Яхъя
9 Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. 2 Шунда шәкертләре аңардан: «Остаз,+ бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорадылар. 3 Гайсә болай дип җавап бирде: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган.+ 4 Көн үткәнче без мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез.+ Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. 5 Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык».+ 6 Шулай дигәннән соң ул җиргә төкерде дә, төкереге белән лай ясады, аннан соң лайны сукырның күзләренә сылады.+ 7 «Силуа́м сулыгына барып юын»,— диде ул аңа (Силуам «Җибәрелгән» дип тәрҗемә ителә). Тегесе барып юынды да кире кайтты: күзләре күрә иде.+
8 Шунда аның күршеләре һәм аның элек хәер сорашып утырганын күргән кешеләр: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башладылар. 9 Кайберләре: «Әйе, ул», ә кайберләре: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— диделәр. Сукыр исә: «Мин ул кеше»,— диде. 10 Алар аңардан: «Күзләрең ничек ачылды соң?» — дип сорады. 11 Ул болай диде: «Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сылады да: „Силуам сулыгына барып юын“,— диде.+ Мин барып юындым, һәм күзләрем ачылды». 12 Шунда алар аңардан: «Кайда соң ул кеше?» — дип сорады. «Белмим»,— дип җавап бирде ул.
13 Элек сукыр булган шул кешене фарисейлар янына алып киттеләр. 14 Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан+ көн — Шимбә көне иде.+ 15 Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башладылар. Ул аларга: «Ул күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым»,— диде. 16 Шунда фарисейларның кайберләре: «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел»,+ ә башкалары: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?»+ — диде. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.+ 17 Шуңа күрә алар сукыр кешедән кабат: «Ул кеше синең күзләреңне ачты бит, аның турында нәрсә диярсең?» — дип сорадылар. «Ул — пәйгамбәр»+,— диде тегесе.
18 Әмма яһүдләрнең җитәкчеләре ул кешенең сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмый иде. Алар аның ата-анасын чакырдылар да: 19 «Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады?» — дип сорадылар. 20 Ата-анасы аларга мондый җавап бирде: «Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. 21 Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен». 22 Аның ата-анасы яһүдләрдән курыкканга күрә шулай диде.+ Чөнки яһүдләр Гайсәне Мәсих дип танучы һәркемне синагогадан куып чыгарырга инде сүз куешкан иде.+ 23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сораштырыгыз»,— диде.
24 Шунда алар элек сукыр булган кешене кабат чакырып, аңа: «Аллаһы каршында дөресен әйт. Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез»,— диделәр. 25 Тегесе исә: «Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм»,— дип җавап бирде. 26 Алар аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорадылар. 27 «Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы?» — дип әйтте ул аларга. 28 Алар аны мыскыллап болай диделәр: «Син ул — шул кешенең шәкерте, ә без — Муса шәкертләре. 29 Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез». 30 Моңа теге кеше болай диде: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты. 31 Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез.+ Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый.+ 32 Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк. 33 Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде».+ 34 Алар аңа: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» — диделәр. Шунда алар аны куып чыгардылар!+
35 Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны очратып: «Адәм Улына иман итәсеңме?» — дип сорады. 36 «Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче»,— дип җавап бирде тегесе. 37 Гайсә аңа: «Син аны күрдең, һәм ул синең белән сөйләшеп тора»,— диде.+ 38 Теге кеше: «Иман итәм, әфәндем»,— диде дә аңа сәҗдә кылды. 39 Шунда Гайсә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган,+ ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем»+,— дип әйтте. 40 Аның янындагы фарисейлар, моны ишеткәч: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорады.+ 41 «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез, ә сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»+,— дип әйтте аларга Гайсә.