ 24 Черкине сөзеп алучы,+ ә дөяне йотучы+ сукыр җитәкчеләр!+
25 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз,+ ә аларның эче исә комсызлык*+ һәм тотнаксызлык белән тулы.+ 26 Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт.
27 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез агартылган төрбәләргә охшаш:+ алар тыштан матур булып күренә, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы. 28 Сез дә шундый ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулы.+
29 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның каберләрен бизисез+ 30 һәм: „Ата-бабаларыбыз көннәрендә яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек“,— дисез. 31 Шулай итеп сез үзегезне пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары дип атыйсыз һәм үзегезгә каршы шаһитлек бирәсез.+ 32 Алайса, ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз.
33 Еланнар, агулы елан токымы,+ Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?+ 34 Шуңа күрә мин сезгә пәйгамбәрләрне,+ акыл ияләрен һәм остазларны+ җибәрәм. Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез,+ ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз+ һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз.+ 35 Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып,+ сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия́ улы Зәкәрия́ канына кадәр — сез гаепле булачаксыз.+ 36 Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк.
37 Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим.+ Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез.+ 38 Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә.+ 39 Сезгә шуны әйтәм, сез: „Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“+ — дип әйткәнче, мине күрмәячәксез».