ВӘГАЗЬЧЕ
1 Вәгазьченең*+ — Иерусалимда патша булып идарә итүче Давыт улының сүзләре.+
6 Җил көньякка таба исә һәм әйләнеп төньякка юнәлә,
Ул әйләнеп-әйләнеп йөри, бертуктаусыз исә.
7 Бөтен елгалар* диңгезгә ага, ләкин диңгез тулып ташымый.+
Елгалар кайдан агып чыкса, шунда кабат кайтып яңадан ага башлый.+
8 Бөтен нәрсә арыта,
Алар сөйләп бетергесез.
Күзләр карап,
Колак ишетеп туя алмый.
10 «Менә кара, бу — яңа»,— дип әйтерлек берәр нәрсә бармы?
Ул инде күптәннән бирле бар,
Безнең заманга кадәр дә булган.
11 Борынгы заман кешеләрен һичкем хәтерләми,
Соңрак яшәячәк кешеләрне дә һичкем искә төшермәс,
Аларны исә тагы да соңрак яшәячәк кешеләр хәтерләмәс.+
12 Мин, вәгазьче, Иерусалимда Исраи́л патшасы булып идарә итәм.+ 13 Мин бөтен күңелемне биреп һәм зирәклегемне кулланып,+ күк астында башкарыла торган бар нәрсәне — Ходай адәм улларына шөгыльләнер өчен биргән аяныч эш-хезмәтне тикшереп өйрәндем.+
14 Кояш астында башкарыла торган бөтен эшләрне күрдем.
Бөтен нәрсә мәгънәсез һәм җил куу гына.+
15 Кәкрене турайтып булмый,
Ә юк нәрсәне санап булмый.
16 Бервакыт мин үз күңелемнән: «Менә, мин бик зирәк, хәтта Иерусалимда миңа кадәр яшәгән һәркемнән дә зирәгрәк булып киттем,+ күңелем зирәклек һәм белем белән тулды»+,— дип уйлап куйдым. 17 Мин бөтен күңелем белән зирәклек, дуамаллык* һәм акылсызлыкның асылына төшенергә тырыштым,+ бу да җил куу гына икән.
2 Аннары мин үз эчемнән: «Рәхәт тормыш татып карыйм әле. Файдасы бар микән?» — дип уйлап куйдым. Әмма бу да буш нәрсә икән.
2 Көлү турында мин: «Бу дуамаллык!» — дидем,
Ә рәхәт тормыш турында: «Аның ни файдасы бар?» — дидем.
3 Мин шәраб эчүдән,+ шул ук вакыт зирәклегемне югалтмыйча, нинди файда бар икәнен күңелем аша үткәреп тикшердем; мин хәтта акылсызлыкка бирелеп, кешеләр өчен кыска гомер эчендә күкләр астында нинди эш белән шөгыльләнү иң яхшысы икәнен белергә тырыштым. 4 Мин зур эшләр башкардым:+ үземә йортлар төзедем,+ йөзем бакчалары үстердем,+ 5 бакчалар белән парклар ясадым, анда төрле-төрле җимеш агачлары утырттым; 6 урмандагы яшь агачларны су белән сугарыр өчен, сулыклар булдырдым. 7 Мин үземә хезмәтчеләр җыйдым,+ йортымда күп коллар туып үсте. Шулай ук мин күп итеп мал — эре һәм вак терлек үрчеттем.+ Иерусалимда миңа кадәр булган бер кешенең дә шулкадәр мал-туары юк иде. 8 Мин үземә патшалар һәм төбәкләр байлыгы*+ — алтын-көмеш тупладым.+ Яныма җырчы ирләр һәм хатыннар, шулай ук адәм улларына ләззәт китерүче күп хатын-кыз* чакырдым. 9 Мин бөек булдым һәм Иерусалимда миңа кадәр яшәгән бар кешедән дә өстен булып киттем.+ Һәм зирәклегемне югалтмадым.
10 Мин үземне күзем төшкән бернәрсәдән дә тыймадым.+ Йөрәгемне һичнинди рәхәтлектән* мәхрүм итмәдем, чөнки күңелем барлык эшләремә сөенде. Бу тырыш хезмәтемнең әҗере* иде.+ 11 Тик кулларым башкарган барлык эшләр һәм тырыш хезмәтем турында уйлангач,+ шуны күрдем: бар нәрсә мәгънәсез һәм җил куу гына икән.+ Кояш астында бер нәрсәнең дә әһәмияте* юк.+
12 Шуннан соң мин зирәклеккә, дуамаллыкка һәм акылсызлыкка игътибар итеп:+ «Патшадан соң киләчәк кеше нинди эшләр кыла алсын? Элек башкарылган эшләрне генә»,— дип уйлап куйдым. 13 Мин шуны аңладым: яктылык караңгылыктан өстенрәк булган кебек, зирәклек акылсызлыктан өстен.+
14 Зирәкнең күзләре бар нәрсәне ачык күрә,*+ ә акылсыз караңгылыкта йөри.+ Мин шуны да аңладым: аларның икесен дә бер үк нәрсә көтә.+ 15 Шунда мин үз күңелемнән: «Акылсызны көткән нәрсә мине дә көтә бит»,— дип уйлап куйдым.+ Алайса, бик зирәк булып, нәрсә казандым? Мин үз күңелемнән: «Бу да буш нәрсә икән»,— дип уйлап куйдым. 16 Зирәкне дә, акылсызны да мәңге истә тотмаслар.+ Вакыт узар, һәм барысын да онытырлар. Зирәк кеше дә ахмак кебек үк үлеп китәр.+
17 Мин тормышны нәфрәт итә башладым,+ чөнки кояш астында башкарылган бөтен нәрсә күңелсез булып тоелды, барысы да буш нәрсә+ һәм җил куу гына иде.+ 18 Мин кояш астында тырышып башкарган бөтен эшләремне нәфрәт иттем,+ чөнки бар нәрсәмне миннән соң киләчәк кешегә калдырачагымны аңладым.+ 19 Һәм кем белсен: ул зирәк булырмы, әллә ахмакмы?+ Минем кояш астында тырыш хезмәт һәм зирәклек белән җыйган бар нәрсәм барыбер аныкы булыр. Бу да буш нәрсә. 20 Шунда кояш астында тырышып башкарган барлык эшләремә карагач, күңелем төште. 21 Чөнки кеше, үз зирәклегенә, белеменә һәм осталыгына таянып, тырышып эшләсә дә, милкен* аны эшләп тапмаган кешегә бирергә мәҗбүр.+ Бу да буш нәрсә һәм зур кайгы.*
22 Кеше, кояш астында тырышып эшләп, йөрәге авыр хезмәткә омтылып, чынында нәрсәгә ирешә соң?+ 23 Бөтен гомере кайгы-хәсрәттә үтә,+ хәтта төнлә дә күңеленә тынычлык юк.+ Бу да буш нәрсә икән.
24 Кеше өчен ашап-эчүдән һәм тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк.+ Мин шуны аңладым: моны да Аллаһы бирә,+ 25 чөнки миннән дә яхшырак ашап-эчеп яшәүче бармы соң?+
26 Ходай үзе хуплаган кешегә зирәклек, белем һәм шатлык бирә,+ ә гөнаһ кылып яшәүчегә байлык җыю мәшәкате бирә, һәм ул шул байлыгын Аллаһы хуплаган кешегә тапшырырга мәҗбүр була.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.
3 Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар,
Күкләр астында һәр эшнең үз вакыты бар.
2 Туу* вакыты бар һәм үлү вакыты бар,
Утырту вакыты бар һәм утыртканны йолкып алу вакыты бар,
3 Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар,
Җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар,
4 Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар,
Кайгырып кычкыру вакыты бар һәм бию вакыты бар,
5 Ташлар тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар,
Кочаклау вакыты бар һәм кочаклаудан тыелу вакыты бар,
6 Эзләү вакыты бар һәм югалту белән килешү вакыты бар,
Саклау вакыты бар һәм ташлау вакыты бар,
7 Ерту+ вакыты бар һәм тегү вакыты бар,
Дәшми тору+ вакыты бар һәм сөйләү+ вакыты бар,
8 Сөю вакыты бар һәм нәфрәт итү вакыты бар,+
Сугыш вакыты бар һәм тынычлык вакыты бар.
9 Эшләгән кешегә үзенең бөтен тырышлыкларыннан ни файда бар?+ 10 Мин Ходай тарафыннан адәм улларына шөгыльләнер өчен бирелгән эшләрне күрдем. 11 Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм* итеп булдырган.+ Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган. Шулай да алар Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак.
12 Мин мондый нәтиҗәгә килдем: кешеләр өчен күңел ачып һәм игелек кылып гомер итүдән яхшырак нәрсә юк,+ 13 алар ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге.+
14 Мин шуны да аңладым: Аллаһы башкарган бар нәрсә мәңге булачак. Аларга бернәрсә өстәп тә, аларны берничек киметеп тә булмый. Аллаһы моны кешеләр үзен тирән хөрмәт итсеннәр өчен шулай эшләгән.+
15 Хәзерге нәрсәләр элек тә булган, булачак нәрсәләр дә булган иде инде,+ ләкин Аллаһы эзәрлекләнгәнне* эзли.
16 Мин кояш астында тагын шуны да күрдем: гаделлек булырга тиеш урында — явызлык, тәкъвалык булырга тиеш урында яманлык иде.+ 17 Шунда мин үз күңелемнән: «Аллаһы тәкъваны да, явызны да хөкем итәчәк,+ чөнки һәр эшнең, һәр гамәлнең үз вакыты бар»,— дип уйлап куйдым.
18 Мин үз күңелемнән адәм уллары турында шуны да уйлап куйдым: Аллаһы аларны тикшерер һәм үзләренә хайваннарга охшаш булуларын күрсәтер. 19 Кешеләрнең дә, хайваннарның да ахыры бар бит, аларның барысын да бер үк нәрсә көтә.+ Кешеләр дә, хайваннар да үлә, һәммәсе дә бер үк рухка ия.+ Димәк, кеше хайваннардан өстен түгел. Барысы да буш нәрсә шул. 20 Һәммәсе дә бер үк урынга бара.+ Барысы да туфрактан булдырылган,+ барысы да туфракка кайтыр.+ 21 Адәм улларының рухы өскә күтәреләме, хайваннарның рухы аска — җиргә иңәме, кем белсен?+ 22 Мин шуны күрдем: кеше өчен үз эшләреннән канәгатьлек табудан яхшырак нәрсә юк, бу аның әҗере* бит,+ чөнки ул киткәч, нәрсә буласын күрергә аңа кем мөмкинлек бирә ала?+
4 Мин кояш астындагы бөтен җәбер-золымга кабат игътибар иттем һәм җәберләнгәннәрнең күз яшьләрен күрдем, аларны юатучы кеше юк иде.+ Җәберләүчеләре хакимлеккә ия иде, һәм аларны юатучы булмады. 2 Шунда мин үле кешегә терегә караганда яхшырак дип уйлап куйдым.+ 3 Ләкин әле тумаган+ һәм кояш астындагы кайгы-хәсрәтне күрмәгән+ кешегә аларның икесенә караганда да яхшырак.
4 Мин шуны күрдем: бер-берсен уздырырга теләк кешеләрне күп тырышлыклар куярга* һәм хезмәтләрендә оста булырга этәрә.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.
5 Акылсыз кеше кул кушырып утыра, ә аның тәне хәлсезләнә.+
6 Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак.+
7 Мин кояш астында булган тагын бер буш нәрсәгә игътибар иттем: 8 бер ялгызы гына яшәүче бер кеше бар. Аның дуслары да, уллары да, бертуганнары да юк, ләкин ул армый-талмый эшли дә эшли. Аның күзләре байлыкка туя алмый.+ Ә ул үзеннән: «Җанымны рәхәтлектән мәхрүм итеп, кем өчен шулай тырышып эшлим соң?» — дип сорыймы икән?+ Бу да буш һәм аяныч нәрсә.+
9 Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак,+ чөнки алар үз эшләре өчен әҗерен* ала. 10 Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр. Әмма торгызырлык кешесе булмый торып егылса, ни эшләр?
11 Ике кеше бергә ятса, аларга җылы булыр. Ә ялгыз кеше ничек җылына алсын? 12 Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр. Өч катлы бауны тиз* генә өзеп булмый.
13 Карт, әмма акылсыз һәм кисәтүгә инде колак салмаучы патшага+ караганда ярлы, әмма зирәк егет яхшырак.+ 14 Чөнки ул* тегенең патшалыгында ярлы булып туган булса да,+ төрмәдән патша булыр өчен чыкты.+ 15 Мин кояш астында йөрүче бөтен тере кешеләрне күзәттем һәм патша урынына килгән яшь варис белән нәрсә булганына игътибар иттем. 16 Аның ярдәмчеләре күп булса да, соңрак килгән кешеләр аңардан канәгать булмас.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.
5 Аллаһының йортына барган чакта үз адымнарыңны күзәт,+ анда, акылсызлар кебек, корбан китерер өчен түгел,+ ә тыңлар өчен бару яхшырак.+ Алар бит яманлык кылганнарын аңламый.
2 Уйламыйча сөйләмә, йөрәгең Аллаһы алдында дуамал сүзләр әйтә күрмәсен.+ Аллаһы күктә бит, ә син җирдә. Шуңа күрә авызыңны үлчәп ач.+ 3 Чөнки бик күп мәшәкатьләрдән* кеше төш күрә,*+ ә акылсыз бик күп сүзләр сөйләп сафсата сата.+ 4 Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә,+ чөнки ул акылсызларны хупламый.+ Биргән вәгъдәңне үтә.+ 5 Вәгъдә бирмәү вәгъдә биреп тә, аны үтәмәүдән яхшырак.+ 6 Авызыңнан чыккан сүзең сине гөнаһка батырмасын+ һәм фәрештә* алдында: «Бу ялгыш булды»,— дип әйтмә.+ Ник әйткән сүзләрең белән Аллаһыга, ачуын чыгарып, кылган эшләреңне җимерергә бирергә?+ 7 Чөнки күп мәшәкатьләрдән кеше төш күргән кебек,+ күп сүзләр бушлыкка илтә. Ә син Аллаһыны тирән хөрмәт ит.+
8 Төбәгеңдә ярлыны җәберләгәннәрен, гаделлек белән тәкъвалыкны бозганнарын күрсәң, гаҗәпләнмә.+ Чөнки түрәне аңардан өстен булган башка берәү күзәтеп тора, һәм алардан өстенрәк булганнар да бар.
9 Җирдән килгән табыш бу кешеләрнең барысы арасында бүленә. Хәтта патша да җир уңышыннан туклана.+
10 Көмеш сөйгән кеше — көмешкә, байлык сөйгән кеше табышка туймас.+ Бу да буш нәрсә шул.+
11 Мал-мөлкәт арту белән аннан файдаланучылар да арта.+ Хуҗасына, үз милкенә карап торудан башка, аннан ни файда бар?+
12 Хезмәт итүче күп ашаса да, аз ашаса да, йокысы татлы була. Ә байга зур милке йокларга бирми.
13 Кояш астында мондый бер фаҗига* күрдем: берәүнең җыйган милке аның үзенә зыян китерә. 14 Берәр хәтәр эш аркасында ул шул милкен югалта һәм баласы тугач, аңа мирас итеп калдырырлык бернәрсәсе калмый.+
15 Кеше ана карыныннан ничек дөньяга килгән булса, нәкъ шулай ук шәрә килеш китәчәк тә.+ Ул тырышып эшләп тапкан бернәрсәне дә үзе белән алып китә алмый.+
16 Бу да зур фаҗига:* ул ничек дөньяга килсә, шул килеш китәчәк. Бушка гына тырышып эшләүнең ни файдасы бар?+ 17 Өстәвенә, ул ашаган ризыгыннан рәхәтлек тапмый, бөтен гомерен хәсрәт чигеп, авырып һәм ачуланып үткәрә.+
18 Мин шуны күрдем: кеше Аллаһы биргән кыска гомер эчендә ашап-эчсә һәм кояш астында кылган бөтен тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерсә,+ бу бик яхшы һәм күркәм нәрсә. Чөнки бу аның әҗере.*+ 19 Шулай ук Аллаһы кешегә байлык, мал-мөлкәт бирсә+ һәм аны аларның рәхәтен күрергә сәләтле итсә, кеше үз әҗерен* алып, тырыш хезмәтенә шатлана белсен. Бу — Ходайның бүләге.+ 20 Ул үз гомеренең тиз узып барган көннәрен сизмәс* тә, чөнки Аллаһы аның йөрәген шатлык белән тутыра.+
6 Кояш астында киң таралган тагын бер фаҗига* күрдем мин: 2 Аллаһы кешегә байлык, мал-мөлкәт һәм дан бирә, шулай итеп ул җаны теләгән бар нәрсәгә ия була. Әмма Аллаһы аңа моның барысыннан файдаланырга бирми, башка берәү боларның барысын куллана. Бу да буш нәрсә һәм зур кайгы. 3 Йөз баласы туып һәм күп еллар яшәп, олы яшькә җиткән, әмма кабергә төшкәнче* мал-мөлкәтеннән рәхәтлек күрмәгән кеше* турында ни әйтим? Аңа караганда үле туган балага яхшырак.+ 4 Чөнки ул бушка гына дөньяга килеп, караңгылыкка китеп бара, аның исемен дә караңгылык каплый. 5 Кояш күрмәгән һәм бернәрсә дә белмәгән булса да, аңа теге кешегә караганда яхшырак.*+ 6 Теге кеше рәхәтлек сизмичә ике мең ел яшәсә дә, моннан ни файда? Барысы да бер үк урынга китмиме соң?+
7 Кешенең бөтен тырыш хезмәте — аның карыны өчен,+ шулай да аның җаны һичкайчан туймас. 8 Зирәк кешенең акылсыздан ни өстенлеге бар?+ Ярлы кеше исән калыр өчен ни эшләргә икәнен белсә, моннан ни файда? 9 Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән* яхшырак. Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.
10 Булган һәрнәрсәгә инде исем бирелгән, һәм кешенең дә асылы билгеле; ул үзеннән көчлерәк берәү белән бәхәсләшә* алмый. 11 Сүз* күбәйгән саен буш нәрсә дә күбәя, алардан кешегә ни файда? 12 Кешегә күләгә кебек үтеп баручы буш һәм кыска гомере эчендә нәрсә белән шөгыльләнү яхшырак икәнен кем белә?+ Кеше киткәч, кояш астында нәрсә булачагын аңа кем әйтер?
7 Яхшы исем* — кыйммәтле майдан,+ үлем көне туу көненнән яхшырак. 2 Мәҗлес йортына барганчы, матәм өенә бару хәерлерәк,+ чөнки һәркемнең ахыры — үлем, һәм яшәүчеләр моны үз күңелләренә салырга тиеш. 3 Кайгыру көлүгә караганда яхшырак,+ чөнки чырайның кайгылы булуы күңелне яхшырта.+ 4 Зирәкнең күңеле — матәм өендә, ә акылсызның — күңел ачу* йортында.+
5 Акылсызның җырын тыңлаганчы, зирәкнең шелтәсен тыңлау хәерлерәк.+ 6 Чөнки ахмакның көлүе казан астында чәнечкеле үсемлекнең чатыр-чотыр януы сыман;+ бу да буш нәрсә. 7 Әмма җәберләү зирәк кешене акылсызлыкка этәрә ала, һәм ришвәт күңелне боза.+
8 Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак. Сабыр булу тәкәббер рухлы булудан яхшырак.+ 9 Рәнҗергә ашыкма,+ чөнки үпкә тоту акылсызлар күңеленә оялый.*+
10 «Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?» — димә. Болай дип сорау акыллы түгел.+
11 Зирәклек белән мирас — яхшы нәрсә ул, көн яктысын күреп яшәүче кешеләргә* файда китерә. 12 Зирәклек тә, акча да яклау бирә.+ Ләкин белемнең өстенлеге шунда: зирәклек үз иясенең гомерен саклый.+
13 Хак Аллаһының эшләренә игътибар ит: ул кәкре итеп булдырганны кем турайта алыр?+ 14 Яхшы көнне шатлыклы бул,+ ә бәла-каза килгән көнне шуны бел: Ходай бу көннәрнең икесенә дә юл куйган,+ шуңа күрә кеше киләчәктә ни буласын белә* алмый.+
15 Буш тормышымда+ мин һәммәсен күрдем: тәкъва кеше тәкъва булып та һәлак була,+ явыз кеше яман булып та озак яши.+
16 Артык тәкъва булма+ һәм үзеңне артык зирәк итеп күрсәтмә.+ Нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?+ 17 Явызлыкка батма, ахмак та булма.+ Нигә сиңа вакытсыз үләргә?+ 18 Беренче кисәтүне* дә истә тот, икенчесен* дә онытма,+ чөнки Ходайны ихтирам итүче икесенә дә колак салыр.
19 Зирәклек зирәкне шәһәрдәге ун кодрәтле кешедән дә куәтлерәк итә.+ 20 Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк.+
21 Кешеләр сөйләгән һәрбер сүзне йөрәгеңә якын алма,+ югыйсә үз хезмәтчеңнең үзеңне каһәрләгәнен* ишетерсең; 22 синең дә башкаларны күп тапкыр каһәрләгәнең бар бит, һәм күңелең моны яхшы белә.+
23 Мин боларның барысын үз зирәклегем белән сынадым һәм: «Мин зирәк булырмын»,— дидем. Тик зирәклек миннән ерак иде. 24 Булып үткән нәрсәләр ирешә алмаслык һәм бик тирән. Аларны кем аңлый алсын?+ 25 Мин күңелемне биреп зирәклекне һәм төрле нәрсәләрнең сәбәбен эзләргә һәм тикшереп белергә, шулай ук ахмаклыкның бозыклыгын һәм дуамаллыкның наданлыгын аңларга тырыштым.+ 26 Мин шуны аңладым: тозактай йөрәкле һәм богаудай куллы, ау ятьмәсенә охшаш хатын-кыз үлемнән дә ачырак. Аллаһыны сөендергән кеше андый хатыннан качар,+ ә гөнаһ кылып яшәүче аның әсире булыр.+
27 «Мин менә нәрсә аңладым,— дип әйтә вәгазьче+,— һәм билгеле бер нәтиҗәгә килер өчен төрле нәрсәләрне бер-бер артлы тикшердем, 28 тик җаным теләгән нәрсәгә ирешмәдем. Мең кеше арасында тәкъва ир-атны тапсам да, тәкъва хатын-кызны таба алмадым. 29 Мин шуны гына аңладым: Аллаһы кешеләрне тугры итеп яраткан,+ ләкин алар үз юлларыннан киткән».+
8 Зирәк кешегә тиң кеше бармы? Кем туган авырлыкны хәл итә* ала? Кешенең зирәклеге йөзен якты, кырыс кыяфәтен ягымлы итә.
2 Мин болай дип әйтәм: «Аллаһыга биргән антың хакына+ патшаның боерыкларын үтә.+ 3 Аның яныннан китәргә ашыкма.+ Яман юлга басма.+ Патша нәрсә теләсә, шуны эшли ала бит, 4 чөнки аның сүзе зур көчкә ия.+ Кем аңа: „Син ни эшлисең?“ — дип әйтә ала?»
5 Әмерне үтәүче зыян күрмәс,+ зирәк йөрәк дөрес вакытны һәм тәртипне* белер.+ 6 Һәр мәсьәләнең чишү вакыты һәм тәртибе бар,+ кешеләрнең авырлыклары бик күп бит. 7 Нәрсә буласын һичкем белмәгәнгә, моның ничек буласын кем әйтә ала?
8 Һичкемнең дә рух* өстеннән хакимлеге булмаган кебек һәм һичкем рухны тыя алмаган кебек, һичкемнең дә үлем көне өстеннән хакимлеге юк.+ Сугыш вакытында һичкем азат ителмәгән кебек, явызлыкка баткан кешеләр дә явызлыктан азат ителмәячәк.*
9 Мин боларның һәммәсен кояш астында башкарылган һәрбер эшне күңелем аша үткәргәч күрдем һәм кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китергәнен аңладым.+ 10 Мин изге урынга кереп-чыгып йөргән явызларны җирләгәннәрен күрдем, ләкин аларны үзләре явызлык кылган шәһәрдә тиздән онытып бетерделәр.+ Бу да буш нәрсә.
11 Явыз эш өчен җәза тиз арада бирелми,+ шуңа күрә кеше йөрәге явызлык кылырга тәвәккәл булып китә.+ 12 Гөнаһ кылучы йөз тапкыр яманлык эшләп тә озак яшәргә мөмкин, шулай да мин шуны беләм: Аллаһыны тирән хөрмәт иткән кешеләр игелек күрәчәк, чөнки алар аны ихтирам итә бит.+ 13 Ә явыз кеше игелек күрмәс,+ күләгә кебек үтеп баручы гомерен дә озайта алмас,+ чөнки аңарда Аллаһыга карата тирән хөрмәт юк.
14 Җир йөзендә шулай ук мондый буш* нәрсә бар: кайчак тәкъва кешегә явызларга тиешле мөгамәлә күрсәтелә,+ ә явыз кешегә тәкъваларга тиешле мөгамәлә күрсәтелә.+ Бу да буш нәрсә, дидем.
15 Мин шатлыкны мактадым,+ чөнки кеше өчен кояш астында ашап-эчүдән һәм куанып яшәүдән яхшырак нәрсә юк. Аллаһы аңа кояш астында биргән гомере буе ул тырышып эшләргә дә, куанырга да тиеш.+
16 Мин бөтен күңелемне биреп зирәклек тупладым һәм, көне-төне йокламыйча, җир йөзендә башкарылган* бөтен эшләрне күрергә тырыштым.+ 17 Аннары, Аллаһының бөтен эшләренә игътибар иткәч, мин шуны аңладым: кешеләр кояш астында булган нәрсәләргә төшенә алмый.+ Ничек кенә тырышса да, кешеләр моны аңлап җиткерә алмас. Җитәрлек зирәклегебез бар, дисәләр дә, чынында алар моңа төшенә алмый.+
9 Шулай итеп мин моның барысын күңелем аша үткәрергә тырыштым һәм мондый нәтиҗәгә килдем: тәкъвалар һәм зирәкләр, шулай ук аларның эшләре дә Аллаһы кулында.+ Кешеләр үзләренә кадәр булган мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә белми. 2 Тәкъваны да, явызны да,+ игелекле һәм саф кешене дә, саф булмаганны да, корбан китерүчене дә, китермәүчене дә — һәммәсен дә бер үк нәрсә көтә.+ Игелекле кеше белән ни булса, гөнаһ кылучы белән дә шул була; ант итүче белән ни булса, алдын-артын уйлап ант бирүче белән дә шул була. 3 Кояш астында мондый күңелсез нәрсә була: һәммәсен дә бер үк нәрсә көткәнгә күрә,+ кеше күңеле яманлык белән тула. Гомер буе аларның йөрәкләрендә дуамаллык яши, ә аннары алар үлә!
4 Тере кешенең өмете бар, тере эткә дә бит үле арысланга караганда яхшырак.+ 5 Тереләр үләчәкләрен беләләр,+ ә үлеләр бернәрсә дә белми.+ Аларның инде аласы бернинди дә әҗере юк, чөнки алар турындагы истәлекләр инде җуелып беткән.+ 6 Аларның инде мәхәббәте дә, нәфрәте дә, көнчелеге дә юкка чыккан һәм кояш астында башкарылган бернинди эшкә дә катнашы юк.+
7 Бар, куанып икмәк аша, шатлыклы йөрәк белән шәраб эч,+ чөнки Аллаһыга синең эшләрең ошады.+ 8 Киемнәрең һәрчак ак* булсын, һәм башыңа май агызмый калма.+ 9 Ходай сиңа кояш астында биргән буш гомереңнең бөтен көннәрендә — буш мәшәкатьләр тулы бөтен көннәреңдә яраткан хатының белән шатланып яшә,+ чөнки бу синең кояш астында тырышып эшләп уздырган гомереңдәге әҗерең.*+ 10 Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә, чөнки син барачак Кабердә* эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.+
11 Мин кояш астында шуны да күрдем: һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми,+ зирәкләр һәрвакытта да икмәккә ия булмый, акыл ияләре һәрчакта да байлыкка ирешми,+ белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый,+ чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә. 12 Кеше бит үз вакытын белми.+ Балыклар — ятьмәгә, кошлар тозакка эләккән кебек, адәм уллары да көтмәгәндә бәла-казага эләгә.
13 Мин кояш астында зирәклек белән бәйле мондый нәрсәне дә күрдем, һәм бу миңа бик тәэсир итте: 14 халкы аз кечкенә генә бер шәһәр булган, аңа каршы куәтле бер патша чыккан һәм аны чолгап, яулап алырга әзерләнгән. 15 Шәһәрдә ярлы, әмма зирәк бер кеше булган. Ул шул шәһәрне үз зирәклеге белән коткарып калган. Тик аны һичкем искә алмаган.+ 16 Шунда мин үземә: «Зирәк булу көчле булудан яхшырак,+ ләкин ярлының зирәклеген санга сукмыйлар, сүзләренә колак салмыйлар»+,— дип әйтеп куйдым.
17 Зирәкнең тыныч сүзләренә колак салу акылсызлар белән идарә итүченең кычкырып әйткән сүзләрен тыңлауга караганда хәерлерәк.
18 Зирәклек сугыш коралларыннан яхшырак, ләкин гөнаһ кылучы бер генә кеше күп яхшы нәрсәне харап итә ала.+
10 Үле чебен хуш исле майны сасытып бозган кебек, аз гына ахмаклык та хөрмәтле һәм зирәк кешенең абруен төшерә.+
2 Зирәкнең йөрәге — аны дөрес юлга, акылсызның йөрәге аны бозык юлга илтә.+ 3 Акылсыз кайсы юлдан гына бармасын, аның акылы җитми.+ Ул һәркемгә үзенең ахмаклыгын белдерә.+
4 Җитәкченең сиңа ачуы чыкса, үз урыныңны ташлап китмә,+ чөнки тыныч рух авыр гөнаһларны җиңеләйтә.+
5 Мин кояш астында башлыклар кылган бер хатаны — күңелсез мондый нәрсәне күрдем:+ 6 акылсызлар күп кенә югары урыннарга куела, ә лаеклы* кешеләр түбән урыннарда утыра.
7 Мин атларга атланган хезмәтчеләрне һәм, коллар кебек, җәяү йөргән түрәләрне күрдем.+
8 Чокыр казыган кеше үзе шунда егылып төшәргә мөмкин,+ таш стена җимерүчене елан чагарга мөмкин.
9 Таш чыгару эшен башкаручы үзен таш белән имгәтергә мөмкин, утын яручыга да эшләгәндә куркыныч янарга мөмкин.*
10 Үтмәсләнгән балтаның йөзен кайрамасалар, аның белән эшләгәндә күп көч түгелер. Ә зирәклек белән эш итү уңышка китерә.
11 Елан тылсымланганчы чакса, аны тылсымлый белүчегә ни файда?
12 Зирәк үз сүзләре белән илтифат казана,+ ә акылсызның теле үзен харап итә.+ 13 Аның беренче әйткән сүзләре — ахмаклык,+ соңгы сүзләре — һәлакәтле дуамаллык. 14 Әмма ахмак сөйли дә сөйли.+
Кеше нәрсә буласын белми. Үзеннән соң ни булачагын аңа кем әйтер?+
15 Акылсызлар үз эшләреннән арый, алар бит шәһәргә алып барган юлны да таба алмый.
16 Илнең патшасы малай булса,+ мирзалары иртәдән башлап мәҗлесләр үткәрсә, шул илгә зур кайгы! 17 Ә патшасы затлы нәселдән булса, мирзалары эчкечелеккә бирелер өчен түгел, ә көч җыяр өчен тиешле вакытта ашый торган булса, шул ил бик бәхетле!+
18 Кешенең ялкаулыгы аркасында йорт түбәсе сыгылып төшә, иренчәк куллар аркасында түшәмнән су ага.+
19 Икмәк* шатландыра, шәраб тормышны күңелле итә,+ ләкин бөтен нәрсә өчен акча кирәк.+
20 Патшаны хәтта үз эчеңнән* дә каһәрли* күрмә+ һәм йокы бүлмәсендә байны ләгънәт итмә, чөнки берәр кош сүзләреңне* җиткерергә һәм канатлы җан әйтелгәнне кабатларга мөмкин.
11 Икмәгеңне сулар буйлап җибәр,*+ чөнки күп көннәр үткәч, аны кабат табарсың.+ 2 Булганнарыңны җиде, хәтта сигез кеше белән уртаклаш,+ җирдә нинди афәт* буласын белмисең бит.
3 Болытлар су белән тулса, яңгыр булып җиргә ява; һәм агач көньякка ауса да, төньякка ауса да, ауган җирендә кала.
4 Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас.+
5 Йөкле хатынның карынындагы баланың сөякләрендә рухның ничек эш иткәнен белмәгән кебек,+ син бөтен нәрсәне эшләүче Аллаһының да эшләрен белмисең.+
6 Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә,+ чөнки кайсысы — монысымы, тегесеме үсеп чыгачагын белмисең, ә, бәлки, икесе дә үсеп чыгар.
7 Яктылык татлы, һәм кояш яктысын күрү яхшы. 8 Кеше озын гомер яши икән, һәрбер көнне шатланып уздырсын.+ Әмма караңгы көннәрнең дә күп булуын истә тотсын; киләсе бар бу көннәр — буш нәрсә.+
9 Егет, яшь булганда шатланып яшә, яшьлек көннәреңдә күңелең сөенсен. Йөрәгең кушкан һәм күзләрең караган юллардан йөр. Тик шуны бел: Аллаһы сине моның барысы өчен хөкемгә* тартачак.+ 10 Шуңа күрә күңелеңдәге борчуларны алып ташла, тәнеңне зыянлы нәрсәләрдән арындыр, яшьлек һәм гомер таңы — буш нәрсә бит.+
12 Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот.+ Авыр* көннәрең җиткәнче,+ «Тормышымнан канәгатьлек юк»,— дип әйтәчәк елларың килгәнче, 2 кояш, ай һәм йолдызларның яктысы беткәнче,+ яңгырдан соң* болытлар кире килгәнче, аны хәтерлә. 3 Чөнки ул вакытта йорт сакчылары калтырар; куәтлеләр бөгелер; он тартучылар, аз булганга күрә, эшләүдән туктар; тәрәзәләрдән караучылар караңгылык күрер;+ 4 урамга чыккан ишекләр ябылыр; тегермән тавышы тынар; син кош сайравыннан уяна башларсың һәм барлык җыр кызлары көчсезләнер.+ 5 Ул чакта биеклек куркытыр, юлда йөрү дәһшәтле булыр, бадәм агачы чәчәк атар,+ чикерткә сөйрәлеп барыр, каперс җиләкләре шартлар, чөнки кеше озакка үз йортына әвереләчәк урынга китәр+ һәм урамнарда матәм булыр.+ 6 Көмеш бау өзелгәнче, алтын касә ватылганчы, чишмә янындагы чүлмәк ярылганчы һәм кое чыгыры җимерелгәнче, Ходайны истә тот. 7 Ул вакыт килгәч, туфрак үзе алынган җиргә,+ ә рух* үз чыганагына — Аллаһыга кайтачак.+
8 «Нинди мәгънәсезлек!* — дип әйтә вәгазьче+.— Бөтен нәрсә мәгънәсез!»+
9 Вәгазьче, зирәк булып китүдән тыш, халыкны үзе белгән нәрсәләргә өйрәтеп тә торды,+ шулай ук гыйбрәтле сүзләр җыентыгы төзер өчен, уйланды һәм төпле тикшерүләр үткәрде.+ 10 Вәгазьче матур-матур сүзләр сайлады+ һәм хакыйкать сүзләрен төгәл итеп язып барды.
11 Зирәкләрнең сүзләре көтүче таягы кебек+ һәм җыелган мәкальләре ныклап кагылган кадаклар сыман, аларның һәммәсе дә бер көтүчедән килә. 12 Ә моннан тыш сиңа, улым, башка нәрсәләр турында мондый кисәтү бирәм: күп китаплар язуның иге-чиге юк, аларны чиктән тыш күп уку-өйрәнү ардыра.+
13 Әйтелгәннәрнең асылы шундый: Аллаһыны тирән хөрмәт ит,+ аның әмерләрен үтә,+ бу — кешенең төп бурычы бит.+ 14 Чөнки Аллаһы һәр эшне, шул исәптән һәр яшерен нәрсәне хөкем итәр, яхшымы, яманмы икәнен тикшерер.+
Евр. кохе́лет. Мәгъ. «[җыелыш я халык] җыючы».
Яки «ыгы-зыгы».
Яки «яктырта».
Яки «ашыгып кайта».
Яки «кышкы ташкыннар; вакытлы ташкыннар».
Яки «чиксез ахмаклык».
Яки «төбәкләргә хас мал-мөлкәтне».
Яки «ханым, әйе, ханымнар».
Яки «күңел ачудан».
Яки «өлеше».
Яки «файдасы».
Сүзгә-сүз «күзләре башында».
Яки «һәрнәрсәне».
Яки «бәла».
Яки «Тудыру».
Яки «яхшы оештырылган; тиешле; ярашлы».
Я, бәлки, «үткәннәрне».
Яки «өлеше».
Яки «тырышып эшләргә».
Яки «зуррак файда».
Яки «җиңел».
Күрәсең, зирәк егет турында сүз бара.
Яки «бик күп борчылулардан».
Яки «хыяллана».
Яки «хәбәрче».
Яки «бәла».
Яки «бәла».
Яки «өлеше».
Яки «өлешен».
Яки «исенә төшермәс».
Яки «бәла».
Яки «әмма кабер дә үзенеке булып китмәгән һәм».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «күпкә тынычрак».
Яки «җанның арлы-бирле йөрүеннән».
Яки «алдында үз эшен яклый».
Я, бәлки, «Әйберләр».
Яки «абруй». Сүзгә-сүз «Исем».
Яки «уен-көлке».
Я, бәлки, «акылсызлык билгесе».
Ягъни исәннәргә.
Яки «ачыклый».
Ягъни 16 нчы шигырьдәге кисәтүне.
Ягъни 17 нче шигырьдәге кисәтүне.
Яки «үзеңә бәла чакыруын».
Яки «берәр мәсьәләгә аңлатма бирә».
Яки «хөкемне».
Яки «сулыш; җил».
Я, бәлки, «явызларны явызлыгы коткара алмый».
Яки «күңелсез».
Я, бәлки, «кешеләр көне-төне йокламыйча җир йөзендә башкарган».
Ягъни матәм киеме түгел, ә шатлыклы рух күрсәтүче ачык төсле кием.
Яки «өлешең».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «сәләтле».
Я, бәлки, «сак булырга кирәк».
Яки «Ризык».
Я, бәлки, «ятагыңда».
Яки «патшага бәла чакыра».
Яки «хәбәреңне».
Яки «суларга ташла».
Яки «бәла-каза».
Яки «җавапка».
Яки «бәла-казалы».
Я, бәлки, «яңгырлар белән».
Яки «яшәү көче».
Яки «ыгы-зыгы».