Маттай
10 Шуннан соң ул 12 шәкертен чакырып алды да аларга җеннәрне куып чыгарыр өчен һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырыр өчен хакимлек бирде.+
2 Менә шул 12 рәсүлнең исеме:+ беренчесе Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар),+ аның бертуганы Әндри́,+ Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя,+ 3 Фили́п белән Бартолма́й,+ Тома́с+ һәм салым җыючы Матта́й,+ Алфа́й улы Ягъкуб һәм Фадда́й, 4 Шимун Кәнәни́ һәм Яһүд Искарио́т, ул соңрак Гайсәгә хыянәт итте.+
5 Гайсә шушы 12 не мондый күрсәтмәләр биреп җибәрде:+ «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Сама́риянең шәһәрләренә+ дә кермәгез, 6 ә Исраи́л халкының югалган сарыклары янына барыгыз.+ 7 Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“+,— диегез. 8 Авыруларны савыктырыгыз,+ үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез.+ 9 Билбавыгыздагы янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмагыз.+ 10 Үзегез белән юлга ризык салынган капчык та, алмаш кием дә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз,+ чөнки эшче ризыкка лаек.+
11 Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз һәм киткәнгә кадәр анда калыгыз.+ 12 Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. 13 Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын,+ ә лаеклы булмаса, иминлегегез үзегездә калсын. 14 Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез.+ 15 Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м белән Гамура́+ җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.
16 Менә! Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргәндәй җибәрәм,+ шуңа күрә еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез булыгыз.+ 17 Кешеләр сезне судка бирерләр+ һәм синагогаларында камчыларлар,+ шуңа күрә сак булыгыз.+ 18 Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр,+ һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз.+ 19 Әмма сезне судка тапшырганда, ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер.+ 20 Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр.+ 21 Туган — туганын, ата — баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр.+ 22 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр,+ ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 23 Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз,+ чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер.
24 Шәкерт — остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый.+ 25 Шәкерт — остазы, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә.+ Йорт хуҗасын Билзибу́л дип атаганнар икән,+ һичшиксез, өйдәгеләрен дә шулай дип атарлар! 26 Шуңа күрә алардан курыкмагыз, чөнки ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк.+ 27 Мин сезгә караңгылыкта сөйләгәнне яктылыкта сөйләгез һәм пышылдап әйтелгәнне* өй түбәләреннән вәгазьләгез.+ 28 Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз,+ ә Гәһәннәдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз.+ 29 Ике чыпчык бер тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак.+ 30 Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит.+ 31 Шуңа күрә курыкмагыз. Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.+
32 Кешеләр алдында мине таныган һәркемне+ мин дә күктәге Атам алдында танырмын.+ 33 Ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен.+ 34 Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем.+ 35 Чөнки мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр.+ 36 Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр. 37 Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел. Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел.+ 38 Үз җәфалану баганасын алып, миңа ияреп барырга теләмәгән кеше миңа лаек түгел.+ 39 Җанын саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+
40 Сезне кабул итүче мине дә кабул итә, ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә.+ 41 Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче, пәйгамбәр әҗерен алыр,+ ә тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче, тәкъва кеше әҗерен алыр. 42 Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак».+