Рәсүлләр
7 Баш рухани Стифәннән: «Бу сүзләр хакмы?» — дип сорады. 2 Стифә́н болай диде: «Кардәшләр һәм агайлар, мине тыңлагыз. Шөһрәтле Аллаһы атабыз Ибраһимга Месопота́миядә, ул әле Харанга күчкәнче,+ күренгән 3 һәм аңа: „Торган җиреңне һәм туганнарыңны калдырып, мин күрсәтәчәк җиргә бар“+,— дигән. 4 Шунда ул, калдайлыларның җирләрен калдырып, Харанга күчеп килгән. Ә атасы вафат булганнан соң,+ Аллаһы аны хәзер сез яши торган шушы җиргә күчергән.+ 5 Шулай да Аллаһы аңа бу җирдә бернинди мирас, хәтта аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин бу җирне аңа һәм киләчәк токымына, ул вакытта аның балалары әле булмаса да,+ бирергә вәгъдә иткән.+ 6 Аллаһы аңа, токымы чит ил кешеләре булачак һәм 400 ел коллыкта изелеп яшәячәк, дигән.+ 7 „Әмма аларны коллыкта тотачак халыкны мин хөкем итәчәкмен,+ һәм аннан соң алар шул илдән чыгып, шушы җирдә миңа гыйбадәт кылачаклар“+,— дигән Аллаһы.
8 Аллаһы аның белән сөннәтләү турында килешү төзегән,+ һәм Исхак туганнан соң,+ Ибраһим аны сигезенче көнне сөннәткә утырткан.+ Шуннан соң Исхак Ягъкубның атасы булган, ә Ягъкубтан 12 ыруг башлыгы туган. 9 Шул ыруг башлыклары, көнләшеп, Йосыфны+ Мисырга сатып җибәргәннәр.+ Әмма Аллаһы аның белән булган+ 10 һәм аны барлык бәлаләрдән коткарып торган.+ Йосыф Аллаһы ярдәме белән Мисыр патшасы фиргавеннең хуплавын яулаган һәм бик зирәк кеше булып киткән. Фиргавен исә аны Мисыр һәм үзенең бөтен йорты белән идарә итәргә билгеләгән.+ 11 Әмма бөтен Мисыр һәм Кәнга́н җиренә зур бәла килгән: ачлык башланган. Һәм безнең ата-бабаларыбыз ризык таба алмаган.+ 12 Ягъкуб, Мисырда ризык барлыгын ишеткәч, анда ата-бабаларыбызны җибәргән.+ 13 Алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф үз абый-энеләренә үзенең кем икәнлеген ачкан, һәм фиргавен Йосыф гаиләсе белән танышкан.+ 14 Шунда Йосыф, атасы Ягъкубны һәм бар туганнарын — 75 җанны+ — үзе янына чакырткан.+ 15 Ягъкуб Мисырга күчеп килгән+ һәм үзе дә, ата-бабаларыбыз да шунда вафат булган.+ 16 Аларны Шехемгә алып килеп, төрбәгә салганнар. Шул төрбәне Ибраһим Шехемдә яшәүче Һаму́р улларыннан көмеш түләп сатып алган булган.+
17 Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсенең үтәлү вакыты якынлашкан саен, Мисырда халкыбыз саны үсеп, арта барган. 18 Шуннан соң Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган.+ 19 Ул безнең нәсел* белән үзен бик мәкерле тоткан һәм аталарыбызны яңа туган сабыйларын, алар үлсен өчен, ташларга мәҗбүр иткән.+ 20 Шул көннәрдә Муса туган. Ул бик тә күркәм бала булган, һәм аны өч ай буе атасы өендә үстергәннәр,+ 21 ә аннан соң ата-анасына аны ташлап калдырырга туры килгән.+ Баланы фиргавен кызы табып алган һәм үз улыдай күреп тәрбияләгән.+ 22 Шуңа күрә Муса мисырлыларның бар зирәклегенә өйрәтелгән булган һәм сүздә дә, эштә дә көчле булган.+
23 Аңа 40 яшь тулгач, аның күңелендә үз кардәшләре исраиллеләрнең хәлләрен белергә теләге туган.+ 24 Бер мисырлы исраиллеләрнең берсен җәберләгәндә, моны Муса күреп алган һәм үз кардәшен яклап чыккан. Ул, мисырлыны үтереп, рәнҗетелгән кеше өчен үч алган.+ 25 Муса аның кардәшләре Аллаһы аның аша аларны коткара икәнен аңлар дип уйлаган, ләкин алар аңламаган. 26 Икенче көнне ул алар янына килгәч, ике исраилленең сугышканын күргән һәм аларны татулаштырырга теләп: „Сез кардәшләр бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?“ — дип сораган.+ 27 Әмма үз якынын рәнҗетүче кеше Мусага мондый җавап биргән: „Кем сине безнең өстән башлык итеп һәм хөкемче итеп куйды? 28 Әллә, кичә мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерәсең киләме?“+ 29 Бу сүзләрне ишеткәч, Муса качып киткән һәм Мидья́н җирендә чит ил кешесе булып яшәгән. Анда аның ике улы туган.+
30 Кырык ел узгач, Синай тавы янындагы чүлдә аңа янып торучы куак ялкынында бер фәрештә күренгән.+ 31 Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Йәһвәнең тавышын ишеткән: 32 „Мин ата-бабаларың Аллаһысы, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы“.+ Муса калтырана башлаган һәм күтәрелеп карарга инде батырчылык итмәгән. 33 Йәһвә аңа болай дигән: „Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын.+ 34 Мин Мисырдагы халкымның җәберләнүен күрдем, ыңгырашканын ишеттем+ һәм аны коткарыр өчен иңдем. Менә мин сине Мисырга җибәрәм“.+ 35 Нәкъ шул Мусадан исраиллеләр: „Кем сине безнең өстән башлык итеп һәм хөкемче итеп куйды?“+ — дип, ваз кичкәннәр. Нәкъ аны Аллаһы, куакта күренгән фәрештә аша, башлык һәм коткаручы итеп җибәргән.+ 36 Нәкъ Муса аларны Мисырдан алып чыккан.+ Мисырда, Кызыл диңгездә+ һәм 40 ел буе чүлдә+ могҗизалы күренешләр белән галәмәтләр күрсәткән.+
37 Нәкъ Муса Исраи́л улларына: „Аллаһы сиңа кардәшләрең арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк“+,— дип әйткән. 38 Нәкъ ул чүлдә җыелыш белән һәм Синай тавында фәрештә белән бергә булган,+ һәм нәкъ ул ата-бабаларыбызга сөйләгән.+ Сезгә тапшыру өчен изге тере сүзләрне ул кабул иткән.+ 39 Ата-бабаларыбыз Мусага тыңлаучан булырга теләмәгән, аны кире какканнар,+ күңелләре кире Мисырга борылган.+ 40 Алар Һарунга: „Безгә алдыбыздан барачак илаһлар яса, чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын без белмибез“+,— дигәннәр. 41 Шул көннәрдә алар пот — бозау ясап, аңа корбан китергән һәм ясаган әйберләренә шатланып, күңел ачкан.+ 42 Аллаһы исә алардан читкә борылган һәм алар күк җисемнәренә табына башлагач, аларны тоткарлап тормаган.+ Моның турында пәйгамбәрләр китабында болай дип язылган: „И Исраил йорты, сез 40 ел буе чүлдә чалынган хайваннарны һәм корбаннарны әллә миңа китердегезме? 43 Сез Моло́х+ чатырын, Рифа́н илаһы йолдызын — табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә мин сезне Бабылдан да ераграк урынга сөрермен“.+
44 Чүлдә ата-бабаларыбызның шаһитлек чатыры булган. Аллаһы ул чатырны Муса белән сөйләшкәндә аңа күрсәтелгән үрнәк буенча ясарга кушкан.+ 45 Шул чатырны мирас итеп алган ата-бабаларыбыз, Йошуа́ белән бергә, аны башка халыкларның җирләренә алып килгәннәр.+ Аллаһы бу халыкларны ата-бабаларыбыз хакына шул җирдән куып чыгарган,+ һәм чатыр Давыт көннәренә кадәр анда калган. 46 Давыт Аллаһы каршында илтифат казанган һәм үзенә хөрмәт күрсәтүен үтенгән: Ягъкуб Аллаһысына йорт салырга* рөхсәт сораган.+ 47 Ләкин Аллаһыга йортны Сөләйман салган.+ 48 Әмма Аллаһы Тәгалә кул белән салынган йортларда яшәми.+ Пәйгамбәр болай дигән: 49 „Күк — минем тәхетем,+ җир — минем аяк астым.+ Алайса, сез миңа нинди йорт сала алырсыз? — дип әйтә Йәһвә.— Минем яшәр урыным кайда була ала? 50 Барлык бу нәрсәләрне минем кулым булдырды түгелме?“+
51 Йөрәкләре дә, колаклары да сөннәтләнмәгән үҗәт кешеләр,+ сез гел изге рухка каршы киләсез. Ата-бабаларыгыз нинди булса, сез дә шундый.+ 52 Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән?+ Әйе, алар тәкъва затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр,+ ә хәзер сез аңа хыянәт итүчеләр һәм аны үтерүчеләр булдыгыз,+ 53 сез фәрештәләр аша тапшырылган Канунны кабул иттегез,+ әмма үтәмәдегез».
54 Шушы сүзләрне ишеткәч, алар ярсып китте һәм аңа карап тешләрен шыкырдата башлады.+ 55 Изге рух белән сугарылган Стифән исә, күккә карагач, Аллаһы данын һәм Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне күрде+ 56 һәм: «Менә мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын+ күрәм»+,— диде. 57 Ә тегеләр акыра башладылар һәм колакларын томалап, барысы бергә Стифәнгә ташландылар. 58 Алар аны шәһәрдән алып чыгып, аңа таш ата башлады.+ Ә шаһитләр+ үзләренең өс киемнәрен Шау́л исемле бер егет янына куйдылар.+ 59 Алар таш аткан вакытта Стифән: «Хуҗам Гайсә, рухымны кабул ит»,— дип үтенде. 60 Шуннан соң тезләнеп, көчле тавыш белән: «Йәһвә, бу гөнаһ өчен аларга җәза бирмә»+,— диде дә үлем йокысына талды.