Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Әюп 1:1-42:17
  • Әюп

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әюп
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Әюп

ӘЮП

1 Ус җирендә Әюп*+ исемле бер кеше яшәгән. Ул намуслы, саф кеше булган,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткән һәм явызлыктан сакланган.+ 2 Аның җиде улы һәм өч кызы туган. 3 Маллардан 7 000 сарыгы, 3 000 дөясе, 1 000 эре терлеге һәм 500 ишәге булган; моннан тыш, аның күп санлы хезмәтчеләре дә булган. Ул Көнчыгышта яшәүче бар кешеләр арасында иң бөеге булып киткән.

4 Аның уллары үз йортында, һәрберсе үзенең билгеләнгән көнендә,* мәҗлес үткәрә торган булганнар. Алар өч апа-сеңелен дә үзләре белән ашап-эчәргә чакырганнар. 5 Мәҗлесләр чираты бер кат узган саен Әюп аларны изгеләндерер өчен чакыртып китерә торган булган. Ә аннары иртән иртүк торып, һәрберсе өчен яндыру корбаннары китергән.+ Чөнки Әюп: «Улларым гөнаһ кылгандыр һәм күңелләрендә Аллаһыга каршы көфер сүз әйткәндер»,— дип уйлаган. Әюп һәрвакыт шулай эшләгән.+

6 Бер көнне Аллаһының уллары*+ Йәһвә каршына килеп басты.+ Шайтан+ да алар арасында иде.+

7 Шунда Йәһвә Шайтаннан: «Син кайдан килдең?» — дип сорады. Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Мин җирне гиздем, мин аны йөреп чыктым».+ 8 Йәһвә Шайтанга болай диде: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме? Җир йөзендә аңа тиң кеше юк. Ул намуслы, саф,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый». 9 Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Әллә Әюп юкка гына Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшиме?+ 10 Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың+ түгелме? Син аның эшләрен фатихалыйсың,+ аның маллары күбәйгән. 11 Әмма кулыңны сузып, аның бөтен мөлкәтен харап ит, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк». 12 Шунда Йәһвә Шайтанга болай диде: «Менә, аның бар нәрсәсе синең кулыңда. Тик үзенә генә тимә!» Һәм Шайтан Йәһвә яныннан китеп барды.+

13 Шулай бер чак Әюпнең уллары һәм кызлары олы абыйларының йортында ашап һәм шәраб эчеп утырганда,+ 14 Әюп янына бер хәбәрче килеп, болай диде: «Үгезләр җирне сукалаганда һәм якында ишәкләр утлап йөргәндә, 15 шебалылар һөҗүм иттеләр һәм малларны үзләре белән алып киттеләр, ә хезмәтчеләрне кылыч белән үтерделәр. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым».

16 Ул әле сөйләп торганда, башка берәү килеп, болай диде: «Күктән Аллаһы уты* төште, сарыклар һәм хезмәтчеләр арасында янып китеп, аларны йотып алды! Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым».

17 Монысы сөйләгәндә, янә берәү килде һәм болай диде: «Калдайлылар+ өч төркем җыеп, дөяләргә ташландылар һәм аларны үзләре белән алып киттеләр, ә хезмәтчеләрне кылыч белән үтерделәр. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым».

18 Ул үз хәбәрен җиткергәндә, тагын берәү килде дә болай диде: «Улларың һәм кызларың олы абыйлары йортында ашап һәм шәраб эчеп утырганда, 19 чүл ягыннан кинәт көчле җил чыкты һәм йортның дүрт почмагына ябырылды. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булды. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә исән калдым».

20 Шунда Әюп торып басты да өс киемен ертып җибәрде, шуннан чәчләрен кисте, аннары җиргә йөзтүбән капланып, 21 болай диде:

«Ана карыныннан шәрә килеш чыкканмын,

Шәрә килеш кайтырмын да.+

Йәһвә бирде+ — Йәһвә алды.

Йәһвә исеме макталсын».

22 Моның барысына карамастан, Әюп гөнаһ кылмады һәм Аллаһыны бернинди явызлыкта да гаепләмәде.

2 Шуннан соң бер көнне Аллаһының уллары*+ Йәһвә каршына килеп басты.+ Шайтан да алар арасында иде, ул да Йәһвә алдына килеп басты.+

2 Шунда Йәһвә Шайтаннан: «Син кайдан килдең?» — дип сорады. Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Мин җирне гиздем, мин аны йөреп чыктым».+ 3 Йәһвә Шайтанга болай диде: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме? Җир йөзендә аңа тиң кеше юк. Ул намуслы, саф,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый. Син мине аны һәлак итәргә котыртсаң да,+ ул һаман да үз сафлыгында нык тора».+ 4 Шайтан исә Йәһвәгә мондый җавап кайтарды: «Үз тормышын саклап калыр өчен, кеше башка тормышны бирергә әзер.* Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк. 5 Син менә кулыңны сузып, аның сөякләрен һәм тәнен зарарла, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк».+

6 Шунда Йәһвә Шайтанга болай диде: «Менә, ул синең кулыңда! Әмма гомерен* генә алма!» 7 Шайтан Йәһвә яныннан китте дә Әюпне аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр*+ белән зарарлады. 8 Әюп үз тәнен кырыр өчен чүлмәк ватыгы алып, көл өстенә утырды.+

9 Ахыр чиктә, хатыны аңа: «Син һаман да сафлыгыңны саклыйсыңмы? Аллаһыны каһәрләү һәм үлү синең өчен яхшырак булмасмы?» — диде. 10 Әмма Әюп аңа: «Син акылсыз хатындай сөйлисең. Әллә без Аллаһыдан яхшыны гына кабул итәргә тиешме? Начарны да кабул итәргә тиеш түгелмени?»+ — дип әйтте. Бар кичергәннәренә карамастан, Әюп теле белән гөнаһ кылмады.+

11 Әюпнең башына төшкән бар бәла-казалар турында ишетеп, өч иптәше:* теманлы Илифа́з,+ шуахлы+ Билда́д+ һәм нагамалы Сәфә́р+ — һәрберсе үз җиреннән юлга чыкты. Алар сөйләшкәнчә очраштылар да Әюпнең кайгысын уртаклашырга һәм аны юатырга киттеләр. 12 Әюпне ерактан күреп алгач, алар аны танымадылар. Танып алгач исә, алар акырып еларга тотындылар, киемнәрен ертып җибәрделәр, һавага тузан очырттылар һәм аны башларына сиптеләр.+ 13 Алар җиде көн һәм җиде төн җирдә аның янында утырды. Берсе дә аңа дәшмәде, чөнки аның авыртуы бик көчле икәнен күреп тора иделәр.+

3 Шуннан соң Әюп сөйли башлады һәм үзе туган көнне каһәрләргә тотынды.+ 2 Әюп әйтте:

3 «Мин туган көн юк булсын,+

„Хатын балага узды!“ — дип әйтелгән төн дә юкка чыксын.

4 Ул көн караңгы булсын.

Аллаһы аның турында кайгыртмасын,

Аңа бернинди яктылык төшмәсен.

5 Куе караңгылык* аны кире алсын.

Аны яңгыр болытлары капласын.

Яктысын куркыныч караңгылык бассын.

6 Ул төнне дөм караңгылык биләп алсын,+

Ел көннәре арасында ул шатланмасын,

Айларның берсендә дә булмасын.

7 Ул төн үрчемсез булсын,

Бер шатлыклы тавыш та ишетелмәсен.

8 Көнне каһәрләүчеләр аны каргасын,

Левиафанны*+ уята алучылар — ләгънәт итсен.

9 Аның таң йолдызлары караңгылансын,

Ул таң атуын юкка гына көтсен,

Таң нурларын күрмәсен.

10 Чөнки ул әнием карынының ишекләрен япмады,+

Күзләремнән кайгыларны качырмады.

11 Ни өчен мин туганда ук үлмәдем?

Ник карыннан чыкканда гомерем өзелмәде?+

12 Ни өчен мине тезләр кабул итте

Һәм күкрәкләр имезде?

13 Мин бит хәзер тыныч кына ятар идем,+

Йоклап ял итәр идем.+

14 Үзләрен җирләр өчен хәзер инде җимерелеп беткән урыннар төзегән* патшалар

Һәм аларның киңәшчеләре белән бергә булыр идем.

15 Я йортлары көмеш белән тулган

Һәм алтыннары күп булган мирзалар белән ятар идем.

16 Ни өчен мин үле туган бала кебек,

Беркайчан яктылык күрмәгән сабый кебек булмаганмын икән?

17 Анда явызларның да борчулары тына,

Хәлсезләнгәннәр дә ял таба.+

18 Тоткыннар бергәләшеп тынычланып кала,

Алар эшләргә мәҗбүр итүчеләрнең тавышларын инде ишетми.

19 Анда гадиләр дә, бөекләр дә бертигез,+

Кол да үз хуҗасыннан азат.

20 Ни өчен Аллаһы газап чигүчегә яшәргә мөмкинлек,*

Җаннары әрнегәннәргә тормыш бирә?+

21 Ни өчен кайберәүләр үлемне көтә, ә ул һаман килми?+

Алар аны яшерелгән хәзинәгә караганда да тырышыбрак эзли,

22 Каберне тапкач исә, бик шатлана,

Шулкадәр куана.

23 Ни өчен Аллаһы үз юлын югалткан кешене

Киртәләр белән уратып ала да аңа яшәргә мөмкинлек бирә?+

24 Ашар урынына көрсенәм,+

Ыңгырашуым+ судай агыла,

25 Нәрсәдән котым алына, шул башыма төште,

Үзем курыккан нәрсәгә дучар булдым.

26 Җаным тыныч, тормышым борчуларсыз түгел иде, миңа ял булмады,

Шулай да кайгы-хәсрәт һаман килеп тора».

4 Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:

2 «Берәү сиңа сүз әйтергә булса, ачуың чыкмасмы?

Кем үзен сөйләүдән тыя алсын?

3 Әйе, син күпләрне төзәттең,

Хәлсез кулларга көч биреп тордың.

4 Сүзләрең абынган кешене күтәрә иде,

Тезләре какшаган кешеләрне син ныгыта идең.

5 Хәзер исә, үзең бәлагә юлыккач, син боегып киттең;

Үз башыңа килгәч, куркуга төштең.

6 Ходайга карата ихтирамың синең ышанычың түгелме?

Сафлык юлыннан йөрүең+ сиңа өмет бирмиме?

7 Исеңә төшереп кара: гаепсез кешенең һәлак булганы бармы?

Намуслының кайчан юк ителгәне бар?

8 Күргәнемчә, явызлык кырын сукалаучылар,*

Бәла орлыгын чәчүчеләр уңышларын ура.

9 Алар Аллаһы сулышыннан һәлак ителәләр,

Ачуы ялкыныннан юк булалар.

10 Арыслан үкерә, яшь арыслан ыжгыра,

Әмма көчле арысланнарның да тешләре сына.

11 Ризык җитмәгәнгә, арыслан һәлак була,

Ә балалары тарала.

12 Миңа яшерен бер сүз ишетелде,

Колагыма пышылдаган тавыш иреште.

13 Төнге күренешләр вакытында борчулы фикерләр булганда,

Тирән йокыга киткәндә булды бу.

14 Мине курку биләп алды,

Бөтен сөякләрем дәһшәт белән тулды.

15 Минем алда бер рух үтеп китте.

Чәчләрем үрә торды.

16 Рух туктады.

Ләкин мин аның тышкы кыяфәтен күрә алмадым,

Шәүләсен генә күрдем.

Тынлык урнашты, һәм мин мондый тавыш ишеттем:

17 „Үлемле кеше Аллаһыдан гаделрәк була аламы?

Кеше үзенең Булдыручысыннан сафрак була аламы?“

18 Менә, ул үз хезмәтчеләренә ышанмый,

Үз фәрештәләрен* гаепле дип таба.

19 Ә балчык йортларда яшәүчеләр,

Нигезләре туфрак булганнар,+

Көя сыман тиз һәлак булучылар турында әйтәсе дә юк!

20 Таң атып, кич җитәргә өлгерми, алар инде кырыла.

Алар мәңгегә юкка чыга, тик моңа һичкем игътибар итми.

21 Алар бавы тартып чыгарылган чатыр кебек түгелме?

Алар зирәклек җитмәгәнгә үлмиме?

5 Ялварып кара! Сиңа берәрсе җавап бирерме?

Изгеләрнең* кайсысына дәшәрсең?

2 Рәнҗү акылсызны үтерер,

Көнчелек беркатлыны һәлак итәр.

3 Мин акылсызның төпләнүен күрдем,

Тик аның яшәгән урынына кинәт ләгънәт төште.

4 Аның уллары иминлектән мәхрүм,

Аларны шәһәр капкалары янында изәләр,+ ә коткаручылары юк.

5 Аның уңышын ач кеше ашый,

Хәтта чәнечкеле үсемлекләр арасыннан җыеп ала,

Аларның милке башкаларның табышы булып китә.

6 Кайгы-хәсрәт җирдән үсми бит,

Бәлаләр дә туфрактан шытып чыкмый.

7 Янып торган учактан чаткы, һичшиксез, очкан кебек,

Туганнан соң кеше, һичшиксез, бәла күрәчәк.

8 Мин исә Ходайга ялварыр идем,

Эшемне Аллаһыга тапшырыр идем,

9 Ул бит акыл ирешмәслек һәм бөек эшләр башкара,

Исәпсез-хисапсыз могҗизалар кыла,

10 Җир йөзенә яңгыр яудыра,

Кыр-басуларга сулар җибәрә.

11 Ул мескеннәрне югары күтәрә,

Кайгыручыны югары күтәреп коткара;

12 Мәкерлеләрнең уй-ниятләрен боза да,

Алар уңышсызлыкка дучар була.

13 Ул зирәкләрне үзләренең хәйләсенә эләктерә,+

Шулай итеп акыллыларның ниятләрен боза.

14 Көндез аларны караңгылык биләп ала,

Көпә-көндез, төнлә йөргәндәй, капшанып йөриләр.

15 Ходай кешене аларның авыз кылычыннан коткара,

Ярлыны куәтле кешедән саклый,

16 Шуңа мескеннең өмете бар,

Ә гаделсезнең авызы ябыла.

17 Ходай кемне төзәтсә, шул бәхетле,

Шуңа күрә Чиксез Кодрәт Иясенең нәсыйхәтен кире какма!

18 Ул бит авырттырса да, яраны дәвалый,

Җәрәхәтләсә дә, үз кулы белән савыктыра.

19 Ул сине алты бәладән коткарыр,

Хәтта җидесеннән зыян күрмәссең.

20 Ачлык заманында сине үлемнән,

Сугыш булганда кылычтан азат итәр.

21 Син камчыдай суккан телдән яшерелгән булырсың,+

Бөлгенлек килгәндә, курыкмассың.

22 Харап ителүдән һәм ачлыктан син көләрсең,

Җирдәге ерткыч хайваннардан курыкмассың.

23 Кырдагы ташлар сиңа зыян китермәс,*

Кыргый хайваннар белән тынычлыкта яшәрсең.

24 Чатырыңа куркыныч янамавын белерсең,

Көтүлек җиреңә барсаң, берни югалмаганын күрерсең.

25 Балаларың күп булыр,

Токымың җирдәге үсемлекләр сыман ишле булыр.

26 Урак өстендә җыелган көлтәләр сыман,

Гүргә кергәндә, син әле көчле булырсың.

27 Без менә шуны ачыкладык. Барысы да нәкъ шулай.

Сүзләребезне тыңла һәм күңелеңә сал».

6 Моңа Әюп болай диде:

2 «И, кайгы-хәсрәтләремне+ үлчәсәләр иде,

Бәлаләрем белән бергә үлчәүгә салсалар иде!

3 Алар бит хәзер диңгез комыннан да авыррак.

Шуңа күрә дуамалларча сөйләшәм.*+

4 Чиксез Кодрәт Иясе миңа уклар чәнчеде,

Рухым аларның агуын эчә.+

Аллаһыдан килгән дәһшәтләр миңа каршы сафка тезелә.

5 Кыргый ишәк,+ чирәме булганда, кычкырырмы

Һәм үгез, азыгы булганда, мөгрәрме?

6 Төче ризыкны тозсыз ашыйлармы

Һәм мальва суының тәме бармы?

7 Җанымның андый нәрсәләргә кагыласы килми.

Алар бозык ризыкка охшаш.

8 Үтенечем чынга ашса иде,

Ходай теләгемне үтәсә иде!

9 Аллаһы мине юк итәргә теләсә иде,

Кулын сузып, мине һәлак итсә иде!+

10 Бу миңа юаныч булыр иде,

Авыр газапларга карамастан мин шатлыктан сикерер идем,

Чөнки мин Изге Аллаһының+ сүзләрен кире какмадым.

11 Минем көтеп торырга көчем бармы?+

Алга таба да яшәрлек* мине алда ни көтә?

12 Әллә таштай көч-куәтем бармы?

Әллә тәнем бакырдан ясалганмы?

13 Мин таянган бөтен нәрсә миннән алынгач,

Үземә берәр ничек ярдәм итә алырмынмы?

14 Якынына карата тугры мәхәббәте булмаган һәркемнең+

Чиксез Кодрәт Иясенә дә курку-хөрмәте булмаячак.+

15 Минем кардәшләрем кышкы ташкындай,

Корый торган кышкы ташкыннар суыдай мәкерле.+

16 Алар боздан пычрана,

Эреп баручы кар аркасында ташып тора.

17 Ләкин вакыт килә, сусыз кала, юкка чыга;

Эссе булганда, корып бетә.

18 Алар үз юлларыннан читкә китә,

Чүлгә агып, юк була.

19 Аларны Тима́+ кәрваннары эзли,

Шебадан+ сәяхәтчеләр* көтә.

20 Акланмаган өметләре аркасында алар оятка кала,

Анда килә дә, өметләре өзелә.

21 Сез бит минем өчен нәкъ шундый булдыгыз,+

Газабымның дәһшәтен күреп курыктыгыз.+

22 Сездән берәр нәрсә сораганым бармы?

„Милкегездән минем өчен бүләк бирегез“,— дип үтенгәнем бармы?

23 „Дошман кулыннан коткарыгыз,

Җәберләүчеләрдән саклап калыгыз“*,— дип ялварганым бармы?

24 Миңа нәсыйхәт бирегез, мин дәшми торырмын;+

Хатамны аңларга булышыгыз.

25 Туры сүзләр һич тә авырту китерми!+

Тик сезнең шелтәгездән ни файда бар?+

26 Өмете өзелгән адәмнең әйткәннәрен,+

Җил алып киткән сүзләрен төзәтергә булдыгызмы?

27 Тиздән сез ятим+ өчен жирәбә салырсыз,

Үз дустыгызны сатарсыз!*+

28 Миңа борылып карагыз,

Мин бит сезгә ялганламам.

29 Кабат уйлап карагызчы, минем хакта фикерегез дөрес булсын.

Әйе, кабат уйлап карагыз, мин тәкъвалыгымны югалтмадым бит.

30 Сезнеңчә, телемдә гаделсезлек бармы?

Әллә аңкавым яманлыкны аера белмиме?

7 Җирдә үлемле кешенең гомере кайгы-хәсрәтле түгелме?

Аның көннәре ялланган эшче хезмәтенә тиң түгелме?+

2 Ул, кол сыман, күләгә төшүен тели;

Ялланган эшче кебек, хезмәт хакын көтә.+

3 Миңа буш айлар билгеләнгән,

Кайгылы төннәр миңа санап куелган.+

4 Ятканда: „Кайчан торырмын?“ — дип сорыйм,+

Әмма төне буе, таң атканчы,* кайгыдан боргаланып ятам.

5 Бөтен тәнемне кортлар каплап алды, өстемә пычрак катты,+

Тирем кутырлады, эрен ага.+

6 Көннәрем туку станы сосасыннан да тизрәк йөгерә,+

Гомерем өметсезлектә тәмамланып бара.+

7 И Аллаһы, тормышымның җил булуын,+

Яхшылыкны инде күрмәячәгемне исеңдә тот.

8 Мине күргән күзләр инде мине күрмәс,

Күзләрең мине эзләр, тик мин инде үлгән булырмын.+

9 Болыт таралып юкка чыккандай,

Кабергә* иңүче дә аннан кайтмый.+

10 Ул бүтән үз йортына кайтмас,

Үз җирендә искә алынмас.+

11 Шуңа күрә мин авызымны япмам.

Рухи газаплар кичереп сөйләрмен,

Җаным әрнегәндә зарланырмын!+

12 Әллә мин диңгезме я диңгез җанварымы?

Ник өстемнән сакчы куйдың?

13 Мин: „Ятагым мине юатыр,

Яткан урыным газабымны җиңеләйтер“,— дигәч,

14 Син төшләр биреп, мине куркытасың,

Күренешләр күрсәтеп котымны аласың,

15 Шунлыктан мин* сулышым киселүен телим.

Шушы тәнемне түгел, ә үлемне күрәсем килә.+

16 Тормышымны нәфрәт итәм,+ бүтән яшисем килми.

Калдыр мине, көннәрем сулыш кына бит.+

17 Кем соң ул үлемле кеше? Ник син аны күзәтәсең,

Аңа игътибар итәсең?+

18 Нигә аны һәр иртә тикшерәсең,

Мизгел саен сынап торасың?+

19 Игътибарыңны беразга гына булса да читкә юнәлтмәссеңме,

Мине ялгыз калдырмассыңмы?+

20 Кешене Күзәтүче Ходай,+ гөнаһ кылган булсам, сиңа нинди зыян китердем?

Ник миңа һөҗүм итәсең?

Әллә мин сиңа йөк булып киттемме?

21 Ник җинаятемне кичермисең,

Ялгышлыгымны онытмыйсың?

Тиздән мин туфракка кайтам бит.+

Мине эзләрсең, тик мин үлгән булырмын».

8 Моңа шуахлы+ Билда́д+ болай диде:

2 «Күпме шулай сөйләп була инде?+

Сүзләрең көчле җил генә бит!

3 Аллаһы гаделлекне бозармы?

Чиксез Кодрәт Иясе тәкъвалыкны үзгәртерме?

4 Улларың аңа каршы гөнаһ кылган булса,

Ул аларны фетнәләре өчен җәзага тарткан.

5 Әмма син Аллаһыга таба борылып,+

Чиксез Кодрәт Иясеннән илтифат күрсәтүен үтенсәң,

6 Чыннан да саф һәм намуслы булсаң,+

Ул сиңа игътибар итеп,*

Сине тиешле урыныңа кайтарыр иде.

7 Башлангычың кечкенә булса да,

Киләчәгең бөек булыр иде.+

8 Зинһар, үткән буыннардан сора,

Аларның аталары ачыклаган нәрсәләргә игътибар ит.+

9 Без бит кичә генә тудык һәм берни дә белмибез,

Чөнки җирдәге көннәребез — күләгә.

10 Алар сине өйрәтмәсме?

Белгәннәрен сөйләп бирмәсме?

11 Сазлык булмаган җирдә папи́рус үсәрме?

Сусыз урында камыш үсеп утырырмы?

12 Әле бөреләнгән чакта, кисеп алынганчы,

Башка үләннәрдән элегрәк кибәр ул.

13 Аллаһыны онытучы һәркем белән шулай була,

Аны кире кагучының* өмете юкка чыгар.

14 Аның ышанычы буш нәрсә,

Таянычы пәрәвез сыман.

15 Ул йортына терәлер, ә йорты җимерелер,

Аңа тотынырга тырышыр, әмма йорт чыдамас.

16 Ул кояш астындагы сусыл үсемлек сыман,

Аның үсентеләре бакча буйлап тарала.+

17 Аның тамырлары таш өемен урап ала,

Ул ташлар арасында йорт эзли.*

18 Әмма үскән җиреннән йолкып алынгач,*

Урыны аны кире кагар һәм: „Мин сине беркайчан да күрмәдем“,— дияр.+

19 Менә шулай ул юк булыр,*+

Шуннан соң башкалар җирдән шытып чыгар.

20 Һичшиксез, Аллаһы саф кешене кире какмас,

Явызга да ул ярдәм итмәс.

21 Ул сиңа авызыңны тутырып көләргә,

Шатланып кычкырырга бирер.

22 Сине нәфрәт итүчеләр оятка калыр,

Явызларның чатыры юк булыр».

9 Моңа Әюп болай диде:

2 «Мин моның дөрес икәнен беләм.

Әмма Аллаһы белән дәгъвалашкан үлемле кеше хаклы була аламы?+

3 Берәрсенең Аның белән бәхәсләшәсе* килсә,+

Ул Аның мең соравының берсенә дә җавап бирә алмас иде.

4 Ул зирәк күңелле һәм бик кодрәтле.+

Кем, зыян күрмичә, аңа каршы тора алсын?+

5 Ул, һичкем белмәгәндә, тауларны күчерә,*

Аларны ачуыннан аудара.

6 Ул җирне селкетеп урыныннан кузгата,

Шунда аның баганалары селкенә.+

7 Ул кояшка яктыртмаска боера,

Йолдызларның яктысын каплый,+

8 Ул күк йөзен үзе җәя,+

Диңгездәге биек дулкыннар буйлап атлый.+

9 Ул Әш,* Кәси́л,* Кима́ йолдызлыкларын,*+

Көньяк күк йөзенең йолдызлыкларын* булдырган.

10 Ул акыл ирешмәслек һәм бөек эшләр башкара,+

Исәпсез-хисапсыз могҗизалар кыла.+

11 Ул янымнан үтә, ә мин аны күрмим;

Минем янымнан уза, ә мин аны танымыйм.

12 Ул берәр нәрсә тартып алса, кем аңа каршы чыгар?

Кем аңа: „Ни эшлисең?“ — дияр?+

13 Ходай үз ачуын тыеп тормас,+

Хәтта Рәхәбнең*+ ярдәмчеләре дә аның алдында егылыр.

14 Шуңа күрә аңа җавап биргәндә,

Аның белән бәхәсләшкәндә, миңа сүзләремне бигрәк тә үлчәп сөйләргә кирәк!

15 Мин, хаклы булсам да, аңа җавап бирмәс идем.+

Хөкемчемнән* шәфкать күрсәтүен генә үтенер идем.

16 Аңа дәшсәм, җавап бирерме?

Мине тыңлаячагына ышанмыйм.

17 Ул бит мине давыл белән изә,

Җәрәхәтләремне бер сәбәпсез күбәйтә.+

18 Ул миңа тын алырга да бирми,

Ачы кайгы җибәреп тора.

19 Көч-куәт турында әйткәндә, Ходай кодрәтле.+

Гаделлеккә килгәндә, ул: „Кем мине җавапка тартыр?“* — ди.

20 Хаклы булсам да, телем мине хөкем итәр иде;

Хәтта сафлыгымны сакласам* да, Ул мине гаепле дип игълан итәр.

21 Хәтта сафлыгымны сакласам* да, үзем белән ни буласын белмим;*

Мин үз тормышымнан баш тартам.*

22 Аермасы юк. Менә ни өчен мин:

„Ул гаепсезне дә,* явызны да юк итә“,— дим.

23 Су басу кинәт һәлакәт китерсә,

Ул гаепсезләрнең өметсез хәлләреннән көләр иде.

24 Җир явызлар кулына тапшырылган,+

Ул хөкем итүчеләрнең күзләрен каплый.

Ул түгел икән, алайса, кем соң?

25 Гомерем чабып баручы кешедән дә тизрәк үтә;+

Бер яхшылык та күрмичә үтеп бара көннәрем.

26 Алар камыш көймә сыман шуып бара,

Корбаннарына ташланучы бөркетләр кебек оча.

27 Үземә: „Зарымны онытыйм,

Чыраемны үзгәртеп, шатлыклы булыйм“,— дисәм,

28 Мине кайгыларым куркытып торыр,+

Һәм беләм: син мине гаепсез дип тапмассың.

29 Мин гаепле* булып чыгармын.

Алайса, ник юкка гына көч түгеп торырга?+

30 Кар суы белән юынсам да,

Селте белән кулларымны юсам да,+

31 Син мине чокырга батырыр идең,

Хәтта үз киемнәрем миннән җирәнер иде.

32 Аңа җавап бирә алыр өчен,

Бергә судка барыр өчен, ул минем кебек кеше түгел бит.+

33 Безне хөкем итәрлек,*

Безгә хөкемче булырдай беркем юк.

34 Ул мине кыйнаудан туктаса* иде,

Дәһшәте белән куркытмаса иде,+

35 Мин аңа курыкмыйча сөйләр идем,

Чөнки куркып сөйләү миңа хас түгел.

10 Мин тормышымнан җирәнәм.*+

Зарымны әйтермен.

Җан әрнүен белдерермен!

2 Мин Аллаһыга болай диярмен: „Мине гаепле дип игълан итмә.

Әйт, ник минем белән дәгъвалашасың?

3 Җәберләүдән сиңа ни файда бар?

Явызларның киңәшләрен хуплап,

Кулларың булдырганны кире кагуның ни мәгънәсе бар?+

4 Әллә синең күзең — кеше күземе?

Әллә син үлемле кеше кебек карыйсыңмы?

5 Әллә синең көннәрең үлемле кешеләрнеке сыманмы?

Әллә гомер елларың кешенеке кебекме?+

6 Ник миннән гаеп эзлисең,

Ник гөнаһ табарга тырышасың?+

7 Гаепсез булуымны беләсең бит.+

Синең кулыңнан мине һичкем коткара алмас.+

8 Син мине үз кулларың белән булдырдың,+

Ә хәзер бөтенләй юк итәсең килә.

9 Исеңә төшерче: син мине балчыктан булдырдың бит,+

Ә хәзер туфракка кайтарасың.+

10 Син мине сөт кебек агыздың

Һәм сыр кебек оеттың түгелме?

11 Син мине тире һәм тән белән капладың,

Сөякләр һәм сеңерләр ярдәмендә мине үрдең.+

12 Син миңа тормыш бирдең, тугры мәхәббәтеңне күрсәттең.

Кайгыртып, рухымны* якладың.+

13 Әмма яшертен генә менә нәрсәләр ниятләгәнсең.

Беләм, алар синнән килә.

14 Мин гөнаһ кылган булсам, син мине күзәтер идең;+

Гаеп эшләремне кичермәс идең.

15 Гаебем булса, кайгы миңа!

Хәтта гаепсез булсам да, башымны күтәрә алмыйм,+

Чөнки мин хурлык һәм кайгы белән тулы.+

16 Башымны күтәрсәм, син мине арысландай ауларсың,+

Миңа каршы кодрәтеңне кабат кулланырсың.

17 Башыма бәла өстенә бәла килгән арада,

Син миңа каршы яңа шаһитләр китерәсең,

Миңа ярсыганнан-ярсый барасың.

18 Соң, ник мине карыннан чыгардың?+

Мине кем дә булса күргәнче, мин үләргә тиеш идем.

19 Ул чакта һич булмагандай булыр идем,

Ана карыныннан кабергә иңәр идем“.

20 Көннәрем аз санлы түгелме соң?+ Ходай мине калдырсын,

Бүтән миңа карамасын — бераз тынычланыр идем.*+

21 Ә инде аннары бөтенләйгә+

Дөм караңгылык* җиренә китәрмен.+

22 Кап-караңгы җиргә,

Куе караңгылык һәм тәртипсезлек җиренә,

Хәтта яктысы да караңгы булган урынга китеп барырмын».

11 Шулчак нагамалы Сәфә́р+ моңа болай диде:

2 «Бөтен бу сүзләр җавапсыз калырмы?

Күп сөйләүче кеше* хаклы була алырмы?

3 Синең буш сүзләрең кешеләрнең авызын ябармы?

Әллә берәү дә сине мыскыллы сүзләрең өчен шелтәләмәсме?+

4 Син бит: „Үгет-нәсыйхәтләрем саф,+

Ходай мине пакь дип саный“+,— дисең.

5 Эх, Аллаһы үзе сөйләсә иде

Һәм сиңа дәшсә иде!+

6 Шулчак ул сиңа зирәклекнең серен ачар иде

(Зирәклек ул күпьяклы бит),

Аллаһының кайбер гөнаһларыңны онытканын аңлар идең.

7 Син Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен аңлап бетерә аласыңмы?

Я Чиксез Кодрәт Иясе турында бөтенесен белеп бетерә* аласыңмы?

8 Зирәклек бит күктән дә биегрәк. Син нәрсә булдыра аласың?

Ул Кабердән* дә тирәнрәк. Нәрсә белә аласың?

9 Ул җирдән дә зуррак,

Диңгездән дә киңрәк.

10 Ул үтеп, берәрсен тотса һәм суд оештырса,

Аңа кем каршы тора алыр?

11 Ул бит кешенең алдыймы, юкмы икәнен белә.

Яманлыкны күрсә, ул аны игътибарсыз калдырырмы?

12 Кыргый ишәк адәмне тудырса гына,*

Акылсыз кеше зирәк булыр.

13 Син йөрәгеңне әзерләсәң

Һәм Аллаһыга кулларыңны сузып дога кылсаң иде.

14 Кулыңда явызлык булса, аны алып ташла,

Чатырларыңда гаделсезлек булмасын.

15 Шулчак оялмыйча башыңны күтәрә алырсың,

Һич курыкмыйча нык басып торырсың.

16 Шунда син кайгы-хәсрәтләреңне онытырсың,

Алар агып киткән сулардай гына исеңдә калыр.

17 Тормышың көн уртасыннан да яктырак,

Караңгылыгың таңдай якты булып китәр.

18 Өметең аркасында киләчәгең ышанычлы булыр,

Як-ягыңа карап, һич борчылмыйча ятарсың.

19 Син яткач, сине һичкем куркытмас.

Күпләр илтифатыңны* эзләр.

20 Явызлар исә күрми башлар,

Котылыр урын таба алмас,

Бердәнбер өметләре үлем* булыр».+

12 Моңа Әюп болай диде:

2 «Әй, акыллылар да үзегез,*

Сез үлгәч, зирәклек тә бетәр!

3 Тик минем дә аңлау сәләтем бар бит.

Мин сездән ким түгел.

Боларны белмәгән кеше бармы соң?

4 Тәкъва һәм саф булсам да,

Мин, Аллаһыдан җавап көткән кеше,+

Иптәшләрем алдында көлкегә калдым.+

5 Гамьсез кеше кайгы-хәсрәткә җирәнеп карый,

Аяклары какшаган* кешеләр генә аңа дучар була дип уйлый ул.

6 Юлбасарларның чатырлары имин,+

Аллаһының ачуын чыгаручылар,

Илаһларын кулларында йөртүчеләр тыныч яши.+

7 Ләкин хайваннардан сорап кара, алар сине өйрәтер;

Я күктәге кошлардан — алар сиңа әйтер.

8 Җир турында уйлап кара,* ул сине өйрәтер,

Һәм диңгездәге балыклар сиңа хәбәр итәр.

9 Моның барысын Йәһвә булдырган икәнен

Аларның кайсысы белми?

10 Һәрбер тере җанның гомере,

Һәрбер кешенең рухы* аның кулында.+

11 Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,

Колак та сүзләрне аера түгелме?+

12 Әллә картларның — зирәклеге,+

Олыларның аңлау сәләте юкмы?

13 Аллаһыда зирәклек һәм кодрәт,+

Аның нияте һәм аңлау сәләте бар.+

14 Ул җимергәнне яңадан торгызып булмый;+

Ул япканны һичкем ача алмый.

15 Суларны туктатса, бөтен нәрсә корый;+

Суларны җибәрсә, алар җирне тутыра.+

16 Аңарда куәт һәм зирәклек;+

Юлдан язучы да, юлдан яздыручы да аның кулында;

17 Ул киңәшчеләрне яланаяк* калдыра,

Хөкемчеләрне акылсыз итә.+

18 Ул патшалар салган богауларны чишә,+

Аларның билләренә билбау буа.

19 Ул руханиларны яланаяк калдыра,+

Хакимлекләрен нык урнаштырганнарны бәреп төшерә,+

20 Ышанычлы киңәшчеләрне сүзсез калдыра,

Картларны* акыллылыктан мәхрүм итә.

21 Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,+

Көчлеләрне көчсез итә,*

22 Тирәнлекләрне караңгылыктан чыгара,+

Дөм караңгылыкка яктылык сибә.

23 Ул халыкларны бетерер өчен бөек итә,

Милләтләрне сөргенгә алып барыр өчен ишәйтә.

24 Ул башлыкларны аңлау сәләтеннән мәхрүм итә,

Аларны юлсыз чүлләрдән йөртә.+

25 Алар караңгыда, яктылык булмаган җирдә капшанып йөри,+

Ул аларны адашып йөрүче исеректәй итә.+

13 Әйе, күзләрем моның һәммәсен күрде,

Колагым ишетте һәм аңлады.

2 Сез белгәнне мин дә беләм,

Мин сездән ким түгел.

3 Минем исә Чиксез Кодрәт Иясе белән, аның үзе белән сөйләшәсем килә,

Аллаһы алдында үз эшемне яклыйсым килә.+

4 Ә сез, алдап, миңа тап төшерәсез;

Сез һичнәрсәгә яраксыз табиблар.+

5 И, тынсыз гына утырсагыз иде,

Шулай эшләп, зирәклек күрсәтер идегез.+

6 Дәлилләремне тыңлагызчы,

Үтенечләремә колак салыгыз.

7 Әллә сез Аллаһы хакына хаксыз сүзләр әйтерсезме,

Аны яклап ялганларсызмы?

8 Аның ягына басарсызмы,*

Судта Аллаһыны яклый башларсызмы?

9 Сезне сынап караса, нәрсә булып бетәр?+

Кешене алдаган кебек, аны да алдарсызмы?

10 Сез яшертен генә икейөзлеләнеп эш итәргә тырышсагыз,

Ул сезне, һичшиксез, фаш итәчәк.+

11 Аның бөеклегеннән котыгыз алынмасмы?

Аның алдында сезне курку биләп алмасмы?

12 Шул зирәк* сүзләрегез көл кебек файдасыз;

Дәлилләрегез балчык ныгытмалардай тотрыксыз.

13 Дәшми торыгыз, мин әйтим.

Аннан соң минем белән ни булса, шул булыр!

14 Ник үземне куркыныч астына куям,

Ник җанымны хәвеф-хәтәргә дучар итәм?*

15 Ул мине үтерә алса да, мин барыбер көтәрмен,+

Үз эшемне* аның алдында яклармын.

16 Шулчак ул коткаручым булыр,+

Чөнки имансыз кеше* аның алдына килеп баса алмый.+

17 Сүземне игътибар белән тыңлагыз,

Әйткәннәремә колак салыгыз.

18 Менә, мин эшемне судка тапшырыр өчен әзерләдем;

Хаклы булуымны беләм.

19 Кем минем белән бәхәсләшер?

Дәшми торсам, үләр идем бит!*

20 И Ходаем, ике үтенечемне үтә,

Шулчак мин синнән качмам:

21 Авыр кулыңны миннән алып куй,

Синнән курку миңа шом салмасын.+

22 Дәшсәң, җавап бирермен

Я мин әйтим, һәм син җавап бир.

23 Нинди гаебем һәм гөнаһларым бар?

Күрсәт миңа җинаятем белән гөнаһымны.

24 Ник миннән йөзеңне борасың,+

Ник мине дошман күрәсең?+

25 Җил очырган яфракны куркытырсыңмы,

Салам бөртеге артыннан куарсыңмы?

26 Син бит миңа каршы ачы нәрсәләр язып торасың,

Мине яшьлегемдәге гөнаһларым өчен җавапка тартасың.

27 Син аякларымны богауладың,

Бар юлларымны күзәтәсең,

Һәр адымымны билгеләп торасың.

28 Кеше* черек нәрсә кебек таркала шул,

Көя ашаган кием сыман юк була.

14 Хатын-кыз тудырган кешенең гомере кыска+

Һәм кайгы-хәсрәт* белән тулы.+

2 Ул чәчәктәй ата һәм шиңә,*+

Күләгә кебек кача һәм юк була.+

3 Ә син аңа игътибар итәсең,

Аны* үзең белән судлашырга алып барасың.+

4 Нәҗестән кем чиста булып туа?+

Һичкем!

5 Кешенең көннәре чикле,

Айларының саны синең кулыңда;

Син куйган чикләрдән ул үтә алмый.+

6 Ул ял итсен өчен, аңардан күзеңне ал,

Ул ялланган эшче кебек үз көнен тәмамлаганчы, аңа карама.+

7 Хәтта агачның да өмете бар бит.

Аны кисеп ташласалар, ул кабат үсентеләр чыгарыр,

Яңа ботаклары үсәр.

8 Тамыры җир астында картайса

Һәм төбе туфракта корыса,

9 Суны сизеп алгач, ул үсентеләр чыгарыр,

Яшь үсемлек сыман, ботаклары үсәр.

10 Кеше исә үлә дә көчсез килеш ята;

Адәмнең гомере өзелсә, ул кая китә?+

11 Диңгезнең суы китә,

Елганың да суы кими, һәм ул кибә.

12 Шулай ук кеше дә, яткач, тормас.+

Күкләр юк булганчы, ул уянмас,

Йокысыннан аны һичкем уятмас.+

13 Мине Кабердә* яшерсәң иде,+

Ачуың сүрелгәнче, мине качырып торсаң иде,

Миңа вакыт билгеләп, мине исеңә төшерсәң иде!+

14 Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?+

Үземнең бар коллык көннәремдә,*

Азат ителгәнче, көтәрмен.+

15 Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен.+

Үз кулларыңның җимешен юксынырсың.

16 Ә әлегә син һәр адымымны санап,

Гөнаһларымны гына күзәтеп торасың.

17 Җинаятем янчыкта мөһерләнеп куелган,

Гаебемне җилем белән ябыштырып куясың.

18 Тау җимерелеп төшкән кебек

Һәм кыя үз урыныннан күчерелгән кебек,

19 Су ташларны ашагандай

Һәм ташкыннар җирне юып бетергәндәй,

Син үлемле кешенең өметен юкка чыгарасың.

20 Ул юк булганчы, син аны буйсындырып торасың;+

Кыяфәтен үзгәртеп, аны куып җибәрәсең.

21 Уллары ихтирам казана, тик кеше моны белми;

Аларны түбәнсетәләр, тик бу аңа билгесез була.+

22 Ул үз тәненең авыртуын* сизә,

Исән чагында гына җаны әрни».

15 Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:

2 «Зирәк кеше буш дәлилләр китереп җавап бирерме,

Күңелен явыз уйлар* белән тутырырмы?

3 Сүзләр белән генә шелтәләсә, мәгънәсез булыр,

Буш сүзләр әйтсә, бу файда китермәс.

4 Син бит Аллаһыга карата тирән хөрмәтне юк итәсең,

Синең аркада Ходай турында әзрәк уйлый башладылар.

5 Гөнаһың кушканча сөйлисең,

Син мәкерле кешеләрчә сөйләргә булдың.

6 Мин түгел, авызың сине хөкем итә;

Үз телең сине гаепли.+

7 Әллә син дөньяга килгән кешеләрнең беренчесеме?

Әллә син калкулыкларга кадәр тудыңмы?

8 Нәрсә, әллә Аллаһының сердәше булып киттеңме?

Синдә генә зирәклек бармы?

9 Без белмәгән нинди белемең бар?+

Без төшенмәгән нинди нәрсәләрне аңлыйсың?

10 Арабызда атаңнан да олырак

Чал чәчле һәм карт кешеләр бар.+

11 Сиңа Ходайның юатулары,

Йомшак сүзләре җитәрлек түгелме?

12 Ник йөрәгең тупаслана,

Ник күзләреңдә ачу чагыла?

13 Рухың Аллаһыга каршы ярсып тора бит,

Авызыңнан начар сүзләр чыга.

14 Әллә үлемле кеше саф була аламы?

Хатын-кыз тудырган адәм тәкъва була аламы?+

15 Менә, ул үз изгеләренә* ышанмый,

Хәтта күкләрне дә пакь дип санамый.+

16 Ә инде кабахәт һәм бозык кешене,+

Гаделсезлеккә сусаган адәмне бигрәк тә!

17 Мине тыңла, мин әйтим!

Күргәнемне сөйләп бирим.

18 Боларны зирәкләр яшерми,

Ә үз ата-бабаларыннан ишетеп сөйли.+

19 Җир аларга гына бирелгән булган,

Һәм бер чит кеше дә алар арасыннан үтмәгән.

20 Явыз кеше гомере буе,

Залимгә билгеләнгән еллар дәвамында җәфа чигә.

21 Ул куркыныч нәрсәләр ишетә,+

Тыныч вакытта талаучылар аңа һөҗүм итә.

22 Ул караңгылыктан чыгачагына шикләнә,+

Аны кылыч көтеп тора.

23 „Ашарга кайда?“ — дип, эзләнеп йөри.

Караңгылык көне якын икәнен бик яхшы белә.

24 Бәла-казалар күңеленә шом сала,

Аны сугыш башларга әзер торган патшадай изә.

25 Аллаһының үзенә кул күтәрә ул,

Чиксез Кодрәт Иясенә каршы чыкмакчы* була.

26 Үзенең калын, нык калканы белән

Ул үҗәтләнеп, Ходайга каршы чыга,

27 Ул тәкәбберләнә,

Ботларын май баскан.

28 Ул җимереләчәк шәһәрләрдә,

Таш өемнәренә әйләнәчәк

Аулак йортларда яши.

29 Ул баемас, милке дә артмас,

Мал-мөлкәте җир буйлап җәелмәс.

30 Ул караңгылыктан кача алмас,

Ботагын* ялкын корытыр,

Ходайның* көчле сулышы аны юк итәр.+

31 Юк-бар нәрсәгә таянып алданмасын,

Чөнки җимеше буш нәрсә булыр.

32 Бу аның көне җиткәнче үтәлер.

Аның ботаклары беркайчан чәчәк атмас.+

33 Ул пешмәгән җимешләрен коючы йөзем агачы сыман,

Чәчәкләрен коючы зәйтүн агачы сыман булыр.

34 Имансызлар* җыелышы уңышсыз булыр,+

Ришвәтчелек чатырларын ут йотар.

35 Алар бәла-казага уза һәм яманлык тудыра,

Карыннарыннан ялган чыга».

16 Моңа Әюп болай диде:

2 «Моңа охшаш күп нәрсә ишеткәнем бар.

Сез һәммәгез дә газаплаучы юатучылар!+

3 Шул буш сүзләреңнән туктыйсыңмы, юкмы!

Ник алай дип җавап бирәсең?

4 Мин дә сезнең кебек сөйли алыр идем.

Әгәр минем урынымда булсагыз,*

Мин сезне тәнкыйтьләр идемме

Һәм сезгә карап башымны чайкар идемме?+

5 Юк, мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем,

Телем белән юатып, көч өстәр идем.+

6 Сөйләсәм, әрнүем бетми,+

Сүземнән туктасам, авыртуым кала бирә.

7 Тик хәзер Ул мине алҗытты,+

Бөтен йортымны* тар-мар итте.

8 Өстәвенә, ул мине тотып ала. Һәм башкалар моны күрә,

Әйтерсең лә үз мескенлегем миңа каршы шаһитлек бирә.

9 Аның ярсуы мине өзгәли, ул миңа ачу тота.+

Миңа карап, тешләрен шыгырдата.

Дошманым миңа үткен карашын чәнчи.+

10 Дошманнар, мине йотар өчен, авызларын киң итеп ачтылар,+

Мыскыллап, яңакларыма суктылар,

Күпләп миңа каршы җыелалар.+

11 Ходай мине егетләр кулына тапшыра,

Явызларга китереп ташлый.+

12 Тыныч кына яшәп яткан идем, ул мине изде;+

Мине җиңеп* тар-мар итте,

Аннан соң миңа һөҗүм итте.

13 Аның укчылары мине уратып ала;+

Ул һич кызганмыйча бөерләремне чәнчи,+

Үтемне җиргә түгә.

14 Ул мине диварны җимергәндәй җимерә бара,

Сугышчыдай миңа ташлана.

15 Мин матәм киеме тегеп, тәнемне капладым,+

Абруемны* җиргә күмдем.+

16 Елаганга, битем кызарды,+

Күз тирәләрем каралды,*

17 Тик минем бернинди зыян китергәнем юк,

Догам саф.

18 И туфрак, канымны яшермә!+

Ачы тавышым тынмасын!

19 Минем күктә шаһитем бар,

Минем хакка шаһитлек бирә алучы — югарыда.

20 Иптәшләрем миннән мыскыллап көлә,+

Ә мин Ходаем алдында күз яшьләремне түгәм.*+

21 Кеше белән аның якыны арасындагы бәхәс хәл ителгән кебек,

Адәм улы белән Аллаһы арасындагы эш тә хәл ителсен иде.+

22 Чөнки берничә ел үтәр дә,

Мин кайтып булмый торган юл буйлап китәрмен.+

17 Мин хәлдән тайдым, көннәрем сүнеп бара;

Мине зират көтә.+

2 Мине мыскыллаучылар чолгап алды,+

Күзләрем аларның фетнәсенә карап торырга мәҗбүр.

3 Зинһар, миңа булышырга вәгъдә итче.

Кем тагын миңа ярдәм итсен?+

4 Син аларның күңелләреннән акыллылыкны яшердең,+

Шуңа күрә аларны югарыламыйсың.

5 Берәү дуслары белән бүлешергә тәкъдим итә,

Ә үз балаларының күзләре сүнә бара.

6 Ходай мине адәм көлкесе* итте,+

Хәзер минем битемә төкерәләр.+

7 Кайгыдан күзләрем тонды,+

Сөяк белән тиредән генә калдым.

8 Намуслылар моңа гаҗәпләнеп карап тора,

Гаепсезнең имансызлар* аркасында кәефе китә.

9 Тәкъва кеше үз юлында нык тора,+

Гаепсез кешенең көче арта.+

10 Әмма сез, әйдәгез, үз сүзләрегезне дәвам итегез,

Чөнки мин арагызда бер зирәкне дә тапмадым.+

11 Көннәрем үз ахырына килде,+

Ниятләрем, күңел теләкләрем челпәрәмә килде.+

12 Иптәшләрем: „Караңгы булганга, яктылык килә“,— диеп,

Төнне көнгә алыштыра.

13 Көтеп торсам, Кабер* минем йортыма әйләнәчәк,+

Һәм урынымны караңгылыкта җәярмен.+

14 Гүргә:+ „Син минем әтием!“,

Кортка: „Син минем әнием һәм апам!“ — диярмен.

15 Кайда минем өметем?+

Өметем барлыгын кем әйтә алсын?

16 Өметем белән бергә җир куенына кергәч,+

Ул* Кабернең* ябык капкалары янына төшәчәк».

18 Шуахлы Билда́д+ моңа болай диде:

2 «Шул сүзләреңне тәмамлыйсыңмы, юкмы?

Бераз акылың булса, күрсәт моны, аннары без дә сөйләрбез.

3 Ник безгә хайваннарга караган кебек карыйсың,+

Ник безне ахмаклар* дип саныйсың?

4 Ачуыңнан җаның өзгәләнсә дә,

Синең хакка җир ташландык хәлдә калырмы,

Кыя үз урыныннан күчәрме?

5 Явызның яктылыгы сүнеп китәр,

Учагының ялкыны бүтән янмас.+

6 Чатырындагы яктылык, һичшиксез, караңгыланыр,

Өстендәге яктырткычы сүнеп китәр.

7 Аның тәвәккәл адымнары кечерәер.

Аны үзе биргән киңәше егар.+

8 Аяклары аны ятьмәгә илтер,

Ул атлый-атлый элмәккә эләгер.

9 Үкчәсе капкынга тотылыр,

Аны тозак эләктереп алыр.+

10 Аның өчен җирдә бау яшерелгән,

Юлда аны тозак көтә.

11 Аны бөтен яктан дәһшәтле нәрсәләр куркыта,+

Эзләреннән куып бара.

12 Аның көч-куәте кими,

Афәттән+ аяклары какшар.*

13 Аның тиресе ашалган,

Иң куркыныч үлем чире аның кул-аякларын йота.

14 Аны исән-имин яшәп яткан чатырыннан аердылар,+

Дәһшәтләр патшасына* алып баралар.

15 Аның чатырында чит кешеләр яшәр,

Йортын күкерт каплар.+

16 Астында тамырлары корып бетәр,

Өстендә ботаклары кибәр.

17 Аның турындагы истәлекләр җир йөзеннән җуелыр,

Урамда аның исемен белмәсләр.

18 Аны яктылыктан караңгылыкка җибәрерләр,

Уңдырышлы җирдән куарлар.

19 Ул үз халкы арасында токымсыз һәм нәселсез булыр,

Яшәгән* җирендә исән калган беркеме дә булмас.

20 Аның көне килгәч, Көнбатыштагы кешеләр аптырашка калыр;

Көнчыгышта яшәүчеләрне курку биләп алыр.

21 Яманлык кылучының чатырлары белән,

Аллаһыны белмәгән кешенең яшәү урыны белән менә шулай булыр».

19 Моңа Әюп болай диде:

2 «Тагын күпме җанымны* ярсытып,+

Сүзләрегез белән мине рәнҗетеп торырсыз?+

3 Мине инде ун тапкыр шелтәләдегез,*

Үзегезне минем белән шулай кырыс тотарга оялмыйсыз да.+

4 Әгәр чыннан да берәр хата кылганмын икән,

Бу минем эшем.

5 Миннән өстен буласыгыз килә икән,

Мине хурлавыгызны гадел дисез икән,

6 Шуны белегез: мине Ходай юлдан яздырды,

Ул мине ау тозагына тотты.

7 „Җәбер-золым!“ — дип кычкырып торсам да, һичкем дәшми;+

Ярдәм сорап ялварам, тик гаделлек күрмим.+

8 Ул юлымны таш стена белән киртәләп куйды, һәм мин үтә алмыйм;

Сукмагымны караңгылык белән каплады.+

9 Данымнан мәхрүм итте ул мине,

Башымнан таҗны салдырды.

10 Ул мине юк иткәнче һәрьяклап изә,

Өметемне агачны йолкыгандай йолкып чыгара.

11 Аның миңа ачуы чыга,

Ул мине үз дошманы дип саный.+

12 Аның гаскәрләре бергәләшеп мине чолгап ала,

Лагерьлары белән чатырымны камап ала.

13 Ул кардәшләремне янымнан куып җибәрде,

Танышларымны миннән читләштерде.+

14 Дусларым* юк булды,

Якын танышларым мине онытып бетерде.+

15 Йортымдагы кунакларым,+ кол кызларым мине чит кеше дип саный,

Мин алар өчен чит ил кешесе булып киттем.

16 Хезмәтчемне чакырсам, җавап бирми;

Аңардан кызгануын үтенәм.

17 Хатыным сулышымнан җирәнә башлады,+

Бертуганнарым өчен мин сасы ис булып киттем.

18 Хәтта яшь балалар да миннән җирәнә;

Күтәрелсәм, мине мыскылларга тотыналар.

19 Бар якын дусларым мине күралмый,+

Мин яраткан кешеләр миңа каршы чыкты.+

20 Сөякләрем тирем белән итемә ябыша,+

Мин көчкә* үлемнән качып калам.

21 Шәфкатьле булыгыз, иптәшләрем, миңа шәфкатьле булыгыз,

Ходай миңа үз кулы белән сукты бит.+

22 Ник, Аллаһы кебек, мине эзәрлеклисез,+

Миңа бертуктаусыз һөҗүм итәсез?+

23 Сүзләрем язып куелса иде,

Берәр китапка язылса иде!

24 Алар тимер кискеч һәм кургаш белән

Мәңгегә кыяга уелса иде!

25 Йолып алучым+ исән, моны яхшы беләм;

Ул соңрак килеп, җир өстеннән күтәрелер.

26 Хәзер тирем шулай итеп бозылса да,

Әле исән чакта мин Ходаемны күрермен.

27 Мин аны үзем күрермен,

Башка берәүнең түгел, минем күзләрем аңа карап торыр.+

Әмма күңел түремне төшенкелек баса!*

28 Сез бит: „Без аны ничек итеп эзәрлеклибез?“+ — дисез,

Әйтерсең лә моның сәбәпчесе мин.

29 Кылычтан куркыгыз,+

Гөнаһлар өчен җәза — кылыч бит,

Хөкем итүченең барлыгын белерсез әле».+

20 Нагамалы Сәфә́р+ моңа болай диде:

2 «Үземне борчыган уйлар аркасында,

Дулкынлану кичергәнгә, җавап бирәм.

3 Мин ишеткән шелтә мине рәнҗетә;

Төшенүчәнлек мине җавап бирергә этәрә.

4 Әлбәттә, син әйтәсе сүзләремне һәрчак белә идең,

Чөнки җир йөзендә кеше* булдырылганнан бирле болай иде:+

5 Явызларның шатлыгы бик кыска,

Имансызның* сөенече бер мизгел генә.+

6 Эрелеге күккә кадәр җитсә дә,

Башы болытларга тисә дә,

7 Ул, үз тизәге сыман, мәңгегә юк булыр,

Элек аны күргән кешеләр: „Ул кайда?“ — дип сорар.

8 Ул төш кебек очып китәр, аны таба алмаслар;

Аны төнге күренешне кугандай куарлар.

9 Аны күргән күзләр дә,

Үз урыны да аны бүтән күрмәс.+

10 Аның балалары ярлыларның күңелен табарга тырышыр,

Ул башкаларга мал-мөлкәтләрен үз кулы белән кайтарыр.+

11 Аның сөякләре яшьлек дәрте белән тулы иде,

Тик ул* аның белән бергә җирдә ятар.

12 Кабахәтлек аның авызында татлы булып тоела икән,

Ул аны теле астында яшерә икән,

13 Тәмен татый һәм, төкермичә,

Авызында тота икән,

14 Ашаган ризыгы эчендә әче булыр,

Күзлекле еланның агуына* әверелер.

15 Ул, байлыкны йоткан булса да, косып чыгарыр;

Аллаһы аның карынын милкеннән бушатыр.

16 Ул күзлекле еланның агуын суырыр,

Зәһәр елан аны чагып үтерер.

17 Ул су агымнарын,

Бал белән май ташкыннарын күрмәс.

18 Ул үзенең мал-мөлкәтен файдаланмыйча* кайтарып бирер,

Сәүдә эше белән җыйган байлыгының рәхәтен күрмәс.+

19 Ул бит ярлыларны җәберләгән, аларны ташлап калдырган;

Үзе төземәгән йортны үзенеке иткән.

20 Тик аның күңеле тынычлык тапмас,

Байлыгы аны коткармас.

21 Йотарлык бернәрсә калмаганга,

Чәчәк атуы бик кыска булыр.

22 Байлыгы иң югары дәрәҗәгә җиткәч, аны борчылулар биләп алыр;

Бәла-казалар аңа ябырылыр.

23 Ул корсагын тутырган арада,

Ходай* аңа ярсулы ачуын кояр,

Аны өстенә, эч-карынына яудырыр.

24 Ул тимер коралдан качканда,

Аңа бакыр җәядән аткан уклар чәнчелер.

25 Ул үз аркасыннан укны,

Үт куыгыннан ялтыравык коралны тартып ала,

Аны курку биләп ала.+

26 Аның байлыгын дөм караңгылык көтә,

Беркем өреп дөрләтмәгән ут аны йотар,

Чатырында исән калганнар бәлагә эләгер.

27 Күк аның җинаятен ачыклар,

Җир аңа каршы чыгар.

28 Аның йортын туфан агызып алып китәр,

Ходайның* ачу көнендә көчле ташкын булыр.

29 Явызның Аллаһыдан алган әҗере,

Ходай биргән мирасы әнә шундый».

21 Моңа Әюп болай диде:

2 «Сүзләремә колак салыгыз,

Шулай итеп мине юатырсыз.

3 Мин сөйләгәндә, сабыр булыгыз,

Башта сөйләп бетерим, аннары көләрсез.+

4 Әллә мин кеше алдында зарланаммы?

Юк. Алайса, ни өчен рухым тыныч соң?

5 Кулыгыз белән авызыгызны каплап,

Миңа гаҗәпләнеп карап торыгыз.

6 Уйларга бирелгәндә мин тынычлыгымны югалтам,

Бөтен тәнем калтырый башлый.

7 Ник әле явызлар яши дә яши,+

Картая, бай* булып китә?+

8 Аларның балалары һәрчак үзләре белән,

Алар үз токымнарын күреп тора.

9 Йортлары исән-имин тора, дәһшәт янамый;+

Ходай аларны җәзаламый.

10 Үгезләре үрчеп тора,

Сыерлары бозаулый һәм бозау салмый.

11 Малайлары тышта көтү-көтү йөгереп йөри,

Балалары чабышып уйный.

12 Алар шалтыравык һәм арфа көенә җырлый,

Флейта* тавышына күңел ача.+

13 Яшәгән көннәре канәгатьлек китерә,

Алар тынычлыкта* Кабергә* иңә.

14 Аллаһыга исә алар болай ди: „Калдыр безне!

Синең юлларыңны беләсебез килми.+

15 Кем соң ул Чиксез Кодрәт Иясе? Ник без аңа хезмәт итәргә тиеш?+

Аны белүдән ни файда бар?“+

16 Әмма аларның рәхәт тормышлары үз кулларында түгел икәнен беләм.+

Явызларның уй-ниятләре* миннән ерак.+

17 Явызларның яктырткычы еш сүнәме?+

Бәла-казалар аларга еш ябырыламы?

Аллаһы, ачуы чыгып, аларга еш һәлакәт китерәме?

18 Аларның кайчан да булса җил очырган салам бөртеге сыман,

Давыл алып киткән кибәк сыман булганы бармы?

19 Ходай кешегә тиешле җәзаны аның уллары өчен саклар.

Әмма Аллаһы, кеше үзе татысын өчен, тиешлесен аның үзенә бирсен иде.+

20 Явыз үз күзләре белән үзенең һәлакәтен күрсен,

Чиксез Кодрәт Иясенең ярсуын татысын.+

21 Аның гомере кыскартыла* икән,

Үзеннән соң йорты белән ни буласы аны борчырга тиешме?+

22 Кем Аллаһыга гыйлем бирә* ала?+

Ул үзе иң бөекләрне хөкем итә бит.+

23 Берәү үлгәндә әле куәтле була,+

Ул кайгы күрми, борчуларсыз яши,+

24 Сөякләре нык,

Ботларын май баскан була.

25 Башка берәү исә, тормышның рәхәтен татымыйча,

Кайгы-хәсрәт чигеп* үлә.

26 Алар бергә җир куенына кереп ятар,+

Икесен дә корт каплар.+

27 Уйларыгызны да,

Миңа каршы корган явыз* ниятләрегезне дә бик яхшы беләм.+

28 Сез бит: „Мирзаның йорты кайда,

Явызның чатыры кайда?“+ — дисез.

29 Сәяхәтчеләрдән сораганыгыз юкмы?

Аларның күргән-белгәннәрен җентекләп тикшермәдегезме?

30 Афәт көнендә явыз кешене кызганалар,

Ярсу көнендә аны коткаралар икәнен белмәдегезме?

31 Кем аңа йөргән юллары турында йөзенә бәреп әйтсен?

Кем аңа кылган эшләре өчен әҗерен бирсен?

32 Аны күмгәч,

Каберен саклап торырлар.

33 Үзәндәге* туфрак аның өчен уңайлы булыр,+

Аңа кадәр исәпсез-хисапсыз кеше җир куенына кергән сыман,

Бар кешеләр аңа иярер.+

34 Соң, мәгънәсез юатуыгызның файдасы нидә?+

Җавапларыгызда ялганнан башка һичнәрсә дә юк!»

22 Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:

2 «Кеше Ходай өчен файдалы була аламы?

Аңлы кеше аңа берәр файда китерә аламы?+

3 Чиксез Кодрәт Иясе синең тәкъвалыгыңа карыймы соң?*

Сафлык юлы буйлап йөрүеңнән аңа файда тияме?+

4 Курку-хөрмәтең өчен ул сине җәзага тартырмы,

Синең белән судлашырмы?

5 Явызлыгың баштан ашканга,

Гөнаһларыңның чиге булмаганга шулай булды түгелме?+

6 Син кардәшеңнән бер сәбәпсез рәһен* аласың,

Кешеләрнең киемнәрен салдырып, аларны ялангач калдырасың.+

7 Арыган кешегә су эчертмисең,

Ач адәмне ашатмыйсың.+

8 Бу җир, куәтле кешенең биләмәсе,+

Монда дәрәҗәле берәү яши.

9 Әмма син тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең,

Ятимнәрнең* кулларын көчсез иттең.

10 Менә шуңа күрә тирә-ягыңда элмәкләр* куелган,+

Син көтелмәгән дәһшәтләрдән куркып торасың.

11 Менә шуңа күрә бик караңгы, син күрә дә алмыйсың,

Су ташкыны сине каплап ала.

12 Аллаһы күк биеклегендә түгелме?

Бөтен йолдызларның никадәр югары икәнен күр.

13 Ә син әйтәсең: „Ходай нәрсә белә соң ул?

Ул дөм караңгылык аша хөкем итә аламы?

14 Күк гөмбәзеннән* йөргәндә,

Болытлар аны каплап тора, һәм ул күрә алмый“.

15 Борынгы юл,

Явызлар йөргән юл буйлап йөрерсеңме?

16 Аларны бит вакытсыз үлем алып китте,*

Нигезләрен ташкын агызып алып китте.+

17 Алар Аллаһыга: „Калдыр безне!

Чиксез Кодрәт Иясе безгә ни эшли алсын?“ — дия иделәр.

18 Ә ул аларның йортларын байлык белән тутыра.

(Явызларның андый уй-ниятләре минекеннән ерак.)

19 Тәкъвалар аларның һәлакәтен күреп шатланыр,

Гаепсезләр алардан көлеп, болай дияр:

20 „Дошманнарыбыз юк ителде,

Алардан калганны ут йотар“.

21 Аллаһыны бел һәм тыныч-имин яшәрсең,

Шунда син яхшылык күрерсең.

22 Аның авызыннан чыккан законны кабул ит,

Әйткәннәрен йөрәгеңдә сакла.+

23 Чиксез Кодрәт Иясенә кире кайтсаң, торгызылырсың;+

Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң,

24 Алтыныңны* — тузанга,

Офи́р алтынын+ ташлы үзәннәргә* ташласаң,

25 Чиксез Кодрәт Иясе синең алтының*

Һәм иң яхшы көмешең булып китәр.

26 Шунда Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләр сиңа шатлык китерер,

Син йөзеңне аңа таба күтәрерсең.

27 Син аңа ялварырсың, һәм ул ишетер,

Син нәзерләреңне үтәрсең.

28 Ни генә эшләргә булсаң да, уңышка ирешерсең,

Сукмакларың якты булыр.

29 Чөнки масаеп сөйләшсәң, сине түбәнсетерләр,

Ә басынкыларны* ул коткарыр.

30 Ул гаепсезләрне саклап калыр.

Кулларың саф икән, ул сине дә коткарыр».

23 Моңа Әюп болай диде:

2 «Бүген дә мин үҗәтләнеп зарланырмын,*+

Көрсенә-көрсенә хәлем бетте.

3 И, Ходаемны кайдан табасын белсәм иде!+

Шулчак аның яшәү урынына барыр идем.+

4 Аңа үз эшемне сөйләп бирер идем,

Бөтен дәлилләрне китерер идем.

5 Аның җавабына төшенер идем,

Сүзләренә колак салыр идем.

6 Ул бөек кодрәтен кулланып, минем белән ярышыр идеме?

Әлбәттә, юк. Ул мине тыңлар иде.+

7 Шунда намуслы кеше аның белән үз эшен җайга салыр иде,

Хөкемчем мине мәңгегә аклар иде.

8 Тик көнчыгышка таба барсам — ул анда юк;

Кире кайтам — аны таба алмыйм;

9 Ул сул тарафта эшләр башкарса — аны күзәтә алмыйм;

Аннары ул уңга борыла — барыбер күрмим.

10 Шулай да ул йөргән юлымны белә.+

Ул мине сынаганнан соң, мин саф алтындай булып китәрмен.+

11 Мин туп-туры аның эзләреннән йөрим,

Аның юлыннан һич тә читләшмим.+

12 Аның әмерләреннән читкә тайпылмыйм.

Мин таләп ителгәннән* дә күбрәкне үтим.+

13 Ул карар кылган икән, аңа кем каршы тора алсын?+

Ул* берәр нәрсә эшләргә булган икән, ул аны эшли.+

14 Миңа карата ниятләрен* ул тулысынча үтәп чыгар,

Һәм аңарда моңа охшаш нәрсәләр күп.

15 Менә ни өчен мин аның аркасында хафаланам,

Аның турында уйлаганда, куркуым арта.

16 Ходай мине кыюсыз итте,

Чиксез Кодрәт Иясе мине куркуга салды.

17 Әмма караңгылык йөземне каплаган булса да,

Дөм караңгылык мине сүзсез калдырмады.

24 Ни өчен Чиксез Кодрәт Иясе хөкем вакытын билгеләми?+

Ник аны белгән кешеләр аның хөкем көнен күрми?

2 Кайберәүләр чик билгеләрен күчерә,+

Кеше көтүен үзенеке итә.

3 Алар ятим балаларның ишәкләрен алып китә,

Тол хатынның үгезен рәһен* итеп ала.+

4 Алар ярлыларны юлдан этеп чыгара,

Ярдәмгә мохтаҗлар алардан качарга омтыла.+

5 Ярлы кешеләр, чүлдәге кыргый ишәкләр+ сыман, ашарга эзләп йөри,

Сахраларда балаларына ризык табарга тырыша.

6 Алар башка берәүнең кырында урырга*

Һәм явызның йөзем бакчасында калган йөземне җыярга мәҗбүр.

7 Алар киемсез, шәрә килеш төн үткәрә,+

Суык чакта капланыр өчен бер нәрсәләре дә юк.

8 Алар тауларда коеп яуган яңгырлардан чылана,

Сыеныр урыннары булмаганга, кыяга сарыла.

9 Атасыз ятимне ана күкрәгеннән аералар,+

Ярлының киемнәрен рәһен итеп алалар.+

10 Аларны киемсез, шәрә килеш йөрергә

Һәм ач килеш көлтәләр ташырга мәҗбүр итәләр.

11 Алар көндез эсседә террасалар арасында тир түгеп эшли,*

Изгечләрдә йөзем изә, ә үзләре сусаудан интегә.+

12 Шәһәрдә үлеп барган кешеләр ыңгыраша,

Төзәлмәслек яра алганнар* ярдәм сорап кычкыра,+

Тик Аллаһы моны начар дип санамый.*

13 Явызлар яктылыкны кире кага,+

Алар яктылык юлын танымый,

Аның сукмакларыннан йөрми.

14 Үтерүче таң ату белән тора да

Ярдәмгә мохтаҗлар һәм ярлыларны үтерә,+

Төнлә исә урлашып йөри.

15 Зиначының күзе эңгер-меңгер җиткәнне көтә,+

„Мине һичкем күрмәс!“ — диеп,+

Ул үз битен каплый.

16 Төнлә явызлар йортлар эченә бәреп* керәләр,

Көндез бикләнеп утыралар,

Көн яктылыгын белмиләр.+

17 Иртәнге вакыт алар өчен дөм караңгылык сыман,

Алар куе караңгылык дәһшәте белән таныш.

18 Әмма сулар аларны тиз агызып алып китә.

Аларның җирләренә ләгънәт төшәр.+

Алар үзләренең йөзем бакчаларына кире кайтмас.

19 Корылык һәм эсселек кар суларын йоткан кебек,

Кабер* дә гөнаһ кылучыларны йота!+

20 Аларны аналары онытыр, кортлар ашап бетерер.

Алар турында бүтән искә төшермәсләр.+

Гаделсезлек агачтай сынар.

21 Алар баласыз хатынны рәнҗетә,

Тол хатыннар белән үзләрен начар тота.

22 Ходай* үз кодрәте белән көчлеләрне юк итәр,

Алар, югары күтәрелсә дә, яшәячәкләренә шикләнә.

23 Ходай* аларга үзләрен ышанычлы хис итеп, имин яшәргә юл куя,+

Тик күзләре аларның һәр адымын күзәтә.+

24 Алар азга гына күтәрелә дә юк була,+

Аларны түбән итәләр+ һәм башкаларны җыйгандай җыялар,

Башакларны кискәндәй кисеп алалар.

25 Шулай булгач, кем минем ялганчы булуымны

Я сүзләремнең хак түгеллеген исбат итә алсын?»

25 Моңа шуахлы Билда́д+ болай диде:

2 «Хакимлек һәм куркыныч көч аңарда,

Ул күкләрдә тынычлык булдыра.

3 Аның гаскәрләрен санап чыгып буламы?

Аның яктылыгы кем өстенә төшми икән?

4 Ничек инде үлемле кеше Ходай алдында тәкъва була алсын?+

Хатын-кыз тудырган адәм ничек гаепсез* була алсын?+

5 Аның өчен хәтта ай да якты түгел,

Йолдызлар да пакь түгел,

6 Кортка охшаш үлемле кеше,

Бернигә яраксыз адәм улы бигрәк тә!»

26 Әюп моңа болай диде:

2 «И, көчсезгә күп ярдәм күрсәттең инде!

Хәлсез кулларны коткардың!+

3 Акылсызга шундый яхшы киңәшләр бирдең!+

Зирәклегеңне* теләп* уртаклаштың!

4 Син кем белән сөйләшәсең?

Андый сүзләрне әйтергә сине кем котыртты?

5 Үлеләр куркудан калтырый,

Диңгез һәм андагы җанварлардан да астарак алар.

6 Аллаһы* алдында Кабер* ачык,+

Һәм череп таркалу урыны капланмаган.

7 Ул төньяк күк йөзен киңлек өстенә җәйгән,+

Һәм җирне бушлыкка элеп куйган.

8 Ул суларны үз болытларына төрә,+

Әмма болытлар аларның авырлыгыннан ертылмый.

9 Ул болытларны җәеп,

Тәхетен каплый.+

10 Ул су өстеннән офык сызыгы үткәрә,+

Яктылык белән караңгылыкның чикләрен билгели.

11 Аның шелтәсенә шаккатып,

Хәтта күк баганалары селкенә.

12 Ул үз кодрәте белән диңгезне дулкынландыра,+

Аңлау сәләте белән диңгез җанварын* һәлак итә.+

13 Сулышы* белән ул күкне аяз итә,

Тотып булмый торган* еланны кулы белән чәнчи.

14 Һәм болар аның юлларының кырыйлары гына,+

Аның турында пышылдау гына ишетелә!

Ә инде аның көчле күкрәвен кем аңлый алсын?»+

27 Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:

2 «Мине гаделлектән мәхрүм иткән Тере Аллаһы белән,+

Җанымны әрнеткән Чиксез Кодрәт Иясе белән ант итәм:+

3 Эчемдә сулышым бар чакта,

Борын тишекләремдә Ходай биргән рух булганда,+

4 Авызымнан гаделсез сүзләр чыкмас,

Телемнән ялган ычкынмас!

5 Юк, сезне тәкъва дип атап булмый!

Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!*+

6 Мин тәкъвалыгымны саклармын, аны бер дә ычкындырмам,+

Тере чагымда* йөрәгем мине гаепләмәс.*

7 Дошманымның ахыры — явыз кешенеке кебек,

Миңа ташланучыларның ахыры гаделсезләрнеке кебек булсын,

8 Имансыз* юк ителгәч,

Ходай аның гомерен* алгач, аның нинди өмете калыр?+

9 Аның башына бәла төшкәч,

Ходай аны ишетерме?+

10 Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләре аңа шатлык китерерме?

Ул һәрчак Аллаһыга ялварырмы?

11 Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында* сөйләрмен,

Чиксез Кодрәт Иясе турында бернәрсәне дә яшермәм.

12 Һәрберегез күренешләр күргән икән,

Ник сезнең сүзләрегез буп-буш соң?

13 Явызның Ходайдан алган өлеше,+

Залимнәрнең Чиксез Кодрәт Иясе биргән мираслары менә шундый:

14 Уллары күп булса да, алар кылычтан һәлак булыр,+

Балалары ризыкка мохтаҗ булыр.

15 Аңардан соң яшәргә калганнар кизүдән үләр,

Аларның хатыннары алар өчен еламас.

16 Ул көмешне тузандай күп җыйса да,

Сыйфатлы киемнәре балчык өемедәй күп булса да,

17 Әйе, ул боларның барысын җыйса да,

Киемнәрен тәкъва кеше киеп йөрер,+

Көмешен гаепсезләр бүлешер.

18 Аның төзегән йорты көя кузысы* сыман уалучан,

Сакчы ясаган куыш+ кебек ватылучан.

19 Ул йокларга бай килеш ятар, ләкин берни дә җыймас,

Күзләрен ачкач, бернәрсәсе булмас.

20 Дәһшәт аңа туфан шикелле ябырыла,

Аны төнлә давыл алып китә.+

21 Көнчыгыш җиле аны эләктереп алыр, һәм ул юк булыр,

Яшәгән урыныннан аны очырып алып китәр.+

22 Ул аның көченнән качарга тырышса да,+

Җил аңа һич кызганмыйча ябырылыр.+

23 Ул аны мыскыллап кул чабар

Һәм аңардан көлеп, үз урыныннан сызгырыр.*+

28 Көмеш табыла торган урын да,

Алтын сафландыру урыны да бар.+

2 Тимерне җирдән чыгаралар,

Бакырны ташлардан эретәләр.+

3 Кеше караңгылыкны җиңә,

Мәгъдән* эзләп,

Ул дөм караңгылыкка мөмкин кадәр тирәнрәк керә.

4 Ул яшәү урыннарыннан еракта,

Онытылган урыннарда, кеше йөрми торган җирләрдә мәгъдән казый,

Кайберәүләр аска төшеп, асылынып торган килеш эшли.

5 Җир өстендә икмәк үсә,

Җир асты исә асты-өскә килгән, әйтерсең лә янгын булган.*

6 Анда ташлар арасында сапфир бар,

Туфрактан алтын табып була.

7 Бер ерткыч кош та анда кадәр юлны белми,

Кара тилгәннең дә аны күргәне юк.

8 Бер кыргый хайван да ул юлны таптамаган,

Яшь арыслан анда эзләнеп йөрмәгән.

9 Кеше үз кулы белән чакматаш вата,

Тауларны нигезләре белән бергә аудара.

10 Уеп кыяларга арыклар+ ясый,

Аның күзләре бөтен кыйммәтле нәрсәләргә игътибар итә.

11 Ул су чыганакларын каплый,

Яшерелгәнне яктылыкка чыгара.

12 Ә зирәклекне — аны кайдан табып була?+

Кайда соң төшенүчәнлекнең чыганагы?+

13 Һичкем аның кадерен белми,+

Аны җирнең бер урынында да табып булмый.

14 Тирән сулар: „Ул миндә түгел!“ — диләр,

Һәм диңгез: „Ул миндә юк!“ — ди.+

15 Аны саф алтынга сатып алып та,

Көмешкә алмаштырып та булмый.+

16 Аны Офи́р алтынына да,+

Сирәк оникс һәм сапфир ташларына да сатып алып булмый.

17 Алтын белән пыяла да аның белән чагыштырырлык түгел,

Аны саф алтыннан ясалган бернинди савытка алмаштырып булмый.+

18 Мәрҗән белән бәллүр турында әйтәсе дә юк,+

Чөнки зирәклек бер янчык энҗедән дә кыйммәтрәк.

19 Аңа Куш топазы+ да тиң түгел,

Аны саф алтынга да сатып алып булмый.

20 Ә зирәклек кайдан килә соң?

Төшенүчәнлекнең чыганагы кайда?+

21 Ул бар тереклектән яшерелгән,+

Күктәге кошлардан качырылган.

22 Кабер* белән үлем:

„Безнең аның турында ишеткәнебез генә бар“,— диләр.

23 Аны табу юлын Ходай белә,

Аңа гына аның урыны билгеле,+

24 Ул бит җирнең чикләренә кадәр карый,

Күк астында булган бар нәрсәне күреп тора.+

25 Җилгә көч биргәндә,+

Суларның күләмен билгеләп куйганда,+

26 Яңгырга күрсәтмә биргәндә,+

Күкрәгән болытларның юлын билгеләгәндә,+

27 Ул зирәклекне күреп, аның турында сөйләп бирде,

Ул аның нигезләрен урнаштырды һәм аны сынап чыкты.

28 Һәм кешегә ул болай диде:

„Зирәклек — Йәһвәгә карата тирән хөрмәт ул,+

Төшенүчәнлек — явызлыкны кире кагу ул“».+

29 Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:

2 «И, үткән айларга,

Аллаһы саклаучым булган көннәргә кайта алсам иде!

3 Ул вакытта аның яктырткычы баш өстемдә яктырта иде,

Аның яктылыгы мине караңгылык аша алып бара иде,+

4 Гомеремнең иң матур чагында идем,

Чатырымда Аллаһының миңа дус булуы сизелә иде,+

5 Чиксез Кодрәт Иясе ул чакта минем белән,

Балаларым* янәшәмдә иде.

6 Ул чакларда сукмакларым каймак белән юылган иде,

Кыялардан минем өчен май акты.+

7 Мин бит шәһәр капкалары янына чыгып,+

Еш кына мәйданда утырдым.+

8 Мине күргәндә, егетләр миңа юл бирә иделәр,

Хәтта картлар да күтәрелеп басып тора иде.+

9 Мирзалар тынып кала,

Авызларын куллары белән каплый иделәр.

10 Атаклы кешеләрнең тавышы тына,

Телләре аңкауларына ябыша иде.

11 Мине ишеткән һәрбер кеше минем турында яхшыны сөйли иде,

Мине күргәннәр мине мактап телгә ала иделәр.

12 Мин бит ярдәм сорап утырган мескеннәргә,+

Ятимнәргә һәм ярдәмчесе булмаган һәр кешегә булыша идем.+

13 Газапланган кеше мине фатихалый иде,+

Мин тол хатынның күңелен шатлык белән тутыра идем.+

14 Мин тәкъвалыгымны кием кебек кия идем.

Гаделлегем озын күлмәк* белән чалма кебек иде.

15 Сукыр өчен — күз,

Аксак өчен аяк идем мин.

16 Мин мескеннәргә ата булып киттем,+

Таныш булмаган кешеләрнең хөкем эшен тикшерә идем.+

17 Мин явызның теш казнасын сындыра идем,+

Тешләреннән аның корбанын тартып ала идем.

18 Мин болай дия идем: „Үз оямда үләрмен,+

Көннәремнең саны ком бөртекләре кебек күп булыр.

19 Тамырларым суга кадәр җәелер,

Ботакларымда төне буе чык җыелыр.

20 Минем даным сүнми,

Кулымдагы җәям гел атып торыр“.

21 Кешеләр мине нәрсә әйтер икән дип тыңлый иделәр,

Киңәшемне көтеп тынып кала иделәр.+

22 Мин сөйләп бетергәч, алар сүзсез кала иделәр,

Сүзләрем аларның колакларына ятышлы иде.

23 Алар мине яңгырны көткәндәй көттеләр,

Сүзләремне язгы яңгырны йоткандай йоттылар.+

24 Аларга елмайсам, исләре китә иде,

Йөземнең яктысы аларга ышаныч өстәп куя иде.*

25 Баш буларак, аларга күрсәтмәләр бирдем,

Мин гаскәрләре арасында яшәүче патша кебек,+

Кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне юатучы сыман идем.+

30 Хәзер исә миннән яшьрәк булганнар

Миннән көлә.+

Аларның аталарын

Көтүләремне саклаган этләр белән дә куймас идем.

2 Аларның көч-куәтеннән миңа ни файда булды?

Аларның гайрәтләре юкка чыкты.

3 Алар мохтаҗлык белән ачлыктан йончыганнар,

Һәлак ителгән һәм калдырылган җирне,

Коры җирне кимерәләр.

4 Алар тозлы үләннең яфракларын җыялар,

Куакларның тамырлары — аларның ризыгы.

5 Аларны җәмгыятьтән куалар,+

Кешеләр аларга каракларга кычкыргандай кычкыра.

6 Алар үзәннәрдәге* тау битләрендә,

Җирдәге тишекләрдә һәм кыяларда яши.

7 Куакларда кычкыра,

Кычыткан арасында бер-берсенә сыеналар.

8 Акылсызның, мескеннең улларын кугандай,

Аларны җирдән камчы белән куганнар.

9 Хәзер исә алар мине җырларында мыскыл итәләр,+

Мин алар өчен адәм көлкесе* булып киттем.+

10 Алар миннән җирәнә, якын килми,+

Оялмыйча битемә төкерә.+

11 Ходай мине коралсыз* һәм басынкы иткәнгә,

Алар минем алдымда йөгәнсез булып киттеләр.

12 Уң ягымда алар өер кебек күтәрелә,

Мине качып китәргә мәҗбүр итә,

Сукмагыма һәлакәтле киртәләр сала.

13 Алар юлларымны җимерә,

Башыма төшкән хәсрәтне арттыра,+

Аларны беркем туктата алмый.*

14 Алар стенадагы зур тишек аша кергәндәй керә,

Һәлакәт эчендә килә.

15 Дәһшәт мине биләп ала,

Дәрәҗәм җил сыман очып китә,

Котылуга өметем болыт кебек югала.

16 Җаным түгелеп бара,+

Өстемә газаплар ябырыла.+

17 Төнлә сөякләрем сызлый,*+

Әрнеткеч газап һич туктамый.+

18 Бөек көчтән киемем ямьсезләнде,*

Ул тыгыз яка кыскандай кыса.

19 Ходай мине пычракка батырды,

Мин тузан һәм көл сыман булдым.

20 Сиңа ярдәм сорап ялварсам да, дәшмисең,+

Бассам, миңа карап кына торасың.

21 Минем белән мәрхәмәтсез эш итәсең,+

Бөтен көчең белән миңа ташланасың.

22 Мине җил белән күтәреп алып китәсең,

Аннан соң давылда тегендә-монда ыргытасың.*

23 Беләм, син мине гүргә —

Яшәүчеләрнең барысы җыелачак йортка иңдерәчәксең.

24 Әмма беркем дә, хәсрәтләнгән кеше бәла кичереп

Ярдәм сорап кычкырганда, аңа+ сукмый.

25 Авыр вакытлар* кичергән кешеләр турында мин еламадыммы?

Мин* ярлылар турында кайгырмадыммы?+

26 Мин яхшыга өметләнгән идем, әмма начарлык килде.

Яктылык көткән идем, әмма караңгылык килде.

27 Йөрәгем һич туктамыйча кайный,

Кайгылы көннәр килде.

28 Мин боегып йөрим,+ кояш яктысы да юк,

Җыенда күтәреләм һәм ярдәм сорап кычкырам.

29 Мин шакаллар кардәшенә,

Тәвә кошы кызларының иптәшенә әйләндем.+

30 Тирем каралып купты,+

Сөякләрем эсседән* яна.

31 Минем арфа кайгылы тавышлар гына чыгара,

Флейтамнан* үкереп елау ишетелә.

31 Мин күзләрем белән килешү төзедем.+

Ничек инде гыйффәтле кызга күз салыйм, ди?+

2 Алай эшләгән булсам, югарыдагы Аллаһыдан өлешем,

Биектәге Чиксез Кодрәт Иясеннән мирасым нинди булыр иде?

3 Җинаятьчене — бәла,

Явызлык кылучыларны һәлакәт көтә түгелме?+

4 Әллә ул минем юлларымны күрмиме?+

Әллә бар адымнарымны хисапламыймы?

5 Кайчан да булса ялган юлыннан* йөрдемме?

Алдарга дип ашыктыммы?+

6 Ходай мине төгәл үлчәүдә үлчәсен,+

Шунда саф икәнемне белер.+

7 Юлдан язганмын икән,+

Я йөрәгем күзләремә ияргән икән,+

Я кулларым нәҗесләнгән икән,

8 Мин чәчкәнне башка берәү ашасын,+

Мин утыртканны тамыры белән йолкып алсыннар.*

9 Күңелем хатын-кыз коткысына бирелгән булса,+

Якынымның ишек төбендә көтеп яткан булсам,+

10 Хатыным башка ир-ат өчен он тартсын,

Аның белән башкалар якынлык кылсын.+

11 Чөнки мин оят эш,

Хакимнәр җәзасына лаек җинаять кылган булыр идем.+

12 Бу йотып һәлак итүче,+

Хәтта бар нәрсәмне төбеннән юк итүче* ут булыр иде.

13 Хезмәтче ирләр я хатыннар миннән зарланганда,*

Алар белән гадел эш итмәгән булсам,

14 Аллаһы миңа каршы чыккач, нәрсә эшли алырмын?

Мине җавапка тарткач, ни әйтә алырмын?+

15 Мине ана карынында яраткан Аллаһы аларны да яраткан түгелме?+

Барыбызны да ана карынында бер үк Аллаһы булдырган түгелме?+

16 Ярлыга теләгәнен бирмәгән булсам,+

Тол хатынның күзләрен тилмерткән булсам,+

17 Ризыгымны ятимнәргә бирмичә

Үзем генә ашаган булсам+

18 (Яшь чагымнан ук ятим* минем белән үз әтисе белән үскәндәй үсте бит,

Бала чагымнан ук тол хатынга* таяныч булдым),

19 Ялангач калып суыктан үлеп баручыны

Я бөркәнерлек нәрсәсе булмаган ярлыны күргәндә,+

20 Ул җылына алсын өчен аңа сарыкларымның йонын бирмәгән булсам,

Һәм ул миңа рәхмәт укымаган булса,+

21 Шәһәр капкалары янында ятимгә ярдәмем кирәк булганда,+

Аңа* йодрык күрсәткән булсам,+

22 Кулым* иңбашымнан өзелеп төшсен,

Терсәктән* сынсын.

23 Мин Аллаһының җәзасыннан курка идем,

Аның шөһрәте алдында басып тора алмас идем бит.

24 Алтынга таянган булсам

Я саф алтынга: „Син минем ышанычым!“ — дигән булсам,+

25 Күп мал-мөлкәт җыйганга,+

Зур байлыгыма шатланган булсам,+

26 Яктыртып торган кояшны

Я йөзеп барган мәһабәт айны күргәндә,+

27 Күңелемнән вәсвәсәләнеп,

Аларга табыныр өчен кулым белән үбеш җибәргән булсам,+

28 Бу хакимнәр җәзасына лаек җинаять булыр иде,

Мин Аллаһыны кире каккан булыр идем.

29 Дошманымның һәлакәтенә шатланганым+

Яки башына бәла килгәндә сөенгәнем булдымы?

30 (Мин беркайчан да аның җанына ләгънәт төшүен сорап,

Телем белән гөнаһ кылмадым.)+

31 „Аның ризыгы белән тукланмаган кеше бар микән?“ —

Дип әйтмәделәрме чатырымда?+

32 (Бер чит кеше* дә тышта кунмады,+

Ишекләрем юлчылар өчен ачык иде.)

33 Гөнаһымны куенымда яшереп,

Башкалар сыман үз җинаятьләремне капларга тырыштыммы?+

34 Халык миңа ни эшләр дип курка идемме?

Я башка гаиләләрнең нәфрәте котымны ала идеме?

Шуңа күрә сүзсез калып өйдән чыгарга шүрли идемме?

35 Мине берәрсе тыңласа иде!+

Әйткән сүзләремне раслап кул куяр идем.*

Чиксез Кодрәт Иясе миңа җавап бирсен!+

Гаепләүчем үз шикаятен язсын иде!

36 Мин ул язуны җилкәмдә йөртер идем,

Таҗ сыман, башыма кияр идем.

37 Һәр адымым турында аңа җавап бирер идем,

Мирза сыман, аңа тәвәккәллек белән килер идем.

38 Әгәр җирем, мин аны урлаганга, үкереп елаган булса,

Буразналары бергәләп күз яшьләре түккән булса,

39 Әгәр бер дә түләмичә җимешләрен ашаганмын икән+

Я хуҗаларын* төшенкелеккә дучар иткәнмен икән,+

40 Миндә бодай урынына — чәнечкеле үсемлекләр,

Арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын».

Шулай итеп Әюпнең сүзләре тәмамланды.

32 Ахыр чиктә, әлеге өч кеше Әюпкә җавап кайтарудан туктады, чөнки ул үзенең тәкъва булуына инанган иде.*+ 2 Шунда Рам гаиләсеннән булган бузлы+ Барахи́л улы Илуйның бик каты ачуы чыкты. Ул Әюпкә Аллаһыны түгел, ә үзен* тәкъва дип санаганы өчен ачуланды.+ 3 Аның шулай ук Әюпнең өч иптәшенә дә бик нык ачуы купты, чөнки алар тиешле җавап бирә алмадылар һәм Ходайны гаепләделәр.+ 4 Әюпкә җавап бирер өчен, Илу́й аларның сөйләп бетергәнен көтеп торды, чөнки алардан яшьрәк иде.+ 5 Шул өч кешенең җавапсыз калганын күреп, Илуй ярсып китте. 6 Шунда бузлы Барахил улы Илуй сүзен башлап, болай диде:

«Мин яшь,

Ә сез олы.+

Шунлыктан мин үземне тыеп,+

Белгәннәремне әйтергә батырчылык итмәдем.

7 Мин: „Олы яшьтәгеләр сөйләсен,

Картлар зирәклеккә өйрәтсен“,— дип уйладым.

8 Тик кешеләргә төшенүчәнлекне алар эчендәге рух —

Чиксез Кодрәт Иясенең сулышы бирә.+

9 Кеше күп яшәгәнгә генә зирәк булып китми,

Дөреслекне олылар гына аңлый дип әйтеп булмый.+

10 Шуңа күрә мин: „Сүзләремә колак сал,

Мин дә сиңа белгәннәремне әйтим“,— дим.

11 Менә, мин әйтәсе сүзләрегезне көтеп тордым.

Фикер йөртүегезгә колак салып,+

Сез ни әйтергә дип сүз эзләгәндә сезне көттем.+

12 Сезне игътибар белән күзәттем,

Берегез дә Әюпнең хаклы булмавын исбатлый* алмады,

Аның дәлилләренә җавап бирмәде.

13 Шуңа күрә: „Без зирәклеккә ирештек,

Аңа кеше түгел, ә Аллаһы гаеп ташлый“,— димәгез.

14 Әюп миңа каршы сүз әйтмәде,

Һәм мин аңа сезнең сүзләрегез белән җавап бирмәм.

15 Бу кешеләр куркуга калды, җавап бирә алмый тора,

Бүтән әйтер сүзләре юк.

16 Мин көттем, ә алар дәшми,

Берсүзсез катып торалар.

17 Мин дә җавап бирим.

Белгәннәремне әйтим,

18 Чөнки әйтер сүзләрем күп,

Эчемдәге рух мине сөйләргә дәртләндерә.

19 Эчем бөкеләнгән шәраб кебек,

Шартларга әзер яңа турсык сыман.+

20 Миңа сүз бир — җаныма рәхәт булып китәр!

Мин сөйлим һәм җавап бирим.

21 Мин кешеләрне аермам.+

Берәрсенә ялагайланып та тормам,*

22 Чөнки мин ялагайлана белмим,

Ялагайлансам, Яратучым үземне шундук һәлак итәр иде.

33 Ә хәзер, Әюп, зинһар, сүзләремне тыңла,

Әйткәннәремә колак сал.

2 Менә, мин әйтергә тиеш,

Телем сөйләргә тиеш.

3 Сүзләрем йөрәгемнең намуслылыгын белдерә,+

Телем белгәннәремне эчкерсез сөйли.

4 Аллаһының рухы мине булдырды,+

Чиксез Кодрәт Иясенең сулышы миңа тормыш бирде.+

5 Булдыра алсаң, миңа җавап бир,

Миңа дәлилләреңне китер, үзеңне якларга әзер бул.

6 Менә, Аллаһы алдында мин нәкъ синең кебек үк,

Мин дә балчыктан яратылганмын.+

7 Шуңа күрә миннән куркырга бернинди сәбәп юк,

Бер сүзем дә авыр булмас.

8 Менә, син болай дидең,

Мин мондый сүзләреңне ишеттем:

9 „Мин саф, җинаять кылмадым,+

Чистамын, бер гаебем дә юк.+

10 Әмма Аллаһы миңа каршы чыгарга сәбәпләр таба,

Мине үз дошманы дип саный.+

11 Аякларыма богаулар сала,

Бар юлларымны күзәтә“.+

12 Әмма синең бу сүзләрең хак түгел, һәм менә ни өчен:

Ходай үлемле кешедән күпкә бөегрәк.+

13 Ни өчен син аңардан зарланасың?+

Бер сүзеңә дә җавап бирмәгәнгә түгелме?+

14 Ләкин Аллаһы бер әйтә һәм икенче тапкыр әйтә,

Әмма беркем игътибар итми.

15 Ул моны төштә, төнге күренештә эшли,+

Кешеләр тирән йокыга талгач,

Урын-җирләрендә йоклаганда башкара.

16 Шунда ул аларның колакларын ача,+

Аларга үгет-нәсыйхәтен аңлата.

17 Ул кешене гөнаһтан тыеп калырга,+

Горурлыктан сакларга тели.+

18 Аллаһы аның җанын* гүрдән,+

Гомерен кылычтан* яклый.

19 Ятагында сизгән әрнүләре,

Сөякләренең туктаусыз авыртуы аңа сабак бирә.

20 Ахыр чиктә, ул икмәктән җирәнә башлый,

Ул* хәтта иң сыйфатлы ризыкны кире кага.+

21 Аның тәне эреп бара,

Элек күренмәгән сөякләре хәзер чыгып тора.*

22 Аның җаны* — гүргә,

Гомере һәлак итүчеләргә якынлаша.

23 Кешегә ничек намуслы булырга икәнен сөйләр өчен,

Берәр хәбәрче,*

Бер мең арасыннан бер яклаучы табылса,

24 Ходай аңа илтифатын күрсәтеп болай ди:

„Аны саклап кал, гүргә төшә күрмәсен!+

Мин йолым таптым!+

25 Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк* булсын,+

Ул яшьлек куәте көннәренә кайтсын“.+

26 Ул Ходайга ялварыр,+ һәм Ходай аны кабул итәр,

Ул Аның йөзен күреп шатлыктан кычкырыр,

Һәм Аллаһы үлемле кеше өчен үз гаделлеген* яңадан урнаштырыр.

27 Ул кеше башкаларга игълан итәр:

„Мин гөнаһ кылдым+ һәм гаделлекне боздым,

Ләкин үземә тиешлесен алмадым.*

28 Ул җанымны* гүрдән йолып алды,+

Күзем якты дөньяны күрер“.

29 Аллаһы кеше өчен моның барысын

Ике-өч тапкыр эшли,

30 Аңа тормыш яктысы яктыртсын өчен,

Җанын гүрдән сакларга тели.+

31 Тыңла, Әюп, әйткәннәремә колак сал!

Дәшмә, сүземне дәвам итим.

32 Әйтер сүзең булса, җавап бир,

Сөйлә, чөнки хаклы булуыңны исбатлыйсым килә.

33 Ә инде булмаса, мине тыңла,

Дәшми тор, мин сине зирәклеккә өйрәтәм».

34 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:

2 «И зирәкләр, сүзләремне тыңлагыз,

Акыл ияләре, әйткәннәремә колак салыгыз.

3 Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,

Колак та сүзләрне аера.

4 Әйдәгез, үзебез өчен дөрес булганны билгелик,

Бергәләп нәрсә яхшы икәнен хәл итик.

5 Әюп болай диде бит: „Хаклы булсам да,+

Ходай мине гаделлектән мәхрүм итте.+

6 Гадел хөкем ителер өчен ялганлармынмы?

Гаебем булмаса да, ярам төзәлми“.+

7 Мыскыллауларны судай эчкән

Әюп кебек кеше бармы?

8 Ул яманлык кылучыларның иптәше,

Явызларның дусты.+

9 Ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышудан

Кешегә ни файда?“ — ди.+

10 Шуңа күрә, төшенүчән кешеләр, тыңлагыз мине,

Аллаһы өчен явызлык кылу,+

Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!+

11 Чөнки ул кешегә эшләренә карап әҗерен бирәчәк,+

Йөргән юлларының җимешләрен татырга юл куячак.

12 Юк, Аллаһы явызлык кылмый,+

Чиксез Кодрәт Иясе гаделлекне бозмый.+

13 Кем аңа җир йөзен ышанып тапшырган?

Кем аны бөтен дөнья белән хакимлек итәргә билгеләгән?

14 Ул кешеләргә игътибарын юнәлтсә,

Аларның рухын һәм сулышын үзенә алса,+

15 Бөтен кешеләр юк булыр,

Кешелек кире туфракка кайтыр.+

16 Төшенүчән булсаң, игътибарлы бул,

Сүзләремә колак сал.

17 Гаделлекне нәфрәт итүче хакимлек итәрме?

Ә идарәче гадел* икән, аны гаепләрсеңме?

18 Патшага: „Син яраксыз кеше“,— дип

Я мирзага: „Син явыз“,— дип әйтерсеңме?+

19 Ходай мирзаларның дәрәҗәсенә карамый

Һәм байларны ярлылардан* өстен күрми,+

Һәммәсен дә аның куллары булдырган бит.+

20 Алар кинәт төн уртасында+ үлеп китәргә мөмкин,+

Алар дер-дер калтырый да һәлак була.

Хәтта көчлеләр дә юк ителә, ләкин кеше кулы белән түгел.+

21 Ходайның күзләре кеше юлларын күрә бит,+

Ул аның һәр адымын күзәтеп тора.

22 Явызлык кылучылар яшеренә алырлык

Караңгылык та, дөм караңгылык та юк.+

23 Аллаһы беркемгә дә үзе алдында хөкем ителер өчен

Вакыт билгеләми бит.

24 Ул көчлеләрне һич сораштырмыйча тар-мар итә,

Алар урынына башкаларны куя.+

25 Әйе, аларның ни эшләгәнен ул белеп тора,+

Төнлә аларга һөҗүм итә, һәм алар һәлак була.+

26 Ул башкаларның күз алдында

Аларны явыз эшләре өчен җәзалый,+

27 Чөнки алар аңа иярми башладылар,+

Аның юллары турында бөтенләй уйламыйлар.+

28 Алар аркасында мескеннәр Ходайга ялвара,

Һәм ул ярдәмгә мохтаҗларның ыңгырашуын ишетә.+

29 Аллаһы дәшмәсә, аны кем хөкем итсен?

Берәр халыктан я кешедән

Йөзен борса, аны кем күрә алсын?

30 Ул моны имансыз кеше* идарә итмәсен өчен+

Һәм кешеләргә тозаклар куймасын өчен эшли.

31 Кем Аллаһыга:

„Һич яманлык кылмасам да, җәзага тартылам.+

32 Берәр нәрсә белмәсәм, күрсәт миңа,

Явызлык эшләгән булсам, бүтән эшләмәм“,— дияр?

33 Син Ходайның хөкемен кире какканда, ул сине үзең теләгәнчә бүләкләргә тиешме?

Моны мин түгел, ә син карар итәргә тиеш.

Шуңа күрә белгәнеңне әйт миңа.

34 Мине тыңлаган төшенүчән кешеләр,

Һәрбер зирәк кеше миңа болай дияр:

35 „Әюп үзе белмәгәнне сөйли,+

Аның сүзләре мәгънәсез“.

36 Әюп тулысынча сыналсын иде,*

Явызлар сыман җавап бирә бит!

37 Гөнаһ кыла, әле җитмәсә фетнә күтәрә,+

Алдыбызда мыскыллап кул чаба

Һәм Аллаһыга каршы күп ачулы сүзләр әйтә!»+

35 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:

2 «Нәрсә, үзеңне хаклы дип саныйсыңмы?

Хәтта: „Мин Аллаһыдан гаделрәк“*,— дисең.+

3 Син бит: „Гадел булуымнан сиңа* ни файда?

Гөнаһ кылган булсам, әллә миңа хәзергегә караганда начаррак булыр идеме?“ — дисең.+

4 Мин сиңа да,

Иптәшләреңә+ дә җавап бирәм.

5 Күккә кара,

Болытларны күзәт,+ алар синнән биегрәк.

6 Гөнаһ кыласың икән, аңа нинди зыян китерәсең?+

Җинаятьләрең күбәйсә, аңа каршы нәрсә эшлисең?+

7 Тәкъва булсаң, аңа файда китерәсеңме?

Әллә ул синнән берәр игелек күрәме?+

8 Явызлыгың синдәй кешеләргә генә тия,

Тәкъвалыгың адәм улына гына файда китерә.

9 Җәбер-золым аркасында кешеләр ыңгыраша,

Идарәчеләр кулыннан азат итүләрен үтенә.+

10 Тик һичкем: „Бөек Яратучым Аллаһы кайда?+

Төнлә җырлар җырлатучы Ходаем кайда?“+ — дип сорамый.

11 Ул безне хайваннарга+ караганда күбрәк өйрәтә+

Һәм кошларга караганда зирәгрәк итә.

12 Кешеләр ялварып үтенсә дә, ул җавап бирми,+

Чөнки алар горур һәм явызлык кыла.+

13 Ходай буш ялваруны* ишетми шул,+

Чиксез Кодрәт Иясе моңа колак салмый.

14 Ә инде мин аны күрмим дип сыкрансаң, ул бигрәк тә тыңламый.+

Синең эшең аның алдында, аны түземсезлек белән көт.+

15 Ул бит сине ачуы чыгып җавапка тартмаган,

Шундый дуамал булуыңа игътибар итмәгән.+

16 Әюп исә юкка гына авызын киң итеп ача,

Күп итеп үзе белмәгәнне сөйли».+

36 Илу́й шулай ук болай диде:

2 «Бераз сабыр бул, тагын сөйлим әле,

Аллаһы хакына әйтер сүзем бар.

3 Белгәннәремне төптән сөйләп бирермен,

Яратучымның тәкъвалыгы турында игълан итәрмен.+

4 Юк, сүзләрем ялган түгел,

Монда белемнәре камил булган Берәү тора.+

5 Ходай кодрәтле+ һәм һичкемне кире какмый,

Аның төшенүчәнлек көче бөек.

6 Ул явызның гомерен сакламас,+

Ә мескеннәргә карата гадел булыр.+

7 Ул тәкъвалардан күзен алмый,+

Аларны патшалар белән* тәхеткә утырта да,+ алар мәңгегә югарылана.

8 Аларга богаулар кидерсәләр

Һәм кайгы-хәсрәт баулары бәйләсәләр,

9 Ул аларга кылган эшләрен ачыклый,

Горурлыклары аркасында башкарган җинаятьләрен сөйли.

10 Колакларын ачып төзәтә,

Яманлык эшләмәскә чакыра.+

11 Алар аңа буйсынса һәм хезмәт итсә,

Көннәре ал да гөл булыр,

Тормышлары канәгатьлек китерер.+

12 Ә инде буйсынмаса, алар кылычтан* һәлак булыр,+

Бернәрсәгә өйрәнмичә үләр.

13 Имансыз* күңелле кешеләр ачу тотар.

Ул аларны тотып бәйләгәч тә, алар ярдәм сорап ялвармыйлар.

14 Алар* әле яшь чакта үләр,+

Гомерләре гыйбадәтханә фахишләре арасында үтәр.*+

15 Ләкин мескеннәр газап чиккәндә, Аллаһы* аларны коткара,

Кайгыга батсалар, аларның колакларын ача.

16 Ул сине бәла-казадан коткара,+

Чикләре булмаган киң урынга китерә,+

Юаныч итеп өстәл тулы ризык бирә.+

17 Хөкем карары чыгарылгач һәм гаделлек урнашкач,

Син явызга чыгарылган хөкем карары белән канәгать булырсың.+

18 Тик кара аны, ачуың килгәнгә,+ кеше кайгысына сөенә* күрмә,

Зур ришвәт сине юлдан яздырмасын.

19 Ярдәм сорап үтенүең,

Зур тырышлыклар куюың сине газап чигүдән саклап калырмы?+

20 Кешеләр юк була торган вакытны,

Төн килүен теләмә.

21 Сак бул, яман юлга баса күрмә,

Газап күрү урынына андый юлны сайлама.+

22 Аллаһының кодрәте бөек бит,

Аның кебек нәсыйхәтче бармы?

23 Берәрсенең аңа җитәкчелек биргәне*+

Я: „Син дөрес эшләмәдең“,— дип әйткәне бармы?+

24 Аның эшләрен данларга онытма,+

Шул эшләр турында кешеләр мәдхияләр җырлый.+

25 Аларны һәркемнең күргәне бар,

Үлемле кеше аларга ерактан карый.

26 Әйе, Ходай акыл ирешмәслек бөек,+

Яшәгән елларының саны башка сыймаслык.*+

27 Ул су тамчыларын күтәрә,+

Алар томаннан оеша да яңгыр булып

28 Болытлардан ява,+

Кешеләр өстенә коела.

29 Болыт катламнарын кем аңлый алсын?

Аның чатырыннан килгән күк күкрәүгә кем төшенә алсын?+

30 Кара, ничек ул аның өстен яшен белән яктырта+

Һәм диңгез төбен каплый!

31 Болар ярдәмендә ул халыкларга булыша,*

Аларга күп азык-төлек бирә.+

32 Ул үз кулында яшен тота,

Аны үзе теләгән урынга юнәлтә.+

33 Күк күкрәве аның турында сөйли,

Хәтта көтүләр дә кем* килгәнен белдерә.

37 Моның аркасында йөрәгем дөп-дөп тибә,

Атылып чыгарга тора.

2 Ходайның дөбердәгән тавышына,

Авызыннан чыккан күкрәвенә колак салыгыз.

3 Аның күкрәве күкләр астында ишетелә,

Ул үз яшенен җир читләренә кадәр җибәрә.+

4 Аннары гөрелдәгән тавыш чыга,

Аллаһының көчле тавышы күкри,+

Тавышы яңгыраганда ул яшенгә ирек бирә.

5 Ходай гаҗәеп тавыш белән дөберди,+

Акыл ирешмәслек бөек эшләр башкара.+

6 Ул бит карга: „Җиргә яу“,— дип боера,+

Көчле яңгырга: „Коеп яу“,— ди.+

7 Һәрбер үлемле кеше Аллаһының эшләрен белсен өчен,

Ул бар адәм улларының эшен туктата.*

8 Кыргый хайваннар үз ояларына кача

Һәм өннәрендә кала.

9 Көчле җил үз урыныннан өрә,+

Төньяк җиле белән салкыннар килә.+

10 Ходай сулышы белән боз барлыкка килә,+

Киң сулар ката.+

11 Ул болытларны дым белән авырайта,

Аларда яшен яшьнәтә,+

12 Ул кая юнәлтсә, алар шунда өерелеп бара,

Ни боерса,+ җир йөзендә шуны башкара.

13 Аларны ул җәза бирү,+ җирне сугару өчен

Я тугры мәхәббәт күрсәтү өчен куллана.+

14 Шуңа колак сал, Әюп,

Туктап, Аллаһының искиткеч эшләрен игътибар белән тикшереп чык.+

15 Ходайның болытлар белән ничек идарә иткәнен*

Һәм болыттан яшенгә ялт-йолт итәргә ничек кушканын беләсеңме?

16 Сиңа болытларның ничек йөзгәне билгелеме?+

Алар — белеме камил Аллаһының искиткеч эшләре.+

17 Көньяк җил искәнгә җир тынып калгач,

Ни өчен киемнәрең кыза?+

18 Аллаһы белән күкләрне

Каты металл көзгедәй җәя* аласыңмы?+

19 Аңа нәрсә әйтергә икәнен хәбәр ит безгә,

Без караңгыда бит, шуңа җавап бирә алмыйбыз.

20 Сөйләргә теләгәнемне аңа әйтергә кирәкме?

Яки берәр кем аңа хәбәр итәргә кирәкле нәрсә әйттеме?+

21 Күкләр якты булса да,

Җил чыгып болытларны таратып җибәргәнче,

Кешеләр яктылыкны* күрә алмый.

22 Төньяктан алтын нур сибелә,

Ходайның мәһабәтлеге+ курку-хөрмәт уята.

23 Чиксез Кодрәт Иясенең юллары акыл ирешмәслек,+

Аның кодрәте бөек,+

Ул һәрвакыт гаделлек+ һәм тәкъвалык+ буенча эш итә.

24 Шуңа күрә һәммәсе дә аны тирән хөрмәт итсен.+

Чөнки ул үзен зирәккә санаган кешене хупламый».+

38 Шуннан соң Йәһвә Әюпкә давыл эченнән җавап бирде:+

2 «Кем ул үзе дә белмәгәнне сөйләп,

Уй-ниятләремне томанлы итә?+

3 Ир-атларча билеңне буып куй,

Мин сорармын, ә син җавап бир.

4 Мин җиргә нигез салганда, син кайда идең?+

Аңлыйм дисәң, әйт миңа.

5 Аның үлчәмнәрен кем билгеләгән? Белсәң, әйт.

Кем аның аркылы үлчәү бавы сузган?

6 Ул нинди нигезгә салынган?

Аның почмак ташын кем куйган?+

7 Таң йолдызлары+ бергәләп шатланганда

Һәм Аллаһының бар уллары*+ куанып кычкырганда, син кайда идең?

8 Диңгез корсактан чыгарга омтылгандай котырынганда

Кем капкалар белән аңа чик куйган?+

9 Мин аны болытларга төргәндә,

Дөм караңгылык белән чорнап алганда,*

10 Аңа чикләр куйганда,

Бикләре белән капкаларын урнаштырганда+

11 Һәм: „Монда кадәр җитсәң була, тик бу чикне үтмә,

Горур дулкыннарың монда туктар“+,— дигәндә, син кайда идең?

12 Кайчан да булса таңга боерык биргәнең

Я аңа үз урынын күрсәткәнең,+

13 Аңа җир читләреннән тотып,

Явызларны селкеп төшерергә боерганың бармы?+

14 Җир йөзе мөһер басылган балчыктай үзгәрә,

Кием кигәндәй һәрьяклап бизәнә.

15 Явызлар исә үз яктылыкларыннан мәхрүм була,

Күтәрелгән куллары сына.

16 Диңгез чыганакларына кадәр җиткәнең

Я тирән суларны карап тикшергәнең бармы?+

17 Сиңа үлем капкалары+ күрсәтелгәне бармы?

Синең куе караңгылык* капкаларын+ күргәнең бармы?

18 Җирнең чиксез киңлегенә төшендеңме?+

Моның барысын белсәң, әйт миңа.

19 Яктылык кайларда яши?+

Караңгылыкның урыны кайда?

20 Аларны үз җирләренә кадәр озата алырсыңмы,

Йортларына алып барган юлны танып белерсеңме?

21 Әллә син моны шул вакытта дөньяга килгәнгә

Һәм инде күптән яшәгәнгә беләсеңме?

22 Кар амбарларына кергәнең+

Я боз келәтләрен күргәнең бармы?+

23 Аларны мин кайгы-хәсрәт көненә,

Сугыш-бәрелеш вакытына саклыйм.+

24 Яктылык* кайсы яктан тарала?

Җир йөзендә көнчыгыш җиле кайдан исә?+

25 Ташкын юлларын кем үткәргән?

Кем күкрәгән болытларның юлын билгеләгән?+

26 Кем кеше булмаган чүлләрдә,

Һичкем яшәмәгән җирләрдә яңгыр яудыра,+

27 Үлән үсеп чыксын өчен,

Давыл харап иткән коры җирләрне сугара?+

28 Яңгырның атасы бармы?+

Чык бөртекләрен кем тудыра?+

29 Боз кемнең карыныннан чыккан?

Күктәге бәсне кем дөньяга китергән?+

30 Кайчан сулар таш белән каплангандай булып,

Тирән суларның өсте боз булып ката?+

31 Кима́ йолдызлыгының* бауларын бәйли аласыңмы?

Ә Кәси́л йолдызлыгының* бауларын чишү хәлеңнән киләме?+

32 Берәр йолдызлыкны* үз вакытында чыгара

Я Әш йолдызлыгы* белән аның улларын җитәкләп алып бара аласыңмы?

33 Күкләр законнарын беләсеңме?+

Җирдә аларның* хакимлеген урнаштыра алыр идеңме?

34 Су ташкыны сине капласын өчен,

Болытларга кычкыра аласыңмы?+

35 Яшен укларын җибәрә аласыңмы?

Алар яныңа килеп: „Менә без“,— диярләрме?

36 Болытларга* кем зирәклек биргән?+

Күктәге күренешләргә* кем аңлау сәләте биргән?+

37 Кемнең болытларны санап чыгарлык зирәклеге бар?

Күктәге су савытларын кем аудара ала?+

38 Шунда туфрак пычракка әйләнә,

Җир кисәкләре бер-берсенә ябыша.

39 Арыслан өчен табыш аулый аласыңмы?

Яшь арысланнарның тамагын туйдыра аласыңмы?+

40 Үз ояларында посып ятканда

Я өннәрендә сагалап торганда, аларны тукландыра аласыңмы?

41 Козгын балалары кычкырып Аллаһыдан ярдәм сораганда

Һәм ашарга эзләп йөргәндә,

Кем козгынга ризык бирә?+

39 Тау кәҗәләренең бәрәнләгән вакытын беләсеңме?+

Боланның бозаулаганын күргәнең бармы?+

2 Алар буаз булган айларны санап торасыңмы?

Аларның балалау вакытын беләсеңме?

3 Алар иелеп балалый,

Һәм тулгак тотулары бетә.

4 Аларның бозау-бәрәннәре ныгый, яланда үсә,

Яннарыннан китә һәм инде кире кайтмый.

5 Кем кыргый ишәкне иреккә чыгарган,+

Кем аның бауларын чишкән?

6 Мин даланы — аның йорты,

Тозлак җирне аның яшәү урыны иттем.

7 Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан көлә,

Әйдәүченең кычкырган тавышын ишетми.

8 Калкулыклар буйлап ул көтүлек эзли,

Яшел үсемлекләр табарга тырыша.

9 Кыргый үгез сиңа хезмәт итәргә теләрме?+

Ул абзарыңда* кунармы?

10 Бау белән аны буразналарың янына алып килерсеңме,

Җир сукалар* өчен артыңнан барырмы?

11 Аның бөек көченә таянырсыңмы

Һәм авыр эшеңне аңа тапшырырсыңмы?

12 Ул уңышыңны кайтарыр

Һәм ындырыңа җыяр дип өметләнерсеңме?

13 Тәвә кошы күңелле итеп канатларын кага,

Әмма канаты белән каурыйларын ләкләкнеке белән чагыштырып буламы?+

14 Ул йомыркаларын җирдә ташлап китеп,

Аларны комда җылыта.

15 Әмма берәр кем аягы белән аларны сыта ала

Я кыргый хайван аларга баса ала икәнен оныта.

16 Ул үз балаларына карата аяусыз, әйтерсең лә алар аныкы түгел,+

Ул тырышлыкларым заяга булыр дип борчылмый.

17 Аллаһы аны зирәклектән мәхрүм иткән,

Аңа аңлау сәләте бирмәгән.

18 Әмма канатларын күтәреп какканда,

Ул аттан һәм аның җайдагыннан көлә.

19 Атка көчне син бирәсеңме?+

Аның муенын җилфердәп торган ял белән син каплыйсыңмы?

20 Аны саранча сыман сикертә аласыңмы?

Аның мәһабәт пошкыруыннан кот алына.+

21 Үзәндә тибенеп тора һәм бар көченә чаба,+

Сугышка ыргыла.+

22 Ул бернәрсәдән курыкмыйча көлә.+

Кылыч та аны борып җибәрә алмый.

23 Ук савыты аңа бәрелеп бара,

Сөңге белән кыска саплы сөңге ялтырый.

24 Ярсуыннан тибрәнеп, ул алга ыргыла,

Быргы тавышына тик тора алмый.*

25 Быргы тавышын ишеткәч, ул ярсуыннан кешнәп җибәрә,

Ерактан сугыш исен сизә,

Гаскәр башлыкларының кычкыруын һәм сугышка чакыруны ишетә.+

26 Әллә лачын көньякка таба

Синең аңлавың ярдәмендә канат какмый очамы?

27 Бөркет синең боерыгың белән күккә очамы?+

Оясын синең кушуың буенча биектә корамы?+

28 Ул текә кыяда куна,

Кыядагы ныгытмасында яши.

29 Шуннан ул үзенә ризык эзли,+

Күзләре еракка карый.

30 Аның балалары кан эчә,

Үтерелгәннәр кайда булса, ул да шунда».+

40 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Әюпкә болай диде:

2 «Кеше Чиксез Кодрәт Иясен тәнкыйтьләргә һәм аның белән бәхәсләшергә тиешме?+

Аллаһыны шелтәләргә теләүче җавап бирсен».+

3 Әюпнең Йәһвәгә җавабы мондый булды:

4 «Менә, мин бернигә дә тормыйм.+

Сиңа ни әйтә алыйм?

Авызымны кулым белән каплыйм.+

5 Мин бер сөйләдем, әмма кабат җавап бирмәм,

Ике сөйләдем, әмма бүтән берни әйтмәм».

6 Йәһвә Әюпкә давыл эченнән болай дип җавап бирде:+

7 «Ир-атларча билеңне буып куй,

Мин сорармын, ә син җавап бир.+

8 Син минем гаделлегемне шик астына куярсыңмы?*

Үзеңне аклар өчен, мине гаепләрсеңме?+

9 Кулың Аллаһыныкы сыман көчлеме?+

Ходай кебек, тавышыңны күкрәтә аласыңмы?+

10 Үзеңне дан һәм мәһабәтлек белән бизә,

Бөеклеккә һәм зиннәтлелеккә киенче.

11 Ачулы ярсуыңны яудыр,

Һәрбер тәкәббергә карап, аны түбәнсет.

12 Һәр тәкәббергә игътибар итеп, аларны басынкы ит,

Явызларны торган җирләрендә таптап бетер.

13 Аларның барысын туфракка качыр,

Аларны яшерен урында бәйләп куй,

14 Шулчак мин синең алда

Уң кулың үзеңне коткара ала икәнен танырмын.

15 Менә, мин, сине бар иткән кебек, бегемотны да барлыкка китердем,

Ул, үгез сыман, үлән ашый.

16 Кара, аның ботлары никадәр көчле,

Корсак мускуллары нинди куәтле!

17 Койрыгын катыргач, койрыгы эрбет агачы сыман була,

Ботындагы сеңерләре үрелгән.

18 Аның сөякләре бакыр торбалар шикелле,

Аяклары тимердән чүкеп ясалган баганалар сыман.

19 Ул Аллаһының эшләре арасында беренче урын ала,

Янына Яратучысы гына кылыч белән килә ала.

20 Таулар аның өчен ризык булдыра,

Анда бар кыргый хайваннар күңел ача.

21 Ул лотос агачлары төбенә ята,

Саздагы камышлар арасына яшеренә.

22 Аңа лотос агачларының күләгәсе төшә,

Үзәндәге* тупыллар аны чолгап ала.

23 Елга котырынса, аның исе китми.

Аңа Үрдү́н+ ябырылса да, ул тыныч кала.

24 Ул уяу булганда берәр кем аны тотып ала аламы

Я борынын ыргак белән тишә аламы?

41 Кармакка левиафанны*+ тота аласыңмы?

Я бау белән телен тотып тора аласыңмы?

2 Аның борын тишекләре аша бау үткәрә

Я теш казнасын ыргак белән тишә аласыңмы?

3 Ул сиңа ялварып торырмы?

Синең белән йомшак сөйләшерме?

4 Гомере буе сиңа кол булыр өчен,

Синең белән килешү төзерме?

5 Кош белән уйнагандай, аның белән уйнарсыңмы?

Кечкенә кызларың күңел ачсын өчен, аны бәйләп куярсыңмы?

6 Сәүдәгәрләр аны берәр нәрсәгә алыштырырмы?

Алар аны үзара бүлешерме?

7 Аның тиресен гарпуннар белән+

Я башын балык тоту сөңгеләре белән каплый аласыңмы?

8 Аңа кулың белән кагыл,

Бу көрәш исеңнән чыкмас һәм кабат алай эшләмәссең!

9 Аны буйсындыруга өмет акланмас.

Аны күрү белән котың алыныр.*

10 Аны борчырга һичкем батырчылык итмәс.

Алай булгач, миңа каршы кем тора ала?+

11 Кем миңа берәр нәрсәне беренче булып биреп, мине бурычлы итте?+

Күк астында бар нәрсә минеке бит.+

12 Аның әгъзалары,

Көче һәм килешле гәүдәсе турында әйтми калмам.

13 Кем аның өс киемен салдырыр?

Кем аның ачык авызына керер?

14 Кем кызыксынып аның зур авызын ача ала?

Һәрьяктан куркыныч тешләре чыгып тора бит.

15 Сыртында бер-берсенә тыгыз яткан

Мөгез калканчыклар рәт-рәт тезелеп киткән.*

16 Алар бер-берсенә шулкадәр якын ки,

Араларыннан һава да үтә алмый.

17 Алар бер-берсенә ябышкан,

Бергә тоташканга, аларны аерып булмый.

18 Ул пошкырганда, яктылык чәчри,

Аның күзләре таң нурлары сыман.

19 Авызыннан яшен утлары,

Ут чаткылары чыга.

20 Аның борын тишекләреннән,

Камыш ягылган мичтән чыккандай, төтен чыга.

21 Сулышы белән күмерләрне ялкынландыра,

Авызыннан ут атылып чыга.

22 Бөек кодрәт аның муенында,

Алдыннан дәһшәт килә.

23 Тәнендәге сырлары тыгыз тоташкан,

Коелган тимер сыман нык һәм какшамас тора.

24 Аның йөрәге таштай каты,

Тегермәннең аскы ташы сыман нык.

25 Ул күтәрелгәч, хәтта көчлеләр дә куркуга кала,

Аның бәргәләнүе аптырашта калдыра.

26 Аны кылыч белән дә,

Сөңге, кыска сөңге, ук белән дә җиңеп булмый.+

27 Аның өчен тимер — салам сыман,

Бакыр — черек агач сыман.

28 Ул уктан качмый,

Пращтан* атылган ташлар аның өчен кибәк сыман.

29 Чукмарны ул салам бөртеге итеп күрә,

Сөңге тавышыннан көлә генә.

30 Аның корсагы очлы чүлмәк ватыклары кебек,

Ул сазлыктан ашлык сугу коралы сыман сөйрәлә.+

31 Ул тирәнлекне казандагы суны кайнаткандай кайната,

Диңгезне казанда кайнаган май күбекләнгәндәй күбекләндерә.

32 Артыннан җем-җем эз кала.

Упкын чал чәчле булып күренә.

33 Җирдә аңа тиң һичнәрсә юк.

Ул куркусыз булып яратылган.

34 Ул бар тәкәббер хайваннарның күзенә карый.

Ул — бөтен бөек җанварларның патшасы».

42 Әюп Йәһвәгә болай дип җавап бирде:

2 «Хәзер мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны,

Һәр ниятеңне үти алганыңны беләм.+

3 Син әйттең: „Кем ул белеме булмый торып, уй-ниятләремне томанлы итә?“+

Әйе, мин аңламыйча сөйләдем шул,

Үзем белмәгән, үзем өчен гаҗәеп булган нәрсәләр турында әйттем.+

4 Шулай ук болай дидең: „Тыңла әле, ә мин сөйләрмен.

Мин сорармын, ә син җавап бир“.+

5 Колакларым синең турында ишеткән иде,

Әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм.

6 Шуңа күрә мин сүзләремне кире алам,*+

Тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм».+

7 Йәһвә Әюп белән сөйләшеп бетергәннән соң, теманлы Илифазга Йәһвә болай диде:

«Сиңа һәм ике иптәшеңә+ ачуым кабынды, чөнки сез минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез.+ 8 Җиде үгез белән җиде сарык тәкәсе алып, хезмәтчем Әюп янына барыгыз һәм үзегез өчен яндыру корбаны китерегез, ә хезмәтчем Әюп сезнең өчен дога кылыр.+ Мин аның үтенечен кабул итеп, сезгә акылсызлыгыгызга карап җәза бирмәячәкмен, сез бит минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез».

9 Шунда теманлы Илифа́з, шуахлы Билда́д һәм нагамалы Сәфә́р, китеп, Йәһвә кушканча эш иттеләр. Һәм Йәһвә Әюпнең догасын кабул итте.

10 Әюп үз иптәшләре турында дога кылгач,+ Йәһвә аны бөтен кайгы-хәсрәтеннән азат итте+ һәм аның бар милкен торгызды. Йәһвә аңа элеккегә караганда ике мәртәбә күбрәк мал-мөлкәт бирде.+ 11 Аның бөтен абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм элеккеге дуслары+ килеп, аның белән бергә йортында ашадылар. Алар аның кайгысын уртаклаштылар һәм Йәһвә рөхсәт иткән бөтен бәла-казалардан соң аны юаттылар. Һәрберсе аңа көмеш акча һәм алтын йөзек бүләк итте.

12 Йәһвә исә Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалады.+ Әюп 14 000 сарыкка, 6 000 дөягә, 1 000 пар эре терлеккә һәм 1 000 ишәккә ия булды.+ 13 Аның шулай ук җиде улы һәм өч кызы туды.+ 14 Беренче кызын ул Җәмимә́, икенчесен Кәтсия́, өченчесен Керенгәпү́һ дип атады. 15 Бер җирдә дә Әюпнең кызларыдай гүзәл хатын-кызлар юк иде. Абый-энеләренә биргән кебек үк, аталары аларга да мирас бирде.

16 Шуннан соң Әюп тагын 140 ел яшәде һәм үзенең балалары белән оныкларын — дүрт буынны күрде. 17 Әюп бик озак яшәде һәм тормышыннан канәгать булып вафат булды.

Бәлки, мәгъ. «дошманлыкка очраган».

Яки «һәрберсенең йортында үз чиратында».

«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.

Я, бәлки, «яшен».

«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.

Сүзгә-сүз «Тире өчен тире».

Яки «җанын».

Яки «коточкыч эренле яралар».

Яки «танышы».

Яки «Караңгылык һәм үлем күләгәсе».

Крокодилны я башка көчле зур су җәнлеген аңлата.

Я, бәлки, «Үзләре өчен ташландык урыннар төзегән».

Сүзгә-сүз «яктылык».

Яки «ниятләүчеләр».

Яки «хәбәрчеләрен».

Бәлки, фәрештәләр турында әйтелә.

Яки «синең белән килешүдә булыр».

Яки «сүзләрем акылсыз, котырынкы».

Яки «Гомеремне (җанымны) озайтырлык».

Яки «Сәяхәтче шебалылар».

Сүзгә-сүз «йолып алыгыз».

Яки «алмаштырырсыз».

Яки «эңгер-меңгер җиткәнче».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «җаным».

Яки «синең өчен уянып».

Яки «Мөртәтнең».

Яки «Ул таш йортка карый».

Яки «йотылгач».

Яки «Менә шулай аның юлы эреп бетә».

Яки «судлашасы».

Яки «алып куя».

Бәлки, Зур Җидегән йолдызлыгы.

Бәлки, Орион йолдызлыгы.

Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.

Сүзгә-сүз «көньякның эчке бүлмәләрен».

Күрәсең, диңгездәге зур җанвар.

Я, бәлки, «Дәгъвачымнан».

Сүзгә-сүз «судка чакырыр».

Яки «гаепсез булсам».

Яки «гаепсез булсам».

Яки «үз җанымны белмим».

Яки «тормышымны нәфрәт итәм; кире кагам».

Яки «сафлык саклаганны да».

Сүзгә-сүз «явыз».

Яки «Арабызда арадашчы».

Сүзгә-сүз «өстемнән таягын алып куйса».

Яки «Минем җаным тормышымнан җирәнә».

Яки «сулышымны; тормышымны».

Яки «күңелем күтәрелер иде».

Яки «Караңгылык һәм үлем күләгәсе».

Яки «мактанчык».

Яки «Чиксез Кодрәт Иясенең чиген ачыклый».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «адәм булып туса гына».

Яки «хуплавыңны».

Яки «җанның соңгы сулышы».

Сүзгә-сүз «Чыннан да, сез кешеләр».

Яки «шуган».

Я, бәлки, «Җиргә сөйлә».

Яки «сулышы».

Яки «бернәрсәсез».

Яки «Өлкәннәрне».

Сүзгә-сүз «Көчлеләрнең билбавын бушайта».

Яки «Аны өстен күрерсезме».

Яки «онытылмас».

Сүзгә-сүз «учыма салам».

Яки «юлларымны».

Яки «мөртәт».

Я, бәлки, «Берәү бәхәсләшә алса, мин дәшми торып үләрмен».

Сүзгә-сүз «Ул», бәлки, Әюп.

Яки «борчулар».

Я, бәлки, «кисеп ташлана».

Сүзгә-сүз «Мине».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Символик рәвештә үлем коллыгы турында әйтелә.

Яки «Тәне үз өстендә булганда гына ул авырту».

Яки «көнчыгыш җиле». Чүлдән исә торган көйдергеч көнчыгыш җиле турында сүз бара.

Яки «фәрештәләренә».

Яки «Чиксез Кодрәт Иясеннән өстен булмакчы».

Ягъни торгызылуга өметен.

Сүзгә-сүз «Аның».

Яки «Мөртәтләр».

Яки «Җаннарыгыз минем җаным урынында булса».

Яки «Минем белән җыела торганнарны».

Сүзгә-сүз «җилкәмнән тотып алып».

Яки «Көчемне». Сүзгә-сүз «мөгеземне».

Сүзгә-сүз «үлем күләгәсе».

Я, бәлки, «йокламыйча Ходаема карыйм».

Сүзгә-сүз «мәкаль; әйтем».

Яки «мөртәтләр».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Ягъни өметем.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Я, бәлки, «нәҗес».

Яки «аксар».

Яки «дәһшәтле үлемгә».

Яки «Вакытлыча яшәгән».

Сүзлекне к.

Яки «хурладыгыз».

Яки «Туганнарым».

Сүзгә-сүз «тешләрем тиресе белән».

Яки «Бөерләрем эшләми башлады».

Яки «кешелек; Адәм».

Яки «Мөртәтнең».

Ягъни яшьлек дәрте.

Яки «үтенә».

Сүзгә-сүз «йотмыйча».

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзгә-сүз «Аның».

Яки «куәтле».

Яки «Сыбызгы».

Яки «бер мизгелдә», ягъни тиз һәм газапсыз үлем.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «киңәшләре».

Яки «икегә кыскартыла».

Яки «Аллаһыны берәр нәрсәгә өйрәтә».

Яки «Ачы җан белән».

Я, бәлки, «рәхимсез эш итәр өчен корган».

Яки «Елга үзәнендәге».

Яки «сөенәме».

Ягъни залог.

Яки «Атасыз балаларның».

Сүзгә-сүз «кош өчен элмәкләр».

Яки «түгәрәгеннән».

Яки «Аларның гомерләре вакытлары килеп җиткәнче кыскартылды».

Яки «Эшкәртелмәгән алтыннарыңны».

Яки «елга үзәннәренә».

Яки «Эшкәртелмәгән алтыннарың».

Яки «күзләре аска караганны».

Яки «зарлануым фетнәчел».

Яки «үземә билгеләнгәннән».

Яки «Җаны».

Яки «билгеләнгәнне».

Ягъни залог.

Я, бәлки, «терлек азыгы урырга».

Я, бәлки, «май сыгып чыгара».

Яки «Яраланганнарның җаннары».

Я, бәлки, «беркемне дә явызлык өчен гаепләми».

Сүзгә-сүз «казып».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «Ул».

Сүзгә-сүз «Ул».

Яки «саф».

Яки «Сәламәт акылыңны».

Яки «мул итеп».

Сүзгә-сүз «Аның».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «Рәхәб».

Яки «Җиле».

Яки «Шуышып баручы».

Яки «сафлыгымны үземнән алып куймам; саклармын».

Яки «Көннәремнең берсе өчен дә».

Яки «мыскылламас».

Яки «Мөртәт».

Яки «җанын».

Я, бәлки, «кулы белән».

Ягъни кокон.

Я, бәлки, «Алар аны мыскыллап кул чабарлар һәм аңардан көлеп, үз урыннарыннан сызгырырлар».

Ягъни руда.

Күрәсең, тау эшләрен аңлата.

Яки «Череп таркалу урыны».

Яки «Хезмәтчеләрем».

Яки «җиңсез күлмәк».

Я, бәлки, «Алар йөземнең яктысын томаламый иделәр».

Яки «елга үзәннәрендәге».

Сүзгә-сүз «мәкаль; әйтем».

Сүзгә-сүз «җәямнең керешен бушайтканга».

Я, бәлки, «Һәм аларга беркемнең ярдәме кирәк түгел».

Сүзгә-сүз «сөякләремне бораулап тишәләр».

Я, бәлки, «Көчле чирем мине ямьсезли».

Я, бәлки, «дөбердәтеп, мине юк итәсең».

Яки «көн».

Яки «Җаным».

Я, бәлки, «кызышып».

Яки «Сыбызгымнан».

Я, бәлки, «ялганчылар белән».

Яки «Токымнарым юк ителсен».

Яки «йолкып алучы».

Яки «минем белән судлашканда».

Сүзгә-сүз «ул».

Сүзгә-сүз «аңа».

Я, бәлки, «Шәһәр капкалары янында үземә булышлык күрсәткәннәрен күреп, ятимгә».

Яки «Калак сөягем».

Яки «Буын чокырыннан; Өске сөягеннән».

Яки «килмешәк».

Яки «Менә минем имзам».

Яки «хуҗаларының җанын».

Яки «чөнки ул үз күзендә тәкъва иде».

Яки «җанын».

Яки «Әюпне шелтәли».

Яки «хөрмәтле исем дә бирмәм».

Яки «тормышын».

Яки «сугыш коралыннан (сөңгедән)».

Яки «Җаны».

Яки «ачыла».

Яки «тормышы».

Яки «фәрештә».

Яки «яңарак».

Яки «тәкъвалыгын».

Я, бәлки, «Бу миңа файда китермәде».

Яки «тормышымны».

Яки «тәкъва».

Яки «дәрәҗәлеләрне гадиләрдән».

Яки «мөртәт».

Я, бәлки, «Атам, Әюп тулысынча сыналсын иде».

Яки «тәкъварак».

Күрәсең, Аллаһыга мөрәҗәгать итә.

Яки «ялганны».

Я, бәлки, «Ул патшаларны».

Яки «сугыш коралыннан (сөңгедән)».

Яки «Мөртәт».

Яки «Аларның җаны».

Я, бәлки, «бетәр».

Сүзгә-сүз «ул».

Яки «сөенеп кул чаба».

Я, бәлки, «аны тәнкыйтьләгәне; аңардан хисап алганы».

Яки «аңлатылмаслык».

Я, бәлки, «халыкларның эшен яклый».

Я, бәлки, «нәрсә».

Сүзгә-сүз «Ул һәр кешенең кулына мөһер суга».

Яки «болытларга ничек боерык биргәнен».

Яки «чүкеп ясый».

Ягъни кояшны.

«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.

Яки «биләүгә биләгәндәй чорнап алганда».

Яки «үлем күләгәсенең».

Я, бәлки, «Яшен».

Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.

Бәлки, Орион йолдызлыгы.

Сүзгә-сүз «Мазаротны». 2Пат 23:5 тә моңа охшаш сүз күплек санда очрый һәм зодиак йолдызлыгы дигән мәгънә йөртә.

Бәлки, Зур Җидегән йолдызлыгы.

Я, бәлки, «Аның».

Я, бәлки, «Кешегә».

Я, бәлки, «Аңга».

Яки «утлыгың янында».

Яки «тырмалар».

Я, бәлки, «ышанмый».

Яки «юкка чыгарырсыңмы».

Яки «Елга үзәнендәге».

Бәлки, крокодилны.

Яки «күрү сине аяктан егар».

Я, бәлки, «Рәт-рәт тезелеп киткән мөгез калканчыклары — аның горурлыгы».

Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.

Яки «үз сүзләремнән баш тартам».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу