Яхъя
21 Шуннан соң Гайсә үз шәкертләренә Тиберия́ диңгезе буенда янә күренде. Аның күренүе болай булды. 2 Шиму́н Пете́р, Игезәк дип аталган Тома́с,+ Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәреннән Натанаи́л,+ Зебеди́ уллары+ һәм тагын ике шәкерт бергә иде. 3 Шунда Шимун Петер: «Мин балык тотарга барам»,— диде. «Без дә синең белән барабыз»,— диделәр башкалар. Алар барып көймәгә утырдылар, әмма ул төнне бернәрсә дә тота алмадылар.+
4 Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләр аны танымады.+ 5 Шунда Гайсә алардан: «Балалар, ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорады. «Юк»,— диделәр алар. 6 Ул аларга: «Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз»,— диде. Алар ятьмәне салдылар, әмма аңа эләккән балык күп булганлыктан, тартып чыгара алмадылар.+ 7 Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте+ Петергә: «Бу — Хуҗабыз»,— диде. Моны ишеткәч, Шимун Петер, ялангач булганга, өс киемен киде дә суга сикерде. 8 Ә башка шәкертләр балык тулы ятьмәне сөйрәп, көймә белән киттеләр, чөнки алар ярдан якынча 90 метр ераклыкта гына иделәр.
9 Ярга чыккач, алар учак, күмерләр өстенә салынган балык һәм икмәк күрделәр. 10 Гайсә аларга: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда алып килегез»,— диде. 11 Шунда Шимун Петер зур балыклар белән тулы ятьмәне ярга өстерәп чыгарды. Анда 153 балык бар иде. Балык шулкадәр күп булса да, ятьмә ертылмады. 12 Гайсә аларга: «Килегез, ашап алыгыз»,— диде.+ Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» — дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар аның үз Хуҗалары икәнен белә иде. 13 Гайсә, килеп, икмәкне алды да аларга өләште, балык белән дә шулай эшләде. 14 Бу Гайсәнең үз шәкертләренә үледән терелтелгәннән соң, инде өченче тапкыр+ күренүе иде.
15 Ашап алганнан соң, Гайсә Шимун Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне тукландыр»,— диде.+ 16 Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— диде.+ 17 Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорады. Гайсә өченче тапкыр: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорагач, Петер кайгыга төште һәм: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— дип әйтте. Гайсә аңа болай диде: «Бәрәннәремне тукландыр.+ 18 Сиңа хак сүз әйтәм: яшь чагыңда син киенеп, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр».+ 19 Ул моны Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын күрсәтеп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— диде.+
20 Шунда Петер, борылып карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкертенең+ килүен күрде. Ул кичке аш вакытында Гайсәгә якынрак иелеп, «Хуҗам, сиңа кем хыянәт итәчәк?» — дип сораган шәкерт иде. 21 Петер, аны күргәч, Гайсәдән: «Хуҗам, ә аның белән нәрсә булачак?» — дип сорады. 22 «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың? Син миңа ияреп йөр»,— диде аңа Гайсә. 23 Шуңа күрә кардәшләр арасында аның үлмәячәге турында сүз таралды. Әмма Гайсә, ул үлмәячәк, димәде, ә: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» — диде.
24 Нәкъ шул шәкерт,+ болар турында шаһитлек биреп, шушы сүзләрне язды да. Без аның шаһитлеге хак икәнен беләбез.+
25 Гайсә башка күп эшләр дә башкарды. Аларның һәммәсе турында җентекләп язылса, язылган төргәкләр дөньяга сыймас иде дип уйлыйм.+