Лүк
18 Шуннан соң ул аларга һәрвакыт дога кылырга һәм бирешмәскә кирәклеген күрсәтеп,+ бер мисал сөйләде: 2 «Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне хөрмәт итмәүче бер хөкемче яшәгән. 3 Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм шул хөкемче янына өзлексез йөреп: „Дәгъвачым белән миңа гадел карар чыгар“,— дип әйтә торган булган. 4 Берникадәр вакыт ул ризалашмаган, әмма соңрак эчтән генә болай дигән: „Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне хөрмәт итмәсәм дә, 5 бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк“».+ 6 Шунда Хуҗабыз болай диде: «Гаделсез хөкемченең әйткәненә игътибар итегез! 7 Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән үзен түземле тотып,+ гаделлек урнаштырмасмы?+ 8 Сезгә шуны әйтәм: урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак. Шулай да Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?»
9 Гайсә үзләрен тәкъва дип санаучы+ һәм башкаларга түбәнсетеп караучыларга мондый мисал китерде: 10 «Ике кеше дога кылу өчен гыйбадәтханәгә кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы. 11 Фарисей, басып, эчтән генә болай дип дога кыла башлаган: „Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел.+ 12 Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм“.+ 13 Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“+,— дигән. 14 Сезгә шуны әйтәм: бу кеше теге фарисейга караганда үзен күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп өенә кайтып киткән,+ чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».+
15 Кешеләр аның янына сабыйларны, ул аларга кагылсын өчен, китерә башладылар. Ләкин шәкертләре, моны күреп, ул кешеләрне шелтәләде.+ 16 Ә Гайсә үзе янына сабыйларны китерергә кушты һәм болай диде: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы.+ 17 Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк».+
18 Бер идарәче аңардан: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 19 Гайсә аңа болай диде: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк.+ 20 Син бит мондый әмерләрне беләсең: „Зина кылма,+ кеше үтермә,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+ әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“».+ 21 Теге кеше аңа: «Мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм»,— диде. 22 Моны ишеткәч, Гайсә аңа: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: үзеңдә булганның барысын сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»,— дип әйтте.+ 23 Бу сүзләрне ишеткәч, ул боегып китте, чөнки бик бай иде.+
24 Гайсә аңа карап алды да болай диде: «Акчалы кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!+ 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+ 26 Моны ишеткән кешеләр: «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорады.+ 27 Ул: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала»,— диде.+ 28 Шунда Пете́р: «Менә без үз әйберләребезне калдырып, сиңа ияреп киттек»,— дип әйтте.+ 29 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, хатынын, абый-энеләрен, әти-әнисен я балаларын Аллаһы Патшалыгы хакына калдырган һәркем+ 30 хәзерге вакытта күп тапкыр күбрәк алачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак».+
31 Шуннан соң ул 12 шәкертен читкә чакырып, аларга болай диде: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы турында пәйгамбәрләр+ аша бар язылганнар үтәләчәк.+ 32 Аны башка халык кешеләренә тапшырачаклар,+ һәм алар аңардан мыскыллап көләчәк,+ аны хурлаячак, аңа төкерәчәк+ 33 һәм аны камчылаганнан соң үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул үледән терелеп торачак».+ 34 Әмма шәкертләр бернәрсә дә аңламады, чөнки бу сүзләрнең мәгънәсе алардан яшерелгән иде, һәм алар аның әйткәннәренә төшенмәде.+
35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, юл читендә бер сукыр хәер сорашып утыра иде.+ 36 Күп халыкның үтеп баруын ишеткәч, ул нәрсә булганын сорый башлады. 37 «Насаралы Гайсә үтеп бара!» — диделәр аңа. 38 Шунда ул: «Гайсә, Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 39 Алда баручылар аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 40 Гайсә туктады да, аны үз янына китерергә кушты. Ул килгәч, Гайсә аңардан: 41 «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Хуҗам, күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде. 42 Шунда Гайсә: «Күзләрең күрсен. Иманың сине савыктырды»*+,— диде аңа. 43 Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте.+ Барлык кешеләр, моны күреп, Аллаһыны мактадылар.+