Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Гыйбрәтле сүзләр 1:1-31:31
  • Гыйбрәтле сүзләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гыйбрәтле сүзләр
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Гыйбрәтле сүзләр

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР

1 Исраи́л патшасы+ Давытның улы+ Сөләйманның+ гыйбрәтле сүзләре.

2 Бу гыйбрәтле сүзләр зирәклеккә өйрәнер өчен,+ тәрбия алыр өчен

Һәм тирән мәгънәле сүзләрне аңлар өчен,

3 Төшенүчән, тәкъва,+ гадел*+ һәм намуслы булырга

Ярдәм итүче өйрәтү алыр өчен,+

4 Тәҗрибәсез кешене алдын-артын уйларга+ өйрәтер өчен,

Яшьләргә белем һәм аң бирер+ өчен язылган.

5 Зирәк кеше тыңлар да күбрәк үгет-нәсыйхәт алыр,+

Аңлаучан кеше акыллы* җитәкчелек табар,+

6 Шулчак гыйбрәтле һәм хикмәтле сүзләрне,

Зирәкләрнең сүзләрен һәм аларның табышмакларын аңлар.+

7 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — белем башлангычы.+

Акылсызлар гына зирәклек белән тәрбияне санга сукмый.+

8 Улым, атаңның үгет-нәсыйхәтен тыңла,+

Анаңның күрсәтмәсен* калдырма.+

9 Алар — башың өчен матур итеп үрелгән такыя,+

Муеныңа тагылган нәфис бизәк.+

10 Улым, гөнаһ кылучылар сине аздырмакчы булса, бирешмә.+

11 Алар болай дияр: «Әйдә безнең белән.

Тозак корып, кан койыйк,

Гаепсез кешеләрне сагалап торыйк.

12 Аларны, Кабер* йоткандай, тере килеш йотыйк;

Гүргә баручыларны, гүр йоткандай, тулысынча йотып алыйк.

13 Аларның бөтен байлыгын алыйк.

Йортларыбызны табыш белән тутырырбыз.

14 Безгә кушыл.*

Талаганыбызны бертигез бүләрбез».*

15 Улым, аларга иярмә.

Сукмакларына аяк басма.+

16 Явызлык юлында аяклары җиргә тими,

Алар кан коярга ашыга.+

17 Кошның күз алдында тозак кору мәгънәсез.

18 Шуңа күрә алар кан түгәр өчен сагалап тора,

Җаннарны һәлак итәр өчен посып ята.

19 Намуссыз табышка кызыккан кешеләрнең юлы әнә шундый,

Андый табыш үз иясенең җанын һәлак итәр.+

20 Чын зирәклекнең+ авазы урамда яңгырый,+

Тавышы мәйданнарда ишетелә.+

21 Ул тормыш кайнап торган урам чатларында кычкыра.

Шәһәр капкалары янында болай ди:+

22 «Әй тәҗрибәсезләр, кайчанга кадәр сез тәҗрибәсезлекне сөярсез?

Әй мыскыллап көлүчеләр, күпме инде мыскыллап көлүдән рәхәтлек табарга була?

Әй акылсызлар, кайчанга кадәр сез белемне нәфрәт итәрсез?+

23 Мин төзәткәндә, юлларыгызны үзгәртегез.+

Шулчак сезгә рухымны коярмын;

Сезгә сүзләремне җиткерермен.+

24 Чөнки мин кычкырдым, ә сезнең тыңлыйсыгыз килмәде,

Кулымны суздым, әмма һичкем игътибар итмәде,+

25 Бер киңәшемне дә санга сукмадыгыз,

Төзәтүләремне кире кактыгыз.

26 Сезгә бәла килгәндә, мин дә шатланырмын,

Сез дәһшәт күргәндә, мыскыллап көләрмен.+

27 Сезгә давыл кебек дәһшәт,

Көчле җил кебек бәла килгәч,

Кайгы һәм газап өстегезгә ябырылгач, мин көләрмен.

28 Шул чакта алар мине чакырырлар, әмма мин җавап бирмәм,

Мине тырышып эзләрләр, әмма тапмаслар,+

29 Чөнки алар белемне нәфрәт иттеләр,+

Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәтәселәре килмәде.+

30 Алар киңәшләремне кире кактылар,

Төзәтүләремнең берсен дә санга сукмадылар.

31 Шуңа күрә сайлаган юлларының җимешләрен татырлар,+

Корган ниятләренә* туенырлар.

32 Чөнки тәҗрибәсезләрне үз кирелеге һәлак итәр,

Акылсызларны үз гамьсезлеге кырып бетерер.

33 Әмма мине тыңлаучы иминлектә яшәячәк+

Һәм бәла-казадан курыкмаячак».+

2 Улым, әгәр сүзләремне кабул итсәң

Һәм әмерләремне хәзинәдәй сакласаң,+

2 Зирәклеккә колак салсаң,+

Һәм күңелең үткен акылга тартылса,+

3 Әгәр төшенүчәнлекне чакырсаң+

Һәм үткен акыл сорап аваз салсаң,+

4 Боларның барысын көмеш эзләгәндәй эзләсәң,+

Яшерелгән хәзинәне эзләп казыгандай казысаң,+

5 Йәһвәгә карата курку-хөрмәтнең нәрсә икәнен аңларсың+

Һәм Аллаһы турында белем табарсың.+

6 Чөнки зирәклекне Йәһвә үзе бирә,+

Белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга.

7 Ул зирәклекне намуслылар өчен саклый,

Сафлык юлыннан йөрүчеләр өчен калкан ул.+

8 Ул гаделлек юлын яклый,

Үз тугрыларының сукмакларын саклар.+

9 Шулчак син тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларсың,

Игелек юлының асылына төшенерсең.+

10 Зирәклек йөрәгеңә кереп урнашкач,+

Белем җан* рәхәте булып киткәч,+

11 Аң сине саклап,+

Үткен акыл сине яклап торыр.

12 Алар сине яман юлдан,

Азгын сүзләр әйтүче кешедән коткарып торыр.+

13 Намуслылык юлыннан тайпылып,

Караңгылык сукмагыннан йөрүчеләрдән,+

14 Яман эшкә сөенүчеләрдән,

Явызлыкка һәм азгынлыкка куанучылардан,

15 Сукмаклары кәкре булганнардан,

Бөтен юллары мәкерле булган кешеләрдән яклап торыр.

16 Сине азгын* хатыннан,

Бозык* хатынның кызыктыргыч* сүзләреннән саклап калыр.+

17 Ул хатын үзенең яшьлектәге тормыш* иптәшен калдырган+

Һәм Аллаһысы белән килешүне оныткан.

18 Аның йорты үлемгә алып бара,

Йөргән юллары гүргә иңдерә.+

19 Аның янына кергән һичкем кире кайтмас,

Тормыш юлына яңадан аяк басмас.+

20 Шуңа күрә яхшы кешеләр юлыннан йөр,

Тәкъвалар сукмагында кал.+

21 Чөнки җирдә намуслылар гына яшәячәк,

Җир йөзендә саф* кешеләр генә калачак.+

22 Ә явызлар җирдән юк ителәчәк,+

Хыянәтчеләр аннан кырып бетереләчәк.+

3 Улым, үгет-нәсыйхәтемне* онытма,

Әмерләремне чын күңелдән үтә,

2 Шулчак синең гомерең озын булыр,

Һәм син тыныч-имин яшәрсең.+

3 Тугры мәхәббәт һәм тугрылык* сине калдырмасын.+

Аларны муеныңа тагып куй,

Йөрәгең тактасына уеп яз.+

4 Шулчак син Аллаһының һәм кешеләрнең илтифатын казанырсың,*+

Төшенүчән кеше булып танылырсың.

5 Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян,+

Үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма.+

6 Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал,+

Һәм ул сукмакларыңны туры итәр.+

7 Үзеңне акыл иясе дип санама.+

Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәт һәм явызлыктан кач.

8 Бу тәнең өчен дәва булыр,

Сөякләреңә көч өстәр.

9 Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир,+

Бөтен уңышыңның* беренче җимешләрен* китер.+

10 Шулай эшләсәң, амбарларың шыгрым тулы булыр,+

Мичкәләреңдә* яңа шәраб ташып торыр.

11 Улым, Йәһвә тәрбиясен кире какма,+

Аның төзәтүен нәфрәт итмә,+

12 Чөнки ата кеше үзенә шатлык китергән улын төзәткән кебек,+

Йәһвә дә, кемне яратса, шуны төзәтә.+

13 Зирәклек тапкан кеше+

Һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле.

14 Зирәклеккә ия булу көмешкә ия булудан яхшырак,

Ул алтыннан файдалырак.+

15 Ул мәрҗәннәрдән* дә кыйммәтрәк,

Син теләгән бернәрсә дә аңа тиң булмас.

16 Аның уң кулында — озын гомер,

Сул кулында — байлык һәм дан.

17 Аның юллары рәхәт,

Бар сукмаклары тыныч-имин.+

18 Зирәклеккә тотынганнар өчен ул тормыш агачы,

Аңа нык тотынганнар бәхетле дип аталыр.+

19 Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган.+

Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган.+

20 Аның белеме ярдәмендә су упкыннары бүленгән,

Болытлы күкләр тамчылар белән тулган.+

21 Улым, аларны* күздән ычкындырма.

Зирәклек һәм аңны сакла,

22 Алар сиңа* гомер бирер,

Муеныңа бизәк булыр.

23 Ул чакта син үз юлыңнан имин йөрерсең,

Һич абынмыйча атларсың.*+

24 Яткач, куркуга төшмәссең,+

Йокларга яткач, йокың тәмле булыр.+

25 Син көтелмәгән бәладән курыкмассың,+

Явызлар өстенә киләчәк давылдан хәвефләнмәссең.+

26 Чөнки син ышанычыңны Йәһвәгә багларсың,+

Ул аягыңны тозактан саклап торыр.+

27 Ярдәм итү кулыңнан килгәндә,+

Игелеккә мохтаҗ булганнарга аны күрсәтми калма.+

28 Якының сораган әйберне шундук бирә алсаң,

Аңа: «Бар, соңрак кил! Иртәгә бирермен»,— димә.

29 Якыныңа каршы явыз ният корма,+

Ул бит яныңда синнән шикләнмичә яши.

30 Үзеңә явызлык кылмаган булса,+

Кеше белән бер сәбәпсез талашма.+

31 Мәрхәмәтсез кешедән көнләшмә,+

Аның бер юлын да сайлама.

32 Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит,+

Ә намуслылар — аның якын дуслары.+

33 Явызның йортын Йәһвә ләгънәт итә,+

Ә тәкъваның йортына фатихасын яудыра.+

34 Мыскыллап көлүчеләрдән ул үзе көлә,+

Юашларга исә илтифатын күрсәтә.+

35 Зирәкләр ихтирам казана,

Ә ахмаклар хурлыклы нәрсәләр белән горурлана.+

4 Улларым, ата тәрбиясен кабул итегез,+

Төшенүчәнлеккә ия булыр өчен, игътибарлы булыгыз.

2 Мин сезгә файдалы күрсәтмәләр бирермен,

Үгет-нәсыйхәтемне* кире какмагыз.+

3 Мин дә бит әтиемнең тыңлаучан улы идем,+

Әниемнең иң яраткан баласы идем.+

4 Әтием мине болай дип өйрәтә торган иде: «Сүзләремне күңелеңә беркетеп куй.+

Әмерләремне үтәп, озак яшә.+

5 Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл.+

Әйткәннәремне онытма, алардан читкә тайпылма.

6 Зирәклекне калдырмасаң, ул сине саклап торыр.

Аны яратсаң, ул сине яклап торыр.

7 Иң мөһиме* — зирәклек,+ зирәклеккә иреш,

Нәрсәгә генә ия булсаң да, төшенүчәнлеккә омтылырга онытма.+

8 Зирәклекнең кадерен бел, һәм ул сине югары күтәрер.+

Аңа сарыл, һәм ул сиңа дан китерер,+

9 Башыңны матур такыя белән бизәр,

Сиңа гүзәллек таҗы кигезер».

10 Тыңла, улым, сүзләремне кабул ит,

Шулчак гомерең озын булыр.+

11 Сине зирәклек юлыннан алып барырмын,+

Намуслылык сукмагыннан җитәкләп йөртермен.+

12 Атлаганда, аякларыңа тоткарлык булмас,

Йөгергәндә, абынмассың.

13 Тәрбиягә нык тотын, аны җибәрмә.+

Сакла аны, ул синең гомерең бит.+

14 Явызлар юлына аяк басма,

Яман кешеләрнең сукмагыннан йөрмә.+

15 Кач андый юлдан, аннан барма,+

Читкә кит, аны читләтеп үт.+

16 Алар бит яманлык кылмыйча йоклый алмый.

Берәрсен аяктан ега алмаса, йокылары кача.

17 Алар явызлык икмәге белән туклана,

Җәбер-золым шәрабын эчә.

18 Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман:

Көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара.+

19 Ә явызларның юлы дөм караңгылык сыман:

Нәрсәгә абынганнарын белмиләр.

20 Улым, сүзләремә игътибар ит,

Әйткәннәремә колак сал.

21 Аларны күздән ычкындырма,

Йөрәк түрләреңдә сакла.+

22 Чөнки аларны тапкан кеше тормышка ия булыр,+

Бөтен тәненә сихәт алыр.

23 Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла,+

Йөрәк — тормыш чыганагы бит.

24 Үзеңне ялганнан тый,+

Телеңдә мәкерле сүзләр булмасын.

25 Күзләрең туп-туры карасын,

Карашың* алга төбәлгән булсын.+

26 Аягың басасы сукмакны такыр ит,*+

Шунда йөргән юлларың туры булыр.

27 Уңга да, сулга да тайпылма.+

Аягыңны яман нәрсәдән читкә бор.

5 Улым, зирәклек тулы сүзләремә игътибарлы бул.

Үткен акыл турында әйткәннәремә колак сал,+

2 Шулчак син аңыңны саклап торырсың.

Телеңдә хакыйкать кенә булыр.+

3 Азгын* хатынның сүзләре кәрәзле балдай татлы,+

Теле майдан да йомшаграк.+

4 Ләкин ахырда ул хатын әремдәй ачы,+

Ике яклы кылычтай үткен була.+

5 Аның аяклары үлемгә алып төшә,

Адымнары Кабергә* илтә.

6 Ул гомер юлы турында уйламый,

Сукмакларында адашып йөри, кая барганын белми.

7 Шуңа күрә, улларым, мине тыңлагыз,

Сүзләремне кире какмагыз.

8 Аңардан ерак тор,

Аның йортына якын барма,+

9 Югыйсә абруеңны югалтырсың,+

Гомереңне кайгы-хәсрәт кичереп үткәрерсең;+

10 Мал-мөлкәтеңнән* ят кешеләр файдаланыр,+

Тир түгеп җыйган әйберләрең чит ил кешесе йортына күчәр;

11 Көчең беткәч, тәнең хәлсезләнгәч,

Гомерең ахырында ыңгырашып,+

12 Болай диярсең: «Ник тәрбияне нәфрәт иттем икән?

Ник йөрәгем төзәтүне яратмады икән?

13 Нәсыйхәтчеләремне тыңламадым бит,

Остазларымның сүзләренә колак салмадым.

14 Бөтен җыелыш алдында

Һәлак була яздым».+

15 Үз коеңның суын,

Үз чишмәңнән аккан* суны эч.+

16 Ник чишмә суларыңны урам буйлап

Һәм шәһәр мәйданнарында агызырга?+

17 Алар синеке генә булсын,

Чит кешеләр белән уртак булмасын.+

18 Үз чишмәң* фатихалы булсын,

Яшьлектәге хатының белән күңел ач.+

19 Ул боландай нәфис, тау кәҗәседәй зифа.+

Аның күкрәкләре сине һәрвакыт шатландырып* торсын.

Аның мәхәббәте белән әсәрләнеп яшә.+

20 Улым, нигә сиңа азгын* хатын белән мавыгырга,

Бозык* хатынны кочагыңа алырга?+

21 Йәһвә кеше юлларын күреп тора ич,

Аның һәр адымын күзәтә.+

22 Явыз кеше үзенең җинаять тозагына эләгә,

Ул үз гөнаһлары бавына тотылыр.+

23 Тәрбияне кире какканы өчен, ул һәлак булыр,

Чамасыз акылсызлыгы аркасында юлдан язар.

6 Улым, үз өстеңә якыныңның бурычын түләү өчен җаваплылык алгансың икән,+

Чит кеше белән килешеп кул бирешкәнсең икән,+

2 Үз вәгъдәң тозагына эләккәнсең икән,

Үз сүзләрең ятьмәсенә тотылгансың икән,+

3 Син якыныңның кулына эләккәнсең ич.

Улым, үзеңне азат итәр өчен,

Аның янына бар да, басынкыланып, аңа ялынып ялвар.+

4 Аңарчы керфек тә какма,

Күзләреңне йокы басмасын,

5 Аучы кулыннан качкан газәл сыман,

Кошчы кулыннан котылган кош сыман, үзеңне коткар.

6 И ялкау, кырмыска янына бар,+

Аның эшләренә карап, зирәклеккә өйрән.

7 Аның юлбашчысы да, башлыгы да, идарәчесе дә юк.

8 Шулай да ул җәен ризык әзерли,+

Урак өсте җиткәч, азык җыя.

9 И ялкау, тагын күпме ятарсың инде?

Йокыңнан кайчан уянырсың икән?

10 Тагын бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,

Кул кушырып бераз ял итсәң,+

11 Ярлылыгың — юлбасардай,

Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+

12 Юньсез һәм явыз кеше мәкерле сүзләр әйтеп эш итә,+

13 Күз кыса,+ аякларын кыймылдата, бармаклары белән ишарәләр ясый.

14 Аның йөрәге бозык.

Ул һәрчак явыз ниятләр кора,+ гауга чыгарып йөри.+

15 Шунлыктан аңа көтмәгәндә бәла килер,

Ул бер мизгелдә һәлак булыр һәм аякка баса алмас.+

16 Йәһвә нәфрәт иткән алты нәрсә,

Әйе, җаны өчен җирәнгеч җиде нәрсә бар:

17 Тәкәббер күзләр,+ ялган тел,+ гаепсезнең канын коючы куллар,+

18 Явыз ниятләр коручы йөрәк,+ яманлык кылырга дип тиз чабучы аяклар,

19 Сүз саен алдаучы шаһит+

Һәм кардәшләр арасында гауга чыгаручы һәркем.+

20 Улым, атаңның сүзен* тыңла,

Анаңның күрсәтмәсен* кире какма.+

21 Аларны һәрчак күңелеңдә сакла,

Муеныңа тагып куй.

22 Йөрер юлыңда алар сине җитәкләп барыр,

Ятканда, сине саклар,

Уянгач, өйрәтеп* торыр.

23 Чөнки нәсыйхәт — яктырткыч ул,+

Үгет — яктылык ул,+

Төзәтү һәм тәрбия — тормыш юлы ул.+

24 Алар сине яман хатыннан саклап калыр,+

Бозык* хатынның мавыктыргыч теленнән яклар.+

25 Күңелеңнән аның гүзәллегенә нәфесеңне сузма,+

Мөлаем күзләре сине әсир итмәсен,

26 Чөнки фахишә аркасында бер телем икмәккә калырсың,+

Кеше хатыны җаныңа тозак булыр.

27 Әллә берәү, куенына ут алып, киемнәрен яндырмыйча кала аламы?+

28 Я утлы күмер өстеннән йөреп, аякларын пешермичә кала аламы?

29 Якынының хатыны белән якынлык кылган кеше белән дә шулай була.

Кеше хатынына кагылган берәү дә җәзасыз калмас.+

30 Карак ач карынын туйдырыр* өчен урласа,

Кешеләр аңа түбәнсетеп карамый.

31 Әмма тотылса, ул җиделәтә кайтарыр,

Йортындагы бөтен милкен тапшырыр.+

32 Берәр хатын белән зина кылучы акылга сай,

Алай эшләүче үз-үзен* һәлак итә.+

33 Ул бәла-казага һәм хурлыкка төшәр,+

Мәсхәрәсен юып төшереп булмас.+

34 Көнчелек ирне ярсыта бит,

Үч алганда, аңардан кызгану көтәсе юк.+

35 Ул бернинди дә түләү* кабул итмәс,

Бүләгең никадәр генә зур булмасын, ул тынычланмас.

7 Улым, сүзләремне үтә,

Әмерләремне хәзинәдәй сакла.+

2 Әмерләремне үтә һәм озак яшә,+

Нәсыйхәтләремне* күз карасыдай сакла.

3 Аларны бармакларыңа бәйләп куй,

Йөрәгең тактасына уеп яз.+

4 Зирәклеккә: «Син минем апам»,— диген,

Төшенүчәнлеккә: «Туганым»,— дип эндәш.

5 Шулчак алар сине азгын* хатыннан саклар,+

Бозык* хатыннан һәм аның кызыктыргыч* сүзләреннән яклар.+

6 Бервакыт өемнең тәрәзәсеннән

Рәшәткә аша карап торганда,

7 Мин беркатлыларны* күзәтергә булдым

Һәм яшьләр арасында акылсыз бер егетне күреп алдым.+

8 Андый хатын яшәгән урам яныннан узып барганда,

Ул аның йортына таба китте.

9 Эңгер-меңгер вакыт, кич иде,+

Төн якынлашып, караңгы төшеп килә иде.

10 Аннары карасам, аның каршына

Фахишә кебек* киенгән,+ мәкерле йөрәкле хатын чыкты.

11 Үзе гаугачан һәм үҗәт.+

Өендә беркайчан да тормый.

12 Әле урамга чыга, әле шәһәр мәйданына килә,

Һәрбер урам чатында сагалап тора.+

13 Ул егетне эләктереп алып үпте.

Оятсыз чырай белән аңа болай диде:

14 «Татулык корбаны китерергә тиеш идем.+

Бүген нәзеремне үтәдем.

15 Шуңа күрә сине каршыларга дип чыктым да.

Хәзер менә сине эзләп таптым!

16 Мин ятагыма матур җәймәләр,

Төрле төсле Мисыр тукымалары җәйдем.+

17 Урын-җиргә ми́рра, алоэ* һәм дарчин сиптем.+

18 Әйдә, таң атканчы мәхәббәт касәсеннән эчик,

Ялкынлы сөю белән ләззәтләник.

19 Ирем өйдә юк,

Ул ерак сәяхәткә китте.

20 Үзе белән акча янчыгын да алды,

Тулы ай булганда гына кайтачак».

21 Ул ышандырырлык сүзләр белән егетне юлдан яздырды,+

Мавыктыргыч теле белән аны аздырды.

22 Тегесе исә суеласы үгез сыман,

Җәзага тартыласы богауланган ахмак сыман, шунда ук аңа иярде.+

23 Ахыр чиктә аның бавырын ук чәнчер,

Ул, тозакка ташланган кош сыман, җаны һәлак буласын белми.+

24 Шуңа күрә, улларым, мине тыңлагыз,

Сүзләремә колак салыгыз.

25 Күңелең андый хатынның юлларына тартылмасын,

Аның сукмакларында адашып йөрмә.+

26 Күпләр аның аркасында һәлак булды,+

Ул үтергән кешеләр саны бик зур.+

27 Аның йорты Кабергә* илтә,

Үлеләр яткан урынга алып бара.

8 Зирәклек кычкырып чакыра түгелме?

Әллә үткен акыл аваз салмыймы?+

2 Ул юл буендагы биеклекләрдә,+

Урам чатларында тора.

3 Шәһәр капкалары янында,

Керү урыннарында

Ул болай дип кычкыра:+

4 «И кешеләр, сезгә дәшәм,

Адәм улларына кычкырып әйтәм.

5 И тәҗрибәсезләр, алдын-артын уйларга өйрәнегез,+

Акылсызлар, зирәк йөрәккә ия булыгыз.

6 Тыңлагыз, мөһим нәрсәләр сөйлим бит,

Телемдәге сүзләр хак.

7 Авызымнан хакыйкать сүзләре генә чыга,

Телем ялган сүзләрдән җирәнә.

8 Авызымнан чыккан сүзләрнең бөтенесе дә гадел,

Берсе дә бозык та, начар да түгел.

9 Аңлылар өчен аларның барысы да аңлаешлы,

Белем ияләре өчен хак.

10 Көмеш урынына тәрбиямне кабул итегез,

Иң сыйфатлы алтын урынына белем сайлагыз.+

11 Зирәклек мәрҗәннәрдән* дә яхшырак бит,

Кеше теләгән бернәрсә дә аңа тиң түгел.

12 Мин зирәклек, төплелек белән бергә яшим,

Мин белем һәм аң таптым.+

13 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — явызлыкны күралмау ул,+

Мин тәкәбберлекне дә, горурлыкны да,+ яман юлны да, азгын сөйләшүләрне+ дә нәфрәт итәм.

14 Минем киңәшләрем яхшы, миндә гамәли зирәклек бар,+

Мин төшенүчәнлеккә+ һәм көчкә+ ия.

15 Минем ярдәмем белән патшалар идарә итә,

Түрәләр гадел карарлар чыгара.+

16 Минем ярдәмем белән мирзалар хакимлек итә,

Һәм күренекле кешеләр гадел хөкем итә.

17 Мине яратучыларны мин үзем дә яратам,

Мине эзләүчеләр мине табарлар.+

18 Байлык белән дан да,

Җуелмас милек* белән тәкъвалык та минеке.

19 Бүләкләрем алтыннан, хәтта саф алтыннан да яхшырак,

Фатихаларым иң сыйфатлы көмештән дә кыйммәтрәк.+

20 Мин тәкъвалык юлыннан йөрим,

Гаделлек сукмагы буйлап атлыйм.

21 Үземне яратучыларга мин зур мирас бирәм,

Амбарларын тутырып торам.

22 Йәһвә үзе мине булдырды, мин аның иҗади эшләренең башлангычы,+

Аның борынгы эшләренең иң беренчесе.+

23 Нигезем борынгы заманнарда,+

Иң башта, әле җир булдырылганчы салынды.+

24 Мин әле су упкыннары булганчы,+

Чишмәләр барлыкка килгәнче тудым.

25 Таулар урнашканчы,

Калкулыклар нигезләнгәнче дөньяга килдем,

26 Ул вакытта ул әле җир йөзен дә, андагы кырларны да,

Җирнең беренче туфрак төерләрен дә булдырмаган иде.

27 Ул күкләрне барлыкка китергәндә,+ мин шунда булдым;

Ул сулар өстеннән офык сызыгы үткәргәндә,+

28 Югарыда болытлар урнаштырганда,

Су чыганакларын булдырганда,

29 Диңгезгә чикләр куйганда,

Суларына куелган чикләрдән чыкмаска кушканда,+

Җиргә нигез салганда,*

30 Мин аның янында оста һөнәрче идем,+

Һәр көн аның сөенече булдым.+

Аның каршында һәрвакыт шатланып тордым,+

31 Җир йөзенә,

Аеруча адәм улларына карап куандым.

32 Хәзер исә, улларым, мине тыңлагыз,

Минем юлымнан йөрүчеләр бәхетле бит.

33 Тәрбиямә колак салып,+ зирәклеккә өйрәнегез,

Аны һичкайчан кире какмагыз.

34 Һәр иртә ишегем янына килеп,*

Ишек яңаклары янында мине көтеп,

Мине тыңлаган кеше бәхетле.

35 Мине тапкан — тормыш табар,+

Йәһвәнең хуплавына ирешер.

36 Мине санга сукмаучы үзенә* зыян китерә,

Мине нәфрәт итүче үлемне ярата».+

9 Чын зирәклек үз йортын төзегән.

Аның җиде баганасын юнып ясаган.

2 Ул хайван итеннән ризык пешергән,

Шәрабын тәмләткән,

Табын әзерләгән.

3 Ул үз хезмәтчеләрен

Шәһәр калкулыкларыннан болай дип кычкырырга җибәргән:+

4 «Кем тәҗрибәсез, монда килсен».

Акылсызга ул болай ди:

5 «Кил, икмәгем белән туклан.

Тәмләткән шәрабымнан авыз ит.

6 Тәҗрибәсезлектән арынып,* озак яшә,+

Аңлау сәләте сине алга алып барсын».+

7 Мыскыллаучыны төзәткән кеше хурлыкка калыр,+

Явыз кешене төзәтүче һәркем зыян күрер.

8 Мыскыллаучыны төзәтмә, югыйсә ул сине нәфрәт итәр.+

Зирәк кешене төзәт — ул сине яратыр.+

9 Зирәккә нәсыйхәт бирсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр,+

Тәкъва кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр.

10 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы,+

Изге Аллаһы турындагы белем+ аңлау сәләтен үстерә.

11 Минем ярдәмем белән тормыш көннәрең артыр,+

Гомерең озын булыр.

12 Зирәк булсаң, зирәклегеңнең файдасын үзең күрерсең,

Мәсхәрәләүче булсаң, моның җимешен татырсың.

13 Акылсыз хатын гаугачан була.+

Ул надан һәм бернәрсә дә белми.

14 Ул шәһәрнең калку урынындагы өе янында,

Ишек төбендә, утыргычка утырып,+

15 Үтеп баручыларга,

Үз юлларыннан тайпылмаучыларга болай дип кычкыра:

16 «Кем тәҗрибәсез, монда килсен».

Акылсызларга ул болай ди:+

17 «Урлап эчкән сулар татлы,

Яшерен ашаган икмәк тәмле».+

18 Әмма алар ул хатынның өе — гүр ияләре йорты икәнен,

Кунаклары Кабер* тирәнлекләрендә икәнлеген белми.+

10 Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+

Зирәк угыл — атасының сөенече,+

Ә акылсыз угыл — анасының бәласе.

2 Явызлык юлы белән табылган байлык файда китермәс,

Тәкъвалык исә үлемнән коткара.+

3 Йәһвә тәкъва кешегә* ач йөрергә юл куймас,+

Явызларның теләкләрен исә ул кире кагар.

4 Ялкау куллар ярлы итәр,+

Тырыш куллар баетыр.+

5 Җәен ашлык уручы угыл зирәк була,

Ә урак өстендә йоклап ятучы угыл үзен оятка калдыра.+

6 Тәкъва кеше фатихалар ура,+

Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.

7 Тәкъва кешенең исеме* фатихаланыр,+

Явыз кешенең исеме исә юкка чыгар.*+

8 Зирәк йөрәкле кеше нәсыйхәтне* кабул итәр,+

Ахмак телле исә тапталып бетәр.+

9 Сафлык юлыннан йөрүче имин йөрер,+

Ә юлларын кәкре иткән кеше фаш ителер.+

10 Мәкерле ният белән күз кысучы кайгы китерә,+

Ахмак сүз сөйләүче тапталып бетәр.+

11 Тәкъваның теле — тормыш чишмәсе,+

Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.+

12 Нәфрәт низаглар тудыра,

Мәхәббәт исә бөтен гөнаһларны каплый.+

13 Үткен акыллы кешенең телендә зирәклек табылыр,+

Ә акылга сай кешенең аркасына чыбык эләгер.+

14 Зирәкләр белемне күңелләрендә саклый,+

Акылсызларның теле исә бәла китерә.+

15 Байның милке* — аның өчен ныгытылган шәһәр.

Ә ярлының фәкыйрьлеге — аның өчен һәлакәт.+

16 Тәкъваның эшләре тормышка илтә,

Ә явызның табышы гөнаһка китерә.+

17 Тәрбиягә колак салучы кеше башкаларга тормыш юлын күрсәтә,*

Шелтәне санга сукмаучы исә юлдан яздыра.

18 Нәфрәтен яшергән кеше ялган сөйли,+

Кара гайбәт* таратучы кеше акылсыз була.

19 Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас,+

Телен тыючы исә акыллы эш итә.+

20 Тәкъваның теле иң сыйфатлы көмеш сыман,+

Явызның йөрәге исә бернигә дә тормый.

21 Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра,*+

Ахмаклар исә акыллары сайлыктан вафат була.+

22 Йәһвәнең фатихасы кешене баета,+

Ул фатихасына кайгы-хәсрәт* өстәми.

23 Азгын тәртип акылсызлар өчен уен ул,

Үткен акыллы кешегә исә зирәклек хас.+

24 Явыз нидән курыкса, шул аның башына төшәр,

Ә тәкъва кешеләрнең теләге тормышка ашар.+

25 Давыл үткәч, явыз юк булыр,+

Ә тәкъва кешенең нигезе мәңге торыр.+

26 Теш өчен серкә, күз өчен төтен ничек булса,

Ялкау кеше дә хуҗасы өчен шундый була.

27 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта,+

Явызларның яшәү еллары исә кыскартылыр.+

28 Тәкъваларның өмете шатлык китерә,+

Ә явызларның өмете өзелер.+

29 Йәһвәнең юлы — саф кеше өчен ныгытма,+

Ә явызлык кылучылар өчен һәлакәт.+

30 Тәкъва кешене егып булмас,+

Явызлар исә җир йөзендә бүтән яшәмәс.+

31 Тәкъваның авызыннан зирәклек чыга,*

Ә азгын тел юк ителер.

32 Тәкъваның теле ягымлы сүзләр сөйләр,

Явызларның авызыннан исә бозык сүзләр чыга.

11 Ялган үлчәү Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә,

Ә төгәл гер аның күңеленә хуш килә.+

2 Масаю белән бергә хурлык та килер,+

Ә тыйнакларга зирәклек хас.+

3 Намуслыларны үз сафлыклары алып бара,+

Ә мәкерле кешеләрнең хәйләсе үзләрен һәлак итәр.+

4 Ярсу көнендә мал-мөлкәтнең* файдасы булмас,+

Тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.+

5 Саф кешенең тәкъвалыгы аның юлын туры итә,

Ә явыз кеше үз явызлыгы аркасында егылыр.+

6 Намуслыларны тәкъвалыклары коткарыр,+

Ә мәкерле кешеләр үз теләкләре тозагына тотылыр.+

7 Явыз кеше үлгәндә, аның өмете юкка чыга,

Үз көченә ышанычы да юк була.+

8 Тәкъва кеше бәладән коткарыла,

Аның урынына явыз кеше эләгә.+

9 Мөртәт* үзенең якынын теле белән һәлак итә,

Ә тәкъваларны белем коткара.+

10 Тәкъваларның игелегеннән шәһәр шатлана,

Явызлар һәлак булганда, халык бәйрәм итә.+

11 Намуслыларның фатихасы шәһәрне бөек итә,+

Ә явызларның теле аны җимерә.+

12 Акылга сай кеше үз якынын түбәнсетә,*

Ә үткен акыллы кеше дәшми тора.+

13 Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри,+

Ә ышанычлы кеше серне саклый белә.

14 Акыллы җитәкчелек булмаганда, халык газап чигә,

Ә киңәшчеләр күп булганда, уңыш* килә.+

15 Үз өстенә чит кешенең бурычын түләү өчен җаваплылык алучы зыян күрер,+

Ә кул бирешүдән* баш тарткан* кеше исән-имин яшәр.

16 Ягымлы* хатын дан казаныр,+

Ә аяусыз кешеләр байлык туплар.

17 Игелекле* кеше үзенә файда таба,*+

Ә яман кеше үзенә бәла* китерә.+

18 Явызның табышы ышанычсыз,+

Ә тәкъвалык орлыклары чәчүченең әҗере какшамас була.+

19 Тәкъвалык ягында нык торучы кеше яшәр,+

Явызлык артыннан куып яшәүче исә үлем татыр.

20 Мәкерле күңелле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч,+

Ә саф юлдан йөрүчеләр аның күңеленә хуш килә.+

21 Шикләнмә, яман кеше җәзасыз калмас,+

Ә тәкъваларның токымы котылыр.

22 Акыллылыкны кире кагучы гүзәл хатын-кыз

Дуңгыз борынындагы алтын балдак сыман.

23 Тәкъваларның теләге яхшыга илтә,+

Явызларның өмете ачу чыгара.

24 Берәү юмарт бирә, ләкин аның милке арта бара,+

Икенче берәү саран була, әмма бөлгенлеккә төшә.+

25 Юмарт кеше* муллыкка ирешер,+

Башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр.+

26 Ашлыгын сатмый торучыга халыкның ләгънәте төшәр,

Ә иген сатучыны кешеләр фатихалар.

27 Игелек кылырга теләүче Аллаһы* хуплавын эзли,+

Ә яманлык кылырга теләүченең башына яманлык төшәр.+

28 Байлыгына таянучы егылыр,+

Ә тәкъвалар яшел яфраклар кебек гөрләп үсәр.+

29 Үз гаиләсенә бәла* китерүче кешенең мирасы җил булыр,+

Акылсыз кеше зирәк күңелленең хезмәтчесе булыр.

30 Тәкъваның җимеше — тормыш агачы,+

Башкаларны* яхшылыкка күндерүче зирәк була.+

31 Тәкъва кеше җирдә тиешлесен ала икән,

Явыз кеше һәм гөнаһ кылучы тиешлесен бигрәк тә алачак!+

12 Тәрбия яраткан кеше белемне ярата,+

Ә төзәтүне нәфрәт итүче акылсыз.+

2 Игелекле кеше Йәһвәнең хуплавына ирешә,

Ә мәкерле кешене ул хөкем итә.+

3 Һичкем явызлык кылып, имин яши алмас,+

Ә тәкъваларның тамыры беркайчан да йолкып алынмас.

4 Яхшы хатын — үз иренең таҗы,+

Ә оятсыз хатын иренең сөякләрендәге черек кебек.+

5 Тәкъваларның уйлары гадел,

Явызларның җитәкчелеге ышанычсыз.

6 Явызларның сүзләре — үлем тозагы,+

Намуслыларның теле коткару китерә.+

7 Явызлар, бәреп төшерелгәч, юк була,

Ә тәкъваларның йорты имин торыр.+

8 Теле зирәк кеше макталыр,+

Ә күңеле бозык кеше хур булыр.+

9 Гади, әмма хезмәтчесе булган кеше

Үз-үзен данлаучы, әмма икмәккә мохтаҗ кешедән яхшырак.+

10 Тәкъва кеше мал-туары* турында кайгыртып яши,+

Әмма явыз кешенең мәрхәмәте дә рәхимсез.

11 Үз җирен эшкәртүче кеше икмәккә туяр,+

Ә юк-бар артыннан куып яшәүче акылга сай.

12 Явыз кеше яманнарның ятьмәсенә эләккән табыштан көнләшә,

Ә тәкъваларның тамыры җимеш бирә.

13 Явыз кеше үзенең гөнаһлы сүзләре тозагына эләгер,+

Ә тәкъва кеше бәладән котылыр.

14 Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+

Кылган эшенең әҗерен күрер.

15 Акылсыз үз юлын туры дип уйлар,+

Ә зирәк кеше киңәшне кабул итәр.+

16 Акылсыз ачуын шунда ук* белдерә,+

Ә алдын-артын уйлап яшәүче хурлауны игътибарсыз калдыра.

17 Дөрес шаһитлек бирүче хак сүзләр сөйли,

Ә ялган шаһит алдый.

18 Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли,

Ә зирәкнең теле дәвалый.+

19 Хак сүзләр мәңге яшәр,+

Ә ялган телнең гомере — бер мизгел генә.+

20 Явыз ниятләр коручының күңелендә хәйлә,

Ә тынычлыкка омтылучыларның йөрәгендә шатлык.+

21 Тәкъва кеше һичбер зыян күрмәс,+

Ә явызларның кайгы-хәсрәтләре җитәрлек булыр.+

22 Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч,+

Ә тугрылар аның күңеленә хуш килә.

23 Алдын-артын уйлаучы кеше белгәннәрен яшерә,

Ә акылсызның күңеле ахмаклыгын ачып сала.+

24 Тырыш куллар идарә итәр,+

Ялкау куллар кол булыр.+

25 Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә,*+

Ә яхшы сүз күңелен күтәрә.+

26 Тәкъва кеше үз даирәсен эзли,

Ә явызларның юлы аларны адаштыра.

27 Ялкау кеше хайван ауламас,+

Ә уңган булу — кешенең байлыгы.

28 Тәкъвалык юлында тормыш,+

Аның сукмагында үлем очрамас.

13 Зирәк угыл әтисенең тәрбиясен кабул итә,+

Ә мыскыллаучы кеше шелтәгә* колак та салмый.+

2 Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+

Ә хыянәтчеләрнең теләге* — җәбер-золым.

3 Телен тыючы үз җанын саклар.+

Ә озын телле һәлак булыр.+

4 Ялкау кеше күп нәрсә тели, тик аның* һичнәрсәсе юк.+

Ә тырыш кешенең җаны тук булыр.+

5 Тәкъва кеше ялганны нәфрәт итә,+

Ә явызның эшләре үзен хур итә һәм оятка калдыра.

6 Тәкъвалык саф юлдан йөрүчеләрне яклый,+

Ә явызлык гөнаһ кылучыны һәлак итә.

7 Берәү бай булып кылана, ә үзенең бер нәрсәсе дә юк,+

Икенче берәү хәерче булып кылана, ә үзе зур байлыкка ия.

8 Кеше үз җанын байлыгы белән йолып алыр,+

Ә ярлыларга хәтта янамыйлар да.+

9 Тәкъваларның уты балкып яна,+

Ә явызларның яктырткычы сүнеп китәр.+

10 Масаю тарткалашуга гына китерә,+

Ә киңәш эзләүчеләргә* зирәклек хас.+

11 Тиз* җыелган байлык кимер,+

Ә әз-әзләп җыючының милке арта барыр.

12 Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә,+

Ә тормышка ашкан теләк — тормыш агачы.+

13 Нәсыйхәтне* санга сукмаучы җәзага тартылыр,+

Ә әмерне хөрмәт итүче әҗерен күрер.+

14 Зирәк кешенең өйрәтүе* — тормыш чишмәсе,+

Үлем тозагыннан читкә юнәлтә.

15 Төшенүчән кеше башкаларның илтифатын казаныр,

Ә хыянәтчеләрнең юлы сикәлтәле.

16 Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә,+

Ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+

17 Явыз хәбәрче бәлагә юлыга,+

Ә тугры илче файда китерә.+

18 Тәрбияне санга сукмаучы бөлгенлеккә һәм хурлыкка төшә,

Ә төзәтүне* кабул итүче дан казаныр.+

19 Теләк чынга ашканда җан рәхәтләнә,+

Ә ахмаклар өчен яман юлдан читкә борылу — җирәнгеч нәрсә.+

20 Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр,+

Ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.+

21 Бәла-каза гөнаһ кылучылар артыннан куып бара,+

Ә тәкъваларга бәрәкәт бирелер.+

22 Яхшы кеше мирасны хәтта оныкларына да калдыра,

Ә гөнаһ кылучының байлыгы тәкъваныкы булыр.+

23 Ярлының сөрелгән җире күп уңыш китерә,

Тик кайчак гаделсезлек аркасында ул юк ителә.

24 Чыбыгын* кызганган кеше үз улын яратмый,+

Ә улын яратучы аны тырышып* тәрбияли.+

25 Тәкъва кеше туйганчы* ашый,+

Ә явызларның карыны ач.+

14 Зирәк хатын үз йортын ныгыта,+

Акылсыз хатын аны үз куллары белән тарката.

2 Намуслылык юлыннан йөрүче кеше Йәһвәне тирән хөрмәт итә,

Ә намуссызлык сукмагыннан* йөрүче аны санга да сукмый.

3 Акылсызның теле — тәкәбберлек чыбыгы,

Ә зирәкләрнең теле аларны саклар.

4 Үгез булмаган җирдә утлык чиста була,

Ә үгезләрнең көче ярдәмендә күп уңыш җыялар.

5 Тугры шаһит ялганламас,

Ә ялган шаһит сүз саен алдый.+

6 Мыскыллаучы кеше зирәклекне эзләсә дә таба алмый,

Ә төшенүчән кешегә гыйлем җиңел бирелә.+

7 Акылсыздан ерак тор,

Аның телендә гыйлем юк ич.+

8 Алдын-артын уйлаучы кеше йөргән юлын яхшы аңлый,

Ә акылсызлар үз ахмаклыгы белән алдана.*+

9 Акылсызлар үз гаепләреннән* көлә,+

Ә намуслылар татулыкка омтыла.*

10 Кеше үзенең йөрәк* ачысын белә,

Һәм чит кеше аның шатлыгын уртаклаша алмас.

11 Явызларның йорты җимерелер,+

Ә намуслыларның чатыры бәрәкәтле булыр.

12 Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,+

Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+

13 Хәтта көлгәндә дә йөрәк әрнергә мөмкин,

Шатлыкның да кайгы белән бетүе бар.

14 Күңеле үҗәт кеше үз юлларының җимешен татыр,+

Игелекле кеше үз эшләренең әҗерен күрер.+

15 Беркатлы* кеше һәр сүзгә ышана,

Ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый.+

16 Зирәк кеше сак була һәм яманлыктан кача,

Аңсыз кеше исә дуамал* һәм үзбелдекле.

17 Тиз кызып китүчән кеше акылсыз эш итә,+

Ә бар нәрсәне һәрьяклап уйлаучыны* нәфрәт итәләр.

18 Беркатлыларның* мирасы акылсызлык булыр,

Ә алдын-артын уйлаучыларга белем таҗы кидерелер.+

19 Яманнар яхшы кешеләр алдында баш ияр,

Һәм явызлар тәкъваларның капкалары каршында сәҗдә кылыр.

20 Ярлы кешене якыннары да яратмый,+

Ә байның дуслары күп була.+

21 Якынын кимсетүче гөнаһ кыла,

Ә мескенне кызганучы бәхетле була.+

22 Әллә явыз ният коручылар юлдан язмасмы?

Ә ниятләре яхшы кешеләр тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрер.+

23 Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар,

Ә сафсата ярлылыкка илтә.+

24 Зирәкләрнең таҗы — аларның байлыгы,

Ә ахмакларның акылсызлыгы зуррак акылсызлыкка илтә.+

25 Чын шаһит җаннарны коткара,

Ә ялган шаһит сүз саен ялганлый.

26 Йәһвәгә карата курку-хөрмәте булган кеше аңа һәрнәрсәдә ышана,+

Андый кешенең балалары сыеныч табар.+

27 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — тормыш чишмәсе,

Үлем тозагыннан читкә юнәлтә.

28 Халыкның күплеге — патшаның бөеклеге ул,+

Ә кешеләре аз булган идарәче һәлак була.

29 Ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен,+

Ә сабырсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+

30 Тыныч күңел тәнгә сихәт* бирә,

Ә көнчелек — сөякләр өчен черек.+

31 Мескенне алдаучы аның Яратучысын хурлый,+

Ә ярлыга шәфкать күрсәтүче Аңа дан китерә.+

32 Яман кеше үз явызлыгы белән һәлак ителер,

Ә тәкъва кеше үз сафлыгында сыеныч табар.+

33 Зирәклек төшенүчән кешенең күңелендә посып утыра,+

Акылсызлар исә җае чыккан саен үз зирәклеге белән мактаныр.

34 Тәкъвалык халыкны бөек итә,+

Гөнаһ исә милләтне хурлыкка калдыра.

35 Аңлап эш иткән хезмәтчене патша ярата,+

Ә оятсызларга патша үз ярсуын яудыра.+

15 Йомшак* җавап ярсуны баса,+

Ә каты* сүз ачуны кузгата.+

2 Зирәкләрнең теле белемне акыллы куллана,+

Ә ахмакларның авызыннан акылсызлык чыга.

3 Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк,

Ул яманнарны да, яхшыларны да күзәтә.+

4 Шифалы тел — тормыш агачы,+

Бозык тел рухны сындыра.

5 Акылсыз үз атасының тәрбиясен санга сукмый,+

Алдын-артын уйлаучы исә төзәтүне* кабул итә.+

6 Тәкъваның йортында байлык күп,

Явызның табышы исә үзенә бәла китерә.+

7 Зирәкләрнең теле белем тарата,+

Ә акылсызларның йөрәге андый түгел.+

8 Явызларның корбаны Йәһвә өчен җирәнгеч,+

Ә намуслыларның догасы аның күңеленә хуш килә.+

9 Йәһвә явызның юлыннан җирәнә,+

Ә тәкъвалыкка омтылган кешене ярата.+

10 Юлдан язган кеше өчен тәрбия начар* нәрсә булып күренә,+

Ләкин төзәтүне нәфрәт итүче һәркем һәлак булыр.+

11 Кабер* белән череп таркалу урынын Йәһвә күрә икән,+

Адәм улларының йөрәген ул бигрәк тә күрә.+

12 Мыскыллаучы кеше үзен төзәтүчене* яратмый,+

Ул зирәкләр белән киңәшләшмәс.+

13 Шатлыклы күңел көләч йөзле итә,

Ә йөрәк әрнүе рухны сындыра.+

14 Төшенүчән йөрәк белем эзли,+

Ә ахмакларның теле акылсызлык белән туена.*+

15 Мескеннең һәрбер көне начар була,+

Ә шат* күңелле көн дә бәйрәм итә.+

16 Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, аз мөлкәтле булу+

Борчылып яшәп, бай булудан хәерлерәк.+

17 Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау+

Нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак.+

18 Тиз кызучан кеше гауга куптара,+

Ә ярсырга ашыкмаган кеше ызгыш-талашны баса.+

19 Ялкауның юлы чәнечкеле читән кебек,+

Ә намуслыларның сукмагы тигез зур юл сыман.+

20 Зирәк угыл үз атасын сөендерә,+

Ә ахмак кеше үз анасын санга сукмый.+

21 Акылга сай кеше ахмаклыкка шатлана,+

Үткен акыллы адәм исә туры юлдан йөри.+

22 Киңәшсез,* ниятләр таркала,

Ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша.+

23 Кешенең дөрес җавабы үзенә шатлык китерә,+

Һәм үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!+

24 Акыллы кешенең тормыш сукмагы аны югарыга алып бара,+

Кабергә* төшәргә бирми.+

25 Йәһвә тәкәббернең йортын җимерер,+

Ә тол хатын җиренең чиген ул яклар.+

26 Йәһвә явызның ниятләренә җирәнеп карый,+

Ә ягымлы сүзләрне саф дип саный.+

27 Намуссыз табыш алучы үз гаиләсенә бәла* китерә,+

Ә ришвәтне күралмаучы озак яшәр.+

28 Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә,+

Ә явызларның авызыннан яманлык чыга.

29 Йәһвә явызлардан ерак тора,

Ә тәкъваларның догасын ишетә.+

30 Якты күзләр* күңелне шатландыра,

Яхшы хәбәр сөякләрне ныгыта.+

31 Гомер бирүче төзәтүгә колак салган кеше

Зирәкләр белән яши.+

32 Тәрбияне кире кагучы үз җанын сөйми,+

Ә төзәтүгә колак салучы акыл җыя.+

33 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт зирәклек тәрбияли,+

Һәм басынкылык дан китерә.+

16 Кеше үз күңелендә уй-ниятләр кора,

Ә биргән җавабы* Йәһвәдән.+

2 Кеше үзенең бар юлларын саф дип уйлый,+

Әмма Йәһвә эчке теләкләрне тикшерә.+

3 Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр,+

Шунда максатларың чынга ашар.

4 Йәһвә бөтен нәрсәне үз ниятен тормышка ашырыр өчен,

Хәтта явызны да һәлакәт көне өчен булдырган.+

5 Горур йөрәкле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч.+

Шикләнмә, андыйлар җәзасыз калмас.

6 Тугры мәхәббәт һәм тугрылык гөнаһтан йолып ала,+

Йәһвәгә карата курку-хөрмәт явызлыктан саклый.+

7 Йәһвәгә берәүнең юллары ошаса,

Ул аны дошманнары белән дә татулаштыра.+

8 Тәкъва булып аз мөлкәтле булу+

Гаделсез булып бай булудан яхшырак.+

9 Берәү үз күңеленнән барыр юлларын уйлый торгандыр,

Әмма аның адымнарын Йәһвә юнәлтә.+

10 Патшаның телендә Аллаһы карары булсын,+

Ул гаделлекне бер дә бозмасын.+

11 Төгәл бизмән һәм төгәл үлчәү Йәһвәдән,

Янчыктагы үлчәү герләре дә аңардан.+

12 Явыз эшләр — патшалар өчен җирәнгеч нәрсә,+

Чөнки тәкъвалык тәхетне ныгыта.+

13 Патшаларга тәкъваларның теле ошый,

Алар дөресен сөйләүчене ярата.+

14 Патшаның ярсуы — үлем хәбәрчесе,+

Ләкин зирәк кеше аны тынычландыра.*+

15 Патшаның якты йөзе гомер бирә,

Аның илтифаты язгы яңгыр болыты сыман.+

16 Зирәклеккә ирешү алтынга ия булудан күпкә яхшырак!+

Төшенүчәнлек көмештән дә кыйммәтрәк.+

17 Намуслылар яман юлдан читтә тора.

Үз юлын саклаган һәркем җанын коткарыр.+

18 Горурлык — һәлакәткә,

Тәкәбберлек рухы абынуга китерә.+

19 Юашлар арасында басынкы рухлы булу+

Тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак.

20 Төпле кеше уңышка ирешер,

Йәһвәгә таянучы бәхетле булыр.

21 Зирәк йөрәкле кеше турында аңлы диярләр,+

Йомшак телле кеше* ышандырырлык итеп сөйли.+

22 Төшенә белү — иясе өчен тормыш чишмәсе,

Ә ахмакларны үз акылсызлыклары җәзага тарта.

23 Зирәк йөрәкле кеше төшенүчән була+

Һәм ышандырырлык итеп сөйли.

24 Ягымлы сүзләр кәрәзле бал сыман,

Җанга* татлы, сөякләр өчен шифалы.+

25 Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,

Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+

26 Ашыйсы килгәнгә,* эшче тырышып эшли,

Чөнки ач карыны* аны эшләргә мәҗбүр итә.+

27 Юньсез кеше начарлык эзләп таба,+

Аның теле уттай яндыра.+

28 Гаугачы* ызгышлар чыгара,+

Яла ягучы якын дусларны аера.+

29 Залим кеше якынын аздыра,

Яман юлга бастыра.

30 Ул күз кысып, мәкер кора,

Иреннәрен тешләп, явыз ниятләрен үти.

31 Тәкъвалык юлыннан йөрүченең+

Чал чәче — матурлык* таҗы.+

32 Ярсырга ашыкмаган кеше+ көчле кешедән,

Ә үз-үзен тота белүче шәһәрне яулап алучыдан яхшырак.+

33 Жирәбәне итәккә салалар,+

Әмма шулай кабул ителгән һәрбер карар Йәһвәдән килә.+

17 Каткан ипи кисәге ашап, тыныч-имин яшәү+

Сый тулы өйдә ызгышып-талашып гомер итүдән яхшырак.+

2 Төшенүчән хезмәтче азгын угыл белән идарә итәр

Һәм уллар белән бергә мирас алыр.

3 Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен кулланыла,+

Ә йөрәкләрне Йәһвә тикшерә.+

4 Явыз кеше зарарлы сүзләргә игътибар итә,

Һәм алдакчы мәкерле сүзләргә колак сала.+

5 Ярлыны мыскыллаучы аның Яратучысын хурлый,+

Һәм кеше кайгысына шатланучы җәзасыз калмас.+

6 Картларның таҗы — оныклар,

Ә улларның* даны — аталары.*

7 Акылсызга тугры* сүз әйтү килешми икән,+

Идарәчегә* ялганлау бигрәк тә килешми!+

8 Бүләк үз иясе өчен асылташ сыман,+

Кая гына барса да, ул аңа уңыш китерә.+

9 Гөнаһны кичерүче* һәркем яратуга омтыла,+

Ә гаепне искә төшереп торучы якын дусларны аера.+

10 Аңсыз кешегә йөз тапкыр суксаң да аңламас,+

Ә аңлы кешегә бер шелтә дә җитә.+

11 Яман кеше фетнә турында гына уйлый,

Әмма аны җәзаларга дип аяусыз хәбәрчене җибәрерләр.+

12 Акылсыз кеше белән очрашуга караганда,

Үз балаларын югалткан аю белән очрашу хәерлерәк.+

13 Кем яхшылыкка яманлык белән кайтара,

Шуның йортыннан яманлык китмәс.+

14 Ызгышның башлануы суга юл ачу* кебек.

Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш.+

15 Явызны аклаучы да, тәкъваны гаепләүче дә+

Йәһвә өчен җирәнгеч.

16 Ахмакның зирәклек туплар өчен бар нәрсәсе булса да,

Акылы булмагач, аңа моннан ни файда?+

17 Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми,+

Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була.+

18 Үз өстенә берәүнең бурычын түләү өчен җаваплылык алып,

Якыны алдында кул бирүче кеше акылга сай була.+

19 Ызгыш-талаш яратучан кеше гөнаһны да ярата.+

Капкасын биек иткән һәркем бәлагә юлыгыр.+

20 Бозык йөрәкле кеше уңышка ирешмәс,+

Ялган телле һәлакәткә төшәр.

21 Ахмак баланың атасы кайгылы булыр,

Акылсыз баланың атасы шатлык күрмәс.+

22 Шат йөрәк — яхшы дәва ул,+

Ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә.*+

23 Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен,

Яшерен генә* ришвәт алыр.+

24 Үткен акыллы кешенең күз алдында зирәклек,

Ә акылсызның карашы җир читләрендә.+

25 Акылсыз угыл үз атасына кайгы китерә

Һәм анасының йөрәген өзгәли.+

26 Тәкъваны җәзалау* яхшы түгел,

Хөрмәтле кешене кыйнау да гаделсез.

27 Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә,+

Үткен акыллының рухы тыныч була.+

28 Хәтта акылсыз кеше дә, дәшми торса, зирәк булып күренер,

Авызын ачмаучы кешене дә аңлы дип санарлар.

18 Башкалардан читләшүче кеше үз теләкләрен генә кайгырта

Һәм зирәклекне кире кага.*

2 Акылсыз кешегә үткен акыл ошамый,

Ә менә күңелендә булганны ачарга ул бик тә ярата.+

3 Явыз кеше белән бергә нәфрәт тә килә,

Оятлы эшкә хурлык иярә.+

4 Кеше авызыннан чыккан сүзләр — тирән сулар ул.+

Зирәклек чишмәсе — агымсу ул.

5 Явыз кешене өстен күрү дә,+

Тәкъваны гаделлектән мәхрүм итү дә дөрес түгел.+

6 Акылсызның теле — ызгыш-талашларга,+

Сүзләре кыйналуына китерә.+

7 Акылсызның авызы — аның өчен һәлакәт,+

Теле — җаны өчен тозак.

8 Яла ягучының сүзләре тәмле ризык* сыман,+

Аларны йоталар да, алар туп-туры карынга эләгә.+

9 Эшендә ялкау кеше

Җимерүчегә кардәш була.+

10 Йәһвәнең исеме — нык манара.+

Тәкъва кеше анда качып, яклау таба.*+

11 Байның милке — аның ныгытылган шәһәре,

Аның хыялында ул яклап торган дивар кебек.+

12 Тәкәббер йөрәк — һәлакәткә,+

Басынкылык данга китерә.+

13 Сүзне тыңламыйча җавап бирү —

Ахмаклык һәм хурлык.+

14 Кешенең рухы аңа авыруын кичереп чыгарга булыша,+

Әмма сынык рухка* кем түзә алыр?+

15 Төшенүчән кешенең күңеле гыйлем җыя,+

Зирәкләр колагы белем эзли.

16 Бүләк кешегә киң мөмкинлекләр ача,+

Аның ярдәмендә ул атаклы кешеләр алдына килеп баса.

17 Судта беренче булып сөйләүче хак булып күренә,+

Әмма икенче як килә дә аны фаш итә.*+

18 Жирәбә салу бәхәсне туктата+

Һәм дәгъвалашучыларның эшен чишә.

19 Рәнҗегән кардәш янына баруга караганда, ныгытылган шәһәрне басып алу җиңелрәк.+

Кайбер бәхәсләр ныгытма бигенә охшаш шул.+

20 Кеше үз сүзләренең җимеше белән карынын тутырыр,+

Теленең җимешләре белән тукланыр.

21 Үлем белән тормыш тел хакимлегендә,+

Аны кулланырга яратучылар аның җимешләрен татыр.+

22 Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була+

Һәм Йәһвәнең илтифатын казана.+

23 Ярлы кеше ялварып үтенә,

Байның җавабы исә каты була.

24 Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер,+

Әмма бертуганнан да якынрак дус була.+

19 Ярлы булып, сафлык юлыннан йөрү+

Акылсыз булып, ялган сөйләүдән яхшырак.+

2 Кешенең* белеме булмаса, яхшы түгел,+

Ашыгып эш итүче кеше гөнаһ кылыр.

3 Кешенең юлын үз акылсызлыгы боза,

Ә йөрәгендә Йәһвәгә карата ачуы кабара.

4 Байның дуслары күп,

Ә ярлыны хәтта булган дусты да ташлап калдырыр.+

5 Ялган шаһит җәзасыз калмас,+

Һәм сүз саен алдаучы кеше качып котыла алмас.+

6 Күпләр күренекле* кешенең хуплавын эзли,

Һәм һәркем бүләк бирүчене үзенең дусты дип саный.

7 Ярлыны туганнары нәфрәт итә икән,+

Дуслары аны бигрәк тә чит күрер!+

Ул алар артыннан ялварып йөрсә дә, һичкем дәшмәс.

8 Зирәк йөрәккә ия булган һәркем үз җанын ярата.+

Үткен акыл туплаучы уңышка ирешер.+

9 Ялган шаһит җәзасыз калмас,

Сүз саен алдаучы кеше һәлак булыр.+

10 Акылсызга зиннәттә яшәү килешми,

Хезмәтчегә мирзалар өстеннән идарә итү бигрәк тә килешми!+

11 Төшенә белү кешенең ачуын баса,+

Үпкә* тотмау аны күркәм итә.+

12 Патшаның ярсуы арысланның үкерүенә охшаш,+

Илтифаты исә чирәмдәге чык сыман.

13 Ахмак угыл — атасы өчен бәла,+

Ә тиргәшүчән* хатын бертуктамый аккан түбә сыман.+

14 Йорт һәм байлык — аталардан килгән мирас,

Ә акыллы хатын — Йәһвәдән.+

15 Ялкаулык тирән йокыга талдыра,

Һәм иренчәк кеше* ач йөрер.+

16 Әмерне үтәүче кеше үз җанын коткарыр,+

Йөрер юлларына игътибар итмәүче һәлак булыр.+

17 Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була,+

Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр.*+

18 Әле өмет булганда, улыңны тәрбияләргә тырыш,+

Аның үлеменә сәбәпче булма.*+

19 Тиз кызучан кеше җәзага тартылыр,

Аны бер коткарырга тырышсаң, гел коткарырга туры килер.+

20 Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит,+

Һәм киләчәктә син зирәк булырсың.+

21 Кеше йөрәгендә уй-фикерләр күп була,

Әмма Йәһвә нияте* өстен чыгачак.+

22 Кешенең кадерле нәрсәсе — аның тугры мәхәббәте.+

Ярлы булу ялганчы булудан яхшырак.

23 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт тормышка илтә,+

Кешенең йокысын тыныч итә, зыяннан коткара.+

24 Ялкау үз кулын тәлинкәгә сала,

Ләкин аны авызына кадәр китерергә иренә.+

25 Тәҗрибәсез алдын-артын уйлап эш итәргә өйрәнсен өчен,+ мыскыллаучыга сук,+

Һәм төшенүчән кеше белемен арттырсын өчен, аны шелтәлә.+

26 Атасын җәберләүче һәм анасын куып җибәрүче угыл

Оятка һәм хурлыкка калдыра.+

27 Улым, тәрбияне тыңламый башласаң,

Белем юлыннан читкә китәрсең.

28 Яраксыз шаһит гаделлектән көлә,+

Һәм явызлар яманлыктан ризыктан тәм тапкан кебек рәхәтлек таба.+

29 Мыскыллаучылар өчен — хөкем,+

Һәм акылсызларның аркалары өчен тукмау әзер тора.+

20 Шәраб мыскыл итүчән,+ исерткеч эчемлек котырынкы,+

Алар аркасында юлдан язган кеше зирәк түгел.+

2 Арысланның үкерүе курку уяткан кебек, патша да курку уята.+

Аның ачуын чыгарган һәркем җанын куркыныч астына куя.+

3 Үз-үзеңне бәхәсләшүдән тыю мактауга лаек,+

Ә ахмаклар бәхәскә кереп китәр.+

4 Ялкау салкыннар вакытында сукаламый,

Шуңа күрә урак өстендә, мохтаҗлыкта калгач, теләнеп йөрер.*+

5 Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул,

Ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә.

6 Күпләр: «Минем тугры мәхәббәтем бар»,— дисә дә,

Тугры кешене кем таба алыр?

7 Тәкъва кеше сафлык юлыннан йөри.+

Аның балалары бәхетле.+

8 Хөкем итәргә дип тәхеткә утырган патша+

Күз карашы белән бөтен явызлыкны аера.+

9 «Йөрәгем чиста,+

Гөнаһларымнан арындым»,— дип кем әйтә ала?+

10 Ялган герләр һәм төгәл булмаган үлчәү* —

Икесе дә Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.+

11 Хәтта баланың* да тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге

Аның эшләреннән күренә.+

12 Ишетүче колак һәм күрүче күз —

Икесен дә Йәһвә булдырган.+

13 Йокы капчыгы булма, югыйсә мохтаҗлыкка калырсың.+

Күзләреңне ач, һәм ризыгың мул булыр.+

14 Сатып алучы: «Начар, начар!» — дип әйтә,

Аннары китә дә үзе белән мактана.+

15 Алтын да, күп мәрҗән* дә — кыйммәтле нәрсәләр,

Әмма зирәк тел тагы да кыйммәтрәк.+

16 Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,+

Азгын хатын* өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен* ал.+

17 Алдау юлы белән табылган икмәк кешегә тәмле булып тоела,

Әмма аннары аның авызы вак ташлар белән тулыр.+

18 Киңәшләшеп алгач,* уй-ниятләр чынга аша.+

Сугыш алып барганда, акыллы* җитәкчелеккә таян.+

19 Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри.+

Сүз йөртүче* белән аралашма.

20 Кем дә кем ата-анасын каһәрли икән,

Караңгы төшкәч, шуның яктырткычы сүнеп китәр.+

21 Комсызлык белән алынган мирас

Ахырда фатиха китермәс.+

22 «Явызлык өчен үч алырмын!» — димә.+

Йәһвәгә өметлән,+ һәм ул сиңа ярдәм итәр.+

23 Ялган герләр* Йәһвә өчен җирәнгеч,

Ялган үлчәү дә — яхшы нәрсә түгел.

24 Кешенең адымнарын Йәһвә юнәлтә.+

Адәм улы үз юлын* ничек белсен?

25 Ашыгып, берәр нәрсәне «багышланган» дип игълан итү,+

Ә аннан соң гына нәзер турында уйлый башлау — кеше өчен тозак.+

26 Зирәк патша явызларны аера+

Һәм алар өстеннән ашлык сугу тәгәрмәче тәгәрәтә.+

27 Кешенең сулышы — Йәһвәнең яктырткычы,

Күңел түрләрен яктыртып тора.

28 Патшаны тугры мәхәббәт һәм тугрылык саклый,+

Тәхетен ул тугры мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.+

29 Яшьләрнең даны — аларның көч-кодрәте,+

Картларның шөһрәте — аларның чал чәче.+

30 Кара янган урыннар һәм яралар яманлыктан арындыра,*+

Кешене кыйнау аның күңелен саф итә.

21 Патшаның йөрәге Йәһвә кулында су агымы сыман,+

Ул аны кая теләсә, шунда бора.+

2 Кеше үзенең бар юлларын дөрес дип саный,+

Әмма Йәһвә йөрәкләрне* сыный.+

3 Корбан чалуга караганда,

Тәкъва һәм гадел эшләр Йәһвәгә күбрәк ошый.+

4 Тәкәббер күзләр һәм һавалы йөрәк —

Явызларның яктырткычы — икесе дә гөнаһ.+

5 Тырыш кешенең ниятләре уңышка* илтә,+

Ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак.+

6 Ялган тел белән табылган байлык —

Үлем тозагы,* тиз тарала торган томан.+

7 Явызларның җәбер-золымы аларның үз башларына төшәр,+

Чөнки алар гаделлек кылудан баш тарттылар.

8 Юлдан язган кешенең сукмаклары бозык,

Ә саф кеше намуслы эш итә.+

9 Тиргәшүчән* хатын белән бер йортта яшәүгә караганда

Өй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+

10 Явыз кеше* яманлыкка омтыла,+

Үз якынына миһербанлы түгел.+

11 Мыскыллаучы җәза алганда, тәҗрибәсезләр зирәклек туплый.

Зирәк кеше, эшнең асылына төшенгәндә, ни эшләргә икәнен белә.*+

12 Тәкъва Аллаһы явызның йортын күзәтә,

Ул яманнарны бәреп төшереп һәлак итә.+

13 Кем дә кем мескеннең ялваруына колак салмый икән,

Үзе дә, дәшкәндә, җавап алмас.+

14 Яшерен бирелгән бүләк ачуны киметә,+

Яшертен генә бирелгән ришвәт* ярсуны баса.

15 Гаделлек кылу — тәкъвалар өчен шатлык,+

Ә явызлык кылучылар өчен коточкыч нәрсә.

16 Аңлау юлыннан тайпылган кеше

Гүр ияләре арасында ятар.+

17 Күңел ачарга яратучы бөлгенлеккә төшәр,+

Шәраб белән май яратучы баемас.

18 Явыз кеше — тәкъва өчен,

Хыянәтче намуслы кеше өчен йолым булыр.+

19 Тиргәшүчән* һәм ачулы хатын белән яшәүгә караганда

Чүлдә яшәү яхшырак.+

20 Зирәкнең йортында күп байлык һәм май була,+

Ә ахмак үз милкен туздырып бетерә.+

21 Тәкъвалыкка һәм тугры мәхәббәткә омтылучы

Тормыш, тәкъвалык һәм данга ирешер.+

22 Зирәк кеше көчлеләрнең шәһәрен җиңә* ала

Һәм алар таянган көчне какшата ала.+

23 Авызын һәм телен тыйган кеше

Үз җанын бәладән саклый.+

24 Дуамал, масаючан кешене

Тәкәббер һәм һавалы мактанчык дип атарлар.+

25 Куллары эшләргә теләмәгәнгә,

Ялкауны үз теләге үлемгә китерер.+

26 Ул көне буе, комсызланып, берәр нәрсә алырга тели,

Ә тәкъва, бернәрсә дә жәлләмичә, юмарт бирә.+

27 Явыз кешенең корбаны — җирәнгеч нәрсә,+

Ә корбанын яман нияттән чыгып* китерсә, бигрәк тә җирәнгеч.

28 Ялган шаһит һәлак булыр,+

Ә игътибар белән тыңлаучының шаһитлеге уңышлы булыр.*

29 Явыз кеше оятсыз чырай белән эш итә,+

Ә намуслының адымнары ышанычлы була.*+

30 Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек тә, үткен акыл да, киңәш тә юк.+

31 Сугыш көненә ат әзерлиләр,+

Әмма коткару Йәһвәдән килә.+

22 Яхшы исем* зур байлыктан да өстенрәк,+

Ихтирам казану көмеш-алтыннан да яхшырак.

2 Бай белән ярлының уртак ягы бар:

Икесен дә Йәһвә булдырган.+

3 Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә,

Ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә.*

4 Басынкы булу һәм Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтү

Байлык белән дан китерә һәм тормыш бирә.+

5 Мәкерлене йөрер юлында чәнечкеле үсемлекләр һәм тозаклар көтә,

Ә тормышның* кадерен белгән кеше алардан ерак йөри.+

6 Баланы* дөрес юлга өйрәт,*+

Ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас.+

7 Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итә,

Бурычка алучы бурычка бирүченең колы була.+

8 Гаделсезлек чәчүче кайгы-хәсрәт урыр,+

Аның ярсу чыбыгы сындырылыр.+

9 Юмарт кеше фатихалы булыр,

Чөнки икмәген ярлылар белән бүлешә.+

10 Мыскыллаучыны куып җибәр,

Шунда ызгыш-талаш та бетәр,

Бәхәсләр* дә, мәсхәрәләү дә булмас.

11 Күңел сафлыгын яратучы һәм ягымлы телле кеше

Патшаның дусты булыр.+

12 Йәһвә белемне саклый,

Ә хыянәтченең сүзләрен юкка чыгара.+

13 Ялкау: «Урамда арыслан йөри!

Ул мине шәһәр мәйданында ботарлап ташлар!» — ди.+

14 Азгын* хатынның авызы — тирән чокыр ул.+

Йәһвә хөкем иткән кеше шунда төшәр.

15 Бала* күңеленә акылсызлык сеңгән икән,+

Тәрбия чыбыгы аны аннан арындырыр.+

16 Байлыгын арттырыр өчен ярлыны талаучы да,+

Бай кешегә бүләкләр бирүче дә

Бөлгенлеккә төшәр.

17 Белемнәремне бөтен күңелең белән кабул итәр өчен,+

Зирәкләрнең сүзләренә колак сал.+

18 Аларны күңел түреңдә саклау рәхәт булыр,+

Шулчак алар телеңнән төшмәс.+

19 Йәһвә синең ышанычың булсын өчен,

Бүген мин сиңа белем бирәм.

20 Моңарчы да сиңа язып,

Киңәш белән белем бирмәдемме?

21 Үзеңне җибәрүчегә төгәл хәбәр җиткерә алуың өчен

Сине хак һәм ышанычлы сүзләргә өйрәтмәдемме?

22 Ярлы кешене ул фәкыйрь булганга гына талама,+

Мескенне шәһәр капкасы янында җәберләмә.+

23 Чөнки эшләре каралганда, аларны Йәһвә үзе яклар,+

Талаучыларының җаннарын алыр.

24 Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма,

Ярсучан кеше белән дә аралашма.

25 Югыйсә аның юлларына өйрәнеп,

Җаныңны тозакка төшерерсең.+

26 Үз өстенә берәүнең бурычын түләргә җаваплылык алып,

Кул бирешүчеләрнең берсе булма.+

27 Түләрлек акчаң булмаса,

Синнән ятагыңны тартып алырлар бит!

28 Ата-бабаларың күптәннән урнаштырган

Биләмә чикләрен үзгәртмә.+

29 Үз эшендә оста кешене күргәнең бармы?

Ул гадиләр алдында түгел,

Ә патшалар алдында торыр.+

23 Патша белән ашарга утырсаң,

Үз алдыңда булганны җентекләп күзәт.

2 Ашарга яратасың икән,*

Үзеңне тыя бел.*

3 Аның тәмле ризыкларына нәфесеңне сузма,

Ул ризыкка алданма.

4 Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә,+

Җитәр, төшенүчән икәнеңне күрсәт.*

5 Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр,+

Чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр.+

6 Саран* кешедә ашама,

Тәмле ризыкларына нәфесеңне сузма.

7 Чөнки ул хисап итүче* кеше сыман,

Сиңа: «Аша, эч»,— ди, әмма фикерләре бөтенләй башка.

8 Ашаганнарыңны косып чыгарырсың,

Һәм ягымлы сүзләрең заяга китәр.

9 Акылсызга берни дә әйтмә,+

Чөнки ул акыллы сүзләреңне кире кагар.+

10 Күптән урнаштырылган чикләрне күчермә,+

Атасыз баланың басуына кулыңны сузма.

11 Аның Яклаучысы* көчле,

Ул аңа ярдәм итеп, сиңа каршы чыгар.+

12 Тәрбияне бөтен күңелең белән кабул ит

Һәм белемгә колак сал.

13 Баланы* тәрбиясез калдырма.+

Чыбык белән җәза бирсәң, ул үлмәс.

14 Кабердән* җанын саклап калыр өчен,

Аны чыбыкла.

15 Улым, синең йөрәгең зирәклеккә өйрәнсә,

Минем йөрәгем дә шатланыр.+

16 Телеңдә хак сүзләр булса,

Күңелем сөенер.

17 Күңелеңдә гөнаһ кылучылардан көнләшү булмасын,+

Һәрвакыт Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшә.+

18 Шунда синең киләчәгең яхшы булыр,+

Өметең дә өзелмәс.

19 Улым, мине тыңла һәм зирәк бул,

Дөрес юлдан йөрер өчен, йөрәгеңне әзерлә.

20 Күп шәраб эчүчеләр,+

Шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма.+

21 Эчкече һәм бирән бөлгенлеккә төшәр бит,+

Йокымсырау аларны иске-москыга киендерер.

22 Сиңа тормыш биргән атаңны тыңла,

Анаң картайса да, аны ихтирам ит.+

23 Хакыйкатьне сатып ал һәм аны беркайчан да сатып җибәрмә,+

Шулай ук зирәклек, тәрбия һәм төшенүчәнлек сатып ал.+

24 Тәкъваның атасы сөенәчәк,

Зирәк угылның атасы да шатланачак.

25 Әти-әниең куаначак,

Сиңа тормыш биргән анаң сөенәчәк.

26 Улым, мине бөтен йөрәгең белән тыңла,

Юлларым сиңа рәхәтлек китерсен.+

27 Фахишә — тирән бер чокыр бит,

Бозык* хатын — тар кое ул.+

28 Ул юлбасар сыман сагалап ята,+

Хыянәтче ирләрнең санын арттыра.

29 Кемдә кайгы? Кемдә хәвеф?

Кемдә талашулар? Кемдә моң-зар?

Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемнең күзләре кызыл?*

30 Озак шәраб эчеп утыручыларның,+

Тәмләтелгән шәраб эзләп йөрүчеләрнең* түгелме?

31 Шәрабның кызыл булуына карап торма,

Касәдә ялтырап торуына, эчкәндә тәмле булып тоелуына карама.

32 Ахырда ул еландай чагар,

Зәһәр елан сыман агулар.

33 Күзләреңә сәер нәрсәләр күренер,

Күңелеңә азгын уйлар килер.+

34 Һәм син диңгез уртасында ятучы,

Кораб мачтасының башында ятучы кешедәй булырсың.

35 «Мине кыйнадылар, әмма мин сизмәдем.*

Миңа суктылар, тик мин белмәдем.

Кайчан уянырмын икән?+

Тагын эчәсем килә бит»*,— диярсең.

24 Явызлардан көнләшмә,

Алар белән дуслашырга омтылма.+

2 Чөнки алар күңелләреннән җәбер-золым турында уйлый,

Бәла китерү турында сөйләшә.

3 Йорт* зирәклек белән корыла+

Һәм үткен акыл белән ныгытыла.

4 Белем ярдәмендә аның бүлмәләре

Төрле-төрле кыйммәтле һәм матур нәрсәләр белән тула.+

5 Зирәк зур куәткә ия,+

Үз белемнәре белән кеше үз көчен арттыра.

6 Сугыш алып барганда, акыллы* җитәкчелеккә таян.+

Киңәшчеләрнең күп булуы җиңүгә* китерә.+

7 Акылсыз өчен чын зирәклек ирешмәслек биек,+

Шәһәр капкалары янында аның әйтер сүзе юк.

8 Явыз ниятләр коручыны

Мәкер остасы дип атарлар.+

9 Акылсыз уй-ниятләр* — гөнаһ ул.

Мыскыллаучыдан кешеләр җирәнә.+

10 Кайгы-хәсрәт көнендә* күңелең төшкән икән,

Көч-куәтең аз булачак, димәк.

11 Үлемгә алып барылган кешеләрне коткар,

Һәлакәт юлында торучыларны саклап кал.+

12 «Әмма без бу турыда белмәдек»,— дисең икән,

Йөрәкләрне* тикшерүче моны белә түгелме?+

Әйе, сине* күзәтүче моны белә

Һәм һәркемгә үз эшләренә карап кайтарыр.+

13 Улым, бал аша, ул файдалы бит,

Кәрәзле бал татлы ул.

14 Шуны да бел: зирәклек тә җаның өчен файдалы.+

Аны тапсаң, киләчәгең яхшы булыр,

Өметең һичкайчан өзелмәс.+

15 Явыз кеше кебек, тәкъваның йорты янында яшеренеп ятма,

Аның яшәгән урынын харап итмә.

16 Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр,+

Ә явызлар, бәла килгәндә, абыныр.+

17 Дошманың егылганда, шатланма,

Ул абынганда, йөрәгең куанмасын,+

18 Югыйсә, моны күреп, Йәһвәнең күңеле кырылыр,

Аңа* булган ачуы басылыр.+

19 Яман кешеләр аркасында боекма,*

Явызлардан көнләшмә,

20 Чөнки яманнарның киләчәге юк,+

Явызларның яктырткычы сүнәр.+

21 Улым, синдә Йәһвәгә һәм патшага карата курку-хөрмәт булсын.+

Фетнәчеләр* белән аралашма.+

22 Чөнки башларына көтмәгәндә бәла төшәчәк,+

Шул икәү* аларны ничек һәлак итәчәген кем белсен?+

23 Зирәкләр шулай ук болай ди:

«Хөкем иткәндә кешеләрне аеру яхшы түгел».+

24 Явыз кешегә: «Син тәкъва»,— диючене+

Халыклар ләгънәт итәр, милләтләр гаепләр.

25 Ә аны төзәтүчеләр бәрәкәтле булыр,+

Яхшы нәрсәләр белән фатихаланыр.+

26 Намуслы җавап кайтарган кешене ирененнән үбәрләр.*+

27 Башта тыштагы эшләреңне башкар, кырда барысын әзерләп куй,

Аннары гына йортыңны* кор.

28 Якыныңа каршы бер нигезсез шаһитлек бирмә.+

Телең белән башкаларны алдап йөрмә.+

29 «Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшләрмен,

Кылганнары өчен үч алырмын»*,— димә.+

30 Ялкауның басуы яныннан,+

Акылга сай кешенең йөзем бакчасы яныннан үтеп барганда,

31 Карасам, җирләрен чүп үләне баскан,

Кычыткан каплаган,

Таш коймалары җимерелгән.+

32 Моны күреп, уйга чумдым.

Моңа карап, үземә мондый сабак алдым:

33 Бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,

Кул кушырып бераз ял итсәң,

34 Ярлылыгың — юлбасардай,

Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+

25 Болар шулай ук Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+ Аларны Яһүд патшасы Һизәкыянең+ кешеләре күчереп язды.*

2 Аллаһы даны — эшне сер итеп тоту,+

Патшаларның даны — эшне тикшерү.

3 Күкләр югары һәм җир тирән булган кебек,

Патшаларның күңеле дә белеп бетергесез.

4 Көмешне катнашмалардан арындыр,

Һәм ул тулысынча саф булып чыгар.+

5 Патшаны явыз кешедән арындыр,

Шунда аның тәхете гаделлеккә нигезләнер.+

6 Патша каршында үзеңне данлама,+

Күренекле кешеләр арасында урын алма.+

7 Чөнки патшаның сине мирза алдында кимсетүенә караганда

Аның: «Монда кил»,— диюе яхшырак.+

8 Судка барырга ашыкма,

Чөнки аннары, якының сине түбәнсетсә, нишләрсең?+

9 Эшне якының белән хәл ит,+

Ләкин үзеңә сер итеп әйтелгәнне* ачма.+

10 Югыйсә тыңлаучы сине хурлыкка калдырыр,

Һәм син кире ала алмаслык начар хәбәр* әйткән булырсың.

11 Үз вакытында әйтелгән сүз —

Көмеш савыттагы* алтын алмалардай.+

12 Игътибарлы колак өчен зирәк шелтәләүче —

Алтын алка, саф алтыннан ясалган бизәк ул.+

13 Тугры хәбәрче үзен җибәргән кешеләр өчен

Ашлык уру вакытындагы кар салкыны сыман,

Чөнки ул хуҗасын* җанландырып җибәрә.+

14 Бирмәгән бүләге белән мактанган кеше

Яңгырсыз болытка һәм җилгә охшаш.+

15 Сабырлык җитәкчене күндерә,

Йомшак тел* сөякне сындыра.+

16 Бал тапкансың икән, туйганчы аша,

Тик артыгын ашама, юкса косып чыгарырсың.+

17 Якыныңның йортына еш аяк басма,

Югыйсә ул синнән туеп, үзеңне нәфрәт итә башлар.

18 Үз якынына каршы ялган шаһитлек бирүче

Чукмар, кылыч һәм очлы ук кебек.+

19 Бәла вакытында ышанычсыз* кешегә таяну

Сынган теш һәм аксак аякка өметләнү белән бер.

20 Кайгылы йөрәккә җырлар җырлаучы

Салкын көнне үз киемен салучыга

Һәм серкә белән соданы* кушучыга охшаш.+

21 Дошманың ач булса, аны ашат,

Сусаган булса, су эчер.+

22 Шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең,*+

Һәм Йәһвә сиңа үз әҗерен бирер.

23 Төньяк җиле яңгыр китерә,

Гайбәтченең теле ачуны чыгара.+

24 Тиргәшүчән* хатын белән бер йортта яшәүгә караганда

Өй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+

25 Ерактан килгән яхшы хәбәр

Арыган җан* өчен салкын су кебек.+

26 Явызга юл биргән* тәкъва кеше

Болганчык чишмәгә һәм җимерек коега охшаш.

27 Артык күп бал ашау файдалы түгел,+

Һәм кеше үзенә дан эзләсә, бу данмыни?+

28 Үз-үзен кулда тота алмаган* кеше —

Җимерек стеналы бер шәһәр ул.+

26 Җәен кар һәм урак өстендә яңгыр урынлы булмаган кебек,

Акылсызга да дан килешми.+

2 Кош та, карлыгач та юкка гына очып китми,

Каргыш та бер сәбәпсез төшми.*

3 Камчы — ат өчен, йөгән — ишәк өчен,+

Ә чыбык — акылсызлар аркасы өчен.+

4 Акылсызга аның ахмаклыгы буенча җавап бирмә,

Югыйсә аның кебек булырсың.*

5 Акылсызга аның ахмаклыгы буенча җавап бир,

Шулчак ул үзен зирәк дип санамас.+

6 Эшләрне акылсызның кулына тапшыручы

Аякларын имгәтүчегә һәм үзенә зыян китерүчегә охшаш.

7 Акылсызның авызыннан чыккан гыйбрәтле сүз

Аксак кешенең зәгыйфь* аякларыдай.+

8 Акылсызга дан китерү

Пращка* ташны бәйләп кую белән бер.+

9 Акылсызларның телендәге гыйбрәтле сүз

Исерекнең кулындагы чәнечкеле үсемлек сыман.

10 Акылсызны я үтеп баручы кешене яллаучы

Ялгыш атып* яралаучы укчыга охшаш.

11 Эт үз косыгына кире кайткан кебек,

Ахмак та акылсыз эшен кабатлый.+

12 Үзен зирәк дип санаган кешене күргәнең бармы?+

Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була.

13 Ялкау: «Урамда яшь арыслан!

Шәһәр мәйданында арыслан йөри!» — ди.+

14 Ишек — үз күгәнендә,*

Ә ялкау үз түшәгендә әйләнә.+

15 Ялкау кулын тәлинкәгә сала,

Тик, арыганга, аны авызына кадәр китерә алмый.+

16 Ялкау үзен акыллы җавап бирүче

Җиде кешедән дә зирәгрәк дип саный.

17 Үтеп барганда кеше ызгышына ярсыган* берәү

Этне колакларыннан эләктереп алучы белән бер.+

18 Утлы сөңге һәм үтергеч уклар* атучы акылсыз кеше нинди булса,

19 Үз якынын алдап: «Мин шаярттым гына ич!» — диюче дә шундый.+

20 Утын булмаса, учак сүнә,

Яла ягучы китсә, бәхәс басыла.+

21 Күмер кызулык өсти, утын ялкынны көчәйтә,

Ә тиргәшүчән кеше бәхәсне ялкынландыра.+

22 Яла ягучының сүзләре тәмле ризык* сыман,

Аларны йоталар да, алар туп-туры карынга эләгә.+

23 Яман күңелдән чыккан назлы сүзләр

Балчык савыт ватыгының көмеш ялтыравыгы сыман.+

24 Башкаларны нәфрәт итүче моны үз теле белән яшерә,

Ә күңелендә мәкер саклый.

25 Ягымлы тавыш белән сөйләсә дә, ышанма аңа,

Аның күңелендә җиде явыз уй бар бит.*

26 Ул дошманлыгын ялган белән яшерсә дә,

Яманлыгы җыелышта фаш ителәчәк.

27 Чокыр казыган кеше үзе шунда егылып төшәр,

Ташны читкә тәгәрәткән кешегә шул таш кире кайтыр.+

28 Ялган тел кемгә зыян китерсә, шуны нәфрәт итә,

Ялагай тел һәлакәт китерә.+

27 Иртәгесе көн белән мактанма,

Чөнки иртәгә ни буласын белмисең.+

2 Сине үз телең түгел, ә башка берәү мактасын,

Үз авызың түгел, ә башкалар данласын.+

3 Таш та, ком да авыр,

Ә акылсыз китергән борчу икесеннән дә авыррак.+

4 Ярсу рәхимсез, ачу ташкын кебек,

Ә көнчелеккә кем каршы тора алыр?+

5 Ачык шелтә яшерен мәхәббәттән яхшырак.+

6 Дус тугры булганга яралый,+

Ә дошман күп үбә.*

7 Тамагы тук кеше* кәрәзле балны кире кага,*

Ә ач кеше* өчен ачы нәрсә дә татлы була.

8 Үз оясын калдырган* кош ничек булса,

Өен калдырып киткән кеше дә шулай була.

9 Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек,

Эчкерсез киңәштән* туган дуслык та сөендерә.+

10 Дустыңны да, әтиеңнең дустын да калдырма,

Үзеңә бәла килгән көнне бертуганың йортына кермә.

Якындагы күрше ерактагы бертуганнан яхшырак.+

11 Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер,+

Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын.+

12 Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә,+

Ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә.*

13 Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,

Азгын хатын* өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен* ал.+

14 Иртән иртүк үз иптәшен кычкырып фатихалаучыны

Ләгънәт итүче дип санарлар.

15 Тиргәшүчән хатын* яңгырлы көнне бертуктамый аккан түбә сыман.+

16 Аны тыя белгән кеше җилне дә тыяр,

Сыек майны да уң кулы белән тота алыр.

17 Тимер тимерне кайраган кебек,

Кеше дә үз дустын үткен итә.+

18 Инҗир агачын караучы аның җимешен ашар,+

Ә хуҗасы турында кайгырткан кеше ихтирам казаныр.+

19 Кеше йөзе суда чагылган кебек,

Кеше күңеле дә башка берәүнең күңелендә чагыла.

20 Кабер* белән череп таркалу урыны һичкайчан туймас,+

Кеше күзләре дә һичкайчан канәгатьләнмәс.

21 Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен ничек булса,+

Шулай ук мактау да кешене сыный.*

22 Акылсызны, вакланган ашлыкны төйгән сыман,

Килегә* салып төйсәң дә,

Акылсызлыгы аны калдырмас.

23 Көтүеңне яхшылап кара.

Сарыкларың турында яхшылап кайгырт.*+

24 Чөнки байлык мәңге булмас ул,+

Һәм таҗ буыннан-буынга мәңге күчеп тормас.

25 Чирәм юк була, яңасы үсеп чыга,

Һәм таулардагы үсемлекләрне җыеп алалар.

26 Яшь сарык тәкәләре кием-салым белән тәэмин итә,

Һәм кәҗә тәкәләрен кыр-басу сатып алыр өчен тоталар.

27 Синдә кәҗә сөте үзең өчен дә,

Гаиләң өчен дә, хезмәтче кызларың өчен дә җитәрлек булыр.

28 Явызлар артларыннан беркем кумаса да чабалар,

Ә тәкъвалар* арыслан кебек батыр.+

2 Илдә халык җинаять кылганда,* мирзалар бер-берсен алмаштырып тора,+

Ә үткен акыллы һәм белемле кешенең ярдәме белән мирза* озак идарә итә.+

3 Мескеннәрне алдаучы ярлы кеше+

Бар ризыкны агызып алып киткән яңгырга охшаш.

4 Законны бозучылар явыз кешегә дан китерә,

Ә законны үтәүчеләрнең аларга ачуы килә.+

5 Яманнар гаделлекне аңлый алмас,

Ә Йәһвәне эзләүчеләр бар нәрсәгә төшенә.+

6 Сафлык юлыннан йөрүче ярлы кеше

Бозык юлдан йөрүче байдан яхшырак.+

7 Акыллы угыл әмерләрне үти,

Ә бирәннәр белән дуслашучы әтисен хурлыкка калдыра.+

8 Байлыгын риба* алып арттыручы+

Аны ярлыларга ярдәм иткән кеше өчен җыя.+

9 Канунга колак саласы килмәгән кешенең

Догасы да җирәнгеч.+

10 Намуслыларны адаштыручы үзе казыган чокырга төшәр,+

Ә саф кешеләр яхшылыкны мирас итеп алыр.+

11 Бай кеше үзен зирәк дип саный,+

Ә ярлы кеше, үткен акыллы булса, аны үтәдән-үтә күрә.+

12 Тәкъваларның тантанасы нинди искиткеч!

Ә явызлар идарә итә башлагач, халык яшеренә.+

13 Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+

Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+

14 Һәрвакыт сак* булган кеше бәхетле,

Ә күңелен каты итүче бәлагә эләгер.+

15 Мескен халык өстеннән хакимлек иткән явыз идарәче

Үкерүче арысланга һәм һөҗүм итүче аюга охшаш.+

16 Акылы булмаган җитәкче хакимлеген дөрес кулланмый,+

Ә намуссыз табышны нәфрәт итүченең гомере озын булыр.+

17 Берәрсен үтереп кан* коюда гаепле кеше гүргә иңгәнче качып йөрер.+

Аңа һичкем ярдәм итмәсен.

18 Сафлыкта йөрүче кеше коткарылган булыр,+

Ә юллары бозык кеше һич көтмәгәндә егылыр.+

19 Үз җирен эшкәртүченең икмәге күп булыр,

Ә буш нәрсәләр артыннан куып яшәүче бөлгенлек упкынына төшәр.+

20 Тугры кеше мул фатихалар урыр,+

Ә баерга ашыгучы гаепсез калмас.+

21 Кешеләрне аеру яхшы түгел,+

Әмма бер телем икмәк өчен кеше яман эш кылырга мөмкин.

22 Көнче* кеше байлыкка кызыга,

Ә үзенә мохтаҗлык киләсен белми.

23 Ялагай теллегә караганда

Шелтә бирүче+ күбрәк илтифат казаныр.+

24 Ата-анасын талап: «Бу гөнаһ түгел»,— дип әйтүче+

Һәлакәт китерүченең иптәше була.+

25 Комсыз кеше* гауга күтәрә,

Ә Йәһвәгә таянучы һәркем уңыш казаныр.+

26 Үз йөрәгенә таянучы — акылсыз,+

Үзен зирәк тоткан кеше котылыр.+

27 Ярлыларга карата юмарт булган кеше мохтаҗлыкка калмас,+

Ә аларга күз йомган кешегә ләгънәт явар.

28 Явызлар идарә итә башлагач, кешеләр яшеренә,

Ә алар юк булгач, тәкъвалар күбәя.+

29 Күп тапкыр шелтә алганнан соң үҗәт булып калучы*+

Көтмәгәндә төзәлмәслек итеп һәлак ителер.+

2 Тәкъвалар күп булганда халык шатлана,

Ә явыз кеше идарә иткәндә халык ыңгыраша.+

3 Зирәклек яратучы угыл үз атасын сөендерә,+

Ә фахишәләр белән чуалучы үз байлыгын туздыра.+

4 Патша илне гаделлек ярдәмендә ныгыта,+

Ә ришвәт яратучы кеше аны тарката.

5 Якыны алдында ялагайланучы

Аның аякларына ятьмә сала.+

6 Яман кеше үз гөнаһының тозагына эләгә,+

Тәкъва исә шатланып һәм сөенеп яши.+

7 Тәкъва кеше ярлыларның хокукларын кайгырта,+

Ә явызны андый нәрсәләр борчымый да.+

8 Мактанчыклар шәһәрдә ярсу ялкыны кабыза,+

Зирәкләр исә ачуны баса.+

9 Зирәк кеше акылсыз кеше белән бәхәсләшсә,

Акылсыз күп сөйләр һәм мыскыллар, һәм зирәк тынычлык югалтыр.+

10 Канга сусаучылар гаепсезләрне* нәфрәт итә,+

Намуслыларның җанын алмакчы була.*

11 Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара,+

Ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә.+

12 Идарәче ялганга колак салса,

Бөтен хезмәтчеләре явыз булыр.+

13 Ярлы кеше белән җәберләүченең уртак ягы бар:

Икесенең дә күзләренә Йәһвә нур бирә.*

14 Патша ярлыларны гадел хөкем итсә,+

Аның тәхете һәрвакыт нык булыр.+

15 Чыбык* белән шелтә зирәклек бирә,+

Ә тәрбиясез калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерә.

16 Явызларның саны арту белән җинаятьчелек тә арта,

Ләкин тәкъвалар аларның һәлакәтен күрер.+

17 Улыңны тәрбиялә, шулчак ул сиңа тынычлык

Һәм җаныңа күп рәхәтлек китерер.+

18 Аллаһы җитәкчелеге* булмаса, халык йөгәнсез булыр,+

Канунны үтәүчеләр исә бәхетле.+

19 Хезмәтчене сүз әйтеп кенә төзәтеп булмый,

Чөнки ул аңласа да, сүзләргә колак салмый.+

20 Уйламыйча сөйләүче кешене күргәнең бармы?+

Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була.+

21 Берәр хезмәтчене бала чактан ук артык иркәләп үстерәләр икән,

Соңрак ул яхшылыкның кадерен белмәс.

22 Тиз кызып китүчән кеше низаг тудыра,+

Ярсучан кеше күп гөнаһ кыла.+

23 Кешене үз тәкәбберлеге басынкы итәр,+

Ә рухы басынкы кеше дан казаныр.+

24 Каракның иптәше үз җанына дошман була.

Шаһитлек бирергә чакырсалар да,* ул бернәрсә дә әйтми.+

25 Кешеләрдән курку — тозак ул,*+

Ә Йәһвәгә таянучылар яклау табар.+

26 Күпләр идарәче алдына килеп басарга тели,*

Әмма гаделлекне кеше Йәһвәдән күрә.+

27 Тәкъва кеше — гаделсездән,+

Ә явыз кеше юлларында намуслы булган кешедән җирәнә.+

30 Якы́й улы Агурның сүзләрендәге мөһим хәбәр. Ул аны Итии́л белән Укалга сөйләп бирде.

2 Мин һәркемнән дә наданрак,+

Кешегә хас төшенүчәнлек юк миндә.

3 Мин зирәклеккә өйрәнмәдем,

Изге Аллаһының белемнәре дә миндә юк.

4 Кем күкләргә менеп төшкән соң?+

Кем җилне учларында тота алган?

Кем суларны киеменә салып бәйләп куйган?+

Кем җирнең бөтен читләрен урнаштырган?+

Аның һәм улының исеме ничек? Белсәң, әйт.

5 Аллаһының һәрбер сүзе саф.+

Ул — үзенә сыенучылар өчен калкан.+

6 Аның әйткәннәренә берни өстәмә,+

Югыйсә ул сине шелтәләр дә,

Син ялганчы булып чыгарсың.

7 Сиңа ике үтенечем бар.

Мин үлгәнче, мине алардан мәхрүм итмә.

8 Миннән алдау белән ялган сүзләрне читләштер.+

Миңа ярлылык та, байлык та бирмә.

Тик ашарга җитәрлек ризыгым гына булсын иде.+

9 Юкса баеп, сине кире кагармын һәм: «Кем соң ул Йәһвә?» — диярмен+

Яки бөлгенлеккә төшеп, урлый башлармын һәм Ходаемның исемен хурлармын.*

10 Хезмәтчегә хуҗасы алдында яла якма,

Югыйсә ул сине каһәрләр дә, син гаепле булып чыгарсың.+

11 Бер буын бар: әтиләрен дә ләгънәт итә,

Аналарын да фатихаламый.+

12 Бер буын бар: үзләрен саф дип саный,+

Ә үз пычрагыннан* арынмаган.

13 Бер буын бар: күзләре шундый тәкәббер,

Һәм күз карашы шундый масаючан!+

14 Бер буын бар: тешләре кылыч сыман,

Теш казнасы пычак сыман,

Алар җирдә яшәүче мескеннәрне

Һәм ярлы бәндәләрне йота.+

15 Сөлекнең: «Бир! Бир!» — дип кычкыручы ике кызы бар.

Өч нәрсә канәгатьләнә белми,

Һәм дүрт нәрсә беркайчан: «Җитәр!» — димәс:

16 Кабер*+ һәм балага уза алмаган карын,

Корыган җир

Һәм беркайчан: «Җитәр!» — дия белмәүче ялкын.

17 Атасын көлкегә күтәрүче һәм анасын тыңларга теләмәүче кешенең күзләрен+

Үзән* козгыннары чукып алыр,

Бөркет балалары ашап бетерер.+

18 Мин аңлап җиткерә алмаган* өч нәрсә

Һәм төшенә алмаган дүрт нәрсә бар:

19 Бөркетнең күкләрдәге юлы,

Еланның кыядагы юлы,

Корабның ачык диңгездәге юлы

Һәм ир-атның кыз йөрәгенә юлы.

20 Зиначы хатынның юлы мондый:

Ул ашый да, авызын сөртеп:

«Мин бернинди начарлык эшләмәдем»,— ди.+

21 Өч нәрсәдән җир тетри

Һәм дүрт нәрсәне җир күтәрә алмый:

22 Колның патша булып идарә итүен,+

Акылсызның ризыгы мул булуын,

23 Нәфрәт ителгән* хатынның хатынлыкка алынуын

Һәм хезмәтче кызның үз хуҗабикәсенең урынын алуын.*+

24 Җир йөзендә дүрт кечкенә хайван бар,

Әмма алар табигый зирәклеккә ия.*+

25 Кырмыскалар көчле булмаса да,

Ризыгын җәен әзерли.+

26 Кыя даманы*+ да көчле түгел,

Әмма ояларын кыяда ясый.+

27 Саранчаның+ патшасы булмаса да,

Алар оешып* хәрәкәт итә.+

28 Геккон кәлтә+ аяклары белән ябышып йөри,

Патша сараена үтеп керә.

29 Өчәүнең йөреше мәһабәт,

Хәрәкәт итүләре таң калдырырлык дүртәү бар:

30 Арыслан — җанварларның иң көчлесе,

Ул беркем алдында чигенми;+

31 Бурзай, кәҗә тәкәсе

Һәм янында гаскәре булган патша.

32 Акылсыз эш итеп үзеңне югары күтәргәнсең икән+

Яки шулай эшләргә ниятләгәнсең икән,

Авызыңны кулың белән капла.+

33 Чөнки сөтне туглагач май булган кебек

Һәм борынга суккач кан чыккан кебек,

Ачу чыкканда ызгыш-талаш туа.+

31 Лемуи́л патшаның сүзләре, аны өйрәтер өчен әнисе әйткән мөһим хәбәр шушы:+

2 Улым, нәрсә әйтим сиңа?

Карыным җимеше, нәрсә диим?

Нәзерләрем улы, нәрсәгә өйрәтим?+

3 Көчеңне хатыннарга сарыф итмә,+

Патшаларны һәлак итүче юлга басма.+

4 Шәраб эчү патшалар эше түгел ул, Лемуил,

Патшалар эше түгел,

Җитәкчеләргә: «Хәмерем кайда?» — дип әйтү килешми.+

5 Юкса эчеп, канунны онытулары

Һәм мескеннәрнең хокукларын бозулары бар.

6 Исерткеч эчемлекне — үлеп баручыларга,+

Шәрабны кайгыга батканнарга* бирегез.+

7 Алар эчеп, ярлы булуларын онытсыннар,

Газапларын бүтән искә төшермәсеннәр.

8 Өнсез кеше хакына сөйлә,

Үлем алдында торучыларның хокукларын якла.+

9 Ачык итеп сөйлә һәм гадел хөкем ит,

Мескеннең һәм ярлының хокукларын якла.+

א [әлиф]

10 Берәү яхшы* хатын таба алган икән,+

Андый хатын мәрҗәннәрдән* күпкә кыйммәтрәк.

ב [бәт]

11 Аның ире аңа чын күңелдән ышана

Һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел.

ג [гимел]

12 Андый хатын иренә гомере буе

Начарлык түгел, ә яхшылык кыла.

ד [дәлит]

13 Ул йон белән җитен эзләп таба

Һәм үз куллары белән эшләргә ярата.+

ה [хе]

14 Сәүдә кораблары кебек,+

Ул ризыгын ераклардан китерә.

ו [вав]

15 Таң атканчы торып,

Гаиләсе өчен ризык әзерли,

Хезмәтче кызларына да өлешләрен бирә.+

ז [зәйин]

16 Кыр турында уйлап, аны сатып ала,

Үз тырышлыклары белән* йөзем бакчасы утырта.

ח [хет]

17 Ул авыр эшкә әзерләнә,+

Куллары белән тырышып эшли.

ט [тет]

18 Ул сәүдә эшенең табыш китергәнен күрә,

Яктырткычы төнлә дә сүнми.

י [йод]

19 Аның куллары кабага тартыла,

Ул орчык* ала.+

כ [каф]

20 Ул мескеннәргә булыша,

Ярлыларга ярдәм кулы суза.+

ל [ләмид]

21 Кышын ул гаиләсе өчен борчылмый,

Чөнки бөтен гаиләсе җылы киемгә киенгән.

מ [мем]

22 Ул ятагына җәймәләр ясый.

Киемнәре җитеннән һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган.

נ [нун]

23 Ирен шәһәр капкалары янында яхшы беләләр,+

Ул анда шул җирнең аксакаллары белән утыра.

ס [сәмих]

24 Андый хатын җитен* киемнәр тегеп сата,

Сәүдәгәрләрне билбаулар белән тәэмин итеп тора.

ע [әйин]

25 Ул куәт белән данга киенгән,

Киләчәккә ышаныч белән карый.*

פ [пе]

26 Аның авызыннан зирәк сүзләр чыга,+

Телендә игелек кануны.*

צ [тсаде]

27 Ул йортындагы эшләрне күзәтә,

Ялкаулык икмәге ашамый.+

ק [коф]

28 Балалары торып басып, аны бәхетле дип атый,

Ире дә басып, аны мактый:

ר [реш]

29 «Яхшы* хатыннар күп булса да,

Син аларның һәммәсеннән өстен».

ש [шин]

30 Ягымлылык алдаучан һәм матурлык вакытлыча гына* булырга мөмкин,+

Ә Йәһвәне тирән хөрмәт итүче хатын мактаулы булыр.+

ת [тау]

31 Андый хатынга кылганнары өчен әҗерен бирегез,+

Аның эшләре шәһәр капкалары янында аны мактасын.+

Яки «дөрес хөкем итүче».

Яки «төпле».

Яки «канунын».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «Жирәбәңне безнең белән сал».

Яки «Янчыгыбыз уртак булыр».

Яки «мәкерләренә; планнарына».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «ят». Күрәсең, әхлакый яктан Аллаһыдан ераклашкан кеше.

Сүзгә-сүз «Чит». Күрәсең, әхлакый яктан Аллаһыдан читләшкән кеше.

Яки «ягымлы».

Сүзгә-сүз «якын».

Яки «сафлык саклаган».

Яки «канунымны».

Яки «хакыйкать».

Яки «хуплавына ирешерсең».

Яки «табышыңның».

Яки «иң яхшысын».

Яки «Йөзем изгечләрдә».

Сүзлекне к.

Күрәсең, Аллаһының өстәге шигырьләрдә әйтелгән сыйфатлары.

Яки «җаныңа».

Яки «Аякларың бернәрсәгә бәрелмәс».

Яки «Канунымны».

Яки «яхшысы».

Яки «Нурлы күзләрең».

Я, бәлки, «җентекләп тикшер».

Сүзгә-сүз «Ят». Гс 2:16 ны к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «Көчеңнән».

Яки «чиста».

Яки «Су чыганагың».

Яки «исертеп».

Сүзгә-сүз «ят». Гс 2:16 ны к.

Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.

Яки «әмерен».

Яки «канунын».

Яки «сөйләп».

Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.

Яки «ач булганда җанын тутырыр».

Яки «җанын».

Яки «йолым».

Яки «Канунымны».

Сүзгә-сүз «ят». Гс 2:16 ны к.

Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.

Яки «ягымлы».

Яки «тәҗрибәсезләрне».

Яки «киеменә».

Күрәсең, алоэ агачы бүлеп чыгара торган хуш исле матдә, алоэ вера түгел.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «Нәселдән килгән кыйммәтләр».

Яки «билгеләгәндә».

Яки «Көн саен ишегем янында уяу булып».

Яки «җанына».

Яки «Тәҗрибәсезләрне калдырып».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «кешенең җанына».

Яки «истәлеге».

Сүзгә-сүз «череп бетәр».

Сүзгә-сүз «әмерләрне».

Яки «кыйммәтле әйбере».

Я, бәлки, «тормыш юлында».

Яки «Яман сүз».

Яки «җитәкләп йөртә».

Яки «авырту; авырлык».

Яки «авызы зирәклек җимеше бирә».

Яки «кыйммәтле әйберләрнең».

Яки «Имансыз».

Яки «санламый».

Яки «котылу».

Ягъни килешеп кул бирешүдән.

Яки «кул бирешүне нәфрәт иткән».

Яки «Сокландыргыч».

Яки «Тугры мәхәббәт күрсәткән».

Яки «үз җанына игелек эшли».

Яки «хурлык».

Яки «җан».

Яки «кешеләрнең».

Яки «хурлык».

Яки «Җаннарны». Сүзлекне к.

Яки «йорт хайванының җаны».

Яки «шул ук көнне».

Яки «аны баса».

Яки «төзәтүгә».

Яки «җаны».

Яки «җанының».

Яки «бергә киңәшләшүчеләргә».

Яки «Ыгы-зыгы белән».

Яки «Сүзне».

Яки «кануны».

Яки «шелтәне».

Яки «Тәрбиясен; Җәзасын».

Я, бәлки, «шунда ук».

Яки «кешенең җаны туйганчы».

Яки «кәкре юллардан».

Я, бәлки, «башкаларны алдый».

Яки «гаепләрен каплау кирәклегеннән».

Яки «арасында яхшы мөнәсәбәтләр».

Яки «җан».

Яки «Тәҗрибәсез».

Яки «ярсулы».

Яки «фикер йөртү сәләте булган кешене».

Яки «Тәҗрибәсезләрнең».

Яки «тормыш».

Яки «Юаш».

Яки «авыртулы».

Яки «шелтәне».

Яки «кырыс».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «шелтәләүчене».

Яки «акылсызлыкка омтыла».

Яки «яхшы».

Яки «Ышанычлы сөйләшү булмаса».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «хурлык».

Яки «Куанычлы күз карашы».

Яки «дөрес җавап». Сүзгә-сүз «тел җавабы».

Яки «аннан кача».

Яки «Ягымлы тел». Сүзгә-сүз «Иреннәрнең татлылыгы».

Яки «Тәме». Сүзлекне к.

Яки «Җаны аркасында».

Яки «авызы».

Яки «Мәкерле кеше».

Яки «дан».

Яки «балаларның».

Яки «ата-аналары».

Яки «нәфис».

Яки «Мирзага».

Сүзгә-сүз «каплаучы».

Яки «буаның ерылуы».

Яки «сөякләрне корыта».

Сүзгә-сүз «Куеннан».

Яки «Тәкъвага штраф салу».

Яки «зирәклеккә җирәнеп карый».

Яки «комсызлык белән йотыла торган нәрсәләр».

Сүзгә-сүз «югары күтәрелә». Ягъни ул ирешмәслек урында, куркынычсызлыкта.

Яки «зур өметсезлеккә».

Яки «тикшерә».

Яки «Җанның».

Яки «юмарт».

Яки «Гөнаһ».

Яки «мыгырданучан».

Яки «җан».

Яки «түләр».

Яки «үлемен теләмә». Сүзгә-сүз «җаныңны күтәрмә».

Яки «киңәше».

Я, бәлки, «Ул урак өстендә эзләр, әмма бернәрсә тапмас».

Яки «Ике төрле таш гер һәм ике төрле үлчәү савыты».

Яки «малайның».

Сүзлекне к.

Яки «Чит ил кешесе».

Ягъни залог.

Яки «Киңәш ярдәмендә».

Яки «оста».

Яки «Теле белән кызыктыручы».

Яки «Ике төрле таш гер».

Яки «йөрисе юлын».

Яки «чистарта».

Яки «эчке теләкләрне».

Яки «файдага».

Я, бәлки, «Үлем эзләүчеләр өчен».

Яки «Мыгырданучан».

Яки «Явыз кешенең җаны».

Яки «белем ала».

Сүзгә-сүз «Куендагы ришвәт».

Яки «Мыгырданучан».

Яки «шәһәренә менә».

Яки «хурлыклы тәртип белән».

Сүзгә-сүз «тыңлаучы мәңге сөйләр».

Яки «намуслы үз юлын ышанычлы итә».

Яки «абруй». Сүзгә-сүз «Исем».

Яки «җәзалана».

Яки «җанның».

Яки «Малайны; Егетне».

Яки «йөрисе юлында тәрбиялә».

Яки «Дәгъвалар».

Сүзгә-сүз «Ят». Гс 2:16 ны к.

Яки «Малай; Егет».

Яки «Теләкләр тулы җаның булса».

Сүзгә-сүз «Бугазыңа пычак терә».

Я, бәлки, «Үз акылыңа таянма».

Яки «Усал күзле».

Яки «җаныннан санап утыручы».

Сүзгә-сүз «Йолып Алучысы».

Яки «Малайны; Егетне».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.

Яки «тонык».

Яки «шәрабны авыз итәргә җыелганнарның».

Яки «авырту сизмәдем».

Яки «Мин аны кабат эзләрмен».

Яки «Өйдәгеләр».

Яки «оста».

Яки «уңышка; котылуга».

Яки «Акылсызның уй-ниятләре».

Яки «Бәла-казалар вакытында».

Яки «Эчке теләкләрне».

Яки «җаныңны».

Ягъни дошманга.

Яки «кызып китмә».

Яки «Үзгәрешләр яклы кешеләр».

Ягъни Йәһвә һәм патша.

Я, бәлки, «Туп-туры җавап бирү үбү сыман».

Яки «өйдәгеләрне».

Яки «Аның кирәген бирермен».

Яки «күчереп язды һәм төзеде».

Яки «башкаларның серләрен».

Яки «кара гайбәт».

Яки «кысаларда».

Яки «Хуҗасының җанын».

Яки «Юаш тел».

Я, бәлки, «хыянәтче».

Яки «селте».

Ягъни кешенең күңелен йомшарту һәм кырыслыгын эретү өчен.

Яки «Мыгырданучан».

Сүзлекне к.

Яки «Явыз белән килешүче». Сүзгә-сүз «Явыз алдында селкенүче».

Яки «Үз рухын тыймаган».

Я, бәлки, «Нахак каргыш та үтәлми».

Яки «үзеңне аның сыңары итәрсең».

Яки «өстерәлеп барган».

Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.

Яки «Һәркемне».

Яки «тупсаларында».

Я, бәлки, «тыгылган».

Яки «сөңге, уклар һәм үлем».

Яки «комсызлык белән йотыла торган нәрсәләр».

Яки «Аның күңеле тулысынча җирәнгеч».

Я, бәлки, «үбүе риялы; үбүе ясалма».

Яки «җан».

Сүзгә-сүз «таптый».

Яки «җан».

Яки «оясыннан качкан».

Яки «Җан киңәшеннән».

Яки «җәзалана».

Яки «Чит ил кешесе».

Ягъни залог.

Яки «Мыгырданучан хатын».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «Шулай ук кеше өчен аның мактавы».

Киле — эре бөртекле нәрсәләрне төеп ваклау өчен махсус формада ясалган савыт.

Яки «Сарыкларыңа күңел сал».

Яки «гаделләр».

Яки «баш күтәргәндә».

Сүзгә-сүз «ул».

Ягъни процент.

Яки «Аллаһыга курку-хөрмәте».

Яки «Берәр җанның канын».

Яки «Комсыз».

Я, бәлки, «Тәкәббер җан».

Сүзгә-сүз «муенын каты итүче».

Яки «сафларны».

Я, бәлки, «Әмма намуслы кеше үз җанын коткарырга тырыша».

Ягъни ул аларга тормыш бирә.

Яки «Тәрбия; Җәза».

Яки «Пәйгамбәрлек күренеш; Ачылыш».

Яки «Ләгънәтле ант ишетсә дә».

Яки «тозак куя».

Я, бәлки, «идарәченең хуплавын эзли». Сүзгә-сүз «битен эзли».

Яки «исеменә һөҗүм итәрмен».

Сүзгә-сүз «тизәгеннән».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Яки «Елга үзәне».

Яки «Минем өчен бик гаҗәеп».

Яки «Сөелмәгән».

Яки «хуҗабикәсен кысрыклап чыгаруын».

Яки «бик зирәк».

Кыяларда яшәүче куян сыман хайван.

Яки «төркемләшеп».

Яки «җаны ачынганнарга».

Яки «булдыклы».

Сүзлекне к.

Яки «Үз табышыннан». Сүзгә-сүз «Үз куллары җимешеннән».

Каба һәм орчык — эрләү һәм җеп ясау өчен кулланылган таяклар.

Яки «эчке».

Яки «Киләчәк көннән көлә».

Яки «яратып әйтелгән күрсәтмә; тугры мәхәббәт кануны».

Яки «Булдыклы».

Яки «буш».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу