Рәсүлләр
4 Пете́р белән Яхъя халыкка моның турында сөйләп торганда, алар янына руханилар, гыйбадәтханә башлыгы+ һәм саддукейлар+ килде. 2 Аларның шул ике шәкерткә ачулары чыккан иде, чөнки рәсүлләр халыкны өйрәтеп Гайсәнең үледән терелүе турында ачык сөйли иделәр.+ 3 Алар шәкертләрне кулга алдылар* һәм иртәгесе көнгә кадәр сак астына тапшырдылар,+ чөнки инде кич җиткән иде. 4 Әмма шәкертләрне тыңлап торган кешеләрнең күбесе аларның сүзләренә ышанды. Аларның саны якынча 5 000 иде.+
5 Икенче көнне Иерусалимда яһүдләрнең башлыклары, өлкәннәре һәм канунчылары җыелды. 6 (Анда шулай ук өлкән рухани Һанна́с,+ Каяфә́с,+ Яхъя, Искәндә́р һәм өлкән руханиның башка бар туганнары килгән иде.) 7 Алар Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: «Сез моны нинди кодрәт белән яки кем исеменнән эшләдегез?» — дип сорады.+ 8 Шунда Петер, изге рух белән сугарылып,+ аларга болай диде:
«Халык башлыклары һәм өлкәннәр, 9 бүген бездән бу аксак кешегә кылган игелегебез+ турында сорау алалар икән һәм сезнең аны кем савыктырганын* беләсегез килә икән, 10 сезнең барыгызга һәм бөтен Исраи́л халкына шул билгеле булсын: сез баганага кадаклаган,+ әмма Аллаһы үледән терелткән+ насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына,+ аның ярдәмендә* бу кеше сәламәтләнде һәм монда, сезнең каршыгызда, басып тора. 11 Шул Гайсәне — „ташны сез, төзүчеләр, кире каксагыз да, ул иң мөһим почмак ташы булып китте“.+ 12 Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый, чөнки җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай+ башка исем+ юк».
13 Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп һәм аларның белемсез, гап-гади кешеләр булуына төшенеп,+ алар шаккаттылар. Петер белән Яхъяның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр булуын аңлый башладылар+ 14 һәм алар янында басып торучы савыккан кешегә карап,+ каршы бер сүз дә әйтә алмадылар.+ 15 Шунда аларга Югары киңәшмә залыннан чыгып торырга куштылар, ә үзләре бер-берсе белән киңәшләшә башладылар: 16 «Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә инде?+ Алар бит чыннан да гаҗәеп галәмәт кылдылар, һәм бу галәмәтне Иерусалимда яшәүче һәр кеше күрде,+ без аны инкяр итә алмыйбыз. 17 Шулай да бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны каты кисәтик: башка беркемгә дә беркайчан Гайсә исеменнән сөйләмәсеннәр».+
18 Шуннан соң аларны чакырып керттеләр дә Гайсә исеменнән бер җирдә дә бернәрсә сөйләмәскә һәм бернәрсәгә дә өйрәтмәскә куштылар. 19 Ләкин моңа Петер белән Яхъя болай диделәр: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы?+ 20 Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз». 21 Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча һәм халыктан куркып, Петер белән Яхъяга тагын бер тапкыр янадылар да аларны чыгарып җибәрделәр. Халык булган хәл аркасында Аллаһыны данлый иде, шуңа күрә алар курыктылар.+ 22 Ә савыгу могҗизасын татыган теге кеше 40 яшьтән узган иде инде.
23 Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя имандашлары янына киттеләр һәм аларга өлкән руханилар белән өлкәннәр әйткәнне сөйләп бирделәр. 24 Моны ишеткәч, алар барысы бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылды:
«Аллаһы Тәгалә, син күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы бар нәрсәләрне Барлыкка Китерүче.+ 25 Син изге рух ярдәмендә үз хезмәтчең һәм атабыз Давыт аша+ болай дидең: „Ни өчен халыклар шаулаша, ни өчен халыклар буш нәрсәләр турында уйлана? 26 Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына каршы күтәрелә, һәм башлыклар, бердәй булып, аларга каршы җыелды“.+ 27 Чынлап та, Һиру́д һәм По́нти Пила́т,+ башка халык кешеләре һәм Исраилдәге халыклар син майлаган изге хезмәтчең Гайсәгә+ каршы бу шәһәрдә 28 син алдан билгеләнгәнне үтәр өчен бергә җыелдылар. Бу синең кодрәтең ярдәмендә һәм ихтыярың буенча булды.+ 29 Хәзер, Йәһвә, аларның янауларына игътибар ит һәм үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. 30 Һәм шул ук вакыт савыктырыр өчен үз кулыңны сузып, үзеңнең изге хезмәтчең Гайсә исеме аша+ галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр күрсәтүеңне дәвам ит».+
31 Бу ялварулы догадан соң, алар җыелган урын селкенеп куйды, һәм барысы да изге рух белән сугарылып,+ Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башлады.+
32 Ә бихисап күп иман итүче күңелләре һәм җаннары белән бердәм иде, һәм берсе дә үз милкен үзенеке дип атамады, һәрнәрсә уртак иде.+ 33 Рәсүлләр Хуҗалары Гайсәнең терелүе турында төпле шаһитлек бирделәр,+ һәм Аллаһы аларның барысына юмарт игелеген мул биреп торды. 34 Аларның берсе дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады,+ чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35 рәсүлләргә тапшыра иделәр.+ Һәркемгә ихтыяҗына карап бирелә иде.+ 36 Мәсәлән, Кипрда туган Йосыф исемле бер ле́виле, рәсүлләр аны Барна́б+ (ягъни «Юаныч улы») дип атый иделәр, 37 үз җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.+