Лүк
21 Гайсә иганә савытлары ягына карады: байлар анда үз иганәләрен сала иде.+ 2 Шуннан соң ул бер ярлы тол хатынның ике вак акча салганын күреп,+ 3 болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу тол хатын, ярлы булса да, барысына караганда күбрәк салды.+ 4 Чөнки барысы да артып калганын, ә бу хатын-кыз, ярлы булса да, бар акчасын, тормышы өчен бар булганын салды».+
5 Соңрак кайберәүләр гыйбадәтханә турында, аның матур-матур ташлары һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлгәне хакында сөйләшкәндә,+ 6 ул аларга: «Көннәр киләчәк, һәм сез монда күреп торганның таш өстендә ташы калмаячак, барысы җимереләчәк»+,— диде. 7 Шунда алар аңардан: «Остаз, болар кайчан булачак, һәм боларның булачагын без нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сорадылар.+ 8 Гайсә аларга болай диде: «Сак булыгыз, сезне юлдан яздырмасыннар,+ чөнки күпләр, минем исемемне кулланып: „Мәсих — мин ул“ һәм „Вакыт якынлашты“,— диячәк. Аларга иярмәгез.+ 9 Сугышлар һәм чуалышлар* турында ишеткәч, курыкмагыз, чөнки башта болар булырга тиеш, әмма ахыр шунда ук килмәячәк».+
10 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Халык халыкка,+ патшалык патшалыкка каршы күтәрелер.+ 11 Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр.+ Кешеләр куркыныч күренешләр һәм күктән бөек билгеләр күрер.
12 Әмма боларның барысы үтәлер алдыннан кешеләр сезне кулга алыр, синагогаларга алып барып һәм төрмәләргә утыртып эзәрлекләр.+ Сез минем шәкертләрем булганга, сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына китерерләр.+ 13 Бу сезгә шаһитлек бирергә мөмкинлек тудырыр. 14 Ләкин үзегезне якларга алдан әзерләнмәгез,+ 15 чөнки мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз берләшсә дә, сезгә каршы да тора алмас, бернәрсә әйтә дә алмас.+ 16 Хәтта ата-анагыз да, абый-энеләрегез дә, туганнарыгыз да, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәр һәм кайберләрегезне үлемгә тапшырыр.+ 17 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр.+ 18 Шулай да башыгыздагы чәчегезнең бер генә бөртеге дә югалмас.+ 19 Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз.+
20 Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч,+ шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты.+ 21 Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсын,+ шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен, 22 чөнки ул көннәр язылганнарның барысы да үтәлсен өчен җәза бирү көннәре булыр. 23 Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ Чөнки бу ил* күп кенә газаплар кичерер, һәм бу халык ярсу татыр. 24 Аларны кылыч белән үтерерләр һәм бар халыкларга әсир итеп алып китәрләр.+ Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар Иерусалимны таптар.+
25 Кояшта, айда һәм йолдызларда билгеләр күренер,+ җирдәге халыклар нәрсә эшләргә белмичә җәфаланыр, чөнки диңгез үкереп шаулар. 26 Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер.+ 27 Шунда кодрәт һәм бөек дан белән болытларда килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 28 Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз якынлашып килә».
29 Шуннан соң ул мондый мисал китерде: «Инҗир агачына һәм барлык башка агачларга игътибар итегез.+ 30 Аларның бөреләнүен күреп, сез җәй инде якын икәнен аңлыйсыз. 31 Нәкъ шулай ук, боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын. 32 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, барысы үтәлер.+ 33 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+
34 Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү+ һәм тормыш мәшәкатьләре*+ йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, 35 тозак кебек булмасын.+ Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. 36 Шуңа күрә уяу булыгыз+ һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Адәм Улы каршына килеп баса алыр өчен,+ һәрвакыт ялварып дога кылыгыз».+
37 Шулай итеп ул көндез гыйбадәтханәдә өйрәтә иде, ә кич җиткәч, аннан китеп, төнне Зәйтүн тавында үткәрә иде. 38 Һәм бөтен халык иртән иртүк аны тыңлар өчен аның янына гыйбадәтханәгә килә иде.